Бүген Казанда олимпия утының Татарстан буйлап эстафетасы тәмамланды. Kazan-Arena стадионы янында олимпия уты касәсен кабыздылар. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 4 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте. Съезд эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, республиканың 956 барлык муниципаль берәмлекләреннән делегатлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасында "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чара "Корстон" КСККнда узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан җитәкчелеге легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә йөз тота һәм бер үк вакытта республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит илләр гражданнарына ярдәм итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының киңәйтелгән утырышы барышында хәбәр итте. Казан Кремлендә узган бу утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте әгъзалары, муниципалитетлар вәкилләре катнашты.
Бүген ФКХнең ТР буенча Идарәсе бинасында 17 ноябрь көнне авиакатастрофада һәлак булган Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антонов белән хушлашу чарасы узды. Генерал-лейтенант Антонов белән хушлашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советының Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомтсволары җитәкчеләре, ФКХнең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләре килде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 4 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 46 нчы утырышында катнашты.