Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз гаиләсе исеменнән 2013елның 17 ноябрендә булган авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Бүген Казанда “РИТЭК” ААҖ белән “Лукойл” хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни конкурсына нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Лукойл” нефть компаниясе президенты Вагит Алекперов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Лукойл” ААҖ һәм “РИТЭК” ААҖ Директорлар советлары рәисе Валерий Грайфер һ.б катнашты.
Бүген Казанда “РИТЭК” ААҖ белән “Лукойл” хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни конкурсына нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия юристлары ассоциясе рәистәше Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Бүген “Казаноргсинтез” ААҖ оешуга 55ел һәм беренче продукция чыгарылганга 50ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев катнашты. Тантаналы чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында булды.