Төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале сәнгатьне чикләп булмаганны тагын бер мәртәбә раслады. Бу көннәрдә тамашачы татар театрлары белән бергә, Башкортстан, Чуашстан, Алтай, Әзәрбайҗан, Төркия, Якутия, Кыргызстан, Хакасия, Казахстан театрларының иң яхшы спектакльләрен карый алды.
"Нәүрүз" фестивале инде 14 нче мәртәбә уздырыла. Әмма Союз таркалу сәбәпле, фестиваль дә "сөрлегә". Аның кабат тууы фәкать 1998 елда Татарстанда була. Шуннан бирле яңадан туу, яз мәгънәсен йөрткән "Нәүрүз" Казанга "пропискага" керә.
IX театр фестиваленең ачылу тантанасында төрки халыклар өчен куанычлы вакыйгалар шактый булды. Төрле милләт халыкларының спектакльләреннән "авыз итеп" өлгергән халык Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршына "Нәүрүз" әләмен күтәрү тантанасына җыйналды. Әлеге вакыйгадан соң театр фойесында тагын да сөенечле күренеш - Татар театр сәнгатенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийга һәйкәл ачу булды. Әлеге тантанага Кудашев-Ашказарскийның оныгы Нәзирә ханым Рыцева да килгән иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Нәзирә ханымның театрга бабасының скрипкасын тапшыруын да онытмыйбыз, дип искә алды. Ашказарскийның беренче татар театраль труппалары, шул исәптән "Сәйяр" белән эшләве турында искәртте. Беренче татар театрына, димәк, төрки халык театрларына нигез салган кеше ул, диде министр. Әлеге тантанада Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тальянда уйнавы яздырылган граммпластинкадан агылган моңны бөтенесе дулкынланып тыңлады.