Россия Көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның котлавы

2009 елның 12 июне, җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!

12 июньдә без меңьеллык тарихлы һәм гаять бай мираслы Россия дәүләтенең туган көнен билгеләп үтәбез. Үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне бергә туплаган илне бәйрәм белән котлыйбыз. Ул - аның яңа дәүләтчелек символы да. Үсеш юлында Россиянең җиңүләре дә, борчулары да җитәрлек булды, социаль конфликтлар һәм икътисадый кыенлыклар аша да үтәргә туры килде. Шуңа да карамастан, Россия Федерациясе бирешмәде, катлаулы күчеш чорын лаеклы үтте.

Дөньяви финанс кризисы аркасында килеп туган авырлыкларны да җиңәчәк. Башкача мөмкин түгел. Элеккечә шик-шөбһә белән караучыларның, каты хөкем чыгарып, үз иленең тарихын тупас рәвештә тәнкыйтьләүчеләрнең "мин - Россия гражданы" дип әйтүләре генә аз. Аңа лаек булырга кирәк! Үз илең белән ул гөрләп чәчәк атканда гына түгел, язмыш сынауларына дучар булганда да горурлана белү зарур.

Татарстан үз язмышын беркайчан да Россия Федерациясеннән аермады. Уртак уйлар, уртак өметләр белән яши. Уңышларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак.

Күп гасырлар буена дуслык, туганлык һәм үзара хөрмәт хисләре безнең өчен бик кадерле. Күпмилләтле татулыкны да югары бәялибез. Халык әйтмешли, йолдызлар күбрәк булган саен, күк йөзе яктырак балкый. Россия күге дә шулай: үзенчәлекле һәм якты. Анда барлык милләтләргә һәм халыкларга урын табылган, аларның мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Бу безнең бердәмлегебез һәм бөтенлегебез файдасына тагын бер ышанычлы дәлил.

Планетабызда гаҗәеп бер чәчәк бар. Һәр таҗының - үз төсе, кабатланмас хуш исе, бер сабакта бер бәйләм булып үсә ул. Күпмилләтле Ватаныбыз да шушы чәчәккә тиң. Россия Федерациясенең көче һәм абруе төбәкләрнең дә тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Без бергә булганда гына уртак йортыбыз - Россияне икътисадый куәтле һәм алга киткән дәүләт итә алабыз.

Шушы юлда һәркайсыбызга уңышлар телим.

Бәйрәм белән, хөрмәтле дуслар! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар насыйп булсын сезгә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International