Алиш шигырьләрен коткаручы

2008 елның 19 сентябре, җомга
Безнең Апас районы күренекле шәхесләргә бик бай як. Шул исәп­тән, татар халкының бөек шәхесләре Апас төбәге белән тыгыз бәйләнештә булган. Алар турында мәгълү­матлар, язмалар Туган якны өйрәнү музеенда саклана.

Әйтик, Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәр­зия һәм аның кызлары – Рауза, Сөембикә сугыш чорында Апас якларында яшәүләре билгеле. Сөембикә – медици­на хезмәткәре, ә Рауза, Дәү­ләки МТСнда агроном булып эшли. Рауза чәчүлек күчер­гәндә Зөя елгасына батып, салкын тиеп, каты авырудан соң вафат була һәм Апас зиратына җирләнә. Хәзер Сөем­бикә апа белән (ул Ташкент шәһәрендә яши) хат алышабыз.

Муса Җәлил Мәскәүдә "Эшче" газетасында эшләгән чорда, Апастан Мотыйк Гыйсмәтуллин һәм Минне­вәли Миннегалиевлар шул редакциядә типография хезмәткәр­ләре булып эшли. Җәлилнең бертуган абыйсы Ибраһим Җәлилов белән Фрунзе шәһәрендә Апас кызы Даймә Тимеркәева бергә эшлиләр, истәлекле фотога төшәләр.

Менә, бу елның 15 сентябрендә киң җәмәгатьчелек Абдулла Алишның 100 еллыгын билгеләп үтте. Балалар язучысы Алишның язмышы җәлилчеләр белән бергә иленә, халкына тугрылыклы хәлдә батырларча тәмамлана.

А.Алишның нәселе Апас төбәге белән бәйләнешле. Аның унынчы буын бабасының исеме Алиш (Галишаһ) – Апас–Тәтеш ягы Шонгаты авылыннан, аның улы Әлмәт Иске Әлмәткә (Норлат) нигез салучы, тугызынчы буын Мелла Нурулла Көеккә нигез салучылар, дип фаразлана.

Алишның апасы Закирәнең улы – Азат Сункишев дүрт дистә ел инде Апас районы "Йолдыз" газетасында эшли. Ул – Х.Ямашев исемендәге бүләк иясе. Алишның Апас төбәге белән бәйләнешле шәҗәрәсен төзүче Нариман Сункишев – Азатның абыйсы.

А.Алиш белән Тау ягы кешесенә бәйләнешле вакыйга бар. Ул – Газыйм Кадыйров. Апас районы Кызыл Тау (Коллар) авылы каһарманы. Алиш белән әсирлектә бергә булып, (Седльце лагере, Польша) аның шигырьләрен ятлап, Татарстан Язучылар союзына тапшыруы мәгълүм булса да, язмаларда аның Апас төбәге кешесе икәнлеге күрсәтелмәгән.

Газыйм Кадыйровның Апас төбәгеннән икәнен журналист А.Сункишев тарафыннан районның "Йолдыз" газетасы битләрендә 1971 һәм 1998 елларда язылган иде. Хәзер Алишның 100 еллыгына багышланган җыентыгында тулырак мәгъ­лүмат бар. Кем соң ул Газыйм Кадыйров? (Түбәндәге мәгъ­лүмат­лар Азат Сункишевның материалларына таянып бирелә.)

Газыйм Кадыйров Бөек Октябрь кордашы дияргә була – 1916 елда Колларда хәзерге Кызыл Тау авылында дөньяга килә. 4 яшендә әнисе үлеп китә. Сүз уңаеннан: Газыймның әтисе яңадан өйләнә. Яшь хатын ике бала таба – Вагыйз һәм Вазыйх дип исем бирәләр. Менә бәхетсезлек: бу хатын да дөньялыктан бик иртә китеп бара. Өченче тапкыр өйләнә абзый: бу хатыннан туган балага Заһир дип исем кушалар. Абыйлары гүр иясе булганы мәгълүм, ә 1935 елда туган Заһир абый Чәтбаш авылында яши.

Мәктәптән соң берничә ел вакыт узгач, комсомол Газыйм Кадыйров Мәскәүгә метро төзелешенә китә. Берничә елдан метро турындагы могҗизаны авыл халкы Газыймның үз авызыннан ише­тә­ләр. Аннан Казанга юл тота. "Гордорстрой" оешмасына урнаша, бер үк вакытта төзелеш техникумында укый.

Аннары язмыш Урта Азиягә, Ташкентка алып китә, төзелештә эшли.

Озакламый ул Кызыл Армия сафларына алына. Европада дары исләре аңкыган, бомбалар шартлый башлаган еллар... Шул вакытларда Белоруссиядә командирлар курсларында илебез иминлеген фидакарь саклаучы булырга әзерләнә. Ул Хәсән күле буенда һәм акфиннарга каршы сугышларда сынала. Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп, туган якларында бераз ял иткәч, Газыйм Украинага яңа зур төзелешкә юл тота.

1941 елның мартында 4-5 кешелек вербовка белән Запорожьега җибәреләләр. Шул елны Гаян исемле кызга өйләнә. Газыйм шул чагында да шигырьләр яза торган була.

Сугыш... Газыйм Кадыйров та миллионнарча кешеләр кебек изге көрәшкә күтә­релә... 1942 ел. Беренче май. Контрһөҗүмгә күчкән Совет гаскәрләре Керчьны азат итәләр. Ләкин көчләр тигез булмый... 10 майда Газыймнарның хәлсезләнгән часте чолганышта кала.

Ачы язмыш җиле тынчу, кысан вагоннарда чит-ят җир­ләргә куып алып, Га­зыйм­ны Польшадагы Седльце концлагерена китерә. Мең­ләгән әсирләр белән бергә Газыйм өчен дә михнәтле көннәр башлана...

Язмыш нәкъ менә шунда Седльце лагеренда аны Абдулла Алиш белән очраштыра.

...Язучы әсирлектәге Газыйм белән уртак тел таба.

Беркөн шулай, Газыйм язучының шигырь язганын күрә. Үзе дә каләм тибрәткән кеше буларак кызыксынып китеп:

– Алиш абый, мөмкин булса, күчереп алып ятлар идем мин боларны, дип рөхсәт сорый һәм шагыйрьнең шигырьләрен онытылмаслык итеп хәтеренә сеңдереп кала.

Алишны Вустрау лагерена җибәрәләр, шунда М.Җә­лил, Р.Саттар белән очраша. Әмма озак аралашырга туры килми...

Газыйм Кадыйров исә, иреккә омтылышын югалтмыйча Чехословакия, Голландия, Франция, Англия аша үтеп, диңгез киңлегеннән туган якларга кайта. Алиш шигырьләре ничек хәтерендә сакланып калган – шул рәвештә кәгазь битләренә күчерә, Казанга кайткач Язучылар Союзына тапшыра. Шулай итеп, Алишның 7-8 шигыре зур сынаулар аша теркәлә.

Газыйм Кадыйров илен­дә әсирлектә булган кешеләргә коточкыч караш тоептыр инде, башта Урта Азиядә, аннары Башкортстанда озак еллар яшәп, 1972 елда (туганнары әйтүенчә) дөнья куя. Сугыштан соңгы елларда сирәк булса да туган якларына кайта. 1958 елда Алишның туган көненә багышланган (50 ел) Кызыл Тау мәк­тәбендә оештырылган кичәдә дулкынланып шигырь укыганы шул чор кешеләренә әле дә таныш. Газыйм Кадыйровның әнисе ягыннан туганнан-туган ике сеңлесе бар: Нурмиева Назирә һәм Җәләлова Таһирә апалар бүген дә әйбәт кенә яшәп яталар.

Газыйм Кадыйров үзе шигырьләр чыгарырга бик оста була. Туймазыдан Апаска "Йолдыз" газетасына дис­тәләрчә шигырьләрен юллый. Без, музей хезмәткәрләре 1957-1963 елларда "Бригадир" (хәзерге "Йолдыз") га­зе­тасының төпләмә­ләреннән Газыйм абыйның 28 шигырен җыйнадык.

Данлы, шөһрәтле тормыш юлы үтеп, язмышында олы шәхес белән очрашкан һәм А.Алиш шигырьләрен фидакарьлек белән илгә кайтарган якташ Газыйм Кадыйровның батырлыгы һәм иҗаты белән чиксез горурланабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International