Кан тартуы

2009 елның 5 мае, сишәмбе
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында күренекле әдип Чыңгыз Айтматовны искә алу кичәсе үткәрелде. Тагын бер җир улының әманәте үтәлде: аның өчен хатыны Мария Үрмәт кызы, улы Илдар, сеңлесе Роза әнкә каны тамган җиргә баш иде. Әдипнең бер ел элек "Россия" каналы төшергән "Белые сны по дороге домой" фильмында әнисе Нәгыймә ягыннан ватаны турында сөйләр өчен Татарстанга кайтканын беләбез. Әмма аның кинәт хәле начарайды, шуннан озак та үтми ул күзләрен мәңгелеккә йомды. Язучының хыялын якыннары тормышка ашырды, алар әби-бабалары каберләрен яд иттеләр, искә алу чараларында катнаштылар.

Әйтергә кирәк, бу Шанхай хезмәттәшлек итү оешмасына кергән илләрнең мәдә­ният министрлары очрашуы кысаларында үткәрелгән иң үтемле, милли чараларның берсе иде. Камаллылар, шө­кер, чит ил кунакларына миллилегебезне, горурлыгыбызны, мәдәниятебез җәүһәр­ләрен күрсәтә алдылар.

Кунакларны нәкъ шушы чарада катнашырга өндәү дә очраклы түгел. Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, Чыңгыз Айтматовның бөтен иҗаты, омтылышлары көн-чыгыш илләренә васыять була алырлык. Мәдәният министры тамырында татар каны аккан язучыны татарстанлыларның үз итүләре, аңа багышланган чараларның даими үткәрелеп килүе турында да искәртте: "Узган елны "Алтын мөнбәр" халыкара кино фестивале кысаларында искә алу кичәсе үтте. Анда әдипнең якын дусты Болотбек Шамшиев та катнашты. Әле күптән түгел генә Халыклар дуслыгы йортында да Чыңгыз Айтматовка багышланган кичә уздырылган иде. Анда Татарстан язучылары һәм республикада яшәүче кыргыз диаспорасы вәкилләре истәлекләре белән бүлештеләр. Без аның иҗатына зур ихтирам белән карыйбыз. Әсәр­ләрен тикшерү, татар теленә тәрҗемә итү эшләре дә алып барыла,"– диде Зилә Вәлиева, шулай ук Балтач районында язучы әнисенең нәселенә караган кешеләрнең кабер ташлары табылуы хакында хәбәр итте. Алар 1645 елга карый. Шунысын да искәртик, язучының нәсел җебе Татарстанның Кукмара районындагы атаклы Ишманнар шәҗә-рәсенә барып тоташа. Әлеге шәҗәрә Мәчкәрә авылы мәктәбендә табылган. Ишманнар нәселе авылда мә­четләр торгызган. Аларның иң тәүгесендә азан тавышы 1791 елда ук яңгыраган. Авыл зиратында бу нәселгә караган 13 кабер ташы бар. Язучының бабалары – Үтәмешевларның йортын да Мәчкәрә авылы кешеләре күз карасыдай саклый. Россия мәдәният минис-тры Александр Авдеев исә язучы белән соңгы очрашуын искә алды. "Айтматовның иҗаты һәрберебез өчен намус эталоны була ала. Ул әсәр­ләрендә иң әһәмиятле кыйммәтләрне күтәрә алган. Аңа гади кешеләр дә, хөкүмәт башлыклары да ышанды. Ә мондый очрак тарихта бик сирәк була, бәлки бердәнбердер дә әле ул,"– дигән фикерләрен дә җиткерде.

Искә алу кичәсендә хатирәләр белән җыр-моң, спектакльләрдән өзекләр үрелеп барды. Илдус Әхмәтҗановның "Җәмилә" әсәреннән өзекне укуын бер тында тыңласак, "Ахырзаман" спектакленнән өзек шулкадәр тетрән-дерде ки, кул чабарга да кыймыйча калдык. Ак бүре – Зөлфирә Зарипова белән Бостон – Әзһәр Шакировның диалогы һәрберебезнең язмышында чагылыш табарга мөмкин бит. "Чайка" журналында басылган иң соңгы әңгәмәләренең берсендә Чыңгыз Айтматов та үзен еш кына бүре образы белән чагыштыруларын әйткән. "Бүре – шундый ерткыч хайван ки, ул үзенә тауларда да, далада да, урманда да урын таба. Кеше бүренең батырлыгын, куркусызлыгын, хәтта ерткычлыгын да үзендә чагылдыра ала бит,"– дигән ул. Әдип әлеге әңгәмәдә Мәскәүдә булган очракны да китергән. "Минем яныма бер ханым килеп җылы күреште. Аны танышыбыз дип торам. Ул миңа шулкадәр үз итеп: "Мин – Ак бүре бит", – диде. Мөгаен, аның тәкъдиренә дә бүре язмышы язылгандыр".

Чыңгыз Айтматовны тикмәгә генә халык хәтере белән тиңләмиләр. Аның "И дольше века длится день" ("Гасырдан да озынрак көн") романы телгә маңкорт дигән сүзне кертте. Язучы аны кыргызларның иң олы, иң борынгы риваяте – "Манас"тан алынганлыгын искәртә. Коллыкка эләккән егетләрнең чәчләрен кырып башларына нәзек тире каплаганнан соң, чүлгә чыгарып ташлаганнар. Тире кипкән саен башны кыскан, ә үсә башлаган чәч төкләре кипкән тирене тишеп чыга алмагач, кире баш тиресенә кадалып үскән. Бу җәзадан кол телен дә, ата-анасын да, гомумән, хәтерен, кешелек кыйммәтләрен җуеп, бары тик су, ризык алып килүче хуҗасына гына табынган. Ул иң кыйммәтле кол саналган. Чыңгыз Айтматовның әлеге әсәреннән күренешне Ис­кәндәр Хәйруллин белән Ренат Таҗетдинов уйнаганда залда утыручы министрлар да, яшьләр дә халык хәтерен җуюның иң явыз золым икәнен аңлаганнардыр, мөгаен. Бу урында ике кешенең сүзләрен китерсәк, урынлы булыр иде. Аның берсе Кыргызстан Республикасы мә­дәният һәм мәгълүмат министры Солтан Раев. Ул залда утыручыларга кыргыз һәм татар телләрендә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте: "Чыңгыз Айтматов өчен хәтер – кешелеклелек символы булды. Кыргызстан аның өчен ата җире булса, Татарстан ана җире." Әйе, бу шулай ук хәтер. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узыйк, язучының әтисе Торекул Айтматов Кыргызстанның күренекле дәүләт эшлеклесе була. Ул 1937 елда нахакка гаепләнеп атып үтерелә. Аның исеме сәяси репрессия корбаннарына ачылган мемориаль комплекста язылган. Аңлашыла инде, бу комплексны ачу эшләрен Чыңгыз Айтматов башлап йөри. Үзе үлгәч, җәсәден шушы комплекста – "Ата-Бәет"тә күмәргә васыять итеп калдыра.

Саха-Якутиянең халык язучысы Николай Лугинов чыгышын, кадерле туганнарым, татарларым, дип башлады. "Безнең халыкларда ана ягы бигрәк тә абруйлы була бит. Шуңа күрә язучының сиксән сырт узып соңгы юлының Казан аша үтүе язмыш кушуы булгандыр ул. Айтматов иҗатының башлангыч чорында Советлар Союзында Кыргызстан телгә дә алынмый иде. Ә хәзер без татар туфрагында әлеге чарада катнашабыз, мәңге яшь Тукае булган татар халкына тирән ихтирамыбызны белдерәбез". Ул шулай ук Чыңгыз Айтматовның Себер, Алтай, Хакассия кебек кардәш халыкларны Кыргызстан язучылары съездына чакыруын да тирән ихтирам белән искә алды. "Без ул вакытта бер-беребезне яңа яктан ачтык. Хәзер кыргыз халкы "Манас"тан соң икенче чорны кичерә, ул да булса Чыңгыз Айтматов эпопеясе,"– диде язучы. Бу фикерне язучының хатыны Мария Үрмәт кызы да куәтләде. Аннан соң ул Кукмара районы Мәчкәрә авылына сәяхәте тәэсирләре белән бүлеште. Мария Айтматова иренең әманәтен үтәүдә булышлык күр­сәтүләре өчен Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде. "Кукмара җире кышкы йокыдан арынып кына килә. Бу төбәкнең шат күңелле, җитез халкын күргәч, Чыңгызның тормышны шулкадәр яратуы менә кайдан килә икән дип уйлап куйдым мин",– диде ул.

Чыңгыз Айтматовның әсәрләре 176 телгә тәрҗемә ителеп, 80 миллион тираж белән дөнья күргән. Иҗаты турында дөньяның 47 телендә 328 китап, 3740 фәнни-популяр мәкалә чыккан. Кешелекнең рухи мирасында әнә шундый саллы урын алып торган язучының барлык күренекле әсәрләре белән дә татар укучысына туган телдә танышу насыйп булды. Алай гына да түгел, аның күп кенә әсәрләре театр сәхнәләрендә куелды. Күренекле татар әдипләре дә аның иҗаты белән аваздаш әсәрләр язып рухи туганлыкны дәлилләде сыман. Бу бигрәк тә Аяз Гыйләҗевнең 1980 – 1990нчы еллар азагында язылган әсәрләрендә чагылыш тапты. Шуңа күрә Аяз Гыйләҗевнең "Татар әдәбияты дөньясы" сериясенең беренче томлыгы булган рус телендәге китабына кереш сүзне Чыңгыз Айтматов язуы да табигый хәл. Ихтимал, Чыңгыз аганың гомер ахырына якынлашканда васыять кебек яңгыраган сүзләрендә тирән мәгънә салынуы да очраклы түгел. Мәгариф нәш-риятының яшь галимнәр белән бергәләп башлаган "Татар әдәбияты дөньясы" сериясен исә Чыңгыз аганың үзе кебек абруйлы, олпат күренеш дип бәяләргә кирәк. Кереш сүздә дә Чыңгыз Айтматов милли әдәбиятларның рус теле аша дөньяга чыгуын билгеләп кенә калмыйча, татар әдәбиятының төрки дөньяда һәм кешелекнең рухи мирасында тоткан урынына югары бәя бирә. Җан тартмаса да, кан тарта шул...

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International