Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев мөрәҗәгате
2009 елның 8 мае, җомга
Кадерле ватандашлар!
Хөрмәтле ветераннар - фронтовиклар һәм тыл эшчәннәре!
Сезнең барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм!
Инде еракларда калган Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының күңелләргә якын якты истәлеге халкыбыз хәтеренә тирән уелган. Ул буыннар арасындагы ныклы рухи бәйләнешкә әйләнде һәм аны бернинди авантюрачылар да, үткәннәрне бозып күрсәтергә маташучылар да өзә алмаячак. Россия Федерациясендә һәм БДБ нең башка илләрендә бөтен халыкның Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен зурлап билгеләп үтүе моны ачык дәлилләп тора.
Сугыш өермәсе күп газаплар кичергән газиз җиребез буйлап тормышыбызны тузгытып узды, меңләгән шәһәр-авылларны җимерде, егерме миллионнан артык кеше гомерен алып китте. Завод-фабрикаларны, мәдәниятебезнең тиңсез ядкарьләрен харәбә хәленә китерде, чәчүлекләрне һәм урманнарны көйдерде. Кешелек тарихындагы иң коточкыч бу сугыш балаларны да, хатын-кызларны да, картларны да - берәүне дә аямады. Ул һәрберебезнең һәм күпмилләтле халкыбызның йөрәгенә мәңге төзәлмәс яра салды.
Әмма совет кешеләре һәркайда - канкойгыч каты сугышларда, Ленинград блокадасының ачлык боҗрасында, ерак тылда: тәүлек буе эшләгән станоклар янында, колхоз кырларында һәм конструктор бюроларында - явыз дошманга каршы фидакарь сугышты, зарыгып көтелгән Җиңү көнен булдыра алганча якынайтты. Үзенең хаклы икәненә инанган, бар ихтыяр көчен җиңү яулауга куйган халкыбыз Берлинның үзенә барып җитте һәм Манчжурия киңлекләренә кадәр данлы юл узды. Азатлыкка, игелеккә һәм гаделлеккә омтылышыбыз нәтиҗәсендә какшамас көч, бердәм халык булып тупландык һәм шуңа күрә җиңдек тә без.
Бөек Ватан сугышы фронтларына бары Татарстаннан гына да 700 меңнән артык кеше китте, яртысы диярлек иксез-чиксез сугыш кырларында ятып калды. Батырларның үлемсез исемнәре мәңгелек данга күмелде. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов һәм башка бик күпләрнең каһарман язмышлары татарстанлыларның сугыштан соңгы барлык буыннары өчен дә үрнәк булып тора. Аларның легендар образлары күңелләребезгә сеңгән, сәнгать әсәрләрендә гәүдәләндерелгән, күпсанлы бронза һәм гранит һәйкәлләрдә, авыл, поселок, мәктәп, урам исемнәрендә мәңгеләштерелгән.
Курку белмәс сугышчылар һәм тыл фидакарьләре һәрчак исебездә, аларга карата ихтирам хисләребез чиксез. Алар Бөек Җиңүне кан коеп һәм тир түгеп яулаганнар. Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык - нык ихтыяр, патриотлык һәм рух бөеклеге символы ул. Кыю, хезмәт сөючән, зирәк, күтәренке рухлы булып калуыгыз һәм республикабыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сугышта һәлак булганнарга мәңгелек дан! Сугышның исән батырларына озын гомер насыйп булсын!
Хәзерге вакытта катлаулы халыкара сәяси вәзгыять дәүләтебездән акыллы көч, ихтыяр, тәвәккәллек таләп итә. Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 65 еллыгын иң югары дәүләти һәм иҗтимагый дәрәҗәдә билгеләп үтәчәкбез. Шушы олуг бәйрәм якынлашканда республика яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә өстенлекле игътибар бирә. Безнең яшьләр героик сугышчылар буынына лаеклы алмаш булып үсәргә тиеш. Бөек традицияләргә тугрылыклы, сугышка сәләтле заманча армия - халкыбыз үсешенең һәм тыныч хезмәтенең ныклы гарантиясе һәм ышанычлы яклаучысы. Шунысы куанычлы: моңа Татарстанда да, бөтен илдә дә көннән-көн ныграк төшенә баралар.
Хөрмәтле ветераннар, сезгә чын күңелемнән бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм кешеләр тарафыннан лаеклы ихтирам, ә барлык ватандашларга - тынычлык һәм яңа иҗади гамәлләр телим. Туган җиребезне бүтән беркайчан да сугыш күләгәсе капламасын, аналарыбызның һәм хатыннарыбызның күзләренә кайгы-хәсрәт яшьләре тулмасын! Барлык милләт һәм дин вәкилләре бер-берсе белән дус-тату яшәсен! Газиз Ватаныбыз күгендә батырлар васыять иткән Җиңү байрагы һәрчак җилфердәп торсын!
Данлы Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз