Әйтелгән васыять

2009 елның 26 мае, сишәмбе
Татар әдәбиятының классигы, танылган язучы, публицист Әмирхан Еникинең кызы Резидә ханым белән очраклы гына танышып киттек. Телефоннан шалтыратып: "Әтинең җыентыкларында дөнья күрмәгән публицистик мәкаләләре бар, заманында аны газета-журналларга да бастырмаганнар. Сезнең газетада аларга урын табылмасмы?" - дигән иде ул. Һәм без бик теләп язучының "Теләк" мәкаләсен газетада бастырдык.

Икенче сөйләшү Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулганнан соң булды. Резидә апа үпкәле иде. Чөнки татарның мәшһүр классигын тиешле дәрәҗәдә искә алмауларына күңеле әрни иде аның. "2 март көнне иртән торгач та, радионы, телевизорны ачып куйдым, ә анда әтине искә алучы да булмады", - дип зарланып алды ул. Дөрес, Резидә ханымга юбилейны көзгә яки кышка үткәрергә исәплибез, дигән хәбәр килгән килүен. Кыскасы, киләсе кышка, суясы үгезгә. Югыйсә һәр нәрсәнең үз вакыты, үз урыны бар бит. Әтисенә карата булган битарафлык Резидә ханымны бик рәҗеткән.

Дөрес, әдипнең юбилее уңаеннан Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында фәнни конференция булып узды. Галим-голәмә студентларга "XX гасырның икенче яртысы татар әдәбияты һәм Әмирхан Еники" дигән темага доклад укыды. Әмма Еники иҗаты бер аудитория кысаларына гына сыеп бетә алмый. Кабатланмас әсәрләре белән татар әдәбиятына яңа сулыш өргән тере классик күпкә лаек.

Әмирхан Еники безгә, болганчык сәясәткә кереп батмыйча гына, милли рух һәм милли моң төшенчәләрен, иманга тугрылыклы булып калу юлын төшендерде. Кемнәрдер моны заманга яраклашу дип аңларга мөмкин. Әмма бу алай түгел, Әмирхан Еники нефть катламнарына да, партиягә дә дан җырламады. Ул урталыкны таба белде: кеше, аның тормышы, иманы, намусы турында язды. Шуңа да аның әсәрләре еллар үткән саен үзенең актуальлеген җуймый һәм җуймаячак та.

Язучының заманында цензура киртәләрен үтә алмау сәбәпле матбугатта урын алмаган публицистикасы да сакланган. Күптән түгел шул язмаларны туплаган җыентык дөнья күрде. "Менә шушы инде татар классигының 100 еллыгы уңаеннан чыккан китап", - ди Резидә Тюменева, бер учка сыярлык китапны күрсәтеп. - Бу да сатуга чыкмый".

"Мәгариф" нәшрияты чыгарган әлеге басма ике мең тираж белән бастырылган. Аның сатуга чыкмавы, әлбәттә, бик кызганыч. "Биектән карап торасым килә..." дип аталган бу җыентыкны укыган укучы Әмирхан аганы икенче яктан ача. "Казаннардан Мәскәү күренә", "Кысыр хәсрәт", "Борчылу", "Теләк", "Егылганны кыйнау кирәкме?" һәм тагын бик күп язмалары заманча яңгырашын бүген дә жуймаган. Әлеге публицистик язмалар арасында язучының Фатих Хөснигә "Ачык хат" белән мөрәҗәгате мине берникадәр тетрәндерде. Матбугатта урын алган "Вөҗдан" әсәре хакындагы тәнкыйди мәкалә Әмирхан Еникине битараф калдырмый, әлбәттә. Әлеге язмага үз фикерен, үз сүзен җиткермәкче була. Кызганыч, Әмирхан аганың мәкаләсе матбугатта урын алмый, бары 40 ел узгач кына җыентыкта басылып чыга. Биредә, бер карасаң, башны себер җибәрерлек фикер дә юк кебек. Әмма ул үз чорында цензура аша узмаган, күрәсең. Әгәр бүген әдәбиятта тәнкыйть юк дип тәкрарлыйлар икән, аның хатасын, әлеге юнәлештәге өзеклекне әнә шул еллардан эзләргә кирәктер бәлки. Ә Әмирхан абыйның тәнкыйди язмасының әһәмияте шул: шәхескә тимичә, аны рәнҗетмичә генә иҗади анализлауга корылган. Безгә бүген нәкъ менә шундый бер язучының икенчесенә язган дәлилле мәкаләләре, тирән тәнкыйть җитенкерәми.

Әдипнең башка язмаларына килсәк, биредә милләтебезнең яшәеше, рухи халәте, шәһәрдәге тарихи һәйкәлләргә битарафлык, халкыбыз турында борчылу ярылып ята. Әмирхан ага үзе яшәгән йортта сакланган кулъязмаларын алып кайтып, алар белән дә танышып чыгарга туры килде. Минем күңелгә тигән фикерләрнең берничәсен генә язып китәм.

"Минем яшьтәге кешенең язганнары нинди булырга тиеш? Соңгы вакытта шул хакта уйлана башладым. Иң нык борчыганы - заман коткысына бирелеп китү. Бу зәхмәт миңа да каты йокты булса кирәк. Зәхмәтнең чын исеме - сәясәт. Менә шул безне илаһи уптым (баш-аягыбыз белән) үзенә суырып алды бугай...

Мәктәпләр бетү, балаларны кече яшьтән ана телендә укытмау - менә нәрсә телнең тамырын корыта. Югалу куркынычы алдында торган туган телләр өчен "Кызыл китап" ачарга вакыт...

Бәлки мин үзем турында да, заман турында да бөтен белгәнемне әйтеп бетерә алмыймдыр, әмма әйтелгән кадәресе һич ялгансыз, чын дөрес...

Чын язучы үткәнне онытмаска, бүгенгене яхшы белергә, киләчәкне исендә тотарга тиеш...

Мин һәртөрле тантаналарга ияләшә алмадым, мин трибунадан иркен кыю сөйләргә өйрәнә алмадым... Гомер юлын күздән кичерергә уйлагач, Сталин, Хрущев, Горбачев, Ельциннарны читләтеп узып булмады. Ни хәл итәсең, шулар заманына туры килде безнең гомер...

Каләм иясенең язганнан яза алмыйча калганы күбрәк.... Язучы өчен соңгы нокта - аның соңгы сулышы..."

Әмирхан Еникинең әлеге канатлы гыйбарәләрен тагын да дәвам итеп булыр иде. Аның шәхси көндәлеген актарганда язучының күңел дөньясына сәяхәт итеп кайткандай булдым. Күпме әйтергә ярамый торган тирән фикерләр, язылмый калган мәкаләләр Әмирхан аганың куен дәфтәрендә сакланган икән. "Миннән "Әйтелмәгән васыять" кала, "Матурлык", ниһаять, "Тынычлану" кала. Шуларны искә төшерүчеләр: "Кем соң ул Әмирхан Еники?" - дип бәлки бер эчләреннән генә уйланып куярлар. Минем беркемгә бернинди дәгъвам юк. Булса да, мин аларны калдырып китәм - дөньяныкы дөньяда калырга тиеш. Миңа дәгъвалары булганнардан, баш иеп, ярлыкау сорыйм".

Көндәлек арасыннан чыккан саргаеп беткән әлеге кәгазь кисәге Әмирхан аганың үз авызыннан милләтенә әйтеп калдырган әйтелгән васыяте кебек. Язучы кемнән ярлыкау сорый, дип уйлаучылар булыр. Әмирхан ага турында сүз чыкканда һәркем аның йомшак күңелле, итагатьле булуын искә ала бит.

- Әти артык намуслы кеше иде,- ди аның турында кызы Резидә. - Үз гомерендә кешеләрне дип әйтмим, хайваннарны да рәҗетмәде ул.

Кайвакыт Әмирхан аганың иҗаты хакында әдипләребездән дә төрле фикерләр ишетергә туры килә. "Искитәрлек нәрсә язды соң ул?" - дип сүз белән кизәнүчеләр дә юк түгел. Язучы үзе дә көндәшләрен күреп, аларның фикерләрен ишетеп, тоеп торган, әлбәттә. Кулъязмаларында Әмирхан Еники андыйларны да теркәп куйган һәм "Истә тотарга" дигән баш астында язып калдырган. "Зур язучының кем икәнлеген мин бик яхшы беләм. Аның белән аралашуның бер елы, бер ае да онытылачак түгел", - ди ул.

Язучының әсәрләре хакындагы бу бәхәскә ноктаны танылган драматург Туфан Миңнуллин фикере белән куярга мөмкин. "Әмирхан аганы укыгач, һи, болай гына мин дә яза алам, дип ялгышуың да ихтимал. Наданнарны алдый торган гадилек. Ләкин бөек гадилек. Андый гадилеккә өйрәнеп кенә ирешеп булмыйдыр. Ходай биргән сәләттер ул", - дип яза язучы.

Әйе, Әмирхан аганы кабат-кабат укып була. Алҗымыйсың, арымыйсың, уфтанмыйсың, киресенчә, әдипне яңа яктан гына ачасың, аның әсәрләрен укыган саен үзеңә рухи азык аласың.

"Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә..."

Әмирхан аганың "Әйтелмәгән васыять"ен инде ничә тапкыр укып чыксам да, кире кайта-кайта шул кылганнар хакында укыйм. Язучы әлеге образ аша Акъәби, кешеләр язмышын, аларның яшәешен шулкадәр нечкә итеп тасвирлап биргән. Әйе, әдәбиятка беренче тапкыр дала җиле, кылганнар образы алып килгән үзенчәлекле каләм иясе Әмирхан Еникинең иҗатын башкалар белән бутап булмый. Гомер буе намус һәм гаделлеккә тугры булып калган әдипнең әсәрләрендә дә шул ук сыйфатлар маяк булып торды. Аның заман җиленә бирешми торган, үтемле повесть, хикәяләре татар әдәбиятында гына түгел, башка милләтләргә дә барып ирешә. Әйтик, Казанга килеп төпләнгән төрек теле укытучысы Фатих Кутлу Әмирхан аганың әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә.

- Танылган язучы Аяз Гыйләҗевтән: "Кайсы татар классигы әсәрен тәрҗемә итәргә, кайсысы иң камил яза?" - дип сорагач, ул икеләнүсез: "Әмирхан Еники", - дип җавап биргән иде. Шулай эшләдем дә. Беренче булып "Әйтелмәгән васыять"не тәрҗемә итәргә алындым. Тәрҗемәне бер елдан соң гына тәмамладым. Әлбәттә, Еники әсәрләренә алыну җиңел түгел. Сүзләр таба алмый интектем.

Әлеге китапны Төркиядә аеруча үз иткәннәр. Алай гына да түгел, төрмәдәге кешеләргә үгет-нәсихәт ролен үтәүче әсбап буларак та куллана башлаганнар. Нәшриятка төрмәдә утыручылардан хатлар килгән. "Әйтелмәгән васыять"не укып, дөньяга карашым үзгәрде", - дип язучылар бик күп булган.

Әмирхан Еникинең әсәрләре яңа гына каләм тибрәтә башлаган яшьләргә дә, югары уку йортларында белем алучы студентларга да, хәтта чәчләренә чал кергән әдипләребезгә дә ярдәмлек ролен үти. Аның әсәрләре буенча рәхәтләнеп татар фильмнары төшерергә булыр иде. Югыйсә кайчаннан бирле татар киносын тудыра алмый азапланып ятабыз. Баксаң, чимал кул астында гына ята икән.

Кулъязмалар арасында казынганда, язучы дөньяга килгән көнне әтисе сатып алган Коръәннең беренче битендәге язуга игътибар иттем. Гаиләдә тугыз бала туып та, теркәшеп китә алмаган Нигъмәтҗан абыйның унынчы булып дөньяга килгән улы Әмирхан исеменә аталган изге китап иде ул. 45 тиен көмеш акчага алган әлеге йөз еллык Коръәнгә әти кеше Аллаһы Тәгаләдән улына озын гомер, акыл, гыйлем, тәүфыйк сораган.

- Бу теләкләрнең барысы да үтәлде, - ди Резидә ханым. - Әти нәкъ менә шундый кеше иде.

Резидә ханымның бер хыялы бар: Әмирхан абыйның туган җире Башкортстанның Дим буенда урнашкан Дәүләкән авылында музей төзү. Әдипнең туган нигезе дә, йорт-җире дә исән-сау, төзек хәлдә икән. Менә шул хыялны тормышка ашырса, әтисенең 100 еллык юбилеена моннан да зур бүләк булмаячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International