Кышкы Сабантуй

2009 елның 8 декабре, сишәмбе
Башкалада әле күптән түгел генә ачылган Көрәш сарае икенче зур бәйгене кабул итте.

Бу юлы мәһабәт бинага Россия төбәкләреннән җыелган спортчылар таң калды. Милли көрәш буенча ил беренчелеге исә кышкы федераль Сабантуйны хәтерләтте. Җитмәсә оештыручылар да халыкны җәлеп итү өчен танылган җырчыларны чакырган иде. Ә келәмдә Татарстан егетләре ут уйнатты. Дөрес, үсмерләр беренчелегендә сигез авырлык үлчәвенең дүртесендә кунаклар чемпион калды.

Россиянең быелгы чемпионаты яңа бинада уздырылуы гына түгел, көрәшчеләрнең узган елгыдан күбрәк булуы белән дә истә калды. Былтыр Казанга 27 команда җыелса, быел аларның саны 36га җиткән. Бил алышучылар арасында Литва, Латвия, Беларусь һәм Таҗикстан вәкилләре дә бар иде. Татарстан исә узган елгы кебек үк бер генә команда белән чыгыш ясады – кунакларның да призлы урынга эләгәсе килә. Дөрес, алар үзләре дә көрә­шергә өйрәнеп килә икән инде. "Көрәшнең сыйфаты быел бөтенләй башка дәрә­җәгә күтәрелде, – дип ышандырды Россия милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Рафил Әхмәтханов. – Хәзер командалар теләсә кемне түгел, ә көрәшә белгән профессионалларны туплап килә. Үс­мерләр арасында бил алышучыларның күбесе, мәсә­лән, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә. Тренерлар эшенең дә нәтиҗәсе күренә башлады. Билбау көрәше буенча ярышларның күп узуы да йогынты ясый. Әлбәттә, бу спорт төренең Универсиада программасына кертелүе дә игътибарны арттырды".

Әлеге сүзләрне нәтиҗә­ләр дә раслады. Үсмерләр арасында сигез үлчәү авырлыгының дүртесендә кунаклар җиңү яулады. Чуашстаннан Марат Күпкенов, мәсә­лән, 50 килолы егетләр арасында беренче булды. Башкортстаннан Салават Йосыпов 65 килолылар арасында батыр калды. Мари Иленнән Муса Галләмов (75) белән Төмәннән Нурлан Фаталиев та (80) Татарстан егетләреннән көчлерәк булып чыкты. Ә безнекеләрдән беренче урыннарны Илсур Гыймадетдинов (55), Рәмис Саматов (60), Василий Чурашов (70), Руслан Абдуллин (80 килодан авыррак) яулады. Призлы урынга эләгеп 15, 10, 8 һәм 6 мең сум бүләк алучылар исемлегендә исә Волгоград, Ульян, Чиләбе, Владимир өлкәләре, Карачай республикасы һәм Ханты-Манси автономияле округы егетләре дә бар иде. Көрәш­нең башка төрлә­рендә мондый бүләкләр бирелмәүне исәпкә алганда, җиңүчеләрнең бик канәгать булып кайтып китүен фаразлавы кыен түгел.

Келәмнән – армиягә

Китү дигәннән, шушы көннәрдә Татарстанның тагын бер яшь көрәшчесен солдатка озатачаклар. Кукмара егете Фарис Билалов 75 килолы көрәшчеләр арасында бронза медаль иясе булды. Бүген туган авылында исә Фарисны армиягә озату кичәсе булачак. Егет солдатның да иң кәттәсе булачак – ул һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. "Чакыруны үзем барып алдым, – дип сөйләде Рязаньга барырга җыенучы Фарис. – Көрәш солдат хезмәтендә дә ярдәм итәр дип уйлыйм. Инде 7 яшемнән бирле бил алышам. Шуңа күрә солдаттан кайткач та ке­ләмнән китәргә җыенмыйм". Безгә исә егеткә хәерле юл телисе һәм аның исән-имин кайтып, яңа җиңүләр яулыйсын көтәсе генә кала.

Ә менә өлкән көрәш­челәр арасында Татарстан егетләре кунакчыллык күр­сәтеп тормады. Республика командасындагы тугыз чемпион егетнең сигезе бу дәрәҗәләрен Россия беренчелегендә дә раслый алды. Нәфис Миңнебаев (60), Руслан Нургалиев (65), Ранил Габдрахманов (70), Айвар Билалов (80), Лениз Абдуллин (85), Илнар Әхмәтҗанов (90), Айрат Гыйлаев (100), Ильяс Галимов (авыл үлчәү) башка төбәкләрдән килгән көн­дәшләреннән өстен булып чыкты. 75 килолы көрәш­челәр арасында бил алышкан Морат Әмирханов кына үз авырлыгында икенче урын белән канәгатьләнде. Финалда ул Башкортстан вәкиле Наил Мөхәм­мәт­җановка оттырды. Призлы урын алган көрәшчеләр арасына исә Мәскәү, Чиләбе, Ульян, Оренбург, Новосибирск, Владимир өлкә­ләре, Пермь крае, Ханты-Манси автономияле округы, Чуашстан һәм Удмуртия вәкилләре дә эләкте. Өл­кәннәр арасында җиңү­челәргә 30, 25, 20,15 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

ФИЛА татар көрәшен ала

Әлеге исемлеккә озакламый чит ил вәкилләре дә эләгергә мөмкин. Һәр­хәлдә, ФИЛАның (көрәш­нең һәвәскәр төрләре ассоциациясе) билбаулы көрәш төрләре башлыгы Гинтаутас Вилиета әнә шулай дип фаразлый. "Татар көрәшен быелның сентябрь аенда рәсми рәвештә ФИЛАга кабул иттек. Ә бу оешма үз чиратында Халыкара Олим­пия комитеты тарафыннан танылган, – дип өметләндерде ул. – Дөньяда 200дән артык көрәш төре бар. Шуларның 70тән артыгында билбау белән бил алышалар. Алар бер-берсеннән артык аерылмый. Әйтик, Швейцария, Испания һәм Австриядә сезнекенә охшаш төрләр бар. Дөрес, кайдадыр шәрә килеш, ә кемнәрдер пычкы чүбе өстендә бил алыша. Әмма охшаш алымнар бик күп. Шуңа күрә берсендә уңышка ирешә алмаган спортчы үзен икенчесендә сынап карарга мөмкин. Ә нигә, мәсәлән, татарча көрәшеп карамаска? Универсиада исә бу көрәшкә әһәмият бирер дип кенә уйлыйм".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International