Китүемнең сәбәпләре бар

2010 елның 1 марты, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс" хәбәрчесенә ни өчен үз вазифасыннан китәргә карар кылуы, шулай ук республиканың алга таба үсеш перспективаларын ничек бәяләве турында сөйләде.

- Минтимер Шәрипович, Татарстан Президенты вазифасыннан китәргә карар кылуыгыз күпләр өчен көтелмәгәндәрәк булды һәм шуңа күрә байтак кына имеш-мимешләр дә тудырды. Массакүләм мәгълүмат чараларында Сезнең яктан бу адымны Кремль белән ниндидер бер алыш-биреш нәтиҗәсенә әйләнде, дип яздылар. Янәсе, Сез китәсез һәм үзегезнең урынга дәвамчыгызны калдырасыз. Моңа җавап итеп нәрсә әйтер идегез?

- Бу мәсьәләдә бернинди дә алыш-биреш булмады һәм була да алмый иде. Мин моңа, чыннан да, әзерләндем. Китүем кайбер сәбәпләргә бәйле. Иң элек, шактый ук өлкән яшьтә булуыма. Ничек дисәк тә, миңа хәзер 73 яшь инде. Гәрчә сәламәтлегемнән зарланмасам да, көч-энергиям элеккечә үк түгел. Илле ел чамасы җитәкче вазифаларда инде мин. Республикада югары хакимиятнең берничә тапкыр алмашынуына шаһит булдым. Хакимиятнең нык, шул ук вакытта бозыграк даирә икәнлеген инде әйткәнем бар. Аннан чыгуы, шулай ук психологик яктан да, бик авыр. Җитәкче хакимияттән бик сирәк болай гына баш тарта, чөнки һәрвакыт калырга этәрүче миллионнарча сәбәп табыла. Еш кына синнән башка дөнья бетәр кебек, нәкъ менә син кемгә караганда да күбрәк кирәк кебек тоела. Әмма мин республика башлыгы вазифасыннан инде моннан биш ел элегрәк, субъектлар башлыкларын бөтен халык тарафыннан сайлап куюны РФ Президентының вәкаләтләр бирү системасына алыштырылгач ук, китәргә теләгән идем. Бу вакытта минем китүемә әйбәт кенә сылтау чыкты: мин һәрвакыт сайланылып килгән кеше бит. Әмма ул чагындагы РФ Президенты Владимир Владимирович Путин миннән тагын бер срокка калуымны сорады. Мин ризалык бирдем. Гәрчә бу йокламыйча уздырган төннәрсез, эчке шикләнүләрсез генә булмады. Узган елның беренче яртыеллыгында, себер лайкасы көчеген сатып алгач, мине һәм минем гаиләмне белүчеләр Президент ялга җыена бугай, дип сөйләнгәли башлады. Хәзер мин үз Татарстаным өчен тыныч күңел белән китәм. Чөнки республиканың яңа Президенты барын да булдырачагын беләм.

- Шуңа да карамастан, шул ук массакүләм мәгълүмат чараларына ышансак, Сезне җибәрергә теләмәгәннәр. Сезгә тагын бер срокка калу һәм 2013 елгы Универсиаданы үткәрү тәкъдиме ясаганнар. Бу дөресме?

- Миңа бу хакта бик әйбәтләп уйлану тәкъдим ителде, әмма мин, китәргә булгач китәргә, дип карар кылдым. Универсиада республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен гаять зур әһәмияткә ия вакыйга булып тора. Без ил җитәкчелеге белән берлектә гаять зур эш башкардык. Аны үткәрү өчен конкурста җиңүгә (ә безнең белән беррәттән анда Испания, Көньяк Корея һәм кайбер башка илләр көрәште бит) хәзер инде элеккеге Премьер Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин үзләреннән гаять зур өлеш кертте. Нәкъ менә шулар әзерләнү процессының чишмә башында торды, бик күп көч-энергия һәм вакыт исраф итеп, барлык "каралама" эшне башкарды. Бу кешеләрнең федераль хакимият органнары белән берлектә 2013 елгы Универсиадага әзерләнеп, аны лаеклы үткәрәселәренә бернинди дә шигем юк.

- Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов турында да берничә сүз. Массакүләм мәгълүмат чараларында күп тапкырлар Сезне алыштырырдай кешеләрнең исемнәре аталды, шул исәптән эчке эшләр министры башлыгы Рәшит Нургалиевнеке дә. Әмма Миңнеханов фамилиясе ни өчендер бер тапкыр да искә алынмады. Яңа Президент кандидатурасын билгеләгәндә Сезнең фикерегез иң мөһиме булдымы?

- Рәшит Гомәровичнең журналистлар кандидатурасы булуына иманым камил. Дәүләт өчен гадәттән тыш җаваплы вазифа - эчке эшләр министры вазифасында хезмәтенә иксез-чиксез тугрылыклы генералның утыруы әйбәт.

Узган елның азагында китәргә ниятләвем турында Президент Дмитрий Анатольевич Медведевка да, Премьер-министр Владимир Владимирович Путинга да җиткердем. Кандидатура буенча ахыр карар кабул ителгәнче РФ Президенты администрациясендә республикабызның кадрлар потенциалы бик җентекләп өйрәнелде.

Сайларга кирәк булганда, һәркемнең өстенлекләрен дә, җитешсезлекләрен дә барлыйсың-күрәсең. Хәер, боларның барысы да "үз каланчаңнан" күренә, шуңа күрә үз бәяләвеңнең абсолют дөреслегенә исәп тотып булмый. Без хакимият органнарында, чыннан да, тарафдарлар командасы: инициативалы, яшь, мөстәкыйль һәм заманча фикерләүгә сәләтле, ә иң мөһиме - профессиональ кешеләрдән торучы команда булдыруга ирештек. Бу җәһәттән Россия Президентының, республикада искиткеч шәп кадрлар җитеште, дигән сүзләре игътибарга лаек. Әлбәттә, мин Татарстан башлыгы вазифасына яшь, энергияле кешенең озакка килүен телим. Президент Медведев белән безнең бердәм фикер бу.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов - компетентлы җитәкче, барлык яңалыкны, икътисадтамы ул, җитештерүдә яки гуманитар өлкәдәме, җиңел сеңдерүче һәм аны тормышка ашырырга омтылучы кеше. Моны мин үз күзләрем белән күреп, белеп торган кеше буларак әйтәм. Нәрсәдер килеп чыкмаса, беренче чиратта, һәрвакыт премьер гаепле. Бу шундый вазифа: үпкә-дәгъваларны кабул итеп кенә өлгер... Хөкүмәт башлыгы сыйфатында ул унбер ел дәвамында хезмәт куйды. Һәм шушы дәвердә, һич арттырусыз, тәүлек буе баш күтәрми эшләде.

Төбәк дәрәҗәсендәге хөкүмәт башлыклары арасыннан барлык федераль министрлык һәм ведомстволарда Миңнеханов кебек уңай кабул ителгән кешене табуы авыр. Бу беркайчан да җиңел бирелми. Фәкать Шәймиевнең абруе һәм йогынтысы нәтиҗәсендә генә Мәскәүдә аның алдында хакимият коридорлары ишеге ачылды, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Кеше үзе тырышмаса, мондый нәрсәләрдә кемнеңдер имиджы-абруе белән генә берни дә эшли алмыйсың. Үземнең дә партиянең өлкә комитетлары чорында республика хөкүмәтен җитәкләгәнем бар. Шуңа күрә дә моның никадәр авыр булуын әйбәт беләм.

Минем принцибым шундый: кеше үзе алдына куелган бурычларны нәтиҗәле хәл кыла ала икән, аңа мөстәкыйль эшләү мөмкинлеге бир. Монда инде син йә җитәкчегә тулысынча ышанасың, яисә аның өчен барын да үзең эшлисең. Рөстәм Нургалиевич белән берлектә эшләү елларындагы мөнәсәбәтләребез тулы ышанычка корылды. Мондый дәрәҗәдәге кеше өчен бик сирәк очрый торган сыйфатка ия - перспективалы, сәләтле кешеләр чолганышында калырга курыкмый ул. Күзгә күренеп торган яхшы сыйфатларына карамастан, Миңнеханов, имеш, бер җитешсезлеккә ия - беркайчан да сәясәт белән шөгыльләнгәне юк, дигәннәре бар. Әмма бит бу кадәресе дә кешене бик яхшы сыйфатлый. Әйе, аның сәясәт белән шөгыльләнгәне булмады әле, әмма хәзер шөгыльләнергә туры киләчәк, чөнки сәясәт - икътисадның концентрацияләнгән чагылышы. Үзләренең җитәкче вазифаларына зыян китереп, урынлы-урынсыз сәясәт белән шөгыльләнергә маташкан җитәкчеләрне күргәнем бар. Кагыйдә буларак, моның азагы хәерле бетми.

- Республиканың үзендә дә, шулай ук Мәскәүдә дә күпләр Сезнең китү вәзгыятькә әллә ни йогынты ясамаячак, дип исәпли. Чөнки Сездән башка Татарстанда бер генә җитди мәсьәлә дә хәл ителмәячәк, диләр. Сезне инде хәтта, татарның Дэн Сяопины, дип тә атыйлар.

- Мондый сүзләр ишетүе рәхәт, әлбәттә. Әмма мин Дэн Сяопин да, Ли Куан Ю да түгел. Соңгысы - "Сингапур могҗизасы"на нигез салучы, киткәч тә, министр-ментор сыйфатында Сингапур хөкүмәтендә калуын дәвам иттерүче шәхес. Мин Шәймиев булып калам. Әмма Президент вазифасыннан китсәм дә, үземне туып үскән Татарстаныма кирәкле кеше итеп хис итәм. Республикадагы хәлләргә беркайчан да битараф калмаячакмын. Юк, мыжгылдыкка әйләнмәячәкмен ансы. Чөнки бу очракта иң элек үз-үзеннән канәгатьсезләнергә туры киләчәк, чөнки болар - синең белән озак еллар буе иңгә-иң торып эшләгән кадрлар, синең кадрлар.

Президентка теләсә кайсы авыр вакытта булышырга күңелем белән әзермен, Татарстан Президентына, туып үскән республикам Президентына ярдәм итәчәкмен.

- Хәзер инде үземне тулысынча тарихи һәм мәдәни мирасны торгызу эшләренә багышлыймын, дип әйткәнегез бар. Бу хакта тәфсиллерәк сөйләп үтмәссезме?

- Биредә сүз Болгар дәүләтенең Х гасырда корылган һәм Свияжск архитектура комплексының XVI гасырда төзелгән тиңдәшсез тарихи ядкәрләрен торгызу турында бара. Бу ядкәрләр гүзәл табигать почмагы - Идел яры буенда, турист маршрутлары чатында урнашкан. Нәкъ менә Болгар территориясендә ислам дине кабул ителгән, Киев Русе чукындырылганчы берничә дистә ел алданрак булган бу хәл. Бүген әлеге урын - Россия мөселманнарының хаҗ урыны. Петр Беренче, Азов тарафларына яу белән кузгалгач, Болгар ядкәрләрен күрү өчен бирегә махсус тукталган. Аларның тәэсирендә хәтта бу ядкәрләрне торгызу турында Указ да чыгарган ул. Казанга яу белән килүче Иван Грозный һәм аның гаскәрләре өчен Свияжскида Иделнең үрге агымыннан сал белән агызып китерелгән агачлардан салынган Троицк чиркәве сакланып калган. Биредәге собор-чиркәүләрдә XVI гасыр урталарындагы күренекле осталарның кабатланмас рәсемнәре өлешчә сакланган. Боларның барысын да реставрацияләргә, төзекләндерергә, туристларга алар белән танышу мөмкинлеге тудырырга, ә иң мөһиме: мөселман, шулай ук православие динендәге диндарларга кайтарырга кирәк. Боларның барысы да - безнең уртак тарихыбызның кабатланмас мирасы. Әлеге үтә кыйммәтле ядкәрләрне торгызу зарурилыгы илнең югарыгы җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапты.

Ядкәрләрне торгызу мәсьәләсе һәм бу эшне финанслау шартлары федераль хакимияттә җентекләп тикшерелде: финанслау паритетлы нигездә хәл ителәчәк: ягъни акчаның яртысын - федераль үзәк, яртысын республика бирәчәк. Шушы көннәрдә генә республикада "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск шәһәр-утравы" дигән проектны тормышка ашыру максатында акча средстволары туплау өчен махсус фонд булдыру турында указ кабул ителде. Бездә Казан Кремле ядкәрләрен, Благовещение соборын торгызу һәм Колшәриф мәчетен төзү тәҗрибәсе бар. Ул чагында бу изге максат өчен акчаның шактый зур өлеше гражданнарның иганә ярдәме белән җыелды. Әлеге процесста кече һәм эре бизнес та актив катнашты. Боларның барысы да күңел кушканча эшләнелде, һәм мин хәзер дә кешеләрнең, нинди дин тотуларына карамастан, иганә эшенә бердәм күтәреләселәренә шикләнмим. Инде хәзер үк, бу хакта мәгълүм булгач та, изге эшкә ярдәм итәргә теләүчеләр пәйда булды.

- Бу проект белән Сез фонд җитәкчесе сыйфатында шөгыльләнәчәксезме?

- Юк. Фонд каршында финанс ягын контрольдә тотучы Попечительләр советы оештырылачак. Бу эш акчаның тегендә-монда китүенә тамчы да шик тудырмаслык, ачыктан-ачык һәм үтә күренмәле булачак. Минем тарафтан иң югары федераль дәрәҗәдә ярдәм алынуга карамастан, әлбәттә, кыенлыклар да булачак. Әмма киләчәк буыннар хакына рухият һәм мәдәниятне торгызу юлына баскансың икән, зарланып утыру гөнаһ булыр иде. Безгә зур күләмдә төзелеш эшләре башкарырга туры киләчәк, әмма бу мине куркытмый. Мин үз гомеремнең зур өлешен хуҗалык мәсьәләләре белән шөгыльләнеп үткәрдем. Якындагы берничә ел эчендә боларның барысын да торгызу гына түгел, дөньякүләм әһәмиятендәге ядкәрләргә әйләндерербез, дип уйлыйм.

Менә шулай, лаеклы ялга чыгуыма карамастан, буш вакытым, элеккечә үк, аз булачак. Әлеге проектны тормышка ашыру турында инде күптәннән хыялланып йөрсәм дә, төрле сәбәпләр, башлыча объектив сәбәпләр аркасында бу эшкә моңарчы чынлап торып алынып булмады. Ә хәзер аның белән күңелем кушканча, бушка шөгыльләнәчәкмен.

- Республикада инде Сезне күптәннән "бабай" дип йөртәләр (үзегезнең алда түгел, әлбәттә). Сез әле бабайга әйләнмәгән вакыттан бирле үк инде хәтта. Моңа үпкәләмисезме?

- Һич кенә дә. Хәер, баштарак, яшермим, бераз уңайсызлана идем. Әмма бу халәтем озакка бармады. Бездә, татарларда, "бабай" дип әйтү - ихтирам билгесе. Шунысы игътибарга лаек: татарлар гына түгел, руслар да мине "бабай" дип йөртә. Хәер, алары әле, "безнең бабай", ди. Күпчелек кешеләрнең үземә карата мөнәсәбәтеннән һич зарлана алмыйм. Һәрвакыт, хәтта тәнкыйть утында калган чакларымда да. Мин аларның үземә карата хәерхаһлыгын тоеп килдем. Иң мөһиме - явызлыкны сизмәдем. Моның өчен татарстанлыларның барчасына рәхмәтлемен.

Шул ук вакытта республикада яшәүче русларга карата күңелемдә аеруча зур рәхмәт хисләре ята. Узган гасырның 90 нчы еллар башларында, үзгәртеп кору башланып, хәбәрдарлык игълан ителгәч, татар зыялылары йокыдан уянгандай булды. Дәүләтчелекне, татар телен һәм милли мәдәниятне торгызу таләбе белән массакүләм чыгышлар, митинглар башланып китте. Аларны аңларга була иде, чөнки советлар чорында татарлар кемгә караганда да күбрәк югалтты. Мисалга, бу вакытта бөтен Казан шәһәренә татар телендә белем бирүче нибары бер мәктәп калды. Ягъни асылда безнең туган телебез, традицияләребез юкка чыгу чигенә җитте. Һич арттырусыз бу. Мин ул чагында шушы вәзгыятьне аңлап, татарларга каршы чыкмаган һәм шуның белән милләтара җирлектә низаг булдырмый калган русларга рәхмәтлемен. Татарстанда, гасырлар буе татарлар һәм руслар янәшә яшәгән, катнаш никахлар бик күп булып, барысы да буталып беткән республикада, һәлакәткә китерергә мөмкин иде бу.

Массакүләм мәгълүмат чараларында шушы елларны искә алып, республикада, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның "мөстәкыйльлекне күпме йота аласыз, шуның кадәр алыгыз" дигән сүзләрен туры мәгънәсендә аңлап, "булдыра алганча зур кисәкне" эләктерделәр, дип язарга яраталар. Чиктән тыш гадиләштерелгән фикер бу. Борис Николаевич Ельцинның һәм, Татарстан башлыгы буларак, минем шул вакыттагы гамәлләребезне аңлау өчен вәзгыятьне эчтән белү кирәк иде. РФнең иң зур республикаларыннан берсе ул чагындагы гомум билгесезлектә, юл чатында - Россия белән калыргамы яки тулысынча мөстәкыйльгә әйләнергәме, дигән бик зур сорау алдында калды. Татарстан җәмәгатьчелеге күтәрелде, бетмәс-төкәнмәс митинглар булды. Республика парламентындагы сәяси көчләр дә тигезсез иде. Бүген мин шуны ышандырып әйтә алам: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының хакимият органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамәгә имза салып, Россия Президенты белән без вакыйгаларны һәлакәткә китереп җиткерми кала алдык.

- Президент вазифасында үзегезнең дәвамчыгызга нинди фатиха бирерсез икән?

- Әхлакый принциплардан чигенмәскә һәм центрист булып калырга. Рөстәм Миңнехановка гына кагылмый бу. Киләчәктә Татарстан Президенты вазифасына кем генә килмәсен, ул һәрвакыт центрист булырга, урталыкта торырга тиеш. Беренче затның кеше тормышын җимерүгә китерердәй бер яклы гына карарлар кабул итәргә хакы юк. Гәрчә теләге бик изге булса да. Кешегә гомер бер тапкыр гына бирелә, аны син бирмәгән һәм синең аннан мәхрүм итәргә дә хокукың юк. Төп диннәрнең вәгазе бу, һәм безгә - сәясәтчеләргә атлап чыгарга ярамаган күзгә күренмәс әхлакый чик нәкъ менә шуннан уза да. Гомерем дәверендә формалашкан инануларым, фәлсәфәм бу. Татарстан Президенты милли мәдәният һәм традицияләрне, үз халкының гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләрендә татарлар турында кайгыртудан оялмаска тиеш. Федераль дәрәҗәдәге дәүләт сәясәте, Россия Федерациясенең күптөрлелеген һәм бербөтенлеген саклап калу өчен, барлык милләтләр һәм халыклар өчен бер үк төрле шартлар тудырудан гыйбарәт булырга тиеш.

"Милли сәясәт" төшенчәсеннән куркырга кирәкми. Россия күпмилләтле булуы сәбәпле унитар дәүләт була алмый һәм, ничек кенә омтылмасын, беркайчан була да алмаячак. Теләсә кайсы сәясәтче, иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә моны аңлап-белеп торырга тиеш. Бер генә халык та үз тарихыннан, үз теленнән беркайчан баш тартмаячак. Без, ни кызганыч, демократик үсеш шартларында да милли мәсьәләләрдә "яртылаш йөкле" булып калуыбызны дәвам итәбез.

Милли сәясәт мәсьәләләрендә балансны саклап калу - бик катлаулы юл, бу проблеманы көчләп тоту омтылышлары - вакытлыча, ә иң мөһиме: перспективасыз күренеш. Мәсәлән, мәгариф стандартлары проектын әзерләү барышында баштан милли телләрнең мәнфәгатьләрен тиешенчә исәпкә алмау омтылышы милли республикаларда киеренкелек китереп чыгарды да инде. Бу хакта рус теленә сүз тидерәсем килеп әйтүем түгел. Әлеге мәсьәләләрдә гади чишелешләр эзләп маташырга кирәкми. Безгә мәгариф стандартлары буенча мәсьәләләрдә көрәшергә туры килде, әмма туганнан бирле үзебезнеке булган, аерылгысыз хокукыбыз булып торган һәммә нәрсә өчен гел көрәшеп торырга димәгән бит. Демократик дәүләт шартларында милли мәсьәләләрнең, барлык милләтләр мәнфәгатьләреннән чыгып, үз чишелешләрен таләп итүне дәвам иттерүләре ап-ачык күреп тора. Без үзебездә күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстанның милли-мәдәни кыйммәтләренә чиктән тыш сакчыл карыйбыз.

- Минтимер Шәрипович, Президент буларак, иң зур казанышыгыз нидән гыйбарәт дип уйлыйсыз? Нәрсәгә булса үкенәсездер дә, бәлки?

- Иң зур казанышым шул: без татарларга милләт буларак мөнәсәбәтне үзгәртүгә ирештек. Совет идеологиясе, ул чагындагы дәреслекләр татар-монгол изүе ягыннан чиктән тыш тискәре мөнәсәбәт белән сугарылган иде. Шәхсән мин үзем бу җәһәттән нык борчылдым, зыялыларыбыз да шушы гаделсезлеккә борчылды. Без гасырлар буе руслар һәм башка халыклар белән бергә дуслык-татулыкта яшибез бит. Президентлык елларымда халкыма мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүен күреп тору сөендерә. Ул чагында, 1990 еллар башларында, Татарстан Россия үзәгендәге фаҗигадә гаепле булып чыккан очракта татарларга нинди ярлык тагылу ихтималын хәзер күз алдына китерүе дә куркыныч. Безгә, конфессияара һәм милләтара татулыкны ныгытуга ирешү юлында, кем әйтмешли, пычак йөзеннән үтәргә туры килде. Моны мин иң мөһим казанышыбыз дип саныйм. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан бүген яңа Россия Федерациясен үстерү авангардында бара.

- Сез Россиядә һәм Татарстанда булган күп кенә тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнаштыгыз яки аларның шаһиты булдыгыз. Боларның барысы турында да язарга уйламыйсызмы?

- Бу хакта уйланганым бар. Шулай да моңа карата шикләнүләрем дә юк түгел. Бер яктан, кешеләрнең хәзер укырга вакыты юк диярлек. Икенче яктан - китапны үзеңә, үз принципларыңа хыянәт итмичә язарга кирәк. Мин үземә карата бик таләпчән. Китап язарга утырырга һәм шул ук вакытта үзем булып калырга әзерме икән әле мин? Әлегә уйлыйм...

- Без - журналистлар өчен Сез һәрвакыт сәясәтченең массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу үрнәге булып торасыз. Ә Сезгә безнең белән аралашу ничегрәк икән?

- Тулаем алганда, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү рәхәт булды. Акыллы сүзләренә һәрвакыт колак салдым, миңа, Президент буларак, файдасы булды аларның. Гадел тәнкыйтьне тыныч кабул итәм, әмма фактларны белә торып бозуларга, шәхсән бәйләнү-кимсетүләргә, үзен ихтирам итүче теләсә кайсы нормаль кеше кебек үк, чыдап тора алмыйм. "Каләм белән үтерергә була" дигән гыйбарә тикмәгә генә килеп чыкмаган. Шуңа күрә журналистлар гаять зур җаваплылык хисенә ия булырга, моны һәрвакыт истә тотарга тиешләр. Очсызлы сенсация артыннан куарга яки, хәлне аңламыйча торып, нәрсәдер турында язарга ярамый. Федераль массакүләм мәгълүмат чараларында еш кына "Шәймиевнең авторитар идарә ысуллары", "массакүләм мәгълүмат чараларын кысу" турында язарга яраттылар. Мин матбугат өчен һәрвакыт ачык. Барын да үз күзләрегез белән күрер өчен республикага килегез. Үземне "ашап бетерергә" теләгәне өчен генә кемдер алдында гаеплемен дип санамыйм.

Шуңа да карамастан, массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу чорында аларда очраклыларына караганда җаваплы, акыллы кешеләрнең күбрәк эшләвенә инандым. Китүем турында белдергәннән соң массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмаларны игътибар белән күзәтеп бардым. Башлыча алар хәерхаһлы иде. Моның өчен журналистларга рәхмәтлемен.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International