Әлеге Шартнамә Татарстанның сәяси тормышында яңа этапны билгеләде. Ул, Татарстан Конституциясен республика дәүләтчелеге нигезе сыйфатында танып, республиканың гамәлдәге статусын беркетте. Шартнамәдә Татарстан Президенты вазыйфасына дәгъва кылучы кандидат өчен республиканың ике дәүләт телен дә белү буенча өстәмә (квалификацион) таләбе каралган. Анда республиканың халыкара багланышлары дәрәҗәсе, милләттәшләр белән эшләү зарурлыгы раслана, әлегәчә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы карары базасында гына булган Татарстан паспортының үзенчәлекләре беркетелде, Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге статусы билгеләнде. 2007 ел Шартнамәсе - Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең барлык органнары тарафыннан үтәү өчен мәҗбүри федераль закон ул.
Татарстан Республикасы территориясендә җирләрдән, җир асты байлыкларыннан, су, урман һәм башка табигать ресурсларыннан файдалану һәм аларны саклауның аның күпмилләтле халкы тормышының һәм эшчәнлегенең нигезен тәшкил итүен исәпкә алып, Шартнамә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасының икътисадый, экологик (углеводородлар чыгаруның тау-геологик шартларын исәпкә алып, нефть ятмаларыннан озак вакытлар файдалану нәтиҗәсендә), мәдәни һәм башка үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне уртак хәл итүне күздә тотучы килешүләр төзүне күздә тота. Моннан тыш Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы күтәрелгән проблемалар буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына тиешле закон проектлары кертә, дип билгеләнгән.
2007 елның ахырында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Шартнамә нигезләмәләрен гамәлгә ашыру планы расланды. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Советына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, дәүләт хакимиятенең башкарма органнарына федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары проектларын, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешүләр проектларын, шулай ук республиканың икътисадый, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итүне күздә тотучы тармак килешүләрен эшләүгә актив керешергә кирәк.
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы эш органнары, Россия Федерациясе Хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм хезмәтләр белән Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча тагын да тыгыз хезмәттәшлек итү, бу эшкә депутатларны һәм Россия Федераль Собраниесендә Татарстан вәкилләрен даими җәлеп итү зарур.
Торак төзелеше өлкәсендә без беренче буларак 2 миллион квадрат метр торакны файдалануга кертү чиген уздык. Бу күренекле нәтиҗә, ләкин әле һич тә җитәрлек түгел. Европада торак белән тәэмин итү стандарты бер кешегә 30 кв.метрлы билгене узды. Ә без 2008 ел йомгаклары буенча да 22 кв. метр дәрәҗәсенә якынлашабыз гына.
"Россия гражданнарына - арзанлы һәм уңайлы торак" милли проекты нигезендә 2008 елда Татарстан Республикасында 2165 мең кв. метр торакны файдалануга кертү күздә тотыла.
Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне арзанлы торак белән тәэмин итү буенча да авылда уңай үзәрешләр бара. Соңгы ике елда әлеге программа буенча 3 млрд. сум диярлек акча үзләштерелде, 3,6 мең кеше торак алды.
Агымдагы елдан милли аграр проект органик рәвештә федераль дәүләт программасы статусына күчә, ә бездә ул "2008-2012 елларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү" республика максатчан программасы булачак.
2006 елда "Бердәм Россия" партиясенең спорт комплексларын төзү буенча социаль проектын тормышка ашыру башланды. Бу җиңел нигезле өч объектны - Чаллы шәһәрендә ясалма бозлы тимераякта шуу мәйданы һәм Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә ике универсаль спорт залын файдалануга тапшыру мөмкинлеге бирде.
2007 елда проектны тормышка ашыру дәвам итте, аның буенча тагын 8 объект, шул исәптән Әгерҗе, Минзәлә, Зеленодольск, Чистай шәһәрләрендә, Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында өсте ябык 5 шугалак һәм 3 күп функцияле спорт залы төзелде. Бүгенге көнгә республикадагы ясалма бозлы шугалакларның гомуми саны 26 га җитте. Бу Россия Федерациясендә иң зур күрсәткеч. Узган ел спорт корылмалары төзүгә федераль бюджеттан барлыгы 532 миллион сум акча җәлеп итә алдык.
Авыл халкы арасында спорт-савыктыру эше активлаша. 40 муниципаль район вәкиле катнашында Мамадыш шәһәрендә югары дәрәҗәдә уздырылган Татарстан Республикасының "Авыл яшьләре" дигән V җәйге авыл спорт уеннары финалы да шул хакта сөйли.
Татарстан спортчылары, спорт осталары командалары халыкара һәм Россия ярышларында лаеклы чыгыш ясап, республикабызның спорт абруен күтәрде. "Синтез" су тубы, "Динамо-Таттрансгаз" волейбол, чирәмдә хоккей буенча "Динамо-Казан" командалары 2007 елгы Россия чемпионы исеменә лаек булды. "Ак Барс" хоккей һәм "УНИКС" баскетбол командалары Россия чемпионатының көмеш медальләрен яулады. "Ак Барс" һәм "Синтез" командалары Европа кубокларына ия булды.
2015 елга кадәр вакытта республиканың һәр муниципаль районы заманча спорт залы, ясалма бозлы өсте ябык шугалак, ясалма чирәмле футбол кыры һәм заманча җиңел атлетика юллары булган стадионнар булдыру максатында 2008 елда республикада заманча спорт корылмалары төзү эше дәвам итәчәк. Гамәлдәге спорт корылмаларыннан нәтиҗәле һәм максатчан файдалану, балалар, яшүсмерләр һәм барлык актив халыкны физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү юнәлешендә аларның максималь йөкләнешен тәэмин итү төп мәсьәлә булып тора.
Боз сарайлары базасында алкалы хоккей белән беррәттән, Олимпия уеннарына кертелгән тимераякта фигуралы шуу, шорт-трек һәм керлинг кебек спорт төрләрен үстерү дә зарур.
Кадрлар белән тәэмин итү, югары квалификацияле спорт кадрлары әзерләүне хәл итүдә, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә өзлексез һөнәри белем алу, физик тәрбия һәм спорт буенча белгечләрне эшкә урнаштыруны тормышка ашыру мөмкинлеге бирүче күпдәрәҗәле социаль-белем бирү моделе мәгариф кластерын кертү зарур. Спорт профилендәге уку йортларында алкалы хоккей, тимераякта фигуралы шуу һ.б.ш. тренерлар әзерләү бүлекләре ачу зарур.
2008 ел - Кытай башкаласы Пекин шәһәрендә узачак XXIX Җәйге Олимпия уеннары елы. Татарстан спортчыларының уңышлы чыгыш ясауларын тәэмин итү максатында республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлек җитәкчеләренә Россия Федерациясе олимпия җыелма командасына кандидатларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү, әйдәп баручы спортчы һәм тренерларның торак-көнкүреш шартларын яхшырту буенча конкрет чаралар күрү зарур. Бергәләшеп һәм интенсив эшләгәндә генә без Татарстан спортчыларыннан абруйлы ярышларда яхшы нәтиҗәләр һәм Олимпия медальләре көтә алабыз.
Татарстан Республикасында автотранспорт белән йөк ташуга тотылучы чыгымнар өлеше матди җитештерү тармаклары продукциясе үзкыйммәтенең уртача 6,02 процентын тәшкил итсә, ә тимер юл һәм су транспорты белән йөк ташуда бу сан бермә-бер ким (0,63 процент һәм 0,35 процент туры килә).
Логистиканы үстерү әлеге хәлдә республиканың транснациональ кооперация товар-икътисадый агымнарына катнашуының закончалыклы таләбе генә түгел, бәлки халыкара кырыс конкуренция барган вакытта имин калу шарты да.
Татарстан Республикасы аша 2 нче номерлы Берлин-Варшава-Минск-Мәскәү-Түбән Новгород Паневропа халыкара транспорт коридорының бер тармагы уза. Федераль һәм республика профиль министрлыклары һәм ведомстволары программа чараларында әлеге коридорны Казан һәм Екатеринбург аша дәвам итү каралган. Бу чара исә Татарстан Республикасы аша йөк ташуны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
2007 елда республиканың нефть компанияләре 31,9 млн. тонна нефть чыгардылар, шуның 25,7 млн. тоннасы "Татнефть" ачык акционер җәмгыяте өлешенә туры килә. 2006 ел белән чагыштырганда нефть чыгару күләме 2 процентка үсте. Кече нефть компанияләре чыгарган нефть күләмнәре үсеше темпы 105,1 процент тәшкил итте.
Компанияләрнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү резервларын куллануны, нефть чыгару һәм эшкәртү технологияләрен камилләштерүне истә тотып, республикада нефть алуны (табигый битумнарны да кертеп) социаль-икътисадый нәтиҗәлелектән чыгып билгеләнгән дәрәҗәдә тоту карала. Республикада нефть чыгару күләме киләчәктә дә ирешелгән дәрәҗәдән түбән төшерелмәскә тиеш.
Россия Федерациясе Инвестиция фонды хисабыннан дәүләт ярдәме алу максатында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, "Татнефть" ААҖ белән бергәләп, 2008 елда табигый битумнар ресурсларын үзләштерү буенча инвестиция проектын эшләргә кирәк.
Углеводород чималының стратегик мөһим өстәмә чыганагы - иярчен нефть газы; аның составында шактый зур күләмдә этан, пропан, бутан, башка туенган углеводородлар - нефть химиясе чималының гаять кыйммәтле төрләре бар. Республикада ел саен чама белән 92 процентка якын иярчен нефть газы утильләштерелә. "Татнефть" ААҖдә 95 процент, ә кече компанияләрдә 50 проценттан кимрәк иярчен нефть газы утильләштерелә.
Якын араларда лицензия килешүләре таләпләренең һәм газ яккан өчен штраф салуларның кисәктән кырыслануы мөмкинлеген истә тотып, республика Хөкүмәтенә, нефть компанияләре белән бергәләп, газ куллану буенча өстәмә чаралар кабул итәргә.
Нефть эшкәртү стратегиясе хәзерге вакытта эшләүче һәм 2007 елга кадәр кертелгән производстволарны, аларны эзлекле камилләштереп һәм яңа җайланмалар өстәп үстерү ("ТАИФ" ААҖ - "ТАИФ-НК" ЯАҖ гамәлгә ашыра), шулай ук 7 млн. тонна нефть эшкәртү өчен Түбән Кама шәһәрендә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының яңа комплексын төзү проектын тормышка ашыруны дәвам итү (проектны "Татнефть" ААҖ - "Танеко" ЯАҖ тормышка ашыра) белән бәйләнгән. Моннан тыш, 2008 елда республиканың кече нефть компанияләре өчен Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексын төзи башлау күздә тотыла (эшне "Нефтеконсорциум" ЯАҖ башкарачак). Әлеге завод шулай ук республиканың 7 млн. тонна карбонлы нефтен эшкәртү юнәлешендә эшләячәк. Киләчәктә анда табигый битумнарны эшкәртү дә җайга салыначак. Нефть эшкәртү өлкәсендәге яңа җитештерү мәйданнары төбәк өчен мөһим байтак бурычларны хәл итәчәк. Алар арасында нефть химиясен чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе дә бар. "Түбән Кама шин" ачык акционер җәмгыятендә шиннарның яңа төрләрен чыгаруны үзләштерү - республика икътисады өчен гаять мөһим.
Татарстан Республикасы нефть-газ-химия комплексы киләчәктә дә кластер принцибына нигезләнеп үстерелергә тиеш. Бу очракта комплекс Россия һәм дөнья базарларындагы конкуренциянең бердәм субъекты буларак карала. Ул табигый чимал чыгару һәм аны эшкәртүдән сәнәгатьтә һәм кулланучыларга файдалану өчен киң спектр азаккы продукция җитештерүдән алынган өстәмә бәя формалаштыручы, үзара мөнәсәбәттәге эре, урта һәм кече тармак предприятиеләреннән тора. Моннан тыш, республиканың башка тармаклары һәм кластерлары - машиналар, автомобильләр һәм очкычлар төзү, төзелеш индустриясе, авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать һәм башка тармаклар белән, шулай ук мәгариф, фәнни, IT-үзәкләр һәм гомумән республикадагы инновация системалары субъектлары белән киләчәктә дә якынаюны һәм берләшеп эшләүне дәвам итәргә кирәк.
Шуңа күрә киләчәктә Татарстан Республикасы күп тонналы химия продукциясе җитештерүдә генә түгел, бәлки югары технологияле полимер эшләнмәләр һәм компонентлар, шулай ук аларны җитештерү җиһазлары эшләүдә дә алдынгы сафларга чыгарга тиеш. Республика икътисадының барлык тармаклары субъектлары химия һәм нефть химиясе предприятиеләрендә соңгы елларда җитештерелгән заманча материалларны (полимерлар, каучуклар һ.б.) куллануга максималь кызыксыну һәм әзерлек күрсәткәндә генә бу мөмкин булачак. Моннан тыш, республика машина төзүчеләре үзләренә кирәкле җиһазлар (калдыкларны катыштыру, экструзияләү, аларны калыпка салу, эшкәртү өчен) базарын үзләштерүгә игътибар бирергә тиешләр. Россиянең пластмасса эшкәртү өчен ел саен 900 млн. долларлык җиһаз сатып алуы мәгълүм. Бу - импорт товарларын алыштыруның әһәмиятле сегменты.
Татарстан Республикасы нефть-газ-химия комплексы үсешенең максатчан системасына инновация активлыгының шактый артуына ышаныч та салынган. Нефть чыгаруда, нефть эшкәртүче барлык җитештерү мәйданнарында актив инвестиция-инновация процессы барыр дип көтелә. Ул "традицион булмаган" (күп күкертле, үтә үзле, авыр чыгарыла торган) нефтьне чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә яңа технологияләр эшләү һәм аларны куллану, югары сыйфатлы нефть продукциясе җитештерү белән бәйле. Химия һәм нефть химиясендә, Россиянең фәнни-инновация даирәсе субъектлары белән хезмәттәшлек итеп, катализаторлар, синтетик каучуклар, полимер композитлар һәм башкаларны җитештерү өлкәсендә фәнни эзләнүләр һәм яңа технологияләр кертү дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасында автомобильләр җитештерүче "КАМАЗ" һәм "Северсталь-авто" предприятиеләре хәзерге вакытта республикага автокомпонентлар җитештерүче халыкара предприятиеләрне тарту буенча актив эш алып баралар. Әмма Татарстанда заман таләпләренә җавап бирердәй компонентлар җитештерүне үстерүгә субкомпонентлар һәм материаллар куючыларның республикада эшләүче 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәдәгеләрен активрак катнаштырырга кирәк. Республикада автомобиль һәм компонент проектларының яңаларын эшләтеп җибәрү - җирле җитештерүчеләр өчен үсеш һәм яңа технологик дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге дә ул. Автомобильләр җитештерүчеләр һәм халыкара җитештерүчеләрдә компонентлар локолизациясе программаларына җирле җитештерү предприятиеләрен катнаштыру бурычы Татарстан Республикасы территориясендә бу тармакны төрле кирәк-ярак белән тәэмин итүне үстерүнең комплекслы программасын гамәлгә ашыруны сорый. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Эшкуарлыкның кече һәм урта төрләрен үстерү комитеты белән берлектә, шундый программаны эшләргә кирәк. Татарстан Республикасында автокомпонентлар җитештерү оешмаларының яңаларын урнаштыруны тәкъдим итә алырдай буш индустриаль мәйданчыклар базасын булдыру турындагы тәкъдимнәрне җирле үзидарә органнары белән берлектә әзерләү зарур.
Хәзерге вакытта, "КАМАЗ" ААҖ, эшләп тәкъдим ителгән реинжиниринг программасы нигезендә, кайбер муниципаль районнар һәм шәһәр округлары администрацияләре белән бергәләп, йөк автомобильләре җыю өчен комплектлау әйберләрен җитештерүне оештыру мөмкинлекләрен тикшерә. Бу программада завод компанияләрендә комплектлау әйберләренең киң гаммасын чыгарудан һәм аларны башка автокомпонентлар эшләүчеләрдән сатып алудан баш тарту, дөньяның әйдәп баручы җитештерүчеләре белән хезмәттәшлекне үстерү каралган.
Моннан тыш, "КАМАЗ" ААҖ белгечләре бу ел ахырына компаниянең урта сроклы перспективалы үсешенең яңа проектын эшләп тәмамлыйлар. Ул планнарга караганда, 2008 елда 85,2 млрд. сумлык 57 мең йөк автомобиле җитештерелергә тиеш. 2010 елга исә, 100 млрд. сумга якын суммага продукция чыгарып, 70 мең тирәсе КАМАЗ автомобильләре җитештерү һәм сату дәрәҗәсенә ирешү каралган. Чыгарыла торган продукцияне диверсификацияләү кысаларында "КАМАЗ" ААҖ авыл хуҗалыгы тракторлары эшләп чыгаруны башлап җибәрергә уйлый. Бу чара Россия агросәнәгать комплексының мондый тракторларга ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да әйтү зарур, алар сыйфатлары ягыннан Европада эшләнә торган техникадан һич калышмый. 2008 елда ук инде 2,5 мең тирәсе трактор эшләп чыгару планлаштырыла.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2008 елга иң беренче чираттагы бурычы - тулаем машина төзелеше комплексының үсеш тизлекләрен билгеләүче предприятиеләр - тармак лидерларының стратегик үсеше программаларын тулы масштабларда гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру. Тырышлыкларны әлеге төп юнәлешкә туплауның нәтиҗәсе буларак, республика буенча тулаем сәнәгать җитештерүе күләмендә тармакның тоткан урыны урта сроклы перспективада 35-40 процент дәрәҗәсенә җитергә тиеш. Бу очракта хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары ел саен 15 проценттан да ким булмаска тиеш.
ЭНЕРГЕТИКА
2007 елда электр энергиясен куллану 4,5 процентка үсте. 2007 елда җылылык энергиясе куллану һәм җитештерү күләме узган ел белән чагыштырганда 3,4 процентка түбәнәйде. Республиканың үзендә җитештереләсе электр энергиясенә алмашка электр энергиясенең бер өлеше аны күмәртәләп сату базарыннан алынды. "Татэнерго" ААҖ эшчәнлегеннән алынган керем 3,1 млрд. сум тәшкил итәчәк, ирешелгән еллык әйләнеш 42,6 млрд. сум, шул исәптән энергияне күмәртәләп сату базарындагы эштән 5,7 млрд. сумлык әйләнештән 1,1 млрд. сум керем алынды.
Татарстан Республикасы киләчәктә тышкымөнәсәбәтләрдәге өстенлек бирелергә тиешле чараларны Россия Федерациясенең тышкы сәясәт доктринасы үсешенә яраклы рәвештә билгеләргә тиеш. Бу эшне, Россия тышкы сәясәтендәге уңай моментларны республикабыз өчен сәяси, мәдәни һәм икътисадый яктан отышлы файдаланып, башкарырга кирәк.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ИНВЕСТИЦИЯ-ФИНАНС СЕКТОРЫ
Татарстанда банк секторы эшчәнлеге масштаблары киңәя. Әлеге сектор Россия Федерациясенең банк хезмәте күрсәтү базарында иң зурлардан һәм тотрыклы эшләүчеләрнең берсе булып тора.
Республикада эшләүче барлык кредит учреждениеләре кеременең тулаем күләме 2007 елда гына да 40 проценттан күбрәккә артып, 9 млрд. сумга җитте диярлек. Татарстанның барлык кредит оешмалары финанс ягыннан тотрыклы. Узган елда алар 337,6 млрд. сумлык кредит бүлеп бирделәр, бу алдагы елгыдан 1,6 тапкыр күбрәк.
Мөстәкыйль кредит оешмаларының гомуми саны буенча да, 150 млн. сумнан артык теркәлгән устав капиталына ия банклар саны буенча да республика Россиядә ирешелгән позицияләрен саклый (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала 3 урында).
Эчке структур бүлекчәләр үсеше белән бергә Татарстан банкларының республикадан читкә экспансиясе дәвам итә: Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә эшчәнлек алып баручы банклар саны 34 кә җитте.