ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ТӨП БӘЙРӘМЕ

2009 елның 30 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!

1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгәннән соң узган унтугыз ел республикабыз һәм аның күпмилләтле халкы өчен гаять әһәмиятле вакыйгаларга бай булды.

Декларация җәмгыятьнең үзгәрешләргә әзерлеген раслады, барлык татарстанлыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алды, ифрат катлаулы иҗтимагый үзгәрешләр чорын уңышлы узарга мөмкинлек бирде. Декларация идеяләренә таянып, без 90 нчы еллардагы авыр кризистан соң икътисадны һәм социаль өлкәне торгызуга, Татарстан дәүләтчелеген ныгытуга, федераль үзәк белән багланышларның нәтиҗәле моделен җайга салуга ирештек.

Яңа шартларда Татарстан икътисады тиз үсеш алды. Республикада моңа кадәр беркайчан да бу кадәр күпләп торак төзелгәне, бай уңыш җыеп алынганы, инфраструктураны үстерүгә шулай мул акча тотылганы юк иде әле. Һәр шәһәрдә, һәр авылда диярлек яңа социаль-мәдәни объектлар төзелде, кешеләрнең тормыш-көнкүреше үзгәрде. Иҗади хезмәт, милләтләр арасындагы татулык һәм бердәмлек Татарстан Республикасында иҗтимагый алгарышның нигезен тәшкил итте.

Әлеге унтугыз еллык тәҗрибәбез бүгенге финанс-икътисадый кризис белән бәйле кыенлыкларга каршы торырга мөмкинлек бирә. Күрелгән чаралар нәтиҗәсе буларак, финанс системасын саклап калуга ирештек, эшсезлеккә каршы шактый уңышлы көрәштек, тормыш-көнкүрешнең төп социаль стандартларын гарантияли алдык. Татарстанда икътисадыбызның конкурентлык сәләтен тәэмин итүгә юнәлтелгән, киләчәктә җитди нәтиҗәләргә исәп тоткан масштаблы проектлар һәм башлангыч эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерүнең хәзерге вакытта эшләнә торган, 2015 елга кадәр чорга исәпләнгән комплекслы дәүләт программасы гаять зур әһәмият алды. Фән һәм мәгариф хаклы рәвештә XXI гасырда социаль-икътисадый алдынгылыкка юл ачачак өлкә булып санала. Инновацияле үсеш юлына йөз тоткан Татарстан югары квалификацияле, конкурентлыкка сәләтле кадрлар үстерүче "яңа мәктәп"кә таянырга тиеш.

Республикабыз яңарышын халкыбызның кыйммәтле тарихи һәм мәдәни мирасына нигезләнгән юнәлешләргә йөз тотып башкару бик мөһим. Татарстанлылар өчен бай рухи тормышның, камилләшү мөмкинлегенең, игелек кылуга, хәйрия эшчәнлегендә катнашуга омтылышның әһәмияте көннән-көн арта. Спорт һәм сәламәтлек елы кешеләр саулыгын кайгыртуның дәүләти бурыч икәнен яхшырак аңларга ярдәм итте. Быелның октябрь аенда Татарстан башкаласында "Россия - спорт державасы" дип аталган Беренче Бөтенроссия форумын уздыру 2013 елгы XXVII җәйге универсиадага әзерлекнең масштаблы программасын гамәлгә ашыруны тизләтәчәк. Ә бу исә, һичшиксез, Казанны яңартып кору буенча сизелерлек алга китәргә мөмкинлек тудырыр, аны хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче ачык шәһәр итеп танытырга ярдәм итәр.

Татарстан, эзлекле рәвештә федерализм принципларына таянган хәлдә, бу еллар эчендә төбәкара һәм халыкара интеграция процессларының бөтен өстенлекләреннән файдалана. Катлаулы сәяси, мәдәни һәм диниара мәсьәләләрне хәл итүдә туплаган тәҗрибәбез зур кызыксыну уята һәм киң таныла бара. Бер үк вакытта Татарстанның абруе үсү Ватаныбызның икътисадый һәм сәяси дәрәҗәсен ныгытуга этәргеч бирә.

Кадерле дуслар!

Сезгә иҗади хезмәтегез, туган ягыбызны эчкерсез яратуыгыз, Ватаныбызга олы мәхәббәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Татарстан Республикасында һәрбер йортка муллык һәм бәрәкәт иңсен! Сезгә исәнлек-саулык һәм зур бәхетләр телим!

Республика Көне котлы булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International