Чыннан да, ул чорда Балтыйк буе республикаларының СССР составына керүләре тарихыннан чыгып, аларның статусы турында мәсьәлә кискен торган. "Әлеге вәзгыять чишелеш таләп итте. Шул чорда Дәүләт Советы буларак оештырылган һәм нибары өч ай гына яшәп калган СССР хакимиятенең иң югары органы (бүген аның турында искә төшерүчеләр, булса да, бик аздыр) референдумнан соң Балтыйк буе республикаларын союз составыннан чыгару турында карар кабул итте",- дип искә төшерде Минтимер Шәймиев.
Моннан соң да яңартылган союзны саклау мөмкинлеге булган. Шул чагында Ново-Огарево процессы кысаларында яңа союз килешүе буенча эш барган. Ул чагындагы автоном республикалар җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан җитәкчесе дә, бу эштә турыдан-туры катнашкан. "Әлеге документны эшләү СССР Конституциясенең 127 статьясына үзгәрешләр кертелү ярдәмендә мөмкин булды (үзгәрешләр СССР халык депутатлары съездында кабул ителде). Шул чагында ук яңа орган - үзгәртеп корулар барышында килеп чыгучы язмышны хәлиткеч проблемаларны карап тикшерергә тиешле СССР Федерация Советы булдырылды",- дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Аның составына, союздаш республикалар җитәкчеләре белән беррәттән, автономияле республикалар башлыклары да кергән. "Боларның барысы да минем күз алдымда үтте, мин Татарстан башлыгы сыйфатында Ново-Огорево процессында башыннан алып азагына кадәр турыдан-туры катнаштым,- дип басым ясап әйтте Минтимер Шәймиев. - Һичшиксез, көн тәртибендә союзны үзгәртеп кору һәм яңарту турында мәсьәлә кискен торды. Мондый яңарту механизмы союз килешүе нигезенә салынып, аны, Балтыйк илләреннән тыш, барлык союздаш республикалар да хупларга өлгерде".
Тик Украина гына вакытлыча читтә калган. Аның ул чагындагы башлыгы Леонид Кравчук моны Югары Рададан вәкаләтләр алмавына сылтаган, чөнки парламент чираттагы ялда булган. "Шул сәбәпле, Кравчук Украина өчен килешүгә кул куюны 20 августтан октябрьгә кичектерүне сорады. Ул чагында автономияле республикалар арасында да союз килешүенә кул кую формасы турында бәхәсләшүләр булды, шул исәптән Татарстанның да процесста катнашучы башкалардан аермалы позициясе бар иде",- дип искә төшерде Минтимер Шәймиев.
Аның әйтүенчә, республика "горизонталь буенча" - союздаш республикалар белән бертигез дәрәҗәдә килешүгә кул куярга дәгъва кылган. "Бу мәсьәлә эш тәртибендә Михаил Горбачев дәрәҗәсендә тикшерелде. Шул чагында, нинди дә булса республика теге яки бу сәбәпләр аркасында килешүгә 20 августта кул куя алмаса, бу эшне соңрак, Украина белән бергә хәл итә ала, дигән карарга киленде",- дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренә караганда, яңартылган союз атамасы тирәсендә бик күп фикер алышулар булган, төрледән-төрле вариантлар, шул исәптән, советлар республикалары союзы яки суверен республикалар союзы дигән вариант та тәкъдим ителгән. "Ничек кенә булмасын, союзның, союздаш республикаларга киң вәкаләтләр биреп, сакланып калуына реаль мөмкинлекләр бар иде",- диде Минтимер Шәймиев.
Шунысы бәхәссез: союз яңартылуга мохтаҗ иде, чөнки планлы икътисад системасы ул чагында тулысынча тупикта калды, дип ассызыклады Дәүләт Киңәшчесе. Союз килешүендә төп нигезләмәләрнең нәкъ менә икътисад өлкәсенә кагылуы очраклы түгел. "Хәтта генераль секретарь Леонид Брежневның партия съезды трибунасыннан энә-җепләрне җитештерүне планлаштырудагы кимчелекләр өчен дәүләт планын тәнкыйтьләгән чаклары булды, шушы әйберләргә дә кытлык барлыкка килде. Барысы да шуның кадәр үзәкләштерелгән иде",- дип искәртте Минтимер Шәймиев.
Мәсәлән, Татарстан үзендә җитәрлек күләмдә ит һәм май җитештерсә дә, "өстән" даими рәвештә күрсәтмәләр алып килгән: нәрсәне һәм күпме күләмдә тотарга, хәтта ки атланмай яки эремчекнең майлылыгын ничә процентлы итеп эшләргә икәнлеген. "Кайчак эшләр абсурдка кадәр барып җитә иде. Кыскасы, барысы да шуның кадәр нык дәрәҗәдә җайга салынулы иде ки, алга таба инде бары тик төпкелгә килеп төртеләсе генә калды",- диде Минтимер Шәймиев.
Нефть-газ секторыннан алынучы керемнәрнең асылда оборона ихтыяҗларына гына китеп, оборонаның соңгы тиенгә кадәр барысын да "ашавы" хәлләрне тагын да катлауландырган. "Моңа нефть бәяләренең минималь дәрәҗәдә түбәнгә тәгәрәвен дә өстик. Ил асылда торгынлыкка кереп чумган совет экономикасы фонында үзгәртеп кору шартларында калды",- дигән фикерен җиткерде Минтимер Шәймиев.
"Союздаш республикаларның хокуксызлыгы тагын? Аеруча Россия Федерациясендә: шул чакларда ул барлык республикалар арасыннан иң хокуксызы иде. Форсаттан файдаланып, РФ Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте һәм шул рәвешле СССР алдында үз хокукларын белдерде. Бүген исә шуны ышандырып әйтергә мөмкин: ул чагында әлеге декларация кабул ителмәсә, алга таба автономияле республикаларның да шуңа охшаш декларацияләре пәйда булмас иде. РФдән соң суверенитет турында декларацияне Татарстан кабул итте",- дип искә төшерде Минтимер Шәймиев.