Сузынкы җилкәле Ай. Юнеско карары белән быел Халыкара астрономия конференциясе Казанда узачак

2009 елның 11 августы, сишәмбе
Күптән караган "импортный" фильмның, ни хикмәт, бер генә эпизоды хәтеремдә калган. Кибән астында ике яшь гашыйк йолдызларга карап утыра. Шулчак кыз егеттән галим халкының нинди эшләр белән шөгыльләнүе турында сорый. Тегесенең җавабы бик гади: "Уйлыйлар, уйлыйлар да ачыш ясыйлар". Сценарий авторы, мөгаен, Ньютонның башына алма төшүе хакындагы риваятькә ышанган, легенданың Вольтер уйлап чыгарган мәзәк кенә икәнен белмәгәндер.

Чыннан да, ачышлар ничек һәм нинди очракларда барлыкка килә? Яңа, моңарчы бөтенләй булмаган җи­һазлар куллану бихисап ачышлар ясарга мөмкинлек бирә. Моннан дүрт гасыр элек беренче телескопны күк җисемнәренә юнәлтеп, Галилео Галилей берүзе генә дә искиткеч ачышларга тап була. Микроскоп биологларга тереклек дөньясын җентекләп өйрәнергә юл ача. Җиһазларны камилләштерү дә яңа ачышларга алып бара. Гигант зур телескоплар һәм электрон микроскоплар да бихисап ачышлар алып килә.

Әмма хәлиткеч фактор, һичшиксез, тикшеренү эш­ләрендә кирәкле җиһазларны кулланучы, тиешле белем туплаган зирәк, иҗади шә­хестән гыйбарәт. Андыйлар кайбер очракларда бернинди яңа җиһазлар кулланмыйча да башкаларга билгеле булмаган күренешләрне һәм процессларны күрә ала. Бенджамен Франклин, мәсәлән, Гольфстрим агымын кабинетта корабларның вахта журналларын тикшереп кенә ачыклый.

Ачышлар хакында авторларның ничек итеп әйтүләре дә гыйбрәтле. И.Ньютон, мәсәлән, үзенең бихисап ачышларының нигезе, сәбәбе турында сорагач, үзен кызыксындырган проблема турында һәрдаим уйлануын искә алган. Ә А.Эйн­штейн, ярым шаярып, теге яки бу күренеш яисә мәсьә­ләнең хәл ителүе мөмкин булмаганын барысы да белә, әмма бу турыда белмәгән "надан" табыла да ачыш ясый, дип җавап биргән. Минем хезмәттәшем, вузда физика укытучы, искиткеч оста экспериментатор Я.Амстиславский болай дигән иде: "Фән өлкәсендә эш­ләгән яшь кешенең ачышларга юлыккан очракта да эрудициясе, белем багажы җитмәү сәбәпле яңа күренешне күрми узуы ихтимал". Очраклы ачышлар да буламы икән, дигән сорау туар бәлки. Андыйлары да була дип, җавап бирү урынлы булыр. Мәсәлән, үземә лекцияләрен тыңлау һәм тәнәфес вакытларында аның белән төрле темаларга гәпләшү насыйп булган, инглиз теленә тәр­җемә ителгән "Определение орбит" исемле дәреслек авторы профессор А.Дубяго егерме яшьлек студент чагында ике яңа комета таба. Шунысы гыйбрәтле: аларның берсенә ул "очраклы гына", телескоп аша күзәтү башлаганда бер координатаны ялгыш куеп, инструмент­ны төнге күкнең капма-каршы ягына юнәлтү аркасында юлыга. Яшь булуына карамастан, зур белем туплап өлгергән белгеч булмаса, Александр Дмитриевич яңа комета күрүен аңлаган булыр иде микән? Кыскасы, ачышлар белемле шәхесләрне "эз­ли". Тагын шуны да истә то­ту зарур: Л.Сенека әйт­меш­ли, табигать үз серләрен ахырынача ачып бетерми. Икенче төрле әйткәндә, кайчагында "икегә икең дүрт" шикелле барысына билгеле фактларга да шикләнеп карау файдалы була.

Кайчагында күптән тупланган күзәтү материалларын өйрәнү дә кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Мәсә­лән, Казан университетының бер төркем белгечләре, Мәс­кәү галимнәре белән бергә­ләп, Ай өслегенең аерым игътибарга лаеклы өлкәлә­рен җентекләп тикшерә. Әлеге төркемнең актив әгъзаларының берсе, астрономия һәм космик геодезия кафедрасының өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Шпекин, Циолковский кратерының эчке өлкәсен җентекләп тикшергәндә, аңлавымча, чираттагы ачышка юлыккан (бу хакта газетабызның 16 июнь санында кыскача гына хәбәр булды). Айның Җирдән кү­ренми торган ягының беренче фоторәсемнәре 1959 елда совет аппараты "Луна-3" ярдәмендә алынгач, андагы аркылысы 180 чакрымлы зур кратер К.Циолковский исеме белән аталган иде. Михаил Иванович, 1972 елның декабрендә "Аполлон-17" тарафыннан алынган фоторәсемнәрне дикъкать белән өйрәнеп, кратер төбендә моңарчы Айда күзәтелмәгән күренешкә юлыга. Үзәк таудан көнчыгыштагы (уң яктагы) әлеге аномаль, овал рәвешендәге "мәйданчык"ны фоторәсемнең төсле вариантында карап, мин фәкыйрегез дә заманында шактый озак уйланып утырган иде. Зур кратерның эчке мәйдан өслеге­нә ниндидер ят җисем кыеклап бәрелеп, аның Ай өс­ле­геннән тирәнрәк өлкәгә овал эз калдырып иңгәне хакында фараз кылырга җирлек бар шикелле. Бу яңалык, галим фикеренчә, Айдагы кратерларның барлыкка килүе, эволюциясе һәм гомумән табигате хакындагы бихисап фаразларны яңадан тикшереп чыгаруга этәргеч булачак.

Шунысы гыйбрәтле: мин бу фотоны өйдә Һаҗәр апагызга компьютер аша күрсәтеп шаккатырдым. Ул үз чиратында, Циолковский кратеры эчендә ашыгыч рәвештә "разведочное бурение" башлап җибәрергә кирәклеге хакында әйтеп, мине аяктан екты. Бу турыда Михаил Ивановичка сөйләгән идем, ул, исе китеп:

– Хатыныңның геофизик икәнен белми идем моңарчы, – диде. Минем:

– Юк, ул әдәбият белгече,– диюемә ул, шаккатып:

– Кара син аны, күпме геофизиклар белән киңәш­ләшсәм дә, берсенең дә шундый шәп киңәш биргәне булмады, – дип рәхәтләнеп көлде.

Соңгы елларда мәркәзебез Казан астрономнарның игътибар үзәгендә тора, дисәк, шәт, ялгышмабыз. 2001, 2007 елларда биредә мәртәбәле фәнни форумнар булды. Беренчесе В.П.Энгельгардт исемендәге обсерваториянең йөзьеллык юбилеена багышланган халыкара фәнни конференция статусында иде, икенчесе Россия күләмендәге астрономия конференциясе "ВАК-2007" дип аталды. Аларның икесендә дә Казан астрономнарының докладларына шактый саллы урын би­ләде. Монысы да бик табигый, чөнки ике обсервато­рия­се булган университетлар тагын да бар микән әле, белмим. Кыскасы, Казандагы традицияләргә бай астрономия мәктәбенең күркәм тарихы бар. Шуңадыр да бәлки БМОның ЮНЕСКО оешмасы карары белән быелгы Астрономия елына багышланган Халыкара конференция дә август ахырында Казанда уздырылачак. Оештыру комитеты әгъзалары арасында Михаил Шпекинның да булуына бернинди шигем юк. Яңа конференциягә ул яңа "күчтәнәч" белән килергә җыена.

Редакциядән. Бу язманың авторы да 1961елда, Ай динамикасын өйрәнүдә яңа ысул кулланып һәм яңа карашларга таянып, берьюлы берничә яңалыккка юлыга. Галим халкын бигрәк тә Айның Җирдән күренми торган "җилкә"сенең сузынкы булуы аптырата. Моңа беркемнең дә ышанасы килми. Кыскасы, бу ачышны танырга теләмиләр фән әһелләре. Мондый игътибарсызлык илебез өчен кыйммәткә төшә: Ай өслегенә бик якын орбитага җибәрелгән ясалма иярчен шул сузынкы якка бәрелеп чәлпәрәмә килә. Никадәр чыгым нәтиҗәсез кала. Галимнәр кырык ел узгач кына бу ачышны таный, хәтта әлеге юбилей конференциясен мактап та сөйлиләр. Автор быел да ЮНЕСКО конференциясендә катнашачак, аның"Җир белән Ай системасында астреоидлар куркынычы" дигән чыгышы программага кертелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International