Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Раштуа бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

2010 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихлас күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм!

Гасырлар узган саен әлеге дулкынландыргыч бәйрәмнең илаһи нуры яктырганнан яктыра бара. Раштуаның бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Ул адәм баласын мәрхәмәткә өнди, киләчәккә ышанычын ныгыта.

Бүген Татарстанның православие җәмгыяте, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, томышыбызда югары рухи-әхлакый кыйммәтләрне урнаштыруда әһәмиятле роль уйный, халыкка хезмәт итү һәм дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Республиканың православие дине вәкилләре киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бай мирасын үстерүгә, милләтара һәм динара элемтәләрне, җәмгыятебез гражданнары арасында дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.

Раштуа гаиләләрегезгә иминлек китерсен. Шушы изге бәйрәм иң якын, иң кадерле кешеләрегезне, балаларыгызны, туганнарыгызны һәм дусларыгызны бергә җыйсын!

Барчагызга да саулык-сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим!

М.Ш.Шәймиев

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International