Без - батырган саен калыккан!

2009 елның 18 августы, сишәмбе
Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр, шулай булса да, очы - бәхеткә, ахыры камилеккә барып туктыйдыр ( Р. Фәхреддин)

Аның мәшәкатьле һәм авыр икәнлеген милли мәгариф бигрәк тә соңгы елларда тоя башлагандыр, мөгаен. Моңа кадәр милли мәктәпләрдә ана телен укытуны чикләргә тырышулар булмады, имтиханнарны да туган телдә тапшырдылар. Ләкин менә берничә ел инде Мәскәүнең мәгарифне бары рус теленә генә корырга омтылуы безнең ата-аналар, укытучылар, укучылар аңына да йогынты ясамый калмады. Милли-төбәк компоненты мәсьәләсе хәл ителмәгәч, җитмәсә, чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә бирергә туры килгәч, бүген татарча укып кая барасың, русча белем алуың яхшырак дип, күпләр туган телдә белем алудан читләшә башлады. Болар - милләт кайчан булса да бер таркалачак, дигән фикердә торучылардыр, күрәсең.

- Безнең бетәргә исәбебез юк әле. Шагыйрь әйтмешли, без - батырган саен калыккан, - диде. Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Чаллыда милли мәгарифкә багышланган киңәшмәдә.

Кемнәрдер көннән-көн артка тәгәрибез, татар мәктәпләре ябыла, анда укыту начарлана, аларның күбесе руслаша бара дип чаң сугар. Әйе, бу сүзләрдә дә хаклык бар. Әйләнә-тирәбездә хакимлек иткән рус мохите шулай уйларга ризык бирә дә. Әмма татар мәктәпләрендәге хәлләр үләм-бетәм диярлек түгел. Дөрес, проблемалар шактый, әмма аларны чишү юллары эзләнә. Бу хакта киңәшмәдә дә ачыктан-ачык сөйләштеләр.

Моңа кадәр татар мәктәпләре, бакчалары булмаган районнар шактый иде. Шунысы куанычлы: соңгы елда "кара исемлек"тәгеләрнең саны кими башлады. Әлки, Алексеевски, Буа, Нурлат, Чирмешән район үзәкләрендә татар мәктәпләре ачылды Ә менә Югары Ослан, Биектау, Әгерже, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында бу эш сүлпәнрәк бара. Агымдагы елда республика Мәгариф һәм фән министрлыгы югарыда саналган районнарны аерым контрольдә тотарга җыена.

- Республикада 1138 татар мәктәбе бар. Шунысын әйтергә кирәк: татар мәктәбендә рус сыйныфлары ачылган очракта ул татар мәктәбе дип йөртелә алмый. Бу вакытта аңа татар-рус мәктәбе статусын бирергә кирәк, - дип аңлатма бирде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин.

Министрлык, милли мәктәпләр өчен аерым нормативлар булдыру зарур, дип саный. "Милли сыйныфлар туплау турындагы документ һәр мәктәптә булырга тиеш", - дип искәртте урынбасар. Узган ел бу төр белем бирү учреждениеләрен саклап калу өчен районнарга субвенцияләр, төзәтмәле коэффициентлар бирелде. Ләкин шуңа да карамастан, Чистай, Түбән Кама, Яшел Үзән, Биектауның кайбер мәктәпләрендә татар сыйныфлары белән русныкын кушу очраклары күзәтелгән.

2008-2009 елларда туган телдә белем алучы мәктәпләрнең абруен күтәрү, конкурентлыгын арттыру бурычы куелган иде. Әлеге максатка ни дәрәҗәдә ирешелгән икән соң? Татарстанда инновацион мәктәпләрнең саны арта бара. Бүген мондый яңа төр 98 мәктәптә 23 меңнән артык бала укый. Нигездә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан нәкъ менә шушы мәктәпләр элиталы дип аталган рус мәктәпләренә көндәш була алырлык. Әгәр татар мәктәпләренең барысында да укыту заманча булса, ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә бирмәс тә иде, бәлкем. Татар мәктәбендә белем бирү түбән дигән фикер белән дә килешеп булмый. Быел анда укыган чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре ил һәм республика күрсәткечләренә караганда, аз гына булса да югарырак иде. Татар Бүләре (Мөслим), Бәрәскә (Әтнә), Шахмай (Яңа Чишмә), Түбән Суксу (Тукай), Иске Ашыт (Арча), Никифорово (Мамадыш), Бидәнге (Тәтеш), Актанышның 1 нче, Казанның 155 нче, Чаллының 4 нче мәктәпләре, Әлмәтнең Р.Фәхреддин исемендәге, Түбән Каманың Б. Урманче исемендәге гимназияләре һәм барлык лицей-интернат укучылары БДИ дан иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

ТР Министрлар Кабинеты карары белән татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханнарын бирү рөхсәт ителсә дә, аны сайлаучылар бик аз булды. Татар телен - 120, татар әдәбиятын нибары 12 укучы гына тапшырды. Шулай итеп БРИ бирергә теләүчеләр елдан-ел кими бара. Бу хакта безнекеләр вузлар белән генә түгел, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып барырга җыена.

- Без мәктәпләргә полилингваль укыту технологиясен кертү юнәлеше өстендә эшлибез. Бала 8 сыйныфка кадәр үз ана телендә белем ала, югары сыйныфларда предметларны татар телендә укыту көчендә калган хәлдә, аерым өлешләрне рус һәм инглиз телендә биреп бару күздә тотыла. Моның өчен 3 телле сүзлекләр төзергә, укытучылар белән квалификация күтәрү курслары, семинарлар оештырырга туры киләчәк, - ди Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Киңәшмәдә агымдагы елда кайбер чуаш, мари мәктәпләрендә, укытучы булмау сәбәпле, татар телен өйрәтмәү очраклары да билгеле булды.

- Гомуми белем бирү учреждениеләрендә теге яки бу фән укытылмый икән, укучыга аттестат бирелмәячәк, ул бердәм дәүләт имтиханнарына кертелмәячәк, - дип таләпләрне катгый итеп куйды Данил Мостафин.

Милли булмаган мәгариф була алмый. Бу дөньяга милләт булып яратылганбыз икән, һәр кавем үз телендә белем алырга, аны яшәтү өчен борчылырга тиеш. Мәскәү дә Татарстанның тавышын ишетте бугай. "Моңа кадәр милли-төбәк компонентын югалту алдында тора иде, хәзер бераз алга китеш сизелә. Ләкин әле тынычланырга ярамый", - ди депутат Разил Вәлиев.

Алга китеш дигәндә, федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектларының мәҗбүри өлешенә татар теле һәм әдәбияты, тарихы кебек фәннәрне кертү, проекттагы рухи-әхлакый тәрбия концепциясенең соңгы вариантында православие динен укыту мәсьәләләренә кагылышлы өлешенең төшереп калдырылуы күздә тотыла. Әмма шуны әйтергә кирәк, стандартлар әлегә расланмаган.

Дмитрий Медведевның биш юнәлештән торган "Яңа мәктәп" проектында да, безнекеләр Россия халыкларының телләрен саклау, үстерүгә урын бирелергә тиеш дип, алтынчы юнәлешне тәкъдим итмәкчеләр. Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең "Киләчәк" дип аталган дәүләт программасында милли мәгарифкә багышланган бүлек булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International