М.Шәймиев: "Россия, алга!" шигаре Россиянең яңа идеологиясе лейтмотивы булырга мөмкин"

2009 елның 15 сентябре, сишәмбе

"Российская газета" ның бүгенге санында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Без булдырабыз!" мәкаләсе чыкты. Анда республика Илбашы Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның "Россия, алга!" мәкаләсен шәрехләгән.

"Безнең дәүләтнең башлыгы беренче тапкыр гражданнарга җәмгыять һәм дәүләт үсешенең мөһим мәсьәләләре буенча үз тәкъдимнәрен җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать итә, - дип яза ТР Президенты. - Мондый позиция хакимиятнең халыкка ачык булуын күрсәтә, илнең эчке сәяси курсын эшләүдә катнашырга һәркемгә мөмкинлек бирә. Җирле хакимият органнары халыкка, иҗтимагый оешмаларга реаль диалог булдырырга ярдәм итәргә тиеш."

Минтимер Шәймиев икътисади блок тәкъдимнәрен аерым билгеләп үтте. Инновацион үсешкә басым ясау һәм югары технологияләр өлкәсеннән 5 приоритетка җыю ышаныч уята. Әмма билгеле хәвефләнүдән котылу кыен. Кызганычка каршы, инновацион өлкәдә алга бармау куелган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирми диярлек. Бу бигрәк тә илгә дөньяви икътисади кризис килгәч ачык күренде. Системаның катып калуы, "болганчык суда күбрәк балык тотып калырга тырышу" ил җитәкчелегенең кризистан ныгып чыгарга, аны Россия җитештерүчесенә ярдәм итү өчен куллану (бигрәк тә инновацияләр белән җитди шөгыльләнүчеләргә) кебек максатларына ирешергә мөмкинлек бирми.

ТР Президенты үз мәкаләсендә республиканың күп еллар дәвамында инновацион икътисадка өстенлек бирүен билгеләп үтә. Тиешле инфраструктураны актив формалаштыру бара, технопарк челтәре, Инвестиция-венчур фонды, сәнәгать -җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы һ.б. эшли.

"Без нефть-газ-химия комплексында структур үзгәртеп кору, нефтьне тирәнтен эшкәртүне тәэмин итү һәм бу базада күпсанлы үзгәртүләр белән зур нефть химия производствосын үстерергә тырышабыз. Бер сүз белән әйткәндә, республикада мөмкин кадәр күбрәк өстәмә кыйммәт булдырырга омтылабыз", - диелә мәкаләдә.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, авыл хуҗалыгына һәм агросәнәгать комплексында гамәлгә ашырыла торган зур инновацион проектларга зур игътибар бирә торган Татарстанны дәүләт башлыгының бу өлкәгә ярдәм итү турындагы позициясе җәлеп итә. Авыл - яшәү урыны гына түгел, ә Россиядә яшәүче халыкның өчтән бер өлешенең яшәү рәвеше дә.

Дәүләт башлыгының фикер алышу вакытында яңгыраган тәкъдимнәрне Федераль Җыенга Юллама әзерләгәндә игътибарга алу ниятен исәпкә алып, Минтимер Шәймиев ике актуаль мәсьәлә буенча үз фикерен белдерде.

Соңгы вакытта Президент тарафыннан этноконфессиональ проблемаларны хәл итүгә билгеләнгән төгәл алымнарга карамастан, бу өлкәдә сизелерлек алга китеш юк. Ксенофобия, милләтчелек һәм скинхедларның гамәлләре, милли тематика буенча норма-хокукый актларның бәхәсле проектлары - болар безнең күп милләтле бердәм халык өчен түгел.

Россия Федерациясе Президенты өчен милләтара һәм конфесияара тынычлык бәхәсләшүгә урын калдырмый торган кыйммәт булып тора икән, аны яклау адымнары да адекват булырга тиеш. Ныклы эш итеп, ихтыяр көчен һәм вәкаләтләрне эшкә җигеп мәсьәләләрнең бу блогы буенча чараларның тулы системасын кабул итәргә кирәк", - ди Татарстан Илбашы.

Илкүләм афәткә әйләнгән алкоголизм һәм наркомания проблемалары да дәүләт башлыгының катнашын таләп итә. Һәр җирдә дә кисәтү эшләре алып бару һәм бу өлкәдә эшләүчеләргә катгый таләпләр кую, ә Куркынычсызлык советы карарлары, шул исәптә өлкән сыйныфларда укучылар һәм студентлар арасында тест үткәрү тулы күләмдә гамәлгә ашырылырга тиеш.

"Республикадагы диагностика нәтиҗәләр, шулай ук дөньяви тәҗрибә дә мондый эшләрнең югары нәтиҗәлелеге турында сөйли. Миллионлаган шәһәрлеләрне үз колачына алган афәт алдында чигенергә хокукыбыз юк", - дип яза Минтимер Шәймиев.

"Россия, алга!" шигаре Россиянең яңа идеологиясе лейтмотивы булырга мөмкин", - дип саныйм. Анда киләчәккә омтылу, үз көченә ышану, уңай үзгәрешләргә өметләнү дә чагыла", - дип тәмамлый Татарстан Президенты мәкаләсен.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Без булдырабыз!" мәкаләсен тулысынча "Российская газета"ның 2009 елның 15 сентябрендә чыккан №4996 (172) санында укый аласыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International