Нуриевчылар Казанга җыела

2009 елның 13 мае, чәршәмбе
11 майдан 22сенә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында XXII Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале узачак. Шул сәбәпле Казанга дөнья күләмендә танылган балет йолдызлары җыелды.

Әлеге фестивальнең иң тәүгесе Казанны 1987 елны шаулаткан иде. Ә 1992 елда ул халыкара статуска ия булды. Тагын бер елдан соң Рудольф Нуриев фестивальне үз исеме белән атауга рөхсәт бирә.

Фестиваль афишасына күз салсак, аны нигездә классик репертуар спектакльләре тәшкил итә. Тамашачы Л. Минкусның "Баядерка", "Дон Кихот", А.Аданның "Жизель", "Корсар"ын, башка спектакльләрне карый ала. Кунаклардан Мариинка театры солистлары Анастасия һәм Денис Матвиенко, Михаил Лобухин исемнәре Казан тамашачысына таныш инде. "Спящая красавица" балетында төп рольләр Россиянең Зур театры солистлары Екатерина Крысанова һәм Ан­дрей Меркурьевка тәгаенләнгән. Казанда беренче мәртәбә чыгыш ясаучыларга килсәк, алар – Мариинка театры солисты Елена Евсеева, Алматыдан яшь биюче Әмир Җексембәк, Мәскәүнең музыкаль театры солисты Алексей Любимов һәм Вена дәүләт операсыннан Алия Таныкпаева. "Корсар" балетында чыгыш ясаучы Молдавиядән Кристина Терентьева һәм Эстониядән Сергей Упкин шулай ук әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаша.

Фестиваль азагында ике гала-концерт оештырыла. Анда мәш­һүр балет йолдызлары катнашачак. Гала-концертның бер бүлеге режиссеры Казан балет фестиваленең илһамчысы Наталья Садовская икәнлеге билгеле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International