Бүләге дә бар, җаваплылыгы да... лаек булды

2009 елның 20 мае, чәршәмбе
Быел матбугат бәйрәме урамга ук чыга алмады. Берничә ел рәттән башкаланы гөрләтеп, укучылары, тыңлаучылары, тамашачылары белән бергә күңел ачкан журналистларга бу юлы редакция бүлмәләрендә генә бәйрәм итәргә туры килде. Тик моңа карап Татарстан матбугаты көненең әһәмияте дә, бәһасе дә кимеми.

Һәр елдагыча журналистлар арасында иң-иңнәр билгеләнеп, аларга "бәллүр каләм"нәр тапшырылды. Әлеге тантанада исә безнең - "Ватаным Татарстан" редакциясе "урамында" чып-чын бәйрәм иде. Ник дигәндә, инде уникенче мәртәбә уздырылучы "Бәллүр каләм" бәйгесенә нәтиҗә ясау барышында редакция хезмәткәрләре өчен берничә мәртәбә сөендек.

"1998 елда бәйгене оештырганда аның килеп чыгасына ышанып та җитмәгән идек", - ди Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. Бүген исә җиңүгә 110 конкурсант дәгъва кылган. Алар арасында иң-иңнәрне билгеләү жюрига бер дә җиңел булмаган, күрәсең. Жюри рәисе, "Яңа гасыр" теле-радиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бу уңайдан шаяртып та алды әле. "Эшебез бик киеренке булды. Жюри әгъзалары сугышып китмәсен өчен кайберәүләрнең кулыннан да тотып торырга туры килде хәтта", - диде ул. Бу кадәресе арттырудыр, әлбәттә. Тик көрәшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлау өчен "бәллүр каләм"гә дәгъва кылучылар исемлегенә күз салу да җитә иде.

Бәйгенең финалына узучылар исә башкаланың иң зур күңел ачу үзәкләренең берсендә узган бу бәйрәмгә аеруча дулкынланып килде. Үзәкнең ишек төбенә куелган өр-яңа машина да күпләрнең күңелен кытыклап куйды. Быел бу бүләк кемгә эләгер? Кем-кем, ә менә машинаның булачак хуҗасы бәйрәмгә килгәндә бу "тимер ат"ка борылып та карамаган булса кирәк. Алгарак китеп булса да әйтик, Татарстан Премьер-министры кулыннан "бәллүр" машина ачкычын Спас районыннан Анатолий Самаркин алды. Сәхнәгә чакырып бүләк тоттыргач, "Новая жизнь" газетасы редакторы беравык сүзсез калды. "Иң элек, әлбәттә, бик зур рәхмәт! Тик бу турыда алдан искәртергә кирәк иде", - диде ул йөрәген тотып.

Тагын бер сер итеп сакланган бүләк "Ел персонасы" номинациясендә бирелде. Быел журналистлар теленнән төшмәгән шәхес дип "Рубин" футбол командасының баш тренеры Корбан Бәрдыев танылды. Ә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов каләм ияләре белән иң ачык аралашучы җитәкче буларак бүләкләнде.

Без исә "Журналистикада исем" номинациясендә җиңү яулаган каләмдәшебез - газетабызның мәдәният һәм сәнгать бүлеге мөдире Алсу Хәсәнованың шатлыгын бүлештек. Хәер, "Ватаным Татарстан" исемен зур сәхнәдән яңгыратучылар тагын да булды әле бу көнне. Редакциянең иң тәҗрибәле журналистларыннан берсе Риман Гыйлемхановка, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә, "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды. Ә Нурлаттагы үз хәбәрчебез Илдус Диндаров "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды. Каләмдәшләребезне әлеге уңышлары белән ихластан котлыйбыз! "Хәзер тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк инде, - дип куйды Риман абый, редакциягә кайткач. - Үзе медаль тагып йөргән була, ә язганнары бернигә дә ярамый, дисәләр нишләрсең?!" Димәк, бу бүләкләр мактау кәгазе генә түгел, ә сез - укучыларыбыз каршында зур җаваплылык та икән әле.

Җаваплылык димәктән, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та журналистлар җилкәсенә бик авыр хезмәт йөкләнүен ассызыклады. "Бүгенге кризис вакытында халыкны көндәлек мәгълүмат белән таныштырып бару аеруча мөһим, - диде Премьер. - Дөрес, акча мәсьәләсе шактый киеренке. Шуңа да карамастан, бюджетка төзәтмәләр керткәндә әлеге өлкәгә чыгымнарны киметмәскә тырыштык. Бу республика җитәкчелегенең сезгә карата мөнәсәбәте турында сөйли".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International