- Шунысын әйтеп узасым килә: "бакча амнистиясе" законы нигезендә 2010 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнарга җиңеләйтелгән формада (торакны файдалануга тапшыру яки төзелеш эшләрен алып бару өчен бирелә торган рөхсәт кәгазьләреннән тыш) шәхси йортларын рәсмиләштерү хокукы бирелде. Минем фикеремчә, законга үзгәрешләр кертелмәгән очракта, йортларын рәсмиләштерергә теләүчеләр саны ел ахырында артачак. "Бакча амнистиясе" законында шәхси йортларны теркәүдә генә срок каралган. Ә менә җир биләмәләрен, бакча йортларын, гаражларны рәсмиләштерүдә срок чикләнмәгән. Закон эшли башлаганнан соң республикада барлыгы 57 мең шәхси йорт, 21 меңнән артык бакча йорты, 124 мең җир кишәрлеге теркәлде. Үзегез күреп торасыз, бүген әлеге эш дәвам итә.
- Азат Кыямович, соңгы елларда күпкатлы йортлар урнашкан җирләргә дә теркәү уздырырга кирәк, диләр. Өстәвенә җир салымы да түләргә туры киләчәк. Бу ни өчен кирәк?
- Билгеле, салым түләргә туры килә. Ләкин аннан куркырга кирәкми. Җирне теркәтеп, милкегез иткәннән соң, аның белән үзегез теләгәнчә идарә итә башлыйсыз. Мисал өчен, сез әлеге җирне кибет, киоск, автомобильләр куеп тору өчен арендага бирә аласыз, башка максатларда да файдаланырга була. Шул ук вакытта күпкатлы йортларда яшәүчеләр территорияләренә беркемне дә якын китермәскә мөмкиннәр. Чөнки бу җир алар милке булып санала.