Хөрмәтле татарстанлылар!
Республикабызның Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм!
Язгы сабан бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуй табигатьнең җанлануын, игенченең фидакарь хезмәтен, кунакчыл һәм юмарт халкыбызның асыл хасиятләрен гәүдәләндерә. Бүген без авыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәбез, аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чөнки көзен жыеп алыначак уңышның язмышы, тормышыбыз муллыгы аларның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә бәйле.
Борынгы милли гореф-гадәтләрне хәзерге заманның мәдәни бизәкләренә ялгаучы Сабантуй буыннар бәйләнешен һәм татар халкының бердәмлеген ачык дәлилли. Бәйрәм мәйданы яшь талантларга юл ача, туган телгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияли, кешеләр арасында ихлас мөгамәлә корып, рухи аралашу мөмкинлеге тудыра. Сабантуйның тормышчан һәм дөньякүләм мәшһүр бәйрәм булуының сере нәкъ менә шунда.
Халкыбызның "Җиренә күрә - чишмәләре" дигән әйтеме бар. Татарстанда рухият, туганлык һәм татулык чишмәләре һичкайчан кипмәс-саекмас, Сабантуй исә безне игелекле гамәлләргә рухландыручы күңелле һәм нурлы тантана булып калыр дип ышанам.
Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Барчабызга да исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер һәм иминлек телим.