Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Халкыбыз бәйрәм итте
2009 елның 23 июне, сишәмбе
Үткән шимбәдә Татарстан башкаласында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Дөрес, быел ул өч мәйданчыкта гына: Совет һәм Идел буе районнары Каенлыкларында һәм Киров районының Аккош күлендә уздырылды. Төп күңел ачулар Аккош күлендә булды.
Бәйрәм кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. бар иде.
Тамашага җыелган барча халык "Бәхетле балачак" һәм "Кристалл" ансамбльләренең, башка үзешчән ансамбльләрнең татар халык җырлары һәм биюләрен рәхәтләнеп тамаша кылды. Биредә һәр тамашаның аерым бер әкият нигезенә корылып, тамашачылар хозурына җиткерелүен билгеләп үтик.
"Сабантуй милли бәйрәме республикабыздан шактый ук читкә "атлады" инде: бүген ул Россиянең төрле өлкәләрендә генә түгел, кайбер Европа дәүләтләрендә дә уздырыла", – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, милли бәйрәмне шундый "кысан" шартларда уздыру (шәһәрнең берьюлы өч районында яшәүчеләр бер мәйданчыкка җыелды) Казанда һәм тулаем алганда республикада яшәүчеләрнең дуслык-татулык билгесе булып тора.
"Казан халкының түземлелеге, осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге ярдәмендә без бу финанс кризисын да җиңеп чыгачакбыз", – дип искәртте республика парламенты җитәкчесе.
Бәйрәм татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров чыгышлары белән дәвам иттерелде.
Бәйрәм кысаларында театрлаштырылган тамашалар, спорт ярышлары, көрәш булды.
Люберцы Буадан өйрәнә
Үткән шимбәдә Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә дә сабан туе узды.
Бәйрәмне рәсми ачу тантанасыннан соң ук көчле яңгыр башланса да, бу хәл Люберцыда яшәүче-ләрнең, Мәскәү тирәсеннән һәм Татарстанның Буа районыннан килгән кунакларның кәеф-рухын боза алмады.
Буалыларның быелгы өлкә Сабан туе шефына әйләнүләрен искәртик. Бәйрәмне оештыручыларга ярдәм итү йөзеннән район башлыгы Рафаэль Әбүзәров җитәкчелегендә йөзләп кеше килгән. Алар уен, спорт һәм сәүдә мәйданчыкларын урнаштыру, җиһазлау буенча киңәш-табышлары белән ярдәм итте, үзләре үк төрле сувенирлар, китаплар, милли тәм-том, камыр ризыклары белән сату оештырды, концерт куйды. Ә инде бер атна элегрәк буалылар Люберцы муниципаль районы башлыгы Владимир Ружицкий һәм Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе президенты Фәрит Мөхтәсәровны үзләренең район сабан туена чакырып, аларга "мастер-класс" оештырган иде.
Бәйрәмне ачу тантанасында Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громовның котлавы укып үтелде. Ә инде Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле Вәкиле Нәзиф Мириханов бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын җиткерде.
Сабантуй бәйрәме күп балалы һәм үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, җирле ат спорты мәктәбе спортчыларының ярышлары, "Рәссам" берләшмәсе һәм Люберцыда яшәүче яшь рәссамнарның вернисажлары белән үрелеп барды. Коеп яңгыр явуга карамастан, олысы-кечесе шома, тайгак колга очына үрмәләде, бүрәнәдә берсен-берсе капчык белән "кыйнады", сулы көянтә-чиләк белән йөгерде...
Бәйрәмнең төп вакыйгасы, әлбәттә инде, көрәш мәйданында булды. Мәскәү егете Максим Афонин абсолют батыр исеменә лаек булып, "Лада" автомобиле белән бүләкләнде.
"Ватаным Татарстан"
, 2009 елның 23 июне
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз