М.Шәймиев: “Корылыктан зыян күргән аграрийлар дәүләт ярдәменнән башка яши алмаячак”

2009 елның 22 июле, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, корылык аркасында чәчүлекләрнең шактый өлеше һәлак булу нәтиҗәсендә эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләт дәрәҗәсендә күрсәтелгән ярдәмнән башка яши алмаячак.

Минтимер Шәймиев "Интерфакс" агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта җирнең шактый өлеше эре инвесторлар кулында, алар агросәнәгать комплексын үстерүгә кредитлар рәвешендә зур күләмдә акча алды.

“Татарстанда әлеге тармакта эшләүче аерым компанияләр карамагында 400 мең гектар җир бар. Бөртекле культуралар игүдән тыш, алар терлекчелек белән дә шөгыльләнә”, – дип ачыклык кертте М.Шәймиев.

Аның фикеренчә, хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре зур зыян күрде, һәм аларга дәүләт ярдәм күрсәтергә тиеш. “Кредитларның вакытын озайту һәм процент ставкаларын киметү алар өчен иң нәтиҗәле ярдәм булыр иде”, – дип ассызыклады республика башлыгы. Аның фикеренчә, һәр компания буенча мәсьәлә аерым хәл ителергә тиеш, чөнки кредитларның күләмнәре төрле.

Республика Президенты хәбәр иткәнчә, Идел буе районнары, шул исәптән Татарстандагы корылык нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында урыны белән гадәттән тыш хәл килеп туды.

“Быел корылык ашлык иң күп җыеп алына торган районнар, ягъни республикабызның көньяк–көнчыгышын колачлады”, – дип билгеләп үтте ул.

Хәзерге вакытта республикада махсус оештырылган комиссия эшли, ул корылык китергән зыянның күләмен исәпләү белән шөгыльләнә. “Әлегә хәлиткеч саннар хакында сөйләргә иртә. 300 мең гектар мәйдандагы бөртекле һәм азык культураларының уңышына бәйле рәвештә бик кыен хәл килеп туды. Шунысы көн кебек ачык, без республика буенча тулаем алганда да башта планлаштырылган уңыш күләменә исәп тота алмаячакбыз”, – дип ассызыклады М.Шәймиев.

Татарстанда корылыкның йогынтысы шактый сизелә, чөнки республикада терлекчелек зур үсеш алган, терлекләрнең саны да күп. “Безнең агросәнәгать комплексы икътисадның төп секторларыннан берсе. Ел уңышлы килгән елларда республика уртача 5–6 миллион тонна ашлык җыеп ала”, – диде М.Шәймиев.

Аның фикеренчә, әгәр соңгы елларда республикада яңа технологияләр кертелмәсә, корылык китергән зыянның күләме күпкә артык булыр иде. “Корылыкның нәтиҗәләре йөрәк әрнеткеч булса да, һәлакәтле түгел. Республика авыл хуҗалыгы тармагында күп кенә тәҗрибәле җитәкчеләр һәм белгечләр эшли, без табигать аномалияләренең нәтиҗәләрен киметү өчен бөтен чараларны да күрәчәкбез”, – дип вәгъдә итте Минтимер Шәймиев.

Ул ассызыклап үткәнчә, хәзерге вакытта иң мөһиме – кырлардан үстерелгән бөтен нәрсәне җыеп алу. Бу терлек азыгы әзерләүгә дә кагыла, ул җәйнең коры килүе арткасында узган елга караганда азрак әзерләнәчәк.

“Безнең бурыч – уңышны иң аз югалтулар белән җыеп алу һәм терлекләрнең баш саны сизелерлек кимүгә юл куймау”, – диде М.Шәймиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International