"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең өлешен дә билгеләп үтәргә кирәк. Республика партияләре тыелган шартларда аңа "Бердәм Россия" партиясе белән блок төзергә туры килә һәм , әйтергә кирәк, мондый берләшү Дәүләт Думасына сайлауларда да, Дәүләт Советына сайлауларда да үзен аклады. Җирле үзидарә органнарын сайлауларда аның роле үсә.
Федератив мөнәсәбәтләрне ныгыту
Узган елның 14 февралендә Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасында Шартнамәгә кул куюга 10 ел тулды. Бу вакыйга үзенең әһәмияте буенча халыклар язмышына тирән йогынты ясый торган тарихи вакыйга булды һәм шулай булып кала. Татарстанның үсешендә Шартнамәнең роленә лаеклы бәя бирү өчен ун ел җитәрлек вакыт.
Шартнамә республика эчендәге сәяси мөнәсәбәтләрне тотрыкландыруга китерде. Ул акыл белән уйлап эш итүче көчләрне туплады, үтә кискен позицияләрнең өстенлек итүләренә юл куймады һәм бу хәл республикада сәяси культура элементының мөһим өлешенә әверелде. Халык үзе милләтчеләрне дә, шовинистларны да, ваххабчыларны да, скинхедларны да яратмый, кире кага. Без элеккеге Советлар Союзы территорияләрендә кабынып-кабынып киткән төрле низаглардан котыла алдык һәм шул рәвешле күпмилләтле, төрле диндәге җәмгыятьнең нигезләрен салуга ирештек. Бу Татарстан өчен генә түгел, ә бәлки, зурдан кубып сөйләгәндә, бөтен Россия Федерациясе өчен дә үрнәк булып хезмәт итә ала.
1989 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан халкының саны 3,8 процентка (137 мең кешегә) артты һәм беренчел мәгълүматларга караганда 3,078 миллион кеше тәшкил итә. Бу күрсәткечнең тулаем ил буенча 1992 елдан кимүе күзәтелә, халык саны арту башлыча читтән кайткан кешеләр исәбенә булды. 1993-1998 еллардан башлап халыкның табигый кимүе җирлегендә миграция Татарстан Республикасы халкының саны артуда бердәнбер чыганакка әверелде.
Халык санын алу җәмгыятебездә бара торган түбәндәге гаять мөһим үзгәрешләрне ачыклау мөмкинлеге бирде:
Халыкның тормыш дәрәҗәсе, аның керемнәре милли байлык һәм җан башына туры килә торган эчке тулаем продукт (сатып алу сәләте паритеты буенча АКШ долларларында) күрсәткечләре белән үлчәнә. Кеше потенциалы үсеше индексы составында керем индексы буенча Россия регионнары рейтингында Татарстан Республикасы ышанычлы төстә өченче урынны алып тора.
Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыру өчен 8,6 миллиард сумнан артык акча бүленде. Бу җан башына күчереп исәпләгәндә Россия Федерациясендәге иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Бюджет акчаларын, мәҗбүри медицина иминләштерүе ресурсларын тагын да нәтиҗәлерәк файдалану максатында сәламәтлек саклау учреждениеләрен реструктуралаштыруны дәвам итү зарур. Моның өчен амбулатория-поликлиника ярдәме күрсәтүне финанслау системасын камилләштерү, поликлиника һәм стационар медицина ярдәме күрсәтүне финанслау ысулларын үзара тыгыз бәйләп хәл итү мөһим. Амбулатория- поликлиника ярдәме күрсәтү сәламәтлек саклауны реформалаштыруда хәлиткеч буынга әверелергә тиеш. Амбулатория-поликлиника хезмәте өчен тарифларны күтәрүне, медицина учреждениеләренең мөстәкыйльлеген билгеләү буенча чаралар уздыруны чагылдырып, якын елларга исәпләнгән программа төзергә, медицина учреждениеләре эшчәнлеге критерийларын билгеләргә, медицина учреждениеләренең һәм медицина персоналының чирләрне һәм хасталарны башлангыч стадиядә ачыклап дәвалау белән кызыксынуын арттырырга һәм шуңа нисбәттә хастаханәләргә салу очракларын һәм кыйммәт торган стационар ярдәм бирү өчен чыгымнарны киметүгә ирешергә кирәк.
Сәламәтлек саклауның беренче буынында гомуми практика (гаилә табибы) системасын үстерү, профилактика эше дәрәҗәсен күтәрү, авыруны дәвалауга юнәлдерелгән системадан гражданнар сәламәтлеген саклау системасына күчү буенча тиешле чаралар күрүне тәэмин итәргә кирәк. Бүгенге көндә республикада ачылган фәкать 12 гомумтабиблык практикасы үзәкләре генә беренче медицина ярдәме күрсәтүнең яңа формаларын үстерүне тәэмин итә алмыйлар. Бу эшне активлаштырырга һәм амбулатор ярдәм күрсәтүне үстерүне нигез итеп алырга кирәк.
Тиздән гамәлгә ашырылырга тиешле мәҗбүри медицина иминләштерүе системасын камилләштерү сәламәтлек саклауның киләчәккә йөз тоткан сәясәтендә мөһим роль уйнарга тиеш. Мәҗбүри медицина иминләштерүе Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау системасын үстерүнең төп нигезенә әверелергә тиеш.
Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә ике төп буын - табиб һәм хаста, ике төп бурыч куелырга тиеш:
2003 ел Татарстан спорты өчен Идел буе федераль округында һәм Россия Федерациясе күләмендә республикабызның ролен һәм бу өлкәдә ирешелгән уңышларны ныгыту елы булды.
Узган елда республика спортчылары Россия, Европа һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге чемпионатларда һәм беренчелекләрдә сизелерлек зур җиңүләр яуладылар. 2003 ел "Алтын алка" Бөтенроссия ярышлары, укучыларның 1 нче җәйге спартакиадасы, "Рубин" һәм "КамАЗ-мастер" командаларының җиңүе белән хәтердә калды. 2003 елда республика спортчылары Россия, Европа, дөнья чемпионатларында һәм беренчелекләрендә, шулай ук халыкара турнирларда 373 медаль яуладылар, шуларның 127се – алтын медаль.
Физик культура һәм спорт учреждениеләрнең матди-техник базасы яхшыра. Узган елда 135 спорт корылмасы сафка кертелде. Алар арасында Казан каласында спортның уен төрләрен берләштерүче "Баскет-холл", Бөгелмә шәһәрендә балаларның хоккей үзәге, Алексеевск эшчеләр бистәсендә, Зәй, Азнакай, Әлмәт һәм Нурлат шәһәрләрендә ябык йөзү бассейннары, 60 уен мәйданчыгы, шул исәптән 49 хоккей тартмасы бар.
Хәзерге вакытта 140 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә 100 меңнән артык ир һәм кыз бала спорт белән шөгыльләнә. Үсмерләр клублары каршындагы спорт секцияләренә 166 мең бала һәм үсмер йөри, бу гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның 33 процентын тәшкил итә.
Киләчәктә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә мәктәп, училище укучыларына физик тәрбия бирү эшен яхшыртуга, нәтиҗәле уку процессы алып барырга җитәрлек күләмдә сыйфатлы спорт инвентаре һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә, физкультура дәресләрен кызыклы, файдалы һәм үтә мөһим дәресләр дәрәҗәсенә күтәрүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Укучыларның сәламәтлеген тикшереп һәм күзәтеп тору системасын җайга салу һәм шулай ук аларның физик халәтен яхшырту чаралары күрү - гаять мөһим бурыч. Уку йортларының спорт залларыннан, хоккей тартмаларыннан тулырак һәм нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк.
Татарстанда җитештерелә торган товарлар буенча сатып алу гамәлгә ашырылган очракта сатып алу гамәлләрендә фәкать республика җитештерүчеләре генә катнашырга тиеш һәм бу кагыйдәгә әверелсен иде . Калган очракларда, хәтта товарлар республикада җитештерелмәгәндә дә, сатып алу йомгаклары буенча уртача бәя формалаштырылырга һәм үзләштерү яисә ясау өчен ачыктан-ачык профильле җирле җитештерүчеләргә тәкъдим ителергә тиеш. Фәкать алар язма рәвештә тәкъдимнән баш тарткан очракта гына теге яки бу товар җибәрү хокукын чит җитештерүчләргә яки арадашчыларга бирергә мөмкин.
Республика товар җитештерүчеләре арасында зуррак өстәлгән бәягә ия булган һәм уртача хезмәт хакы югарырак дәрәҗәдә торган салым түләүчеләр генә өстенлекле хокукка ия булырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен тышкы компанияләр тарафыннан махсус рәвештә республикада теркәлүче беркөнлек фирмалар белән көрәшү максатында эшмәкәрләр ассоциациясенең, аерым алганда, Татарстан Республикасы Сәүдә-промышленность палатасының мөмкинлекләрен киңрәк файдалану мөһим. Палатада әгъза булып тору конкурста катнашуда мәҗбүри шартка әверелергә тиеш. Бу тендерда катнашучыларны тикшерү өчен тотыла торган дәүләт чыгымнарын оптимальләштерүгә һәм әлеге гамәлне гадиләштерүгә мөмкинлек бирәчәк, административ киртәләрне кыскартачак.
Республиканың эре товар җитештерүчеләре, безнең карашка, Татарстанның патриотлары булырга һәм матди-техник тәэмин итү буенча үзләренең эчке конкурсларын уздырганда шушы ук принципларга нигезләнергә тиешләр. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгы белән берлектә дәүләт вәкилләре институты аша атап кителгән принципларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиешләр.
Республика эчендә промышленность кооперациясе үсеше
Россия Федерациясендә яңа икътисадның формалашуы предприятиеләр арасындагы туры производство багланышлары системасының җимерелүенә китерде. Хәзер үзара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы формалаша һәм республика эчендә промышленность кооперациясе системасының нәтиҗәле эшләвен җайга салу һәм тиешенчә тәэмин итү республика өчен бик мөһим бурыч. Күпсанлы арадашчыларның "озын берлек артыннан куучыларның" һәм шуның ише схемаларның пәйда булуы җитди проблемалар китереп чыгарды. Бүген, кызганычка каршы, нәкъ менә Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукция кебек үк продукция, өч-дүрт мәртәбә кыйммәткә төшереп, чит илләрдән һәм хәтта күрше төбәкләрдән сатып алына. Шуның аркасында без күпме эш урыны, күпме салым югалтабыз.
Промышленность җитештерүенең гомуми күләмендә ягулык промышленносте өлеше хәзерге көндә 32,7 процент тәшкил итә. 2003 ел йомгаклары буенча республикада 29,2 миллион тонна нефть чыгарылды, бу күрсәткеч 2002 елда табылган нефть күләменнән 440,9 мең тоннага артыграк. Шул исәптән республиканың бәйсез нефть компанияләре 4,5 миллион тонна нефть чыгардылар һәм бу күрсәткеч барлык чыгарылган нефть күләменең 15,5 процентын тәшкил итә (2002 елда - 14,4 процент).
"2005 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының нефть һәм газ комплексын үстерү концепциясе" нигезендә углеводород чималы чыгару күләмен елга 30 миллион тонна дәрәҗәсендә саклау бурычы үтәлә.
Скважина бораулауда күләм күрсәткечләренең кимүе белән беррәттән файдалану һәм разведка максатларында бораулауның сыйфаты яхшырды. Республика нефтьчеләре горизонталь скважиналарны һәм нефть чыгаруны арттыру һәм тизләтү технологияләрендә иң алдынгы булган ян-яктагы горизонталь кәүсәләрне узу технологиясен үзләштерүдә һәм кертүдә беренчеләр булды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 250дән артык горизонталь скажина борауланды (шул исәптән 2003 ел йомгаклары буенча 65). Аларның уртача дебиты республикадагы уртача күрсәткечләрдән ике мәртәбә артып китә.
Тулаем алганда, узган ел йомгаклары буенча "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә яңа технологияләр кулланып борауланган 442 скважинаның 331е файдалануга тапшырылган.
2003 елда нефть чыгару күләмнәренең үсүенә катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысулларын куллану ярдәм итте. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә катламнарның нефть бирүен арттыруда яңа ысуллар кертү исәбенә ел саен 4,2 миллион тонна нефть чыгарыла – 17 процент. Шул ук вакытта Россия Федерациясендә шундый ук уртача күрсәткеч нефть чыгаруның гомуми күләменнән 13,3 процент тәшкил итә.
Татарстан Республикасының нефть чыганакларын эшкәртү шартлары, димәк, катламнарның нефть бирүен артыруның, скважиналар бораулау технологияләрен куллану, елдан-ел ул катлаулана бара, ләкин нефтькә бәяләрнең югары булуы куәтле инвестиция стимулы булып та хезмәт итә.
2003 елда 11 яңа нефть чыганагы ачылды. Нефть запасларының суммар үсеше 29,055 миллион тонна тәшкил итте.
2004 елда республикада кимендә 29,5 миллион тонна нефть чыгарылачак, шул исәптән кече нефть компанияләре 4,6 миллион тонна нефть чыгарачак (гомумреспублика күләменнән 15,6 процент). Файдалану максатында бораулау күләме 837,8 мең метр тәшкил итә, шул исәптән кече нефть компанияләре буенча – 317,8 мең метр.
Нефтьнең минерал-чимал базасын торгызу өлкәсендә запасларны һәм перспектив ресурсларны 29,5 миллион тонна һәм 12 миллион тонна күләмендә әзерләү бурычы тора.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм аның чикләреннән читтә урнашкан төбәкләрдә эзләү-разведкалау максатында бораулау эшләрен киңәйтү минерал-чимал базасын торгызуда сизелерлек зур резерв булып тора. Калмыкиядә, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләрендә һәм башка регионнарда нефть чыгаруны үстерү буенча эшне дәвам итү зарур.
Фаразланган бәяләмәләр буенча Татарстан Республикасының җир астында 2дән алып 7 миллиард тоннага кадәр табигый битумнар тупланган. Мондый кыйммәтле углеводород чималын чыгаруны үзләштерү һәм комплекслы эшкәртү Татарстан Республикасы өчен бик мөһим. 2004 елда табигый битумнар чыганакларын промышленность эшкәртүенә җәлеп итү максатында, Татарстан буенча РФ ГУПРы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасы буенча 2002-2004 елларга җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителә торган җир асты участокларының программ исемлеген" гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексын тәмамларга кирәк.
2004 елда ил күләмендә нефть тармагына салым басымын көчәйтү практикасы дәвам итәчәк. Өстәлгән бәягә салым ставкаларының кимүе җирлегендә нефть һәм газ промышленностенда эскпорт пошлинасына ставкаларны арттыру, файдалы казылмалар чыгаруга салым ставкасына төзәтмә кертү планлаштырыла.
2003 елда "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте дөньяның нефть базарында мөһим уңышларга иреште. Нефть эшкәртүче Тупраш (Төркия) концернын хосусыйлаштыру буенча чараларның тәмамлануына республика зур өметләр баглый. Проектны гамәлгә ашыру "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенә дөньяның нефть базары конъюнктурасының тискәре йогынтысына бирешмәскә мөмкинлек бирәчәк, ерак чит илләрнең нефть продуктлары базарындагы позицияләрен ныгытачак, Татарстан Республикасының абруен күтәрәчәк.
Республикада нефть эшкәртү тармагы хакында сөйләгәндә без "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" (КЭЗ) ачык акционерлык җәмгыяте нигезендәге комплексны күздә тотабыз. Ул файдалануга тапшырылгач республикада судан арындырылган дизель ягулыгы, авиакеросин, вакуумлы газойль, юл битумнары җитештерелә башлады. 2003 елда база комплексы җайланмаларында 6,7 миллион тонна нефть эшкәртелде, бу 2002 елгы дәрәҗәдән 20,7 процентка күбрәк. Нефтьне беренчел эшкәртү җайланмасы тарихында җитештерү куәтләрен тулысынча диярлек эшкә җигүгә ирешелде. Шул ук вакытта юл битумнарының зур сорау белән файдаланылучы маркаларын чыгаруны тәэмин итү, битум блогына реконструкция үткәрү проблемалары хәзер дә кискен тора.
Республиканың нефть чималын тирән эшкәртү, нефть һәм нефть продуктларын читкә чыгаруның икътисадый нигезләнгән юнәлешләрен эшләү өлкәсендә өстенлекләрне билгеләү көнүзәк мәсьәлә булып кала.
2003 елда "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан вакуумлы газойльнең каталитик крекинг җитештерү проектын төзи башлау һәм гамәлгә ашыру уңаеннан республика күләмендә сизелерлек табыш алу көтелә. Шул рәвешле, Татарстан Республикасының нефть эшкәртү комплексы кысаларында республиканың нефть продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә сәләтле югары сыйфатлы автомобиль бензиннары җитештерү производствосы төзеләчәк.
Нефть эшкәртүне алга таба да үстерү өлкәсендә 2004 елда Түбән Кама промышленность узелында заманча нефть эшкәртү, шул исәптән La International компаниясе катнашында, комплексны формалаштыру эшен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.
Тулаем алганда, нефть эшкәртү тармагын төзүне тәмамлау 2008 елга Түбән Кама промышленность узелында ел саен 14 миллион тонна нефть эшкәртү мөмкинлеге бирәчәк.
Республика территориясендә нефть продуктларын сатудан кергән салым җыемнарының административ нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгына 2004 елда 2010 елга кадәр Ягулык салу комплексын үстерү концепциясен эшләргә кирәк.
Химия һәм нефть химиясе промышленносте республика промышленностенең нигез тармакларының берсе булып тора (тармакның промышленность җитештерүендәге гомуми күләмдәге өлеше 19 процент). 2003 елда әлеге тармак предприятиеләре тарафыннан 47,9 миллиард сумлык продукция җитештерелде, бу 2002 елдагы дәрәҗәдән 13,1 процентка артык. Тармак - республика икътисадын үстерүнең төп ноктасы булып калуын дәвам итә.
Түбән Кама "Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыятендә елга 50 мең тонна куәтле полистироллар җитештерү заводы сафка басты, этилен заводын реконструкцияләү һәм яңартып кору дәвам итә, галобутилкаучуклар җитештерүне оештыру проекты тәмамлану алдында тора.
2003 елда "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте бизнесны диверсификацияләүдә, нефть химиясе производствосын үстерү өлкәсендә сизелерлек уңышларга иреште. Моның мисалы булып:
- Түбән Кама "Шин" ачык акционерлык җәмгыятенең керемле эш режимына чыгуы һәм ай саен продукция җитештерү күләмен 1 миллиард сумга җиткерүе;
- Түбән Кама "Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә Түбән Кама синтетик майлар заводын төзү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру тора.
Түбән Кама "Техник углерод заволы" ачык акционерлык җәмгыяте 2003 елда гамәлдәге реакторларны реконструкцияләү нәтиҗәсендә товар продукциясе чыгару буенча проект куәтенә җитеп, 90 мең тонна техник углерод чыгаруга иреште.
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте вертикаль берләштерелгән нефть компаниясе буларак соңгы берничә ел эчендә нефть эшкәртү, нефть химиясен үстерү эшчәнлеге кысаларында Түбән Камага 16 млрд сумга якын капитал салуларны гамәлгә ашырды.Түбән Кама промышленность үзәгендә нефть эшкәртү, нефть химиясе производствосын үстерү буенча тагын берничә эре проект гамәлгә ашырылу алдында тора.
"2000-2005 елларга Татарстан Республикасында энергия саклау " республика максатчан программасында каралган чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк. Тулаем региональ продуктта энергия чыгымнарын киметү Программаны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе булырга тиеш.
Агропромышленность комплексы өчен кадрлар әзерләүче уку йортларын Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгына да, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да буйсындыру хакында мәсьәләне карарга кирәк.
576,3 мең номер чыбыклы телефон һәм күчереп йөртелә торган күзәнәкле элемтә чарасы файдалануга тапшырылды, шуның нәтиҗәсендә республика телекоммуникацияләр челтәренең монтажланган гомуми сыйдырышлылыгы 2 млн. номерга кадәр үсте. Чыбыклы телефон элемтәсенең яңа куәтләрен сафка бастыру буенча (2003 елда 129,3 мең номер кертелде) Татарстан Республикасы Россия Федерациясе регионнары арасында беренче урында.
"2001-2005 елларга авыл җирендә элемтә инфраструктурасын үстерү" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми номер сыешлыгы 26 мең номердан артыграк булган АТС җайланмасы белән 54 авыл телефон элемтәсе объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
2003 елда 100 кешегә күчереп исәпләгәндә телефон белән тәэмин ителеш 23,48 дән 25,0 телефонга үсте, ә күзәнәкле элемтәнең дәрәҗәсе 12,2 проценттан 22,1 процентка күтәрелде. Күзәнәкле элемтәнең таралу дәрәҗәсе буенча Татарстан Республикасы Идел буендагы барлык регионнарны да узып китте. Операторлар арасында гадел конкуренция булдыру, җәлеп итәрлек тариф планнары куллану нәтиҗәсендә күзәнәкле элемтә безнең республика халкы арасында бик тиз тарала һәм популярлаша.
Республика телерадиотапшыруларын үстерү буенча зур эшләр башкарылды. 2003 елда республиканың 27 районы территориясендә 53 телевидение объекты һәм 4 УКВ радиотапшырулар станциясе төзелеп файдалануга тапшырылды. "Татарстан–Яңа гасыр" республика каналының телевидение һәм радиотапшыруларын халыкка җиткерү 99,5 һәм 90 процент тәшкил итте.
Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыруны үстерүдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде. "2003-2007 елларда мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт сәясәте нигезләре" һәм "Татарстан Республикасының мәгълүмат ресурлары һәм мәгълүматлаштыру турында" Татарстан Республикасы Законы эшләп кабул ителде. Алар Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыру өлкәсендә норматив хокук базасын формалаштыруга нигез салдылар. Татарстан Республикасы территориясендә "Электрон Россия" (2002-2010 еллар) федераль максатчан программасы кысаларында хезмәттәшлек итү турында федераль үзәк белән килешүгә кул куелды. Шуның нәтиҗәсендә 2003 елда ук республиканы мәгълүматлаштыруның уртак проектларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 10 млн. сум акча инвестицияләнде.
Татарстан Республикасы территориясен үстерүне шәһәр төзелешен планлаштыруның территориталь комплекслы схемасы транспорт коммуникация инфраструктурасы составында 2005 елга кадәр республика транспортын үстерүнең стратегиясен эшләү һәм кабул итү, шулай ук "Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының региональ автоматлаштырылган мәгълүмати-идарә итүче системасы" республика программасын эшләү һәм этаплап гамәлгә ашыру - 2004 елда мөһим бурычларның берсе булып кала. Әлеге программа республиканың юл транспорт комплексы эшенең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм оптимальләштерергә, транспорт хезмәте күрсәтүдә һәм юл төзелешендә чыгымнарны киметергә, республика юлларында хәрәкәт иминлеген яхшыртырга, пассажирлар йөртү белән бәйле хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә тиеш.
Кече һәм урта бизнес
Кече һәм урта бизнес республика икътисадында зур әһәмияткә ия. Россия Федерациясе Салымнар һәм җыемнар министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе мәгълүматлары буенча 2003 елның 1 октябренә республика территориясендә 20 меңнән артык кече предприятие эшләгән. Кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына түләнгән салымнар һәм җыемнар өлеше гомуми салым түләмнәре суммасының 10 проценттан артыгын тәшкил итә. Республикада 142,3 мең шәхси эшмәкәр теркәлгән.
2003 елда кече эшмәкәрлек субъектлары өчен салым салу системасы сизелерлек гадиләштерелде, кече эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлегенә дәүләт контроле системасын кыскарту һәм тәртипкә салу буенча чаралар уздырылды.
2001-2004 елларга кече эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасының дәүләт комплекслы программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Кече бизнесның эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү өчен республика шәһәрләрендә һәм районнарында 43 мәгълүмат-консультация үзәкләре һәм Кече эшмәкәрлеккә финанс ярдәме күрсәтү фондының 10 район бүлекчәсе төзелде. Кече эшмәкәрлек субъектлары бурычлары буенча дәүләт гарантияләре бирү программасы эшли. Аны гамәлгә ашыру чорында 43 миллион сумнан артык күләмдә дәүләт гарантияләре бирелде.
- икътисадның структурасы үзгәрде, күчеш процессы башлыча тәмамланды, стратегия үзгәрде, болар бар да хакимият структурасында да шундый ук үзгәрешләр таләп итә;
- дәүләт идарәсенең, республика һәм район органнары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр системасы җайга салуны таләп итә;
Башкарма хакимиятнең федераль органнары территория органнарының Татарстан Республикасындагы эшчәнлеге даирәсендә бик күп проблемалар килеп чыга. Алар еш кына законлы төстә эшләүче республика органнарын алыштыралар. Бу җәһәттән идарә итүнең тармак федераль органы территория органы булып торган хәлдә тиешле дәүләт органы бер үк вакытта Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары системас