Минтимер Шәймиев: "Яшүсмерләр белән уртак тел табам"

2004 елның 18 марты, пәнҗешәмбе
«Ялкын» журналының 80 еллык юбилее алдыннан без Республикабыз Президенты М.Ш.Шәймиевка укучыларыбыз өчен интервью бирүен сорап мөрәҗәгать иттек. Шул уңайдан аңа кызлар-малайлардан килгән сорауларны тапшырдык.

Бәхетебезгә каршы, Президент безнең мөрәҗәгатьне зур игътибар белән кабул итте. Һәм тиз арада җавапларын редакциягә җиткерде дә. Ул, гомумән, журналыбызга бик игътибарлы. Берчак хәтта «Ялкын»ның балалар редколлегиясе утырышында катнашып, яшьләр матбугаты турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

Бүген сезгә тәкъдим ителә торган интервью да Президентның балалар белән диалогка һәрчак әзер икәнен раслый.

Үзегез кул куйган кайсы карар Сезнең өчен аеруча истәлекле булды?

Татарстан Республикасының дәүләтчелеге турында Декларация.

Сәясәттә дуслар буламы, әллә партнерлар гынамы?

Сәясәттә дуслар була алмый — үзара яхшы мөнәсәбәт мөмкин.

Республикабыз алга китсен өчен мин 14 яшемдә нәрсә эшли алам?

Яхшы укырга.

XXI гасыр татарын ничек күз алдына китерәсез?

Иң алга киткән ил гражданнары белән бер дәрәҗәдә, татар барда хәтәр бар икәнен исендә тотучы адәм баласы итеп...

Бүгенге көндә кешелек каршындагы иң зур проблема Сезнеңчә нәрсә ул?

Мөселман һәм христиан дөньялары арасында каршылыклар.

Сездән соңгы Президентны ничек күз алдына китерәсез?

Татарстан Президенты икәнен бер мизгелгә дә исеннән чыгармаска тиеш шәхес итеп...

Сез яшүсмерләр белән еш аралашасызмы? Алар белән аралашуы Сезгә җиңелме?

Сирәк дип әйтмәс идем. Үзем дә гаҗәпләнәм, уртак тел табабыз. Сере: оныкларым Камилә, Тимур, Ләйлә — күрмәгәнне күрсәтәләр, шуңа түзәм, өйрәнәм, яраклашам.

Әгәр дә Сезгә мәктәптә ирекле темага дәрес үткәрергә тәкъдим итсәләр, нинди теманы сайлар идегез?

Кеше горурлыгы турында.

Минем абый тарта, аңа тәмәкесен ташларга ничек булышырга?

Улларым Айрат белән Радикның тәмәке тартырга маташуларын белгәч, мин сигарет алып кайттым, каршыма утырттым, берәр сигарет кабызып бирдем дә, утлы ягы белән авызларына каптырдым. Шуннан соң тәмәкенең утсыз ягын да капмыйлар.

Дөнья яңалыклары белән ничек, нинди мәгълүмат чарасы аша танышуны кулайрак күрәсез?

Газета һәм телевизор аша.

Татарстанда булмаса, кайсы илдә яшәр идегез?

Татарстанда — чөнки ул мәңгелек.

Мәктәптә бергә укыган дусларыгыз белән аралашасызмы?

Хәзер бик сирәк.

Хәзерге вакытта нинди китап укыйсыз?

А.Н.Яковлевның «Сумерки», Б.Ф. Солтанбәковның «Татарстан — ХХ гасыр» дигән китапларын.

Сабан туенда нинди ярышларны яратасыз?

Ат чабышы, көрәш.

Әгәр дә актер булсагыз, кайсы күренекле геройны уйнарга теләр идегез?

Хуҗа Насретдин ролен.

Узган заманнар сәясәтчеләренең кайсысына хөрмәт белән карыйсыз?

Джавахарлар Неру.

Үзегезне нинди җан иясе яки үсемлек белән тиңләштереп карый аласыз?

Чабыш аты.

Спортның экстремаль төрләренә ничек карыйсыз? Шундый берәр төр белән шөгыльләнеп караганыгыз бармы?

Безнең гаиләгә хас нәрсә. Әти атка атланып, чукмар белән бүреләр аулаган, улларым — автогонщиклар. Үзем ике ел инде таудан чаңгы шуам.

Хыялларыгызның барысы да тормышка ашып барамы?

Аллага шөкер. Гомерем буе музыка коралларында уйнарга өйрәнү турында хыяллана идем, кинәт кенә, узган ел аз-маз килеп чыга башлады. Үзем дә аптырап калдым.

Кеше аягы басмаган утрауга китсәгез, үзегез белән нәрсә алып барыр идегез?

Андый утрауга бармас идем, чөнки вакыт кызганыч.

Булачак хатыныгызга иң беренче бүләгегез нәрсә иде?

Хәтеремдә юк. Сәкинәгә иң ошаганы һәм истә калганы — комсомолның ХIV съездына делегат булып баргач алып кайткан бик матур ефәк костюм-күлмәк иде.

Миллион долларыгыз булса, аны нәрсәгә тотар идегез?

Зур теннис спорт комплексы төзүгә.

Сөйгәнеңә яратуыңны ничек белдерергә?

Иң зур хата — нинди дә булса киңәш буенча эш итү. Һәркем үз җаен үзе таба...

Балачакта әти-әниегезгә үпкәли идегезме?

Күп балалы гаиләдә үпкәләп утырырга урын юк.

Җырларга яратасызмы? Нинди җырлар?

Начар җырласам да, җырларга яратам. Күпчелек моңлы татар җырларын.

Яраткан фильмыгыз бармы?

«Цыган» кинофильмы.

Балалар журналы редакторы булсагыз, аңа нинди яңа темалар, рубрикалар кертер идегез?

Балалар журналы редакторы булырга миңа соң инде.

Яраткан спортчыгыз кем?

Светлана Демина.

Чит илдә алган иң көчле тәэсирегез?

Традицияләргә тугрылык.

Сезгә бирелгән бүләкләрнең кайсысы аеруча хәтерегездә калды?

Мин Мөслим район трактор станциясендә баш инженер булып эшләгәндә —бик оста слесарь телсез Газизян бар иде. Ул ничектер мине бик яратты һәм вакыт-вакыт чын күңеленнән табан балык алып килә иде. Бу эчкерсез бүләк-күчтәнәч һәрвакыт хәтеремдә.

Үзегезгә бүләк ителгән атлар янына барып йөрисезме?

Сирәк-мирәк. Иң яратканнары: Арарат, Ледок, Хуш килдең, Джус, Кузбасс, Мактанчык...

Машина йөртә беләсезме? Соңгы вакытта рульгә кайчан утырдыгыз? Сезне ГАИ хезмәткәрләре туктатканы булдымы?

Мин — профессиональ дәрәҗәсендәге шофер. Сельхозтехникада эшләгәндә рульдә гел үзем йөри идем. Хәзер инде бик сирәк утырам, чөнки артык саклыйлар.

Улларыгыз 13-16 яшьләрдә чакта алар белән ничек аңлаша идегез?

Без вакланып күп сөйләшеп тормый идек. Аңласаң — аңла, аңламасаң — үзең кара. Хәзер дә нәкъ шулай.

Яшь чакта җавапсыз мәхәббәтегез дә булгандыр, ул кыз Сезнең Президент булуыгызны беләме?

Төрлесе бардыр инде.

Яшүсмер чакта Сез кызлардан курыкмый идегезме?

Ул курку түгел, ә әдәплелек иде.

Кызлар арасында популяр булыр өчен нәрсә эшләргә?

Популяр булырга маташмаска.

Олыларның һәрвакытта да хаклы булмаганлыгын беренче тапкыр Сез кайчан һәм ничек аңладыгыз?

Андый очракны белмим.

Яшүсмер чакта эшләгән берәр геройлыгыгыз?

Башлангыч мәктәптә укыганда, дүрт елга бер мәртәбә, дәрескә сәбәпсез бармадым. Абый һәм апалар басуга бәрәңге алырга киттеләр. Безнең участок янында шалкан басуы бар иде, түзә алмадым, мин дә алар белән киттем. Менә шундый шалкан-герой.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International