Нәсел тамгасы, яки Татарның фамилиясе нинди булырга тиеш?

2009 елның 29 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасының яңа Гаилә кодексы "ВТ" битләрендә дөнья күргәч (17 гыйнвар, 2009 ел), укучыларыбыз арасында шактый гына сораулар, фикерләр пәйда булды.

Бигрәк тә закондагы "Ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары" дип аталган III кисәгенең 24 статьясы, 3 нче өлешендә язылган сүзләр зур кызыксыну уятты. Анда, аерым алганда, болай диелгән: "Татарстан Республикасының милли традицияләрен исәпкә алып, ир белән хатын никахлашканда үз теләкләре белән ир яисә хатын фамилиясенә нигезләнгән кыска вариантны (дериват) йә фамилиянең кыскартылган рәвешен алырга мөмкин". Төрки-татар ономастикасы атасы, академик Гомәр Фәез улы САТТАРОВ белән әңгәмәбез дә күбрәк шушы хакта.

– Гомәр ага, миңа калса, кодекска мондый үзгәреш кертү – асылыбызга кайтуның бер матур күренеше кебек. Шушы җәһәттән укучыларыбыз арасында теге яки бу чорда татар фамилияләренең нинди үзгәрешләр кичерүе турында да кызыксынучылар бар. Әйдәгез, әңгәмәбезне гади генә сорауга җавап бирүдән башлыйк әле. Нәрсә ул фамилия?

– Фамилия ул – латин сүзе, "гаилә" дигән төшенчәне белдерә, ягъни нәселнең рәсми атамасы, нәсел тамгасы. Аның ике вазыйфасы бар. Беренчедән, ул бер гаилә кешеләре өчен уртак һәм буыннан буынга күчеп килә, ягъни нәсел кешеләрен бергә берләштерә, җыйнап атый, гомумиләштерә. Икенчедән, ул теге яки бу гаилә, нәселне башкалардан аера, шәхесне аныклый, конкретлаштыра.

– Татар халкында фамилия дигән төшенчә кайчанрак барлыкка килде икән?

– Төрле халыкта һәм төрле социаль катлауларда фамилияләр төрле вакытта барлыкка килгән. Борынгы заманнарда күпчелек халыкта, шул исәптән төрки-татарларда да, фамилияләр булмаган. Фамилия функциясен шәхеснең үз исеменнән соң әйтелә торган әтисе яки бабасы исеме, кушаматлар яки сословие титуллары, төрле чиннар башкарган. Шәрык халыкларының күпчелегендә, шул исәптән болгар-татарларда да, урта гасырның IX-XIV йөзләрендә һәм соңрак әдәбият, сәнгать эшлеклеләре, укымышлылары фарсы теленнән алынган -и, -ый, -ви кушымчалары ярдәмендә туган урыннары (мәсәлән, Сәйф Сараи, Габдрәхим Утыз-Имәни) яки ата-бабалары исеменә (Каюм Насыйри, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави) нигезләнеп ясалган нисби фамилия йөрткәннәр. Урта гасырларда кайбер укымышлыларның үз исеме белән янәшә әтисе яки бабасы исемен, бернинди кушымча алмаган килеш, патронимик фамилия функциясендә кулланулары да очрый.

– Рус теле тибындагы, ягъни ата яки баба исеменә -ов, -ова, -ев, -ева, -ин, -ина кушымчалары ялганып, бүгенге көнгәчә кулланылышта булган фамилияләр кайчанрак һәм ни сәбәпле барлыкка килгән?

– Мондый фамилияләрнең формалашуы XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башларына туры килә. Россиядәге феодаль-патриархаль җәмгыятьнең тирән кризисы тудырган 1861 елгы реформа нигезендә крепостной хокукның бетерелүе капиталистик мөнәсәбәтләрнең тагын да үсүенә, буржуаз җәмгыятьнең тәмам урнашуына китерә. Буржуаз җәмгыятьтә, принципта гына булса да, барлык гражданнар юридик яктан тигез хокуклы санала, капиталистик җәмгыять сыйныфлары – пролетариат һәм буржуазия барлыкка килә. Капитализм күп төрле михнәт чиккән авылга да үтеп керә һәм крестьян тормышының берничә гасырлардан бирле килә торган нигезләрен челпәрәмә китерә. Атсыз-җирсез татар крестьяннары авылдан шәһәргә, завод-фабрикаларга, шахталарга агыла, пролетариатлаша. Менә шушы тарихи-иҗтимагый процесслар татар халкы арасында рус теленә хас формалы фамилияләрнең киң кулланылыш алуына һәм тәмам формалашуына китерә.

– Кыскача гына татар фамилияләре тарихын барлап чыктык кебек. Инде бүгенге көнгә әйләнеп кайтыйк. "Исем-атамалар падишаһы"нда Гаилә кодексындагы әлеге яңалык нинди фикерләр уятты икән? Гомумән, бу өлкәдә иң төп белгеч буларак, мондый үзгәрешләр Сезнең киңәш-табыштан башка үтмәгәндер дип уйларга нигез бар.

– Кызганыч ки, мине төрки-татар ономастикасы атасы дип йөртсәләр дә, киңәш сорап мөрәҗәгать итүче күренмәде. Әлбәттә, асылыбызга кайту – яхшы фал. Әмма мин, белгеч буларак, ашыкмаска киңәш итәр идем. Мондый зур эшкә тотыныр өчен аның нигезләрен бик тәфсилләп, энәсеннән җебенә кадәр өйрәнү һәм тиешенчә фәнни җирлектә эшләп бетерү мәслихәт.

– Гомәр ага, шулай да, белгеч буларак безгә – татарларга киләчәктә нинди төр фамилия йөртергә киңәш итәсез?

– Мин, мәсәлән, Гаилә кодексында күрсәтелгәнчә, дериват, ягъни кыскартылган фамилия йөртүгә каршымын. Саттар ул – минем әтием Фәезрахманның әтисе Габдрахман бабамның әтисе исеме. Димәк, мин Саттарныкы яки Саттарлы, яисә Саттари булырга тиешмен. Закон язганда, шушы изафә кушымчалары турында "онытып" җибәр-гәннәр. Фамилияне дөрес йөртү ул – гаять җитди мәсьәлә. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: мәдәниятебезнең, сәнгатебезнең, әдәбиятыбызның асылында тел ята. Шуңа күрә иң беренче чиратта тел белгечләренә игътибар итәргә, бу өлкәдәге галимнәрне үстерү эше белән шөгыльләнергә кирәк. Хәлбуки, бу өлкә өчен җаваплы түрәләребез һәм фәнни учреждениеләребез, әйтик, Татарстан Фәннәр академиясе туган телебез татар телен шактый нык кыерсыталар. Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты буенча ике академик (М.Х.Хәсәнов, Н.М.Вәлиев), дүрт әгъза-мөхбир (А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Д.Ф.Заһидуллина, К.М.Миңнуллин), татар теле буенча ике академик (М.З.Зәкиев, Р.А.Йосыпов), бары тик бер генә әгъза-мөхбир (Ф.Ә.Ганиев) бар. Күрәбез ки, тел буенча өч әгъза-мөхбирнең урыны буш кала бирә. Югыйсә Фәннәр академиясенең уставы нигезендә әдәбиятчы һәм телче академик һәм әгъза-мөхбирләрнең саны тигез булырга тиеш. Ни өчендер туган телебезне, аның дәүләт теле буларак үсешен, фәнни потенциалын үстерүгә тиешле игътибар бирмибез, кайгыртучанлык күрсәтмибез. Ә бит филология фәне ике канатлы: берсе – тел, икенчесе – әдәбият. Канатларның тигез үсүен, тигез булуын тормыш-хәят, заман, ихтыяҗ-зарурият таләп итә, гаделлек-дөреслек, хаклык сорый.

– Тел турында сүз чыккач, безнең документлардагы исем-фамилияләребезгә дә игътибар итми булмый инде. Сез, әлбәттә, закон эшләүче түгел. Әмма белгеч буларак киңәшләрегезне ишетәсе килә. Мин үзем яңа паспорт алганда татар битенә исем-фамилиямне, әтиемнең исемен, авыл атамасын татарча яздырам дип чын күңелдән кайгыртып йөргән идем. Әмма, ни кызганыч, барып чыкмады. Бездә татар исем-фамилияләре буенча мәгълүмат базасы эшләнмәгән, сез кушканча язарга хакыбыз юк, диделәр. Мин сезнең исем-атамалар өлкәсенә караган шактый хезмәтләрегез белән таныш. Минемчә, паспорт-виза хезмәте өчен татар телендә мәгълүмат базасы ясарга кулланма җитәрлек.

– 1989 елда минем Татарстан китап нәшриятында "Исемең матур, кемнәр куйган" дигән хезмәтем 30 мең данә тираж белән басылып чыкты. Соңрак 1998 елда "Раннур" нәшриятында 50 мең тираж белән "Татар исемнәре ни сөйли?" дигән китабым дөнья күрде. Бөтен ЗАГС органнары шушы китап нигезендә балаларга исем кушты. Әле берәү өйгә дә килгән иде. Кызына Камилла дип исем кушасы килгән моның. Ә чын татар исеме – Камилә. "Бар, Гомәр Саттаровтан рөхсәт сорап кил", – дип җибәргәннәр. Ризалашмадым. "Әйтүен теләсә ничек әйтерсең, тик язылышы Камилә булырга тиеш", – дидем. Минем карашымча, татар исем һәм фамилияләренең татарча-русча сүзлеген күп тираж белән бастырып, республикабызның ЗАГС бүлекләрен әлеге китап белән тәэмин итү, һичшиксез, зарур. Бу китапны татарлар компактлы яши торган башка республика һәм төбәкләргә дә җибәрергә кирәк. Чөнки исем-фамилия ул – шәхеснең милли көзгесе, милли йөзе, кайсы халык, милләт вәкиле булуын белдерә-күрсәтә торган үзенчәлекле антропонимик тамгасы, билгесе, буыннар чылбыры, нәсел мирасы.

И мөхтәрәм милләттәшем, яхшы бел:

Татарларны татар иткән – туган тел,

Татарларны алга илткән – туган тел!

Калмыйк телсез, калсак телсез – бетәбез!

P.S. Камиләнең әтисе белән булган хәл, мөгаен, очраклыдыр. Әңгәмәдән соң, кайбер сорауларны ачыклау ниятеннән, мин Казан шәһәренең ЗАГС идарәсенә шалтыраттым. Кызганыч, әмма Гомәр ага Саттаров китаплары бары тик белешмә яр-дәмендә генә кулланыла икән. Бүген ата-аналар балаларына үзләре теләгән теләсә нинди исемне куштыра ала. Тик бик тә кысага сыймаган исемнәр тәкъдим ителгәндә, ЗАГС хезмәткәрләре ата-аналардан "балага исем ата-ана теләге белән кушылды" дигән язуга имза куйдырырга мәҗбүрләр. Монысы соңрак, бала үсә төшкәч, низаг чыкмасын өчен эшләнә. Дөрес, әгәр исем ошамаса, аны бала үзе 14 яше тулгач үзгәртә ала. Аңа кадәр мондый фикергә килсә, ата-аналар ризалыгы сорала. Үзгәртүләргә килгәндә, ул фамилияләргә дә кагыла. Күп фамилияләр электән үк дөрес язылмыйча, араларында аңлаешсыз диярлек хәлгә килгәннәре бар. Теләкләре булганнар мондый фамилияләрне дә алыштыра ала. Моның өчен җирле ЗАГС бүлегенә барып гариза язарга кирәк. Анда фамилия алыштыру турында таныклык биреләчәк Һәм шул таныклык нигезендә барча документларда фамилиягә төзәтмә кертелә.

ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, яңа Гаилә кодексы нигезендә фамилия кыскартырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Бәлки, бу хәерлегәдер дә. Әлегә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International