- Гомергә булыр дип уйлыйм. Төрле сүзләр йөри. Әгәр дә инде кем дә булса Россия Конституциясен боза икән яки турыдан-туры үзгәртә икән... Әмма моның белән шөгыльләнү кемгә кирәктер, мин анысын аңламыйм. Әгәр дә Россия Федерациясе демократик юл белән бара икән, бу мәсьәләләргә кагылырга тиеш түгелләр дип саныйм. Бу - Татарстанның үз эше, ул турыдан-туры безнең вәкаләтләр. Аңа тыгылырга теләүчеләр бар. Бигрәк тә Дәүләт Думасында төрле халык бар бит. Куллары кычытучылар күп.
Әгәр дә инде ил демократик юл белән бармый икән, ул чагында без кая барырга тиеш? Анысына минем җавап та бирәсем килми. Ул чагында демократик җәмгыять төзибез дип нигә интегергә безгә? Мин һәрвакыт әйтеп киләм: Россия унитар дәүләт булып калып демократик дәүләт була алмый. Чөнки аның эчтәлеге, этник табигате үзгә, дөньяда андый федерация бүтән юк. Хәзерге вакытта алга киткән демократик илләрдә үзләренең штатлары яки башка бүленеш структуралары белән федерация ысулы белән эш итәләр. Алыгыз шул ук Америка Кушма Штатларын, штатлар гаҗәп киң хокуклы. Авыр, сүз дә юк. Россия Федерациясеннән демократик федерация ясау - иң авыр мәсьәләләрнең берседер бәлкем. Гомумән, Рәсәй халкы күпмилләтле. Һәр халыкның да кешеләрчә яшисе, алга киткән демократик дәүләттә көн күрәсе, хокуклы буласы килә. Ул башкача мөмкин дә түгел. Югыйсә, үзгәртеп корулар белән шөгыльләнү нигә кирәк иде? Минем уйлавым буенча, элеккегә кире кайту мөмкин түгел. Миннән: "Рәсәй кабат тоталитар дәүләткә кире кайтмасмы?" - дип еш сорыйлар. Бу мәсьәләнең бер кызык ягы бар. 1990 нчы елда туган балага бүген 20 яшь, ә без үзгәртеп коруны башладык 1985 нче елда. Үзгәртеп кору башланган елларда туган балага инде 25 яшь. Ул бит инде бөтенләй башка шартларда үскән һәм башка җәмгыятьтә яши торган бала. Аның үзаңы башка. Шуңа күрә, бер генә акыллы баш та кире кайту юлына басарга тиеш түгел дип уйлыйм. Россия - катлаулы федерация. Без Россия хакимиятенең бу юнәлештәге эшенә һәрвакыт тәнкыйть йөзеннән карыйбыз. Шулай кирәктер дә ул. Ләкин, шул ук вакытта, бу эшне үзеңә башкарасы булса, Россия үрнәгендә федерация төзүнең җиңел эш түгеллеген аңлыйсың. Әмма башка юл юк. Бу күп вакыт, эзлеклелек таләп итә. Демократик федерация төзегәндә халыкларда, бигрәк тә милли республикаларда туа торган каршылыкларны калдырырга ярамый. Ул халык барыбер үзенең телен һәм гореф-гадәтләрен саклау белән шөгыльләнәчәк, ул аларны оныта да алмый, онытырга тиеш тә түгел. Сез яхшы беләсез, Канадада - Квебек, Испаниядә Каталония бар. Дөньяда моның башка үрнәкләре дә җитәрлек. Ә Россиядә бит бер Татарстан гына түгел, ничәмә ничә милли республика бар. Шул ук Кавказда да күңелсез хәлләрнең беткәне юк әле. Шуңа күрә акыллы кеше бервакытта да унитар дәүләт юлына басмас. Кызганычка каршы, унитар дәүләт төзергә теләүчеләр әле күп. Бигрәк тә тоталитар җәмгыятьтә яшәгән буын кешеләрендә дә бар ул теләк. Чөнки тоталитар җәмгыять төзү җиңелрәк. Ләкин нәтиҗә бер - халык алай яши алмый. Мин һәрчак әйтә килдем, ә соңгы вакытта, гомумән, бу турыда ешрак уйланам. Һәр кешенең гомере бер генә. Шуңа күрә, Ходай яшәү бәхете биргән һәр кешенең шул гомерне матур иттереп яшисе килә.
- Бер ярым ел элек, Сез безнең радионың Казан бюросына килгәч, бик хикмәтле сүзләр әйтән идегез. Мин аны укып та китәм инде. "Матбугат чараларының ирекле булуы турында без бәхәсләшергә дә тиеш түгелбез. Әгәр дә алар җәмгыятькә турыдан-туры зыян китермиләр икән, аларның үзенчәлекле, башка төрле карашларны халыкка җиткерергә тиешлеге табигый. Әмма халык та моңа әзер булырга тиеш. Һәркем үзе нәтиҗә ясый ала. Нинди реакция ясарга, кабул итәргәме моны, юкмы. Менә шундый дәрәҗәгә барып җитсәк, гражданлык җәмгыяте үзенән үзе барлыкка килеп башка уңай демократик процесслар алга барачак дип саныйм мин", - дигән идегез. Күпмедер вакыт үтте хәзер. Бүген Татарстандагы демократиянең торышында Сездә борчылу уятырлык нәрсәләр бармы?
- Татарстанның үзендә юк. Шуны әйтәсем килә - бу гомумән Россиягә дә кагыла. Бәлки ялгышамдыр, чөнки мин республика белән озак еллар буе җитәкчелек иткән кеше. Минем үземнең уйлавым буенча, андый куркынычлар юк. Шул ук вакытта матбугат чараларына да акыл керә бара, алар үзләренең җаваплылыгын сизәләр. Матбугат иреген һәм халыкның моңа әзерлек дәрәҗәсен бер-берсеннән аеырырга ярамый. Ничектер бер вакыттарак өлгерергә кирәк. Бигрәк тә сәяси процессларда. Әгәр дә инде бу мәсьәләләрне бер-берсеннән аера башласаң, юньле эш чыкмый. Халыкның үзаңы барлыкка килү өчен вакыт кирәк, түземлек кирәк. Минем матбугат чараларында эшләгән кешеләрне дә гаеплисем килми. Башта бигрәк тә, менә безнең хокукыбыз бар, нәрсә телибез шуны яза алабыз, тормыш без ничек бәһа бирсәк, шулай барырга тиеш диючеләр бар иде. Шундый җавапсызлык чоры булганмы, анысын әйтә алмыйм. Үзгәртеп кору чоры башлангач, миңа Туфан Миңнуллинның бер чыгышында китергән сүзләре ошаган иде. Талантлы кеше талантлы кеше инде. Ул болай диде. Менә көннәр язга авышкач, аланнар кардан ачыла башлагач, ноябрьдә-декабрьдә туып, кыш буе гел өйдә торган бозауны беренче мәртәбә аланга чыгарып җибәрәләр. Авылда яшәгән кеше моны яхшы белә. Бозау беренче мәртәбә дөньяга чыга, кояшны, аланны күрә, нишләргә белми, сикерә-чаба... Менә безнең журналистларның да үз-үзләрен тотышлары шул чамада дигән иде ул. Моннан да яхшырак чагыштыру табуы да авыр. Әйе, шундый вакыт булды. Хәзер инде барыбыз да әкренләп акылга утырабыз. Шуңа күрә теләк зур, аның турында әйтергә, аңа омтылырга җиңелрәк. Шул ук вакытта икътисад белән сәясәт икесе бергә барырга тиеш. Халык бит әле үзаң буенча да, тормыш дәрәҗәсе буенча да катлам-катлам. Сез нәрсә генә язсагыз да, нәрсә генә сөйләсәгез дә сезнең белән санлашып торырга вакытым юк дип кенә караучылар да күп булды. Менә әкренләп акыл керә. Әле мин шуны әйтер идем: башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда матбугат чаралары иреккә иртәрәк чыктылар. Шул ук "Вечерняя Казань" газетасы, "Эфир" каналы... Барысына да түздек, берсен дә япмадык. Аңа түземлек кирәк. Мин яңа җитәкче булсам бер хәл иде. Мин бит элеккеге системадан килгән кеше. Барыбер дә әйтәсем килә: безнең моңа акылыбыз да, түземлегебез дә җитте. Дөресен генә әйткәндә, хәзер дә шулай, менә, мәсәлән, бездә "Звезда Поволжья" газетасы, башкалары бар. Язарга, әйтергә теләгән кешегә бөтен мөмкинлекләр бар дип әйтер идем. Хәер, андый таләп үзеннән-үзе юкка да чыгар дип саныйм әле мин. Инде яза гына бел, әйтә генә бел, материалың гына булсын. Урнаштыру мәсьәләсе әкренләп юкка чыгачак ул. Әмма моның икенче ягы да бар: әйтик, бер мәртәбә, ике мәртәбә нинди дә булса кискен материал биреп була. Ярый да ул чынлыкка туры килсә, тормышны чагылдырса, халык күңеленә хуш килсә. Килмәсә, өченче-дүртенче мәртәбә баса яки сөйли башласаң, моңа беркем дә игътибар итмәячәк. Аны сез инде яхшы беләсез, сез бит Евпропа илендә эшлисез. Хәзер бездә менә шундый хәрәкәт бара, шундый чорда яшибез. Ә каршылыклар юк. Аннан соң, хәзер бит Интернет бар. Минем эшләгәндә вакытым бик юк иде, инде менә ялда карап утырам. Күпчелек спорт сәхифәләрен карыйм. Башкасыннан бераз ял итәргә исәп.
- Хәзер Интернетта бик зур социаль челтәрләр бар: "Одноклассники", "В контакте ", һ.б. Анда профильләр ясарга уйлаганыгыз юкмы?
- Хәзергә юк әле. Безнең Рөстәм Нургалиевич оста бу яктан, ул хөкүмәт сайтын да, халык белән интерент аша бәйләнешне дә яхшы гына оештырып җибәрде. Гомумән, ул яңа технологияләрне киң куллана. Электрон хөкүмәтне дә илдә иң беренче булып ул ясады. Россия электрон хөкүмәте, мәсәлән, әле һаман тулысынча эшләп китә алмады, алар Казанга килеп бездән өйрәнәләр. Ул яктан безнең казанышларыбыз чагыштырмача начар түгел. Ә Интернетны үзем өчен ни рәвешле файдалану турында ныклап уйлаганым юк әле хәзергә.
- Сезнең президентлык чорында, бик сөйләнмәгән, ләкин минемчә шактый зур казаныш булды - татарлар саны Татарстанның үзендә 52%-ка җитеп күпчелекне тәшкил итә башлады. Әлбәттә моңа татарларның табигый үсешеннән тыш, читтәге татарларның кайтуы хисабына да ирешелде. Икенче яктан, аларны Татарстан җәмгыятенә интеграцияләү проблемасы бар. Бигрәк тә хәзер кризис чорында андый кайтучылар өчен хәлләр тагын да начарайды дип әйтер идем. Милләтне тарихи Ватанга кире туплау мәсьәләсенә ничек карыйсыз? Чөнки бу Татарстанны татарлы итү мәсьәләсе генә түгел, читтәге татарлар, чыннан да, зур проблемалар кичерә. Мәсәлән, яшь дәүләтләрне: Үзбәкстанны, Казахстанны, Кыргызстанны алыйк. Алар үз милләтен кора хәзер, аларда татар кайгысы юк. Милләтне Ватанга туплау кирәклеген Татарстан җитәкчелеге аңлыймы һәм моңа ничек ярдәм итеп була?
- Аңламый дисәм дөрес булмас инде. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Әмма ул әкренләп хәл ителергә тиеш. Хәзер кайтырга теләгән гаиләләр күпчелек электән китеп, гомер буе кайтырга омтылып яшәүчеләр. Тормыш шартлары авыр елларда безнең республикадан киткән гаиләләр шактый булды бит. Аларның яңа буыны үсеп җиткән, яңа буын вәкилләре арасында кайтырга омтылыш бик юк. Алар үз тормышларын үзләре коралар. Өлкән кешеләр калган гаиләләрдә мондый ихтыяҗ бар, әлбәттә. Әмма алар да хәзер күп түгел дип әйтер идем, чөнки үзгәртеп кору чорларында 270-300 мең кеше барыбыр монда кайтты. Алар Татарстанда да, республикабыз тирәсендә дә урнаштылар.
Бу мәсьәләне хәл итүнең икенче юлы бар. Менә хәзер Казан дәүләт университеты нигезендә федераль университет оештырылды. Сезгә мәгълүм, ил буенча җиде федераль университет төзелә. Без дә шул исәпкә кердек. Казан техника университеты (элекке авиация институты), тагын берничә институт белән берләшеп, укыту белән бергә фәнни-тикшеренү эшләрен дә алып бара торган федераль дәрәҗәдәге университетка әйләнде. Кайда гына яшәмәсен, татар балаларына Казанда, гомумән Татарстанда югары яки урта белем алу мөмкинлекләре тудырырга кирәк. Аларны үзебезгә күбрәк чакырырга кирәк. Без моның белән шөгыльләнәбез, шундый омтылыш бар. Менә бу эш кирәк. Моңа мөмкинлекләребез көннән-көн киңрәк ачыла хәзер. Чөнки 2013 нче елда Казанда Бөтендөнья Универсиадасы үткәреләчәк. Бу да зур казанышларыбызның берсе. Бу бит дөньякүләм ярышлар. Килгән кунаклар, катнаша торган илләр саны буенча ул Олимпиада кебек үк, әле бераз артып та китәргә мөмкин. Хәзер бездә төзелеш бик кызу бара. Без бөтен уңайлыклары булган Олимпиада авылы төзибез. Универсиададан соң, шул төзелгән биналар югары, урта уку йортларына тапшырылачак, димәк, укырга күбрәк балалар кабул итә алачакбыз. Инде хәзерге вакытта ук безгә уйгырлар килеп укый. Төрекмәнстаннан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан килеп укыйлар. Әйткәнемчә, аларга күбрәк мөмкинлек бирергә кирәк.
- Һәм татарча өйрәтергә кирәк.
- Аларның күбесе татарча белә. Бу гаҗәпләндерә дә. Дөресен генә әйткәндә, кайчагында алардан өйрәнергә кирәк, шул ук уйгыр балаларыннан. Аннан болай, аларның әби-бабалары, ата-аналары исә уллары монда укырга урнашып татар кызына өйләнсен иде, кызлары монда татар егетенә кияүгә чыксын иде дип хыяллана. Хикмәт шунда ки, яшьләр килсә, чылбыр реакциясе башлана, ягъни бердән - ике, икедән тагын да күбрәк була. Шул ягы бик яхшы. Менә шундый сәясәт бара. Бу бит көчләп эшли торган нәрсә түгел, үзеннән-үзе бара. Әмма мөмкинлекләр тудырырга, мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Аннан соң, хәзерге вакытта Татарстанга килеп яшәү халыкка ошый. Чөнки уңайлы шартлар бар, спорт белән шөгыльләнергә, укырга, ял итәргә була һәм мондый мөмкинлекләр елдан ел арта бара. Милләтне туплау эше менә шушындый юл белән бара. Шулай булмаса, бездә халык саны кимегән булыр иде. Ил буенча күңелсез мисал бар бит: соңгы берничә елда үлүчеләр саны туучылар санына караганда күбрәк булды. Ләкин Татарстанда бер елны да халык саны кимемәде. Чөнки күпмедер гаилә һаман күчеп кайта торды. Хәзер кимемәгәч, киләчәктә кимемәс тә, чөнки соңгы вакытта балалар күбрәк туа башлады.
- Менә халык саны мәсьәләсенә дә килеп җиттек. Алда яңа җанисәп тора. Ул шушы елның октябрендә уздырылачак. Үткәненнән аңлашылганча, бу янә татар өчен чын мәгънәсендә көрәш булачак. Бигрәк тә Башкортостанда. Бу тагын күп сөйләнми торган, әмма ифрат әһәмиятле, күз йомып булмый торган бер проблема. Һәр якның да аргументлары бар. Уфадан да үзләренчә ничектер аклыйлар. Казан ягыннан да аклыйлар. Сезне гадәттә компромисслар остасы дип тә атыйлар. Бу уңайдан сезнең менә Мортаза Рәхимов белән бер утырып, проблемага ике якны да канәгатьләндерерлек бер чишелеш табу теләге юкмы? Чөнки вакыт-вакыт, җанисәп якынлашкан саен, бу инде хәтта күңелсез күренешкә әйләнә башлый.
- Гомумән, бу мәсьәләдә Башкортостанның хәле авыр аның. Минем бер вакытта да кемнедер гаепләп сүз сөйләгәнем юк, сөйләмим дә. Чөнки башта үзеңне шул урынга куеп карарга кирәк. Башкортостан зур республика, шул ук вакытта анда башкортлар саны кимрәк. Чынбарлыкта, анда иң күп санлы халык - руслар, аннан - татарлар белән башкортлар, аларның саны тәңгәл дип үк әйтмәс идем. Мин халык саны язылган документларга нигезләнеп түгел, үз күзәтүем буенча әйтәм, чыннан да, анда татарлар күбрәк. Шуңа күрә, Башкортостан дип аталгач, башкорт халкының саны күбрәк булсын иде дип, шуның турында хыялланып яши торган республика инде ул. Шуңа күрә, бу катлаулы мәсьәлә.
Шул ук вакытта, кайчагында Башкортостан идарә органнарының кайбер адымнары аңлашылып бетми. Алар ничектер онытып җибәрәләр: без бит демократик юлга баскан җәмгыятьтә яшибез. Кешене көчләп яздырып кына, син төп милләт булып язылсаң, синең алда юллар тизрәк ачыла дип кенә, шуңа хисап тотып кына мәсьәләне хәл итеп булмый. Бүген башкорт булып язылса, иртәгә ул татар була, татарлыгын югалтмый да, онытмый да. Андый адымнар булды бит инде. Шуңа күрә, мин моны үз-үзеңне тынычландыру дип кенә атар идем. Ә иң мөһиме - татар халкы да, башкорт халкы да исән булсыннар, ишәйсеннәр, дус яшәсеннәр. Татар белән башкорт - тугандаш халыклар, бәхеткә каршы, халыклар арасында каршылык юк.
- Минемчә, иң аянычы - соңгы елларда татар теле бүгенге глобальләшү чорында яшәп калырлык дәрәҗәдә тамыр җәя алмады. Сезнең моңа карашыгыз ничек?
- Тел мәсьәләсе мине гомер буе борчый, хәзер дә борчый, борчыячак та. Яңа Президентыбыз да, башка җитәкчеләребез дә моңа битараф түгел. Соңгы вакытта мин менә шундый нәтиҗәгә килдем. Безнең телебез төрки телләргә керә һәм аны төрки телләр нигезендә саклап калып була. БДБ илләре дип атыйбыз бит әле: Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан һәм аларга Төркия үзеннә-үзе кушыла. Төрки телләрдә сөйләшүче халыклар күп. Менә бу, гомумән төрки телләрне, шул исәптән үзебезнең телне дә саклап калуда бик мөһим фактор дип саныйм.
- Димәк , Сез унификация ягында инде?
- Киләчәге ничек булыр, әмма моның бүгенге көндә шулай булуы шарт. Ул илләрнең күбесендә шул төрки телләр хәзер дәүләт телләре. Үзеңнең туган телең башка илләрдә аңлашылмаса, кулланылышы бер ил белән генә чикләнгән булса, язмышы күпкә начар булыр иде дип саныйм. Мин бу мәсьәлә хакында һәрвакыт уйланам, чөнки бу бит җитди нәрсә -милләтнең сакланып калу мәсьәләсе. Менә бу фикерне Сезнең белән очрашуда әйтәсем килгән иде. Бу бик уңай тарихи фактор. Әлбәттә, үзебезнең тел үзебезгә якынрак, анысы турында сүз дә юк. Һәр халыкка үз теле кадерле. Әмма төрки телләр бергәләп сакланырга тиеш. Димәк, татар теле дә шул хисаптан сакланып калачак, башка телләр дә. Безгә әле Россиядә, әмма Татарстаннан читтә яшәүче татарларның телен саклау турында да уйларга кирәк. Бу да җиңел түгел, әмма таяныр җирлек бар.
Телне саклау һәм үстерү юнәлешендә без инде төрлечә экспериментлар ясап карадык. Һичшиксез, без телебезне саклап калырга тиешбез. Бу бер халыкка да җиңел түгел. Бәлки инглиз телле халыкларга бераз җиңелрәктер. Хәер, кемгә генә җиңел икәнен әйтеп булмый әле бүген. Киләчәктә глобальләшү процессы ничек барыр? Монысын тәгаен генә берәү дә әйтеп бирә алмас, мөгаен. Әгәр дә телебезне саклап каласыбыз килә икән, аны иң элек гаиләдә сакларга кирәк. Туган телне балалар бакчасында сакларга кирәк, моны мәктәпкәчә белем бирү дип әйтәбез. Аннан соң инде - башлангыч мәктәптә. Менә шушында телебезнең нигезен балага гомерлеккә салып калдыра алабыз. Башка чарасы юк аның, чөнки хәзерге вакытта белем алуның күләме зур. Кеше гомере 200 елга әйләнмәде бит әле, 100 яшькә дә җитә алган юк әле. Барыбер шул ук 10-11 ел эчендә белемнең ниндидер күләмен алып калырга, дөньяда шәхес буларак та башка халыклардан ким булмаска кирәк. Дөнья ачык бит хәзер, илләр ачык, киртәләр юк. Шуңа күрә, кабатлап әйтәм, өч баскыч - гаилә, баланы мәктәпкә кадәр әзерләү, башлангыч сыйныфлар. Бу мәсьәләдә без хәзер Россия буенча да эш башладык, милли телне тулысынча, күпме кирәк, шулкадәр өйрәнергә дип бөтенесен килештек. Мөмкинлекләр ачылган. Без бит югары уку йортларында да татар теле укытырга тырышып караган идек, әмма ул реаль нәрсә түгел. Аңа вакыт җиткереп булмый. Һичшиксез, һәркем үз телен ярата, ана теле - әни теле бит ул. Әгәр инде без, мәсәлән, үзебез гел татарча гына өйрәнеп, татарча гына белеп яшәсәк дөрес булмас иде. Чөнки дөнья ачык, дөньяда конкуренция бара. Инглиз телен белмәсәң, башкача белем дәрәҗәң ким булса, димәк син үз-үзеңә аяк чаласың. Бу сүзләрне әйтү җиңел түгел, хәл итәргә кирәк, аңлап эш итәргә кирәк. Менә бу мәсьәләдә әле безнең эшлисе эшләребез күп. Без хәзерге вакытта зур эшкә тотындык. Аны Рөстәм Нургалиевич дәвам итәчәк, чөнки без аны бергә башладык. Әлбәттә, бу бик күп акча чыгымы таләп итәчәк. Без хәзер белем бирүнең яңа программасын - 2010-2015 елларда Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерүнең дәүләт программасын эшлибез. Анда мәктәпкәчә белем бирүнең, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә укытуның яңа ысулларына зур игътибар бирелә. Без бөтен илләрнең тәҗрибәләрен өйрәндек. Бик кызыклы анализлар, нәтиҗәләр ясалды. Безнең министрыбыз да бу мәсьәләләрдә әзерлекле, уйлый торган кеше, аның чит илдә эшләү тәҗрибәсе бар. Бүгенге көнгә уртак фикергә килдек дип әйтәсем килә. Мәсәлән, башлангыч мәктәп укытучыларының хезмәтләрен ана телен ничек өйрәтүенә карап кына бәяләячәкбез. Мин үземнең соңгы чыгышларымның берсендә әйттем: укыткан өчен кеше күпмедер хезмәт хакы ала икән - алсын. Ә инде шуңа өстәп, аттестация нәтиҗәләре буенча, тагын бер еллык хезмәт хакын грант рәвешендә бирергә кирәк. Әйтик, башлангыч сыйныф балаларының белеме тикшерелә: программада каралган белем бирелгәнме, балалар ана телләрен беләләрме? Ул татар теле өчен генә түгел, башка милләтләр өчен дә шулай ук. Башлангыч мәктәп укытучысы шушы аттестацияне уңышлы узган икән, аңа, әйткәнемчә, бер тапкыр бер еллык хезмәт хакы күләмендә грант бирелә. Бу яңа ысулларның берсе.
Мин ни өчен хәзер бу турыда канатланып сөйлим? Чөнки без моның нигезләрен озак юлладык, ниһаять, таптык. Без моңа тотындык. Укытучылар белән бик җентекләп эшләргә кирәк. Әйткәнемчә, күп илләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. Бер баланы укытуга киткән чыгым төрле илләрдә төрлечә. Ә укытуның сыйфаты буенча иң яхшысы - Финляндиядә. Нәтиҗә шул - укытучы кирәк. Тагын бер үзенчәлек: мәктәп программасының юнәлеше - лидерлар әзерләү. Баланың табигать биргән сәләтен тулысынча тартып чыгарырга кирәк. Бу сәләткә белем өстәргә кирәк. Бик кызыклы мәсьәлә, бу - аерым бер бик зур әңгәмә темасы. Ә без сезнең белән бүген ни өчен бу хакта сөйләшәбез? Чөнки милләтебезне саклап калуның нигезе шунда. Бу эш бара. Без моның сукмагын таптык кебек. Бу сукмак безне зур юлга алып чыгарга тиеш.
- Бу эшне кем алып барачак соң? Мәгариф министрлыгымы?
- Мин моны үз өстемә алган идем. Бу программага турыдан-туры Президент җитәкчелек итәргә тиеш дип саныйм. Без моны бер ел элек Президент программасы сыйфатында башлап җибәрдек, шулай дәвам итәчәк ул. Хәзергә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә өлгермәдек әле. Барысын да халык белән киңәшеп-сөйләшеп эшләячәкбез. Бу ил буенча шундый беренче программа булачак. Ә безнең башлаган эшебезне ерып чыга алмыйча калганыбыз юк дип әйтер идем.