Минтимер Шәймиев: “Бездәге Универсиада тарихта иң яхшысы булачак”

2010 елның 21 июне, дүшәмбе
Татарстан Россиянең төп спорт төбәгенә әверелде. Моны хәтта көндәшләребез дә таный. Әмма уңышлар медальләр белән генә бәяләнми. Спорт - ул ышанычлы чынбарлык та, өметле һәм сәламәт киләчәк тә. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән күптән көтелгән әңгәмәбез әнә шул хакта булды. Республиканың беренче Президенты “Ак Барс” һәм “Рубин”ның җиңүләре китергән файданы аңлатып кына калмады, Универсиададан соң нәрсә буласын фаразлады, атларга булган мәхәббәтенең серен ачты.

– 2009 елда Казанда узган “Россия – спорт державасы” форумында Сез безнең республика моделенә тулысынча туры килә торган гыйбрәтле сүзләр әйттегез: “Спорт ул – дөньяда барлык халыкларны берләштерә торган идеология”. Чынлап та, Татарстанда күптөрле милләтләр дус яшиләр, биредә спортның да өлеше бар, чөнки безнең барыбызны да Татарстан спортчыларының уңышлары белән горурлану хисе берләштерә. Һичшиксез, бу уңышлар – Сезнең күпьеллык хезмәтегез нәтиҗәсе, шуның өчен газета укучылары һәм барлык спорт сөючеләр исеменнән ихластан рәхмәтемне җиткерәм.

– Алайса мин дә сүземне сезгә рәхмәт сүзләреннән башлыйм әле. Үзебезнең татар егетләренең спортка багышланган газета чыгаруы – кыю егетләр адымы. Бу өлкәдә үзегезне табып, сәләтле егет-кызларны җыеп, татар халкы ихтыяҗларын истә тотып эшләвегез мактауга гына лаек. “Безнең спорт” кебек Татарстандагы спорт тормышын яктыртучы газета юк иде. Кемдер аны башларга тиеш иде. Һәм бу гамәл барлык яктан да, һичшиксез, хупланырга тиеш дип уйлыйм.

Чынлап та, яшенә, милләтенә карамастан спорт бөтен кешегә дә ошый. Әгәр дә кемнеңдер кайчандыр спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булмаган икән, димәк, шундый заман туры килгән. Ә менә бүген исә көндәлек эштә, хуҗалыкта, гаиләдә физик эшчәнлек кимеде, интеллектуаль хезмәт алга чыкты. Без бу шартларга да яраклашырга мәҗбүрбез. Шул вәзгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә, бүген спортсыз яшәү мөмкин түгел. Ул һәр җирдә, һәр урында, һәр төбәктә кирәк. Шуңа күрә спортның киләчәге зур. Спорт белән шөгыльләнү – җәмгыятьнең яшәү рәвешенә әйләнеп бара.

Бүген Татарстанда спортның алга китүе, спорт буенча Россиянең башкаласы булып танылуы үзеннән-үзе генә килеп чыккан нәрсә түгел. Аңа күпмедер дәрәҗәдә халыкның үзаңы да әзер булырга тиеш. Гомумән, тормышта нәрсә генә эшләсәң дә, аңа өлгереп җиткән булуың кирәк. Берәүне дә әмер биреп, спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый. Әгәр дә тиешле матди нигез барлыкка килгән һәм халыкның үзаңы өлгергән икән, аңа этәргеч бирү яхшы. Моның һичшиксез нәтиҗәсе дә булачак. Без спортны үстерү белән башкалардан алданрак шөгыльләнә башладык, спорт корылмалары төзедек, кирәкле вакытта тиешле этәргеч бирдек. Хәзер исә Россиянең башка өлкәләре дә бу эшкә тотына. Әлбәттә, моның өчен шартлар, тормыш дәрәҗәсенең тиешле югарылыкта булуы кирәк. Әйткәнемчә, акча гына түгел, халыкның рухи яктан әзерлеге дә шунда керә. Шул исәптән спортны үстерүдә дәүләт органнарына да зур эш йөкләнә.

– Минтимер Шәрипович, республикада спорт төрләре бик күп. Сезнең фикерегезчә, кайсыларына зуррак игътибар бирелергә тиеш?

– Миңа калса, һәркем үзе теләгән спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Әлбәттә, балаларга күбрәк укытучылары, лидерлары, әлеге спортның ул төбәктә ни дәрәҗәдә таралган булуы йогынты ясый. Сабыйлар нәрсә тәкъдим ителә, шуңа тартылып китә. Без үзебез, мәсәлән, эшләп кенә үстек, спорт та шул иде, башка уеннар булмады. Бар белгәнебез “шәпи сугу”, ягъни тимераякта шуып шар сугу иде. Ә гомумән алганда, спорт балалар ныгып, сәламәт булып үссен өчен кирәк. Иң мөһиме – сәламәтлек. Хәзер бит, аллага шөкер, ашарга бар, өс бөтен, һәрхәлдә, болар хәл ителмәслек мәсьәләләр түгел. Әлбәттә, кемнеңдер мөмкинлекләре күбрәк, кемнекедер азрак булырга мөмкин. Әмма тән тазалыгына игътибар бирмәсәң, тормыш юлыңа алдан ук киртә салган кебек буласың. Сүз дә юк, белем алу мәсьәләсе дә бик мөһим. Соңгы вакытта бу юнәлештә дә зур эшләр башкарыла. Белемле меңне егар, дип әйтелсә дә, хәзерге вакытта көчле булу да бик мөһим. Сәламәт булсаң, белемне дә күбрәк үзләштерәсең. Бүген физик тәрбия белән белем алу тәңгәл булырга тиеш. Хәрәкәт кирәк. Хәзерге компьютер, интернет заманасында бу җиңел түгел, кайвакыт балалар гына түгел, үзебез дә компьютер каршыннан авырлык белән генә торабыз. Мин аны үземнән дә чыгып әйтә алам. Шуңа күрә нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсәк тә файдалы.

Спортның тәэсир итү көче искиткеч зур. Футбол буенча дөнья чемпионаты барамы, Олимпия уеннарымы – дөнья халкы экраннар каршына утыра. Чыннан да, башка бер идеология дә кешегә шулчаклы тәэсир итә алмый. Үзебез дә шулай бит. Трибунада үз командаң өчен җан атып утырганда, кайвакыт хисләр ташып чыга, ни кыланганыңны да абайламыйсың диярлек. Әлбәттә, ата-бабаларыбыздан килгән милли уен төрләрен дә буыннан-буынга җиткерү зарур. Бу юнәлештә дә эш бара. Моның төрле юллары бар. Әйтик, Сабантуй – мондый милли уеннарны үзендә туплаган бердәнбер бәйрәм. Анда спортчы булуың кирәкми дә, Сабан туена һәркем катнаша ала. Ат чабышы, милли көрәш, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү... Сабантуй - гомумән, гаҗәеп тамаша ул. Ул күңел ачу да, шул ук вакытта спорт ярышлары да. Сабантуй бит бер көн белән генә тәмамланмый. Уенда катнашкан бала киләсе Сабантуйга әзерләнә башлый. Анда туганнар җыела, баланың алар алдында үзен күрсәтәсе килә, ел буе шөгыльләнергә омтылыш барлыкка килә. Балачакта үзебез дә шундый идек.

Әлбәттә, милли спорт төрләренең профессиональ юнәлештә үстерү дә бик әһәмиятле. Соңгы елларда Марат Готыфович (Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры – ред.) һәм Җәүдәт Миңнәхмәтов татар-башкорт милли көрәшен үстерү белән турыдан-туры шөгыльләнәләр, ярдәм итәләр.. Республикада менә дигән шартлар барлыкка килде, көрәш өчен махсус спорт сарае төзелде, әлеге спорт төре 2013 елда бездә булачак Универсиада уеннары исемлегенә кертелде. Көрәшне мондый югары дәрәҗәгә күтәргәнебез юк иде әле. Шәхсән үзем Рөстәм Мухамов, Илдар Аббасов, Вил Усманов кебек егетләрнең көрәшүен Сабантуйда рәхәтләнеп карыйм. Көчле егетләребез бик күп. Дөньякүләм гомуми спорт төрләре һәм милли спорт төрләре бергә үсәргә тиеш дип саныйм. Безнең әле ат чабышлары бар, үзегез беләсез, атсыз бер Сабантуй да була алмый. Без биш ел элек ат спорты комплексы, ипподром салдык, тик дөньякүләм призларга ат чабышлары уздыру – авыр эш. Бу күп чыгым сорый торган спорт төре. Ул, гадәттә, бик алга киткән илләрдә киң таралган. Нәселле чабышкылар тәрбияләп, югары күрсәткечләргә ирешү, әйткәнемчә, бик зур чыгым таләп итә. Шулай да, без башкаларга караганда алданрак ипподром салып куеп дөрес эшләдек, ягъни нигезен салдык, ә үстерү өчен вакыт кирәк. Бу эшкә әле җәмгыятьнең дә, яшь буынның да өлгерүе зарур. Һичшиксез, безнең республикада бу спорт төренең дә киләчәге бар. Чөнки ат үрчетү, ат тәрбияләү татар халкының канына сеңгән.

– Минтимер Шәрипович, сезгә балачактан ук “ат җене” кагылган булуын бөтен кеше белә. Үзегезнең Сабантуйларда атта чапканыгыз булдымы соң?

– “Ат җене” безнең нәселдән килә, авылда кушаматыбыз да Чаптын иде. Атларыбыз Минзәлә уездында күп еллар беренчелекне бирмәгән. Безнең әти, үзе колхоз рәисе булса да, чабышкы атны Сабан туена шәхсән үзе әзерли иде. Тик Сабантуйда үземнең атта чапканым булмады, аның өчен махсус җайдаклар бар иде. Дөресен генә әйткәндә, мин күбрәк уку белән шөгыльләндем. Атта чабу өчен күпмедер дәрәҗәдә башкисәрлек тә кирәк, ә мин исә төп игътибарны белем алуга юнәлттем. Вакыты да җитмәде инде – өйдәге хуҗалык эшләреннән, укудан баш чыкмады. Сүз уңаеннан, Пучы авылы китапханәсендәге барлык китапны да укып бетердем бит мин: буранмы, яңгырмы – укыган китапны тапшырып икенчесен алырга бара идем. Чөнки тизрәк яңа китап укыйсы килә иде. Әлбәттә, атка атланып, атка утырып эшләргә туры килде.Чүмәлә тарттыру, печән, бәрәңге ташу - барысы да баштан үтте.

Хәзер менә борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре музей комплексларын торгызу эшенә тотындык. Анда да атлар булдыру фикере бар. Свияжскида да атлар тотар өчен урын билгеләнде. Ә Болгарда исә, ачык һавада татар халкының авыл тормышын тулысынча күрсәтеп бирәчәк Икмәк музее корырга телибез. Бу эшкә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе тотынды. Әлеге музейны карарга килүчеләр үзләре дә, балалары да атка атланып карасыннар, дидек. Бу сабый хәтерендә мәңгегә сакланып калачак. Беренче мәртәбә ат өстенә утыргач кичергән хисләрне аңлатып бетереп булмый. Син тере җан иясе өстендә, биектә тибрәнеп утырасың, тирә-якта бар дөнья хәрәкәткә килгән кебек тоела, атның ялына тотынасы килә. Бу хиссият сабыйның киләчәгенә дә тәэсир итми калмас. Икмәкнең дә яңа мичтән чыкканын сындырып капсаң, аның хуш исеннән, искиткеч тәменнән хәйран каласың. Минемчә, һәркем бала чакта шундый тойгылар кичерергә тиеш. Алар аңа тормышны, тарихны аңларга ярдәм итәчәк. Дөнья минут саен үзгәреп тора, техника заманасында яшибез. Ләкин кешенең җир, су, һава, табигать белән элемтәсе өзелмәскә тиеш.

– Ә менә улларыгыз автоузышчы буларак танылды. Нәселегезгә хас гади атларны корыч атларга алыштырдылар, димәк?

– Алар - замана балалары. Гомумән, яшьләр арасында машиналар белән мавыгу бик көчле. Ипподром ачылгач, анда ял көннәрендә халык күпләп йөрер дигән фикерләр бар иде. Тик замана шаукымы көчлерәк булып чыкты: халык күбрәк автомобиль ярышларына бара. Биектау автодромына беренче тапкыр баргач, исем китеп кайткан иде: анда яшьләр гаиләләре, балалары белән бергәләп ярышлар карарга йөри икән. Һичсүзсез, без улларыбыз өчен бик борчылабыз, чөнки бу шактый куркыныч спорт. Хәер, һәр нәрсәнең үз вакыты диләр. Айрат хәзер инде ярышларда катнашмый диярлек. Радик та, соңгы елын гына катнашам, дип вәгъдә бирде.

– Минтимер Шәрипович, Сез барлык спорт төрләренең дә тугры җанатары. Эшегез никадәр күп һәм вакытыгыз никадәр кысан булуына карамастан, еш кына хоккей, футбол, баскетбол һәм башка матчларда күрәбез. Сез команда эчендәге хәлләрдән дә хәбәрдармы?

– Хәбәрдар. Дөньяда кем ничек уйный, кайсы уенчыларга игътибар итәргә, кайсыларын алырга, алмаштырырга, уенны камилләштерү өчен нинди адымнар ясарга – командаларның җитәкчелеге белән болар турында һәрвакыт сөйләшеп торабыз. Үземнең киңәш-теләкләремне җиткерәм. Әлбәттә, барлык командалар белән дә аралашып булмый, аның өчен вакыт та кирәк, тик хоккей-футболда кабул ителгән мөһим карарларда катнашам. Ләкин бу басым ясау яки кысылып йөрү дәрәҗәсендә түгел. Безнең алдынгы командаларыбызның җитәкчеләре акыллы остазлар, аларны өйрәтәсе юк. Ә гомумән алганда, барысы белән дә кызыксынам. Бүген, гомумән, дөньякүләм проблема – яхшы тренерлар табу. Менә Түбән Новгородта узган хоккей сезоны барышында тренерны өч тапкыр алмаштырдылар. Яңа кеше бер белмәгән команда белән кыска гына вакытта нинди нәтиҗәләргә ирешә алсын, ди? Яхшы уенчыларны тәрбияләү өчен вакыт һәм түземлек кирәк. Төрле чаклар була, менә безнең “Ак Барс”ны гына алыйк. Яшерен-батырын түгел, инде ике ел рәттән сезон башында яхшылап уйный алмыйбыз. Тик Зиннәтулла Билялетдиновның сабырлыгы һәм профессиональлеге нәтиҗәсендә икенче ел рәттән Гагарин кубогын яулап киләбез.

Дөресен әйтим, икенче тапкыр җиңә алуыбызга үзем дә ышанып бетмәгән идем. Әмма тренерга ышанычыбыз зур иде. Тренерның шәхес булуы мөһим. Зиннәтулла Билялетдинов кебек. “Ак Барс” матчларында минем бер күзем – уенда, икенче күзем Зиннәтуллада була. Сокланып та, горурланып та карап утырам мин аңа. Булса да була икән кешедә шулкадәр сабырлык! Бу аның акыллы, тотанаклы, төпле кеше икәнен дәлилләп тора. Мин бу сүзләрне күптән түгел “Ак Барс” командасына алтын медальләр тапшыру тантанасында да әйттем. Шулай ук Корбан Бердыев та, Владимир Захаров та, Владимир Алекно да – чын шәхесләр. Зур спорт ул хикмәтле нәрсә. Чыктың да - җиңдең дип әйтү артык гадиләштерү булыр иде. Зур спортта эзлекле казанышларга ирешергә теләсәң, моңа бала чактан ук гомереңне багышларга кирәк. Аннары бик олы эш – команданы оештыру, туплау. Командада үзара аралашу, дуслык, бердәмлек булмаса, югары күтәрелеп булмый. Ә төрле-төрле характердагы егетләрне бер йодрыкка берләштерер өчен нәкъ менә сабырлык таләп ителә дә. Кайдадыр уңышсызлыкка тап булган саен тренерны алыштыра башласаң юньле эш чыкмый ул, аннан соң тиз генә яңасын, яхшысын табу да җиңел түгел бит әле. Минем фикеремчә, тренер – шул уенда үзе уйнаган, тәҗрибәле, сабыр, ихтыяр көчле, сәләтле кеше булырга тиеш. Ул бит әле тәрбияче дә. Әйткәнемчә, яхшы тренерлар ил буенча гына түгел, дөньяда да җитми. Быелгы илкүләм уңышсызлыкларның да төп сәбәбе тренерлар составына тиешенчә игътибар биреп җиткермәүгә бәйле. Быел Канадада узган Олимпия уеннары моны бик ачык күрсәтте.

Безнең барлык төрләрдә дә уңган спортчыларыбыз бар: футболда да, хоккейда да, йөзүдә дә, волейболда да. Татарстан спортка зур акчалар түгә дип тәнкыйтьләүчеләргә әйтер сүзем шул: мич башында ятып кына халкыңны, илеңне дөньяга таныта алмыйсың. Мин - татар дип горурланып, күпме генә күкрәк суксаң да, дөньяга күрсәтерлек гамәлең, осталыгың булмаса, сине берәү дә белмәячәк. Буш куык шартлап китүчән була. Эш күрсәтә белергә кирәк. Читтән футболчылар, хоккейчылар сатып алганны да тәнкыйтьлиләр. Беренчедән, моңа республика бюджетыннан чыгым зур түгел, алар өчен алга киткән, уңышлы компанияләребез акча түли. Икенчедән, бюджеттан бирелә торган акчаны, әйтик, республиканың һәр кешесенә бүлеп чыксаң, һәркемгә 100 әр сум акча тияр иде. Әмма бер генә компания дә тиктомалдан акча чыгарып салмый, бу дөнья буенча да шулай. Хикмәт патриотлыкта һәм спорт сөюдә генә түгел, алар үз компанияләре мәнфәгатен дә онытмый. Команда, ярышларда җиңеп, дөнья күләмендә таныла, димәк үзенә ярдәм итүче компанияне дә, үз шәһәрен һәм үз илен дә таныта. Нәтиҗәдә халыкны күтәреп кенә калмыйбыз, балалар өчен бик шәп үрнәк тә булдырабыз. Хәзерге базар шартларында үз акчаларын спортны күтәрүгә тотучы оешмаларга рәхмәт әйтергә, хөрмәт күрсәтергә кирәк. Шунысы куанычлы, Татарстанда андыйлар шактый: “Татнефть”, “Нәфис”, “Оргсинтез”, “ТАИФ”, “Татэнерго”, ϻГазпромтрансгаз КазаньҢ һәм башкалар. Башлангыч чорда командага шактый акча тотыла, ләкин ул командалар, әкренләп күтәрелеп, үзләре үк табыш китерә башлый. Мәсәлән, “Рубин” Европа лигаларына чыгып берничә миллион евро күләмендә акча эшләде.

- Сезнең яраткан спортчыларыгыз бармы?

- Үзебезнең Татарстан спортчылары барысы да минем яраткан спортчыларым. Дөньякүләм танылган татарларыбыз да күңелгә якын. Барысын да атап бетереп булмас, әмма берничәсен әйтеп китим. Владимир Чагин, Семен Якубов, Фирдәвес Кәбиров, Илгизәр Мәрдиев (атаклы “КАМАЗ мастер” командасы), Ирек Зиннуров, Вил Усманов, Алисә Галләмова, Артем Тимофеев, Данис Зарипов, Алексей Морозов, Сергей Семак, Сергей Рыжиков... Әле бит Алина Кабаева, паралимпияче Ирек Зарипов, Динара һәм Марат Сафиннар бар... Алар бик күп һәм бу бик сөнечле хәл.

– Сез спорт дөньясын бик яхшы беләсез. Әйтегез әле, бүгенге көндә анда сезне ниләр борчый?

– Нинди генә спорт төрен алсак та, ярышларда гаделсезлек күренешләре булуы борчый. Мәсәлән, кайвакыт судьялар кайбер командаларны ачыктан-ачык яклый башлыйлар. Андый очракларда мин мондый фикердә: болар безне кимсетергә ниятлиләр, әмма, киресенчә, шуның белән безне тагын да көчлерәк итәләр. Чөнки бездә яхшы мәгънәсендә усаллык барлыкка килә. “Ничек кенә аяк чалсагыз да без уйныйбыз, уйнаячакбыз һәм барыбер җиңеп чыгачакбыз”- дип үҗәтләнеп, тагын да ныгытыбрак уйнарга тотынабыз. Үз-үзен хөрмәт иткән команда җиңел юл белән бармый ул. Судьяларның йомшаклык күрсәтүе ахыр чиктә команданы хәлсезләндерә генә. Гаделлек кирәк. Кайбер финал ярышларына судьяларны чит илләрдән чакыралар. Аларга карата бернинди сораулар тумый, чөнки алар ике якны да тигез күрә. Ни өчен Мәскәү командалары соңгы вакытта футболда да, хоккейда да, волейболда да әлләни уңышка ирешә алмыйлар? Чөнки алар җиңел юл сайлыйлар. Ә авыррак юл узып чыныккан, көчәйгән төбәк командалары алга чыга башлады. Әлбәттә, гаделсезлеккә юл куярга ярамый. Миңа калса, быелгы кышкы Олимпиадада нәкъ менә шул сәбәпле җиңелдек. Командаларны туплаганда да спортчыларны гадел рәвештә, осталыгына карап сайлап алырга кирәк. Спорт бит бу! Ул чиста нигезле, намуслы шөгыль булырга тиеш. Иҗади хезмәт шикелле. Менә шушы көннәрдә генә бөтен ил күләмендә Баскетбол федерациясендә булган гаделсезлекләр фаш ителде. Аның җитәкчесе Сергей Чернов эштән алынды.

Шулай ук Олимпиадага әзерләнү турында төрле сүзләр ишетелде. Ә бит биредә бернинди имеш-мимешләргә урын калмаска тиеш иде. Күпмилләтле Россиядә халык бик сәләтле. Әле СССР вакытында ук һәрвакыт җиңеп килдек бит. Элек матди хәлләр авыррак та иде. Бүген исә Олимпиадага спортчылар санынча артистлар ияртеп бару, акчаны кирәкмәгән юнәлешләрдә тоту – тискәре күренеш. Башта спорт турында, аннары гына күңел ачу турында уйларга мөмкин. Хәзер инде, “авыз бер пешкәннән” соң тотындылар, әмма бу эшне дә ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Паралимпия уенннары исә менә шушы хәлне көзгедә сыман ачып салды. Анда катнашучыларга артык игътибар да бирелмәде, ә алар һич көтмәгәндә, дөньяны шаккаттырып, Россияне бөтен дөньяга танытып, алтын медальләр төяп кайттылар. Димәк, артык ыгы-зыгы булмаган җирдә намуслы кешеләр җыелган, тырышып әзерләнгәннәр. Ләкин мин барыбер Олимпиададагы уңышсызлык өчен спортчыларны гаепләмәс идем. Уңышның нигезендә оештыру осталыгы, кадрларны гадел сайлау ята.

Сүз дә юк, без – патриотлар. Шул ук вакытта патриотлык хисләре чынбарлыкка нигезләнергә тиеш дип саныйм. Берәр төрдә уңышлар була икән, без аның белән ел буе мактанабыз. Безнең илгә хас нәрсә бу. Быел хоккей буенча Германиядә узган дөнья чемпионатын гына алыйк. Россия, әлбәттә, уңышлы чыгыш ясады, көмеш медальләр алды. Әмма шунысын истән чыгармыйк - башка илләр бу ярышка иң көчле составларын җибәрмәделәр. Канаданың нигездә яшьләр командасы уйнады һәм ничек шәп уйнады! Искиткеч зур тизлектә һәм шул ук вакытта ничек төгәл эш итәләр. Дөресен генә әйткәндә, мин үзебезнекеләр өчен борчылып куйдым. 2014 елда Сочи Олимпиадасына шушы команда киләчәк, ләбаса! Аларны җиңәргә теләсәк, безгә бүгенән үк ныклап әзерләнә башларга кирәк. Менә шуңа күрә үз-үзебезгә объектив бәя бирергә тиешбез. Нинди командалар белән уйнап чемпион булганыбызны яки югары урын яулаганыбызны аңларга кирәк.

– Минтимер Шәрипович, Казанда булачак Универсиадага да вакыт күп калмады. Бу вакыйга Татарстанда спорт үсешенә нинди йогынты ясаячак?

– Татарстанның, Казан шәһәренең Универсиада үткәрү хокукын яулап алуы гаҗәп хәл! Кайчакта, дөньяда әллә без генә микән, дип тә уйлап куям. Сүз дә юк, мондый дәрәҗәгә җитү – бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Ашаган белми, тураган белә, дип әйтәләр бит. Моңа ирешү өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Спорт, туризм, яшьләр эшләре буенча элеккеге министрыбыз Марат Бариев, Казан шәһәре хакимияте, шәхсән Илсур Метшин күп көч куйдылар. Бу җиңү Татарстанны да, халкын да югары күтәрә, республика тормышында гасырның иң зур казанышы дип бәяләнерлек вакыйга ул. “Рубин”ның атаклы “Барселона” командасын җиңүеннән соң, “Интер” белән лаеклы уйнавыннан соң Казан дөньяга ничек танылды! Минемчә, без бик дөрес юлдан барабыз. Әле менә Россия футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукы өчен көрәшә. Җиңгән очракта бездә төзеләчәк футбол стадионы да файдаланылачак. Республика Сабантуен да шунда уздырып булыр иде. Менә дигән уңайлы урында урнашачак ул. Күреп торасыз, Универсиада объектлары да бер-бер артлы сафка баса. Шунысы бар, гомер кыска, ә хыяллар күп. Иң мөһиме шул - без инде хәзер үк киләчәк буыннар өчен киң колачлы эшләр башладык. Бездәге Универсиада тарихта иң яхшысы булачак.

Әңгәмәне Илназ Фазуллин әзерләде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International