Минтимер Шәймиев: "ТР Дәүләт Советы республиканың төп законын үзгәртмәс, мөгаен"

2010 елның 20 августы, җомга
Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, республика парламенты депутатлары югары вазифаи затның исемен алыштыру хакына Конституцияне үзгәртмәс, мөгаен.

"Әгәр кайсыбер республикалар үз территорияләренең югары вазифаи затлары исемен алыштыру инициативасы белән чыга икән, бу РФ Конституциясе һәм аларның конституцияләре буенча бары тик үзләренең хокукы", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Дәүләт Советына закон чыгару инициативасы хокукына ия юридик яки физик затлардан мондый тәкъдимнәр килмәгән. "Мондый тәкъдимнәр килгән очракта да ТР Дәүләт Советы республиканың төп законын үзгәртмәс, мөгаен", - дип сүзен йомгаклады ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International