Татарстан 30 августта Республика көненең егерме еллыгын билгеләп үтә. Күпмилләтле халкыбыз өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе бу, дисәм, ялгышмамдыр. Аңа юл бик катлаулы булды, аны без лаеклы төстә үттек.
Быел Татарстан АССР оештырылуга 90 ел тулды. Автономияле яшәү рәвеше, әлбәттә, кимчелекле-кимсетүле, шуңа күрә республиканың шундый статусы белән гражданнарыбызның килешмәве нигезле иде. Инфраструктура үстерелмәгән, юллар юк, фәкать шәһәрләр генә газлаштырылган, торак төзелеше юк дәрәҗәсендә. Торак фонды тузган. Кибет киштәләре бөтенләй буш диярлек. Кешеләр үзләре үк җитештергән азык-төлекне Мәскәүдән барып алырга мәҗбүр. Мәскәүдәге, Киев, Минск, Алма-Ата, Ташкент, Бишкәктәге (Балтыйк буе республикалары турында әйтеп тә тормыйм) тормыш белән Советлар Союзы төбәкләре тормышындагы гаять зур шундый аермалык халыкның кәеф-рухында нык чыгылды. Шуңа күрә дә халкыбыз Татарстанның автономия статусына тарихи гаделсезлек буларак карады.
Хәер, совет чорын гел яманлау гына да дөрес булмас иде. Ул чордагы күп кенә казанышлар Татарстан Республикасының (ТР) бүгенге икътисадый һәм мәдәни тормышына нигез салды. Сәнәгатьтә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармаклары республика икътисадында әйдәп баручы тармакларга әйләнде. Аларның базасында нефть химиясе һәм химия предприятиеләре калкып чыкты. Авиация сәнәгате һәм күп кенә машина төзелеше предприятиеләре пәйда булды. КамАЗ илнең төп предприятиесенә әйләнде, бүген, ягъни XXI гасырда да шулай булып кала ул. Яңа тармаклар барлыкка килү белән бергә, вузлар, шулай ук фәнни институтлар да ныгыды. Татарстан ярым аграр республикадан индустриаль төбәккә әйләнде. Совет чорында халыкның һөнәри-квалификация структурасындагы чалышлыклар бетерелде. Асылда, тормышның барлык өлкәләрендә татар мохитеннән югары квалификацияле белгечләр үсеп чыкты.
Татар халкы 1937 еллардагы репрессияләр чорында һәм шуннан соң Бөек Ватан сугышында күп кенә талантлы вәкилләрен югалтуына карамастан, зыялыларның яңа вәкилен тәрбияләп үстерә алды. Советлар чорында өлкән буын традицияләрен лаеклы дәвам иттергән бик шәп язучылар, композитор, артист, рәссамнар пәйда булды. Шул ук вакытта мәдәният өлкәсендәге җитди югалтуларны да тану кирәк, чөнки катгый цензура яшәп килде, директив планда татар мәктәпләре ябылды, ә татар теле көнкүреш теленә кайтып калды. Газета-журналлар билгеле бер кысалардан чыга алмады, бигрәк тә татар телендәге радио һәм телевидение тапшыруларында чикләүләр күп булды. Боларның барысы да татар халкында тискәре уй-фикерләр, тормышка тискәре караш уятты.
"Хәбәрдарлык" бөтен совет җәмгыятен калкытты. Мәскәү һәм Балтыйк буе барысына да тон биреп торды. СССР дәрәҗәсендә "Башкача мөмкин түгел" шигаре кешеләрнең аңын яулады. Татарстанда 1918 елдан бирле дәүләтчелекне торгызу идеясе төп идея булып килгән бит. 80 нче еллар азагы - 90 нчы еллар башларында ул Татарстанга союз статусын бирү таләбендә чагылыш тапты. Барча халыкка бөтен проблема шул кимчелекле-кимсетүле автономиягә генә барып тоташа кебек тоелды. Башлыча бу шулай да иде. Әмма вакыйгалар үсеше союздаш республикаларның да үзләренең статусыннан канәгатьсез булуларын күрсәтте. Шул чагында республикаларның суверенлык идеясе хөкем сөрә башлады.
Суверенитет төшенчәсе халыкара хокук өлкәсендә шактый киң мәгънәгә ия, гәрчә аны бәйсезлек белән бәйләп аңлатсалар да. Татарстанда, тулы бәйсезлектән алып, Россия Федерациясе (РФ) составында статусын арттыруга кадәр, зур фикер төрлелекләре белән озакка сузылган бәхәсләшүләрдән соң, компромисс формула табылып, соңыннан ул Татарстан Республикасы Конституциясенә кертелде. ТР Төп законында (1 ст.) болай диелә: "Татарстан Республикасы суверенитеты, Россия Федерациясенең генә карамагындагы эшләрдән һәм Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының уртак карамагындагы эшләре буенча тулы дәүләт хакимиятенә (законнар чыгару, башкарма һәм суд) ия булудан гыйбарәт, һәм ул Татарстан Республикасының сыйфат ягыннан аерылгысыз торышы булып тора". Мондый формула Россия Федерациясе Конституциясенә туры килә иде, шуңа күрә суверенитет төшенчәсен фәкать РФ Конституциясенә карата гына кулланып булуын һәм аның республикаларга кагыла алмавын билгеләгән Конституцион суд билгеләмәсе (2000 елның 27 июне, № 92-0) ачыктан-ачык сәясиләштерелгән карар булды. Федератив дәүләттә вәкаләтләр бүленә, димәк, "бүленгән мөстәкыйльлек" гамәлдә була ала дигән сүз.
Башта Татарстан суверенитеты мәгънәсенә республиканың халыкара хокук субъекты сыйфатына ия булуы да кергән иде, әмма соңыннан ул рәсми документлардан төшеп калды. Гәрчә ТР, асылда, актив халыкара эшчәнлек алып барды һәм хәзер алып баруын дәвам итсә дә (шактый ук югары дәрәҗәдә).
Әйтергә кирәк, "Татарстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында декларация" халыкларның "үзләре сайлап алган милли-дәүләт һәм милли-мәдәни формалар буенча үзбилгеләнүенә" хокукы күздә тотылган "Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларация"дән соң кабул ителде. Шуңа күрә Татарстанны сепаратлыкта (аерылып чыгу омтылышында) гаепләүләр нигезле түгел иде. ТР декларациясе Татарстанга республика тормыш эшчәнлегенең кайбер өлкәләре буенча үз сәясәтен эшләүгә нигез булды.
Сәяси яктан республика алдында үз чишелешләрен таләп итәрдәй берничә катлаулы мәсьәлә торды. Беренчедән, татар теле статусы, икенчедән, РФ белән беррәттән, мөстәкыйль субъект сыйфатында "союз килешүе"ндә катнашу; өченчедән, килешү нигезендә РФ белән үзара мөнәсәбәтләрне булдыру. ТР Дәүләт суверенитеты турында декларация татар һәм рус телләрен дәүләт телләре сыйфатында таныды. Мондый карар, оппозиция тарафыннан каршылыклар тудырса да, татар халкы өчен принципиаль яктан мөһим иде. Компромисс шуннан гыйбарәт булды: татар теленә дәүләт теле статусы бирү белән бер үк вакытта союз үзәге белән сөйләшүләр процессын башлау турында сәяси дәрәҗәдә килешүгә ирешелде.
Татарстан делегациясе тәкъдиме нигезендә СССР халык депутатлары съездында СССР Конституциясенең 127 статьясына үзгәрешләр кертүгә ирешелде. Шулай итеп, Конституциядә яңа Федерация советы әгъзалары сыйфатында, союздаш республикалар белән беррәттән, автоном республикалар да танылды.
Союз килешүен эшләү һәм төзүдә Татарстанның тоткан урыны турындагы мәсьәлә дә шактый ук четерекле булды. Россия Федерациясе республиканың РФ делегациясе кысаларында катнашуын алга сөрде. Татарстанның позициясе башкачарак иде, ул "Союз килешүе проекты турында" Татарстан ССР Югары Советы карарында чагылыш тапты. Аның 2 пунктында республика парламентының 1990 елның 30 августында кабул ителгән Татарстан ССРның Дәүләт суверенитеты турында декларация һәм "ССР Союзы белән федерация субъектлары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында" 26 апрель, 1990 елгы СССР Законы нигезендә, Суверен Совет Республикалары Союзының гамәлгә куючыларыннан берсе сыйфатында чыгуга, Союз килешүенә мөстәкыйль кул куюга һәм шуңа бәйле югары дәрәҗәдәге бурычларны кабул итүгә әзер булуы турында белдерүе хакында принципиаль позиция билгеләнгән иде. Мондый позиция РФ белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуны таләп итте. Туксанынчы еллар башларында Казанда, Чаллы, Түбән Кама һәм башка районнардагы сәяси хәлләр гадәттән тыш киеренке иде. Татарстанның бәйсезлеген таләп иткән меңнәрчә халык даими рәвештә митингларга җыелды. Күп кенә депутатлар да моны хуплады. "Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге акты турында" Татарстан ССР Югары Советы карарын кабул итү факты әнә шул хакта сөйли. Аның нигезендә Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә Дәүләт бәйсезлеге турында акт кабул итү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының сәяси-хокукый, социаль-икътисадый хәле үзгәрүгә анализ-фаразны Татарстан ССР Югары Советына карап тикшерүгә тапшыру кушылды.
Республика парламентында да "Татарстан Республикасының Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенә керүе турында декларация" кабул ителде. Әлеге документта, республика гамәлгә куючы хокукында БДБ гә керүе турында белдерә, дип билгеләп үтелде. Шуның белән бергә, бәйсезлекне игълан итү Татарстан Республикасының дәүләт статусы турында мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы гражданнары арасында бөтен халык тавыш бирүен (референдум) үткәрүнең кирәклеген күрсәтте.
Сәяси вәзгыять ТР һәм РФ делегацияләре арасындагы сөйләшүләр ярдәмендә берникадәр йомшарды. Зур авырлыклар белән булса да, 1991 елның 15 августында консультацияләр йомгаклары буенча Беркетмәгә кул куелып, анда Россия Федератив Социалистик Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында, башка республикаларның һәм тулаем алганда союзның мәнфәгатьләренә зыян китермичә, шушы ике республиканың өстенлекле мәнфәгатьләрен исәптә тотучы мөнәсәбәтләрне җайга салуның килешү формаларыннан файдалануга юнәлеш тоту зарурилыгы турында ниятләүләр теркәлде. Өр-яңа тарихта Мәскәү белән Казан арасында кул куелган тәүге документ иде бу. Ул хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү турында шартнамә төзү хакында сөйләшүләргә нигез салды. 1992 елның 22 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең икътисадый хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән килешүгә кул куюы мөһим этапка әйләнде.
Республика статусын ныгыту өчен 1992 елның 21 мартында узган референдумның әһәмияте бәяләп бетергесез зур булды. 1991 елның 12 августында Үзәк белән ТР арасында сөйләшүләр башлануга ук РФ делегациясе ТР делегациясе вәкаләтләренең легитимлыгы турында мәсьәләне күтәрде. Мәскәүдә демократик көчләрнең коммунистларга каршы актив көрәше алып барылды, һәм Татарстан күп кенә сәясәтчеләр өчен уңайсыз субъектка, янәсе, совет традицияләрен дәвам иттерүче демократик булмаган субъектка әйләнде. Үзәкнең урыннардагы процессларны аңлап җиткермәве ачыкланды. Чынында, республикада халык мәнфәгатьләрендә эш алып барылды, һәм моны референдум гына раслый ала иде. Хокукның беренчел чыганагы - халык, һәм шуңа да без, кешеләр үз теләкләре белән республика парламенты кабул иткән Дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә мөнәсәбәтләрен турыдан-туры белдерсеннәр өчен, халкыбызга мөрәҗәгать иттек.
Референдум алдыннан Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы чиккә җитеп "кызды". Референдумга чыгарылган: "Татарстан Республикасының суверен дәүләт булуы, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән тигез хокуклы килешүләр нигезендә үз мөнәсәбәтләрен коручы халыкара хокук субъекты булуы белән килешәсезме?" дигән сорауга каршы тавыш бирүгә чакырып, республиканы төрле плакат-листовкалар өеме эчендә калдырдылар. Россиянең хакимият структуралары, референдумны үткәрүгә юл куймас өчен, билгеле бер адымнар ясады. Безне бик демократияле рәвештә халык белән киңәшләшү хокукыннан мәхрүм итәргә маташуларының сәбәбен һич аңламадык. РФ Югары Советы үзенең утырышында республика Югары Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшиннан гаять тупас рәвештә референдумны үткәрү турында карарны юкка чыгаруны таләп итте.
Референдум алдыннан Б.Н.Ельцин, Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыгып, референдумга бармаска өндәде. Миңа референдумга чыгарылган мәсьәләне хуплауга чакырып чыгыш ясарга туры килде. Киеренкелек артты. Эш шуңа кадәр барып җитте ки: РФ Прокуроры ТРның барлык сайлау участокларына, тавыш бирү өчен ишекләре ачылган очракта, җинаять җаваплылыгына тарту турында танытмалар җибәрде. Әмма референдум буласы көнне иртән-иртүк барлык 2611 сайлау участогы да үз эшен башлап җибәрде. Референдум йомгаклары республика статусы өчен татарларның гына түгел, русларның да тавыш биргәнлеген күрсәтте. Алынган нәтиҗә (62 процент диярлек) халыкның сайлап куелган Президентка һәм депутатларга ышанычын раслады, шуннан соң республикада этносара һәм, тулаем алганда сәяси тотрыклылык урнашты.
Бөтен халыкның тавыш бирүе юлы белән республиканың статусын ныгыту 1992 елда парламент тарафыннан кабул ителгән Татарстанның яңа Конституциясен эшләүгә нигез булды. Төп закон ике яклы килешү проектын әзерләү өчен иң мөһим документларның берсенә әйләнде.
Сөйләшүләр зур авырлыклар һәм өзеклекләр белән барды. Чөнки һәр як үз файдасына өстәмә аргумент-дәлилләр эзләде. 1993 елда үзәк җитәкчелеге Россия Федерациясенең яңа Конституциясе проектын тәкъдим итте, проект Конституцион киңәшмәдә тикшерелде. ТР Президенты һәм ТР Югары Советы Рәисе "Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе - Россия арасында килешүле-конституцион мөнәсәбәтләр турында нигезләмәне Россия Федерациясе Төп законында конституцияләштерү хакында" тәкъдим белән РФ Президентына мөрәҗәгать итте. Әмма рәсми җавап алынмады. Республика делегациясе Конституцион киңәшмәне ташлап китте, шуннан соң, Татарстан позициясен исәпкә алу өчен, РФ Конституциясе проектына төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча ике яклы консультацияләр башланды. Нәтиҗәдә РФ Төп законында бик мөһим пункт (11 ст. 3 п.) пәйда булды. Анда: "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары арасындагы эшләр һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү бу Конституция, Федератив килешү, эшләр һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында башка килешүләр нигезендә хәл ителә", - диелгән иде. Әлеге статьяда Татарстан өчен "башка килешүләр" дигән сүзләр бик мөһим булды, чөнки алар ике яклы килешү төзүгә юл ачты. Әлбәттә, соңыннан 11 ст. 3 п. тирәсендә кызу бәхәсләр купты. Әмма шушы вакытка республиканың федератив мөнәсәбәтләр коруда мөстәкыйль тавыш хокукын яклый алуы, һичшиксез, җиңү иде.
Ике яклы килешү турында сөйләшүләр йомгаклау стадиясенә якынлашты. Республиканың 1992 елда Федератив килешүгә кул куймавы килешү төзү өчен бик мөһим нигез булып хезмәт итте. Шуның белән бергә, Татарстанга Россиянең гомуми хокук кырына керү дә зарури иде. 1994 елның 15 февралендә "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм үзара эшләр бүлешү турында" шартнамәгә ТР һәм РФ кул куйды. Килеп туган хәлләрдә федераль үзәк тә Шартнамәгә кул куюга кызыксынулы иде, Чөнки аңа имза салынганчы Татарстанда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрелмәде, шулай ук республиканың Россия Федерация Советында да вәкиле юк иде. Шартнамә республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрендә борылышны билгеләгән мөһим документка әйләнде.
Республикада, сәяси үсеш концепциясе белән беррәттән, социаль-икътисадый үсеш концепциясе дә эшләнде. Базар икътисадына күчү өчен икътисадны структур яктан үзгәртеп коруга киң колачлы хәрби-сәнәгать комплексы нык комачаулады. Моннан тыш ТР икътисады нефть бәясенә (ул елларда нефть бәясе бик нык "уйнады") бәйле булды, шуңа күрә озак срокка исәпләнгән икътисадый сәясәтне эшләү авыр иде. Базар мөнәсәбәтләренә тиз генә вакыт эчендә күчүгә комачаулык тудырырдай башка сәбәпләр дә булды.
РФ Хөкүмәте тарафыннан игълан ителгән "шок терапиясе", республикада яшәүче күпчелек халыкны авыр хәлдә калдырып, кешеләргә хәерчелек белән янады. Базар мөнәсәбәтләренә күчү яңа икътисадый мөнәсәбәтләргә тискәре караш тудырырга тиеш түгел иде. Шуңа күрә Татарстан Хөкүмәте "базарга йомшак керү" юлын сайлады. Халыкны адреслы социаль яклауны, дәүләт органнары күзәтчелегендә акрынлап хосусыйлаштыруны, бюджетка акча кертүче предприятиеләрдә акцияләрнең контроль пакетын дәүләт кулында саклап калуны аңлатты бу. Ваучерлаштыру чорында Татарстанның мөстәкыйль сәясәте республика милкен юк бәядән сатып җибәрүләрдән котылып калу мөмкинлеге бирде.
Инфраструктураны базар шартларына якынайту икътисадый сәясәтнең мөһим бурычларыннан берсенә әйләнде. Шуңа күрә юллар төзү, газлаштыру, телефонлаштыру, тузган торакны бетерү, Интернет өчен оптик-җепселле элемтә сузу һ.б. башланып китте. Шушы четерекле елларда авыл хуҗалыгында җитештерүне саклап калу, Татарстан компанияләре тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен акрынлап хосусыйлаштыру сәясәте республиканы азык-төлек белән тотрыклы тәэмин итүнең төп факторына әйләнде.
Бер үк вакытта чи нефтьне сатудан аны эшкәртүгә һәм тулаем алганда югары технологияләрне үстерүгә күчү юнәлешендә эш башланды. Акрынлап нефть эшкәртүне киңәйтүгә, нефть химиясен һәм химия тармагын үстерүгә ирешелде. Республиканың җитештерү секторында югары технологияләргә нигезләнеп эшләнгән продукциясе өлеше елдан-ел артты. "Базарга йомшак керү" сәясәте үзен тулысынча аклады.
Татарстанның мәдәнияте үсү үзгәртеп кору елларыннан соңгы чорның бик мөһим бер өлешенә әйләнде. ТР җитәкчелеге татар мәдәниятенең өстенлекле рәвештә финансланачагын ачыктан-ачык игълан итте. Чөнки советлар чорында ул рус мәдәниятенә караганда күбрәк зыян күрде. Татарстанда яшәүче рус халкы әлеге фикерне хуплады. Этносара татулыкны саклау күзлегеннән караганда бик мөһим иде бу. Татар мәктәпләре һәм гимназияләр ачыла башлады, татар телендә яңа газета-журналлар гамәлгә куелды, РФдә һәм БДБ илләрендә яшәүче барлык татарлар өчен бик кирәкле әйбер - спутник телевидениесе пәйда булды, татар теле көнкүреш теленнән дәүләт теленә әйләнеп, куллану өлкәсен тайпылышсыз киңәйтте, шул исәптән Интернетка да үтеп керде. Татарстан РФ һәм БДБ илләрендәге татар халкы белән тыгыз багланышлар урнаштырды. Бөтен республикада, чиркәүләр белән беррәттән, мәчетләр дә төзелде, торгызылды. Үзебезнең Фәннәр академиясе гамәлгә куелды. Мәдәният өлкәсен үстерү нәтиҗәсендә кешеләрнең психологиясе үзгәрде, алар республикада үзләрен хуҗа итеп тоя, туып үскән Татарстанның уңышлары өчен горурлык хисләре кичерә башлады.
1994 елгы Шартнамә ярдәмендә республика, үз эшчәнлеген РФ Тышкы эшләр министрлыгы белән килештереп, тышкы элемтәләрен үстерә алды. Бу хәл икътисадка инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирде, чит илләр алдында Татарстанның абруен үстерде. Казан җитди халыкара форумнар һәм спорт ярышлары үткәрү урынына әйләнде. Шулар арасыннан иң мөһиме - Казан шәһәренең меңьеллыгын бәйрәм итү. Казанның меңьеллыгын үткәрү буенча дәүләт комиссиясе рәисе булып илнең ул чагындагы Президенты В.В.Путинның торуы республикабызга һәм аның дустанә күпмилләтле халкына югары дәрәҗәдә ышануны һәм ихтирам итүне дәлилләде.
Башкалабыз - борынгы Казанның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрүгә хокук яулавын билгеләп үтми мөмкин түгел.
Татарстанда икътисадый үсешне рухи үсеш белән бәйләп, X-XIV гасырлардагы ислам цивилизациясенең тарихи ядкарьләрен һәм Свияжск шәһәр-утравында XVI гасырдагы славян мәдәнияте ядкарьләрен торгызу буенча киң колачлы иҗтимагый-дәүләт программасын тормышка ашыру башланды. Боларның барысы да гражданнарыбызның рухи-әхлакый байлыгы үсүен күрсәтә һәм аларның киләчәген билгели.
Татарстан сәясәттә, икътисад, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә XX гасыр азагына РФнең, иң динамикалы төстә үсүче территорияләрнең берсенә әйләнде. XXI гасырга кергәч, Казан шәһәренең Россиянең өченче башкаласы дип аталып йөртелә башлавы очраклы түгел.
Республикада быелның мартында иң югары хакимият алышынды. Моңа кадәр дистә елдан артыграк вакыт дәвамында республика уңышлы төстә Премьер-министр булып эшләгән Р.Н.Миңнеханов Татарстан Президентына әйләнде. Аның җитәкчелегендә хакимият структураларының гражданнарыбыз файдасына республикабызны алга таба да төрле яклап үсешен тәэмин итәчәгенә ныклы ышаныч бар.
Туксанынчы еллар башыннан XXI гасыр башларына кадәрге чорны хаклы рәвештә татар халкы һәм Татарстан тарихында яңа сәхифә дип атарга мөмкин.