Чын йөрәктән - һәр йөрәккә

2007 елның 1 сентябре, шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев - Хәйрия елы, аның дәвамлы булачагы һәм кешеләрне ярату турында

- Минтимер Шәрипович, Сез 2007 нче елны Хәйрия елы дип игълан иттегез. Бу: "Байлар акчаларын фәкыйрьләр белән бүлешсен!" - дигән сүз генә түгел бит инде?..


- Түгел. Бераз шаулап алып, социаль бурычларның бер өлешен җәмәгать структуралары һәм эшлекле кешеләр җилкәсенә аудару да түгел. Бу - социаль сәясәт өлкәсендә барлык механизмнарны хәрәкәткә китерү, күп гасырлык традицияләребезне яңарту әмәлләрен эзләү. Бүгенге тормыш-көнкүрешебез һәм, күпме генә зарлансак та, хәл-әхвәлебез уянырга һәм уйланырга, бер-беребезгә күзләребезне ачыбрак карарга мәҗбүр итә: ничек яшибез, үзара мөгамәлә-мөнәсәбәтләребез нинди? Безгә шушындый елны игълан итәргә кирәк иде. Игълан итеп кенә калмаска, ә кешеләрнең күңелләренә үтеп кереп, нечкә кылларына кагылып, әлеге мәсьәләнең бик мөһим икәнлеген калку итеп күрсәтергә кирәк иде. Миһербанлык, игелеклелек яшәү рәвешебезгә әверелергә тиеш дип саныйм мин.

Күп кенә алга киткән илләрдә халыкның үзара мөнәсәбәте, ярдәмләшүе көнләшерлек дәрәҗәдә югары. Шул ук Америкада кеше нинди генә милләттән булмасын, нинди генә дин тотмасын, халыкның 90 проценты бер-берсенә ярдәм итә һәм бу табигый хәл, шулай тиеш дип санала.

Бер көндә генә хәл ителә торган нәрсә булмаса да, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлелекне һәм шәфкатьлелекне аңыбызга сеңдерә башлар вакыт җитте. Бу - бик зур мәсьәлә. Дөресен генә әйткәндә, төп мәсьәләләрнең берсе. Һәр кешенең гомере бер генә. Түшәменнән яңгыр үтмәсә, өстәлендә ипие булса, кеше уйланырга тиеш - яшәешнең асылы, мәгънәсе, фәлсәфәсе турында.

Ә иң мөһиме - үзара мәрхәмәтлелек. Мин моңа байларның фәкыйрьләргә ярдәм итүе генә дип кенә карамас идем, чөнки бу артык гадиләштерү була. Мәсьәлә гади түгел. Беренчедән, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр яхшырырга тиеш. Без кайчагында онытылып китәбез: һәрберебезгә мең гомер бирелгән кебек кыланабыз. Булганына да шөкер итә белмибез, муллык барыбер артып барса да, үзебезне дә үзгәртә алмыйбыз.

Шуңа күрә бу турыда уйлану, бөтен җәмгыятьне уйланырга чакыру - зур адым. Мин канәгать, чөнки халык әлеге гамәлне хуплады. Кулдан килгәнчә эш бара, ләкин әле ничек эшләсен, нинди адрес белән кемгә ярдәм итәсен бик белеп тә бетермиләр. Һәр кешенең бит үз халәте һәм хаҗәте. Шуңа күрә мин башта ук әйттем: безгә адреслар бирергә, юнәлешләрне күрсәтергә кирәк дидем. Кайда, кемгә, ничек ярдәм итеп була. Без бит моңа кадәр берничә балалар бакчасына, балалар йортына ярдәм итү белән чикләнә идек. Хәзер әлеге эшнең кысалары бик киңәйде. Бу мине шатландыра. Безгә хәйриячелек ысулларын камилләштерергә һәм киләчәктә шушы юлдан баруны дәвам итәргә кирәк.

Әле беркөнне генә Куркынычсызлык советы утырышында наркотикларга каршы көрәш мәсьәләсен карадык. Анда да бар хәзер фидакарь кешеләр - үзләренең фондларын оештырып, хәйрия эшенә алынганнар. Бик изге гамәл дип әйтер идем. Тормышның кайсы ягын гына алма, күп нәрсәләр эшләп була. Минем моңа ышанычым зур.

Үзегез беләсез, Богдан дигән малай ярдәмгә мохтаҗ дип матбугат чараларында игъланнар басылды. Күпме халык күтәрелде. Бер көнне хәтта: "Богдан булмаган булса, аны уйлап чыгарырга кирәк иде", - дип тә әйтеп куйдым. Бу хәл үз-үзебезгә бәя бирү өчен дә кирәк иде: кеше хәсрәтен күрә, ишетә беләбезме, изге эш кылырга сәләтлебезме? Күпчелек битараф калмады. Бу - кыска гына чорда да үзаңыбызның үсүен күрсәтә.

Русия Президенты киләсе елны Гаилә елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу елны үткәрүне дә хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы комиссиясенә тапшырырга һәм шул ук кысаларда дәвам итәргә кирәк дип саныйм. Ни өчен дигәндә, Гаилә елы ул - шул ук Хәйрия елының бер өлеше, дәвамы. Гаилә җәмгыятьнең нигезе дип тикмәгә генә әйтмибез.

- "Татарстан яшьләре"ндә бер ханымның хаты басылган иде. Гыйбрәтле хат...

- Әйе, еш басыла сездә андый хатлар. Шуның белән кызык та сезнең газета. Өлкәннәр укый да, аннан яшьләр колак сала...

- Менә шул ханымга бала чагындагы фәкыйрь елларда Яңа ел бәйрәмендәме, җырлаганы өчен ничәдер печенье бүләк итәләр. Шунда әнисе: "Кызым, миңа берсен бир әле", - дип сорый. "Мин аңа печенье бирмәдем, - дип язган бу ханым. - Бөтен гомерем буе шуңа үкенеп яшәдем."

- Бу хатны язган ханымга мин үкенергә кирәкми дип әйтер идем. Бала чакның үз психологиясе бар. Әле бу җитмәсә ачлы-туклы еллар бит. Элек кенә түгел, хәзер дә - бөтен нәрсә җитеш, кибеттә бөтен тәм-том бар вакытта да, балага берәр әйбер бик ошап китсә, ул: "Мә, әни, сиңа", - дип әйтмәячәк. Чөнки ул сабый, аның хиссияте икенче. Ә теге ханымның үкенүе аның әнисенә тирән хөрмәт белән каравы турында сөйли. Димәк, ул игелекле, тәүфыйклы (безнең якта тәүфыйклы дигән сүзне еш әйтәләр) бала булган.

Без күп балалы гаилә идек. Ачлык елмы, нинди генә ел булмасын - урманда нәрсә өлгерә - җыеп кына тора идек. Беркем дә әйтмәгән-өйрәтмәгән, үзеннән-үзе аңлашыла торган бер закон бар иде: чикләвекме ул, карлыганмы, кура җиләкме, бөрлегәнме - башта үзең белән алган савытка, бер бөртек тә кабып карамыйча, әти белән әнигә җыясың. Бала бит, ашыйсы да килә, җиләкне кабарга дип алып та карыйсың, тик барыбер яңадан кире салып куясың. Ничек кенә булмасын, әүвәл - әти-әни өлеше. Аннан соң инде иркенләп, үзең дә ашап, абый-сеңел, башкалар өчен җыясың. Менә шундый гадәт. Шуңа ихтыяр көче җитә иде. Әти-әнигә башкача хөрмәт күрсәтеп булмаган, күрәсең. Бу - аларга карата рәхмәт хисенең бер чагылышы булгандыр дип уйлыйм хәзер.

- Атагыз кайтмыйча ашарга утырмыйбыз дигән нәрсә дә бар иде авылларда...

- Бездә һәрвакыт шулай булды. Алай гына да түгел. Мин инде Минзәләгә күчеп, районара "Сельхозтехника"ның директоры булгач, Сәкинә белән, балалар белән һәр ялны Минзәләдән үзебезнең авылга - Әнәккә кайта идек. Ара 45 чакрым. Элекке юллар вакытында бу. Тәртип шундый иде. Әти ял көнне көндезге ашка чакыра иде барыбызны да. Бөтен балалар кайтып төшеп, аралашып, аш ашап, сөйләшеп утырасың. Әлләни сүз дә сөйләнми инде, дөресен генә әйткәндә. Һәркем хәл-әхвәлен сөйли, уртаклаша. Менә хәзер уйлыйм: барыбыз өчен дә бик кирәкле әйбер булган бу.

Авылда эш һәрвакыт күп. Бигрәк тә колхоз рәисе гаиләсендә. Әмма әти вакыт таба иде. Ә хәзер без шуңа вакыт таба алмыйбыз...

- Гаилә педагогикасы диләр бит...

- Шулай. Анда бар да күренә. Ата-ана карап утыра сиңа. Кем үзен ничек тота? Җае белән генә әйтеп тә куя. Колак та саласың. Аннан - аралашу. Мин кайтам икән балалар белән, абыйның да балалары бар анда, апаларның, сеңелләрнең балалары җыела, аралашалар, бер-берсенә якынаялар. Зур әйбер ул. Тормышның үзе. Тормыш кайный анда. Аннан бит үсә төшкәч тә алар, шуларны искә алып, үзара бәйләнештә һәм бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Элегрәк заманда шунсыз яшәп тә булмагандыр, чөнки күп эшне җыелышып эшләргә кирәк иде. Мунча саласыңмы, абзар корасыңмы, өй сиплисеңме, кое казыйсыңмы, бәрәңге аласыңмы дигәндәй...

- Минем әбием йоклап китәр алдыннан һәрвакыт дога кебек, үз артыннан бер үк сүзләрне кабатлата иде: "Таза булыйм, бай булыйм, бәхетле-тәүфыйклы булыйм, миһербанлы, шәфкатьле булыйм." Хәзерге балаларның күбесе миһербанлы, шәфкатьле, тәүфыйклы сүзләренең нәрсә аңлатканын да белми...

- Нинди гаиләдә ничек бит. Безнең гаиләдә оныклар бу сүзне белми дип әйтмәс идем. Бездә ике яктан да, кодалар-кодагыйлар ягыннан да ул мәсьәләгә игътибар бирәләр. Аптырап калганым бар хәтта. Радикның кызы Камилә хәзер Мәскәүдә, Халыкара мөнәсәбәтләр институтында укый. Чит телләр белә, укуы яхшы, алга киткән яшьләрнең бер вәкиле дип әйтер идем. Шул ук вакытта, кайчагында догаларны шундый итеп укып җибәрә - шаккатасың. Әйткән керә балага. Әйтергә кирәк, өйрәтергә кирәк. Әбиләрнең кечкенә чакта әйткәне бигрәк тә керә. Бала ни ишетсә, шуны сеңдереп бара бит ул.

Гаиләдә нинди шартлар, нинди багланыш - бала шуны күрә, шуннан үзе тәрбияләнә ул. "Хәзер мин сине тәрбиялим", - дип каршыңа утыртып кына тәрбияләп булмый аны. Үрнәк булырга тиеш гаиләдә.

Бала өчен әби-бабайның тәэсире зуррак. Алар күпне күргән, тормыш тәҗрибәсе туплаган, инде оныкларына вакытлары да җитәрлек. Аларның балага карата карашы башка - фәлсәфи караш. Оныклар белән әби-бабайлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә бүтәнчәрәк. Алар бер-берсенә нык якын. Ә ата-ананың вакыты юк гомергә. Ата-ана эшли, тормыш кора, ашыга... Шуңа күрә җәй көнеме, кайчан мөмкинлек бар, әби-бабайлар белән оныкларны аралаштыру бик мөһим. Гореф-гадәтләр буыннан-буынга әйтеп кенә керми, тормыш-көнкүреш, аралашу аша күчә. Әби-бабай тәрбиясе күргән кешеләр соңыннан моны сагынып-сагынып сөйлиләр.

- Әле күптән түгел генә газетабызда "Шәймиевне юксынабыз" дигән бер хат басылган иде. Минзәләдән бер ханым язган. 1962-67 елларда Шәймиев "Сельхозтехника"ны җитәкләгән чорда игенне вакытында чәчтеләр, урдылар, бөтен техника һәрвакыт төзек торды, гектардан 35-40 центнер уңыш ала идек. Без аны бөтен район белән юксынабыз, безгә ешрак килсен иде, дигән.

- Минзәлә кешеләрнең сагынуына килгәндә шул: мин анда эшләгәндә эш урынындагы эчкечелекне бетергән идем. Шуңа сагыналардыр. Мөслимдә баш инженер булып эшләгән җиремнән Минзәләгә күчкәч, шаккаттым. Эшкә салып килеп, шул хәлдә көн уздырып йөрүчеләр бихисап. Мин моңа түзеп тора алмадым. Ныклап тотындым, нык шөгыльләндем. Көрәш ысулларым законлымы, законсызмы дип тормадым. Әгәр эш урынына исерек килеш килү факты булса, эшне башлатмыйм, "Сельхозтехника"га урамнан ук кертмим. Берәү эчеп килсә, бөтен эшче эш башлый алмый тора. Иптәшләр суды оешты. Букреев дигән бик абруйлы, алтын куллы тимерче - баш судья иде. Ул хөкем итә, мин ахырдан нәтиҗә чыгарам. Менә шулай эшчеләр көн дә-көн дә бер-берсен чыбыркылый торгач, биш ел эчендә тәртип урнашты.

Минзәләдән киткәндә ул эшчеләрнең хатыннары мине елый-елый озатты. Аларның бөтен серләре миндә иде: балалары ничек укый, нинди авырлыклары бар, ире кичә сәгать ничәдә кайтып кергән, кемгә утын илткән дә эчеп кайткан... Хатын-кызга бит иренең эчеп-исереп төнге бердә кайтып керүе кирәкми. Иртән тагын эшкә чыгып китәсе бит. Бу яктан без теләктәшләр идек. Кыскасы, мин һәрнәрсәдән хәбәрдар идем.

Җитәкчелек итүнең төрле ысуллары бар. Мактану дип кабул ителмәсен, директор булып 5 ел эшләү дәверемдә, 29 яшьтә Ленин ордены бирүләре дә очраклы хәл түгелдер.

Нык эшләдек без анда, сагынмаслык түгел. Үзем дә сагынам. Иң күңелле, иң кызыклы еллар Минзәләдә үтте.

Монда син кем генә булсаң да - министрмы, президентмы - кеше аркылы эшлисең. Нинди генә каршылыклар аркылы үтәргә туры килми кайвакыт! Ә "Сельхозтехника"да исә үзең - баш, үзең - хуҗа. Уйладың-ниятләдең дә, тоттың да эшләдең. Шунда ук нәтиҗәсен дә күрәсең. Уйлаган һәр нәрсә тормышка ашып бара иде. Шуңа күрә дә ул бик истә калган. Көн-төн чабасың, аның каруы эшеңнең нәтиҗәсен, кешеләрнең канәгатьлеген күрәсең, шуңа шатланасың.

Җитәкче икәнсең, кешеләрне яратырга тиешсең. Чынмы, ялганмы икәнеңне кеше сизә ул. Чын күңелдән эшләгәнне дә, көн үтсенгә йөргәнне дә. Кайчагында барасың берәр районга, берәр оешмага, шунда берәрсе, күбесенчә өлкәннәр, килеп күрешә дә, әйтә: "Әй, бик күрәсем килгән иде сине, менә күрдем бит!". Бернинди гозер, берниниди сорау юк. Андый кешене ничек яратмыйсың ди? Шушындый мөнәсәбәткә ничек сөенмисең? Шуңа шатланып, шуңа риза булып, ниндидер көч табып эшләп йөрисең инде. Әгәр теге-яки бу эшне азагына җиткерәчәгеңә ышанычың юк икән, бу хакта халыкка әйтеп тә торма. Бу бигрәк тә зур җитәкчеләргә кагыла. Менә әйтим әле, яхшы булып күреним әле, дип әллә ниләр вәгъдә итәргә ярамый. Кулыңнан килерлек икән - әйт, килерлек түгел икән, әйтмичә генә эшләргә тырышып кара. Безнең бит беребезне дә җитәкче урынына көчләп утыртмыйлар. Үзебез киләбез, үзебез омтылабыз хакимияткә. Инде килгәнсең икән хакимияткә - зарланма, кешеләргә хезмәт ит.

- Кешене киләчәккә өмет, олы максат, якты хыяллар яшәтә. Сугыш вакытында, ачлык елларында да халык түзгән, җан-фәрман яшәргә тырышкан, асылынып үлмәгән. Ә хәзер... Бәлки бу анык идея-идеология җитенкерәмәү галәмәтедер?

- Идея-идеология зарурлыгы, минемчә, гадәттән тыш хәлләрдә генә туа. Сугыш вакытында: "За Родину, за Сталина!" - дип амбразураларга ташланганнар. Җиңү бәрабәренә кеше үз гомерен аямаган. Идеология дип әйтәбезме моны, бүтән сүзен табабызмы - ләкин, илне-җирне дошманнан бернинди корбаннар белән исәпләшмичә саклап калу омтылышы халыкның аңына сеңгән булган. Шуңа гаҗәпләнәм: күпме михнәт-газап күрсәләр дә, сагынып сөйлиләр бит шул елларны. Бер генә ветеранның да ни өчен сугыштык, кирәкми иде, фәлән-төгән дигәнен ишеткәнем юк.

Күптән түгел Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсенең 80 еллыгын билгеләп үттек. Ветераннар чыгыш ясады, шул еллар кинохроникасын күрсәттеләр. Кешеләр көрәк тотып завод төзергә тотынганнар, шуннан соң ук самолетлар да чыгара башлаганнар. Училищеда укып, станок янында үскәннәр. Сугыш елларында өйгә дә кайтмый идек, заводта яшәдек дип сөйлиләр ветераннар. Әмма моңа үкенүче юк. Бу нәрсә? Заманы шундый, идеологиясе шундый булганмы - моңа тулы җавабым юк. Әмма халык күтәрелә алган.

Сез беләсез, безнең үзебездән дә коммунизм төзүчеләр ясый яздылар бит. Кая ул хезмәт хакы турында уйлап, аны азсынып утырулар - эшләргә дә эшләргә иде. Кушылган - эшлисең. Әйтәләр бит: кеше михнәткә түзә, рәхәткә түзми дип. Монда тирән мәгънә бар. Әйдәгез, михнәт чигик дип әйтмим. Ләкин бу мәкаль халыкта гасырлар буе яшәп килә икән, димәк аның, чыннан да, нигезе бар.

Әйткәнемчә, Куркынычсызлык советы утырышында наркоманлыкка каршы көрәш мәсьәләләрен карадык. Наркоманлыкның сәбәбе тормышның начарлыгында түгел бит. Наркотик тамак туйдырмый. Ул бит кәеф-сафа өчен генә корылган әйбер, шул харап итә кешене. Хәзерге заманның яман чире, кимчелеге бу.

Безнең ил өчен, республикабыз өчен иң авыры шул - элек-электән әкертен генә үсә барып алга киткән илләрнең юлын без зур тизлектә узабыз. Ул юлда бар да ал да гөл түгел бит. Шул ук наркотиклар, СПИД, җинаятьчелек - бөтенесе аша үтәргә туры килә. Без моңа әзер түгел, әмма безгә шушы юлны узарга кирәк. Минемчә, менә шушы хәл бик зур әхлакый зыян китерә. Ә начар гадәт тизрәк сеңә. Без аңа ныклап каршы торырга әзер түгел. Чөнки боларның асылын аңлау кирәк, ә моның өчен, әлбәттә, вакыт кирәк.

Әкрен-әкрен генә әлеге дә баягы наркотиклар мәсьәләсендә дә республикабызда уңай нәтиҗәләр чаткылары күренә башлады. Бер кызык кына хәл килеп чыкты. Чит илләрдә мәктәп балалары һәм студентлар арасында наркотикка тест үткәрү дигән нәрсә бар. Ягъни, алар наркотик кулланамы, юкмы - шуны тикшерү. Без шул тест белән тикшерүне кертә генә башлаган идек, хокук саклаучылар тавыш күтәрде. Янәсе, кеше хокукларын бозабыз. Мәгълүм ки, шул ук хокук саклаучыларның яртысыннан күбрәгенә хезмәт хакын башка илләр түли. Җилнең каян искәнен аңлау кыен түгел, аларга безнең ил балаларының сәламәтлеге кирәкми. Шуңа күрә мин катгый рәвештә әйттем: һәр мәктәптә, һәр уку йортында бу мондый тикшерү уздырабыз дидем. Әлеге эшнең тагын бер файдалы ягы бар: бала әлеге тикшерүнең ничек, кайчан узасын белеп тора. Аңа шундый сигнал биреп кую начар түгел: белеп торсын, шүрләп торсын - моның файдасы зур булачак. Башыбызга шундый бәла ишелеп төшкәндә хокук сакчылары сүзеннән куркып торыйкмы хәзер? Коткарырга кирәк балаларны! Наркоман бит ул адәм баласы башына да китерә алмаган җинаятьләр кыла. Ә күпме ата-ана, туган-тумача интегә? Ул кайчак үләр дә котылыр, ә аның аркасында күпме ана яшь түгә, күпме кеше иза чигә. Татарда: вакытыннан элек кабергә кертәсең, дигән гыйбарә бар. Наркоманлык шул бит инде ул. Хакимият бу очракта күпчелек халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиеш. Ныклап эш итәргә! Булыр-булмас, сүзеңне әйтер-әйтмәс, кыласы гамәлеңне кылыр-кылмас кына утырып булмый хәзер.

- Хрущев вакытында: "Совет кешеләренең хәзерге буыны коммунизмда яшәр!" - дигән канатлы лозунг адым саен эленеп тора иде. Хәзер исә коммунизмда яшәргә тиешле буын:"Без нәрсә төзибез, кая барабыз, кыйблабыз нинди?" - дип аптырый. Яшьләр аптырамый. Аларның кыйбласы - акча. Бәлки бу начар да түгелдер?

- Яшьләр аптырамаячак та. Инде 1985 нче елда туган балага бүген - 22 яшь. Бу - яңа буын. Ул синең коммунизмыңны белми дә, белергә дә теләми. Бүгенге яңа буын - ирекле халык. Иң авыры - ирекле кеше белән эш итү. Безнең бурыч - шушы ирекле яшьләргә тормышта үз урыннарын табар өчен шартлар тудыру. Калганын үзе эшли ул. Кем нәрсә булдыра, кулыннан ни килә - сәләтенә тәңгәл эш эшләргә тиеш. Акча эшләү ул, дөресен генә әйткәндә, гаепли торган әйбер түгел. Тик аның ысуллары намуслы булырга тиеш. Минем инде әйткәнем дә бар, хәерче кешедән бай Татарстан була алмый. Бай кешеләрдән генә бай Татарстан булырга мөмкин.

Акча һәм акча әйләнеше һәр икътисадның нигез ташын тәшкил итә. Бу шулай булды һәм шулай булачак та. Элек безнең өчен хөкүмәт уйлый, хөкүмәт хәл итә иде, ә хәзер "пирамиданы" әйләндереп куйдык, ягъни кешенең үзенә уйларга мөмкинлек бирелде. Минемчә, кешегә шәхси муллыкка, хосусый милеккә омтылу тумыштан ук салынган. Күмәк милек дигән әйбер дөрес нәрсә түгел. Коллектив яки хөкүмәт кулындагы капитал үз-үзен яңадан баета алмый. Коммунизмның лозунгы бик яхшы иде. Аннан да яхшы лозунг кайда бар? Эшли алган кадәр эшлә, күпме кирәк - шуның кадәр куллан! Идеал!

- Һәркемнән - сәләтенчә, һәркемгә - хаҗәтенчә.

- Әйе, хаҗәтенчә. Эшләп карадык бит инде. Юк, булмый. Барыбызның да башыбызда барыбер үз милкебез. Кеп-кечкенә бөҗәктән башлап һәр җан иясе үз оясын кора. Тырыша-тырыша кора, гомерен шуңа багышлый. Бу - яшәеш законы. Һәркем үз җаен табарга тырыша. Тапсын. Син табасың үз җаеңны, мин табам үз җаемны, әгәр безнең юллар кисешә икән, димәк, конкурентлык барлыкка килә. Тормыш - көрәш. Кем көчлерәк - шул җиңә.

- "Татарстан яшьләре"ндә Үзбәкстаннан кайткан бер гаиләнең татар авылында кишер, кәбестә, кыяр, чөгендер, ташкабак үстереп җир җимертеп эшләп, яшәп ятуы турында бер мәкалә чыккан иде. Хәтерем ялгышмаса, "Иске Әхмәтне үзбәкләр яңарта" дигән баш астында бугай...

- Тырышкан табар, ташка кадак кагар ди халык. Әйттем бит әле, "пирамиданы" әйләндереп куйдык дип. Әмма кешенең аңын әйләндереп куюы авыр, әйтик, безнең буын һаман хөкүмәт китереп бирер дип көтә әле. Ә менә яшьләрнең фикер сөреше бүтән, алар күбрәк үз-үзләренә ышаналар. Үзең тапкан нәрсә кадерлерәк була ул.

Минем Хантимер абый авылда шофер иде. Улларым Айрат белән Радикны җәй көне авылга, аның янына кайтара идем. Абый малайларга көтү көттерә, үзе белән машинада йөк төяүчеләр итеп йөртә, икмәк ташыта, кыскасы, эшләтә иде. Шул рәвешчә авылдан бераз акча эшләп кайталар иде. Берзаман малайлар миннән магнитофон алып бирүемне сорыйлар. Ул вакытта яшьләр арасында бик модада иде магнитофон күтәреп йөрү. Мин ул чакта министр булып эшлим инде. Ярар, минәйтәм, магнитофон бәясенең яртысын мин бирәм, икенче яртысын үзегез эшләп тапкан акчадан түлисез, дим. Ул акчага үз планнары булган күрәсең, шулай да бик жәлләп кенә булса да чыгарып салдылар. Һәм магнитофонны да күз карасыдай саклап тоттылар. Тир түгеп тапкан нәрсә кадерле шул. Улларым шушы хәлне хәзер дә искә төшерәләр. Гомергә онытылмаслык сабак булды диләр. Күп балалы гаиләдә үскәнгәме, мин үз балаларымны акча биреп узындырмадым...

- Саран идегезме?

- Саран шул. Сәкинә ханым да шулай ди. Сөйләгәнем бар инде: рәхмәт әтигә, абыйга: өйләнешкәч безгә әти - тимер карават, абый күмер белән кайната торган самавыр бүләк итте. Калганын бөтенесен дә үзебез эшләп таптык. Аның җиһазы да кирәк, тегесе-бусы дигәндәй. Һәр нәрсә кадерле иде. Сатып ала алабыз икән радиоалгыч, әй шәп радиоалгыч алдык дип, шатланып сөйләп йөрибез. Чөнки үзең эшәп тапкан әйбер. Хәзер зарланган булабыз, тормыш тегеләй, тормыш болай дип, ә талоннар күтәреп чират торганыбызны инде оныттык та. Җәмәгатем Сәкинә шул талоннарны санап-санап, чиратларда йөри иде. Юк, тормыш алай булырга тиеш түгел. Товар күп булганлыктан җитми ул акча. Акчасы да, товары да күп була алмый. Андый хәл беркайда да юк. Иң төп кагыйдә: товары булсын. Товары булса, аласы килә, акча кирәк. Ә акча ул - хезмәт дигән сүз.

- "Хотели как лучше, получилось как всегда", - дигән иде Виктор Черномырдин. Русиядә күп кенә матур эшләр башлана да ташлана. Сезнең һәр кылган гамәлегездә эзлеклелек, башлаган эшне ахырына кадәр җикерү үҗәтлеге бар. Шул ук тузган торак программасын искә төшерү дә җитә. Казан дөньяның иң матур шәһәрләре арасына кереп килә. Хәйрия елының да ниндидер дәвамы, үсеше булыр микән?

- Мин бу сорауга инде күпмедер дәрәҗәдә җавап бирдем инде. Әйе, Хәйрия елының киләчәге зур. Ул безнең рухыбызны, фикер сөрешебезне үзгәртәчәк. Рухи яктан бай кеше матди байлыкны да таба, аны бүлешә дә алачак.

Ә законнарның үтәлү-үтәлмәвенә килсәк, бу - катлаулы процесс. Социализм вакытында да законнар кабул ителде, ә закон буенча яшәү юк иде. Партия ни әйтә, ничек карый, ничек куша- шулай эшлисең. Әгәр аның таләпләренә туры килмисең икән, сиңа урын юк. Нинди талантлы кешеләр юкка чыкты! Бернинди законның да өстенлеге булмады. Шушындый җәмгыятьтә эшләгән, яшәгән халык әле хәзер генә, сөбханалла дип әйтик, законнарга колак сала башлады. Законнарга тулысынча хөрмәт белән карау (закон шул чагында гына закон була) җитми әлегә җәмгыятьтә. Әгәр дә безгә хокук һәм законнар җитәкчелек итмәсә, бервакытта да гражданлык җәмгыяте булмаячак. Бу бик мөһим мәсьәлә. Ошыймы, ошамыймы - законнар нигезендә яшәргә кирәк. Закон каршында барыбыз да тигез булырга тиеш. Әнә бит, чит илләрдә президентларны да судка чакыралар, тикшерәләр... Шулай булырга тиеш! Югыйсә әхлакъ каян килсен? Яшәп карадык бит инде: берәүгә закон кагыла, икенчесенә - юк... Әмма алай яшәргә бүтән язмасын. Без бит үзебез дә бик кызык: депутатларны үзебез сайлап куябыз да аннан соң үзебез үк шуларга ышанмыйбыз. Менә шундый чор. Әмма ул узачак. Без шундый үзгәреш чорына туры килдек. Бер җәмгыятьтән икенче җәмгыятькә күчү ул җиңел хәл түгел.

- "Үз-үзен ихтирам иткән кеше хакимиятне тиктомалдан гына кулыннан ычкындырмый, бигрәк тә теләсә кемгә бирми, мин үзем турында түгел, хакимият турында әйтәм", - дигән идегез Сез хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы утырышында. Бер акыл иясенең: "Ат өстендә булганда түрәлектән баш тартырга ярамый, ә инде аягыңнан өстерәп китсәләр - ярый", - дигән сүзләре дә бар...

- Шәп! (Көлә). Хакимиятне саклап калу омтылышы табигый, әмма бу җәмгыять законнарын бозу хисабына эшләнергә тиеш түгел. Әйе, хакимиятне теләсә кем кулына бирергә ярамый, чөнки бу бөтен җәмгыятьнең, бөтен халыкның язмышын хәл итү дигән сүз бит. Бәлки мин болай әйтеп үзе өстемә күп аламдыр, әмма булыр-булмас кешеләр килеп, безнең инде аныкланган юнәлешебез үзгәртә башласа, үткәннәрне сагынырга туры киләчәк. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән һәм бу очракта мин үзем турында гына әйтмим. Минем өчен хакимият - күрмәгән нәрсә түгел инде. Аннан бит 70 яшь - ул 70 яшь, моны беркая куя алмыйсың. Әмма, чыннан да, хакимиятне теләсә кем кулына бирү гафу ителерлек гамәл түгел дип саныйм. Президент вазыйфасының җаваплылыгы гаять зур, аның бер генә сүзе, бер генә адымы да халык язмышына нык тәэсир итәргә мөмкин.

- Хәйрия елын редакция "безнең көн килде" дип шатланып кабул итте. Газета битләрендәге рубрикаларның күпчелеге шушы "тегермәнгә су коя": "Туганым-җаным", "Ярдәм", "Ташлама, җанкисәгем", "Бер рәхмәт мең бәладән коткара", "Онытасым юк", "Кеше кадере"...

- Дөрес. Кеше гаме турында язарга кирәк. Үзара мөнәсәбәтләребез, кылган гамәлләребез, сөйләшү, аралашу рәвешебез турында. Әйтәм ич, карап-карап торасың да, шаккатасың: әйтерсең, бу дөньяга гомерлеккә килгәнбез. Сәбәпле-сәбәпсез бер-беребезне бетерәбез. Үз кадеребезне үзебез белмичә, гомеребезне кыскартабыз. Шатланып яшисе урында, кайгырып яшибез. Шул ук вакытта тамак тук, өс бөтен, ләбаса. Рәхәтләнеп, якты көн туганга шатланып яшисе урында, бер-беребезне җәберлибез. Иң курыканым менә шушы минем. Моны газета-журнал аша, бигрәк тә "Татарстан яшьләре"кебек иң күп тиражлы газета аша күбрәк яктыртасы иде. Бу иң зур казанышларның берсе булыр иде.

Без үзгәрергә тиеш. Акыллы кеше яртылаш уку белән аңлап ала. Карале, менә бит нәрсә әйтелгән ди. Башына керә бит кешенең. Игътибарны җәлеп итәрлек әйбер күрсәм, мин үзем язып та алам әле. Уйлап йөрисең дә, рәхмәт шуны язган өчен дип куясың. Йөрәктән чыккан язма барыбер йөрәккә барып җитә ул. Җитмичә хәле юк. Акыллы сүз үз урынын таба ул. Менә бу - иҗат инде!

- Бервакыт безнең туган тиешле кешебез төрмәдән кайтып төшә. Сталин заманнары бу. Ни гаҗәп, ул анда озак тормый, ниндидер могҗиза белән аны иреккә чыгаралар. Әбием тиз генә өстәл әзерли, соңгы тавыгын суйдырта, каяндыр бер чити аракы таба. Сөйләшеп утыралар. Ашагач-эчкәч теге абый кычкырып елап җибәрә: "Апа, - ди, - күпме туганнарга кердем, берсе дә миңа якты чырай күрсәтмәде: кайсы чыгып качты, кайсы ишеген ачмады, син генә мине кочаклап, түр башына утырттың, бу яхшылыгыңны гомер бакый онытмаячакмын!"Соңыннан ул Мәскәүгә китеп урнаша, анда зур кеше була һәм әбиемне, чыннан да онытмый: күчтәнәчләр җибәреп, ярдәм итеп тора.

- Күптән түгел генә булган бер хәлне сөйлим әле. Һаман тынычлана алганым юк. Татарстан Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе начальнигы Хәбир Иштирәков керде дә: "Илдус Сәрвәров дигән кешенең Сезнең белән күрешәсе килә, - ди. - Ул, - ди, - укыган чагында сездә фатирда торган". Шуннан соң исемә төште Илдус. Аны чакырдым үз яныма. Без - яшьтәшләр, аңа да 70 яшь, миңа да. Төсмерләдем. Ул Сахалиннан кайтып төшкән икән. Хәл-әхвәлләрне сөйләшә башладык. "Миңа да 70 булды", - ди, мине дә котлады юбилеем белән. Мин аңа бүләк бирдем. Алмый тора. "Бу бит бигрәк яхшы сәгать", - ди. Ачуланам дигәч алды тагын.

5-7 классларда укыганда минем әни авылында, бик фәкыйрь гаиләдә яшәүче бу бала безгә фатирга керде. Ата-анасы безнең әни белән сөйләшкәндер инде. Безнең тәрбиядә торды, атнага бер ипи алып килә иде өеннән. Укуын җиңел укымады. Мин аңа әле ярдәм дә итә идем. Очрашкач, шуны да искә алып утырды Илдус.

Мәктәпне тәмамладык. Мин институтка киттем, аны армиягә алганнар. Сахалинда хезмәт итеп бетергәч, Илдус шунда калган. Өйләнгән, бер малае туган. Хатыным үлде ди, малайның рәте юк ди. Тормышта булгалый торган хәл инде. Мөмкин булса, туган илемә кайтып үләр идем ди. Мин әйтәм: әйдә, андагы фатирыңны сат та, карарбыз монда берәр нәрсә, уйларбыз, дим. Кем алсын, анда фатирларны ташлап кына китәләр, ди Илдус. Ярдәм итсәң иде, шушында, туган илемдә үләр идем, ди. Мөмкин булмаса, әйт, кире кайтырлык кына акчам бар, ди. Күренеп тора, бөтенесен ихластан сөйли. Сине күрәсем килгән иде, ди. Менә шулай сөйләшеп утырдык. Менә бит кеше язмышлары. Андый чакта ничек инде ярдәм итмисең? Ул бит шушы яшькә җиткәч җирсеп, сагынып кайткан...

Андый мәсьәләләр белән бик күп очрашырга туры килә. Мондый очракларда мин гомер буе кулдан килгәнне эшлим. Кайчагында хатлар алам. Күптән түгел генә өч кыз бала язган: "Сезне Җиңү паркында күргән идек. Сез бездән: "Ничәнче сыйныфта укыйсыз, кая барырга җыенасыз?" - дип сорадыгыз..." Үземнең дә исемә төште. Алар әйткәннәр иде институтка җыенабыз дип. Мин шунда янәшәмдә басып торган мәгариф министрына әйткән идем: әйдәгез, бу кызларга бирегез мөмкинлек, керсеннәр институтка, ышанычыгызны акларлар, дип. Кергәннәр бит институтка кызлар. Шатланып, рәхмәт әйтеп, яхшы укыйбыз дип миңа отчет язганнар бит әле. Игелек онытылмый ул.

Андый очраклар күп, халык рәхмәтле, яхшылыкны онытмый. Озак еллар җитәкче булып эшләсәм дә, мин күңеле каткан, каешланган кеше түгел. Моны чын йөрәгемнән әйтәм. Чарасы калмаган кешене күрәсең дә: аңа кем ярдәм итсен инде, мин ярдәм итмичә дисең.

- Минтимер Шәрипович, тагын бер сорау бирәсе килә: сез кемгәдер зур яхшылык эшләп тә, соңыннан моның үзегезгә начарлык булып әйләнеп кайтканы бармы?

- Бар, кызганычка каршы. Андыйлар турында: "Ничек аны җир күтәреп йөртә?" - диләр. Бар ул рәхмәтсез кешеләр, аңа күпме игелек кылсаң да мәгънәсе юк, ул ничек булган, шулай кала. Кызганыч җаннар дип саныйм мин аларны. Борчылам, әмма миңа начарлык эшләгәннәре өчен түгел. Яхшылыкны аңлый белмичә, үзләрен рәхмәтле булу хисеннән мәхрүм иткәннәре өчен. Бар шул андыйлар. Әмма нишлисең, берсен дә безгә айдан төшермәгәннәр, барысы да үзебезнең халык...

- Минтимер Шәрипович, мин сезнең вакытыгызны бик күп алдым ахырысы...

- Көн саен очрашмыйбыз бит. Эшләрегез уң булсын. Ә ничек эшләсен сезгә өйрәтеп торасы юк. Уңышлар сезгә!

- Рәхмәт.

Исмәгыйль ШӘРӘФИЕВ әңгәмәсе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International