Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Тирәнтен уйлау кирәк
2003 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Соңгы елларда матбугатта Россиянең дәүләт төзелеше турындагы мәсьәлә шактый киң тикшерелә. Төрле идеяләр алга сөрелә. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев шушы мәсьәләгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде.
Минтимер Шәрипович! Ихтимал, РФнең дәүләт төзелеше процессына 90 нчы елларда базар икътисадына, сүз ирегенә, демократиягә чамадан тыш күп өмет баглануы йогынты ясагандыр. Күпләрне Россиянең СССР үрнәгендә ихтимал булган җимерелүе шүрләтте һәм алар котылу юлын федерализмда күрде. Аннары ниндидер өметсезлек барлыкка килде. Сезнең фикерегезчә, илнең дәүләт төзелеше мәсьәләсе алга таба ничек үсәчәк?
-
Мин шуңа инанулы федерализмга альтернатива юк. Бүген алдан күрмәүчән кайбер сәясәтчеләр өндәгәнчә, катгый унитаризмның хәтта патша Россиясендә дә булганы юк иде. Исегезгә төшерегез, Финляндиянең, Польшаның, Балтыйк буе территорияләренең, Һива, Бохараның мөстәкыйльлеге бар иде, алар үз законнарын чыгарырга хокуклы иде. Кайдадыр протестантлар яки католиклар дине, ә
Үзәк Азиядә ислам дине өстенлек итте. Совет системасы федерация буларак халыкларның үзбилгеләнүгә хокукын игълан иткәнгә генә барлыкка килмәде, ә киресенчә, бу хокукны объектив процесслар басымы астында игълан иттеләр, чөнки сәяси хәлне контроль астына алырга кирәк иде. Большевиклар баштан ук унитаристлар булдылар, ә милли мәсьәләне конъюнктур максатларда кулландылар. Россия дәүләтчелекнең бу формасына авырлык белән иреште, федерация тарихи яктан үзен аклады һәм яңадан унитаризмга әйләнеп кайтырга маташуның бернинди зарурлыгы юк.
-
Барысын да губерна дип атау яхшырак булмасмы? Россия халкының 80 процентын руслар тәшкил итә, чынлыкта бу - моноэтник дәүләт, бер үк вакытта анда күпме республика бар. Нигә әле сепаратизм мөмкинлеге бирергә, Чечня азмыни безнең өчен? Күпләр, барысы да тигез булырга тиеш, дип саный.
- Хәтта совет заманнарында да авторитар хакимият режимы этник факторны исәпкә алды. Бүген республикаларны бетерергә тәкъдим итүчеләр тарихны белми, ә тарих белән исәпләшергә кирәк. Россия баштан ук күп милләтле һәм күп динле держава буларак барлыкка килде. Татарларның бабалары ислам динен 922 елда Киев Русе православие динен кабул иткәнче ярты гасыр элек кабул итте. Үзенең чикләрен киңәйтә барып, Россия күп халыкларны - татарлар, чуашлар, фин-уйгур халыкларын, Төньяк Кавказ халыкларын, Себерне, Үзәк Азияне үз составына алды. Моннан беркая да китә алмыйсың. Сәясәттә илдә төп халыклар булып торучы халыкларның процентларын санарга ярамый. Чөнки Россия - барлык шушы халыкларның ватаны. Күпме булуларына карамастан, барчасының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк. Чын демократия барлык халыкларның мәнфәгатьләре исәпкә алынганда гына барлыкка килә. Республикалар чынбарлыкта яшәп килә, алар үзләренең яшәвен аклады, алар федераль үзәк хәл итә алмый торган күп проблемаларны хәл итә. Чөнки татарларның рухи-милли ихтыяҗларын барыннан да элек нәкъ менә Татарстан тәэмин итә. Шуңа күрә Россиядә сан ягыннан икенче халык булган бу халык биредә үзен ят итеп тоймый.
-
Республика җирле законнарны федераль законнар белән туры китерү процессын ничек кичерде?
- Хокукый өлкәдә буталчыклык бик зур иде. Иртәме-соңмы, моның белән кемдер шөгыльләнергә тиеш иде. Хакимият - хакимият инде ул Хакимият илне идарә итәргә тиеш, югыйсә җавапсызлык хөкем сөрәчәк. Хакимият закон кысаларында эш итә һәм алар бер мәгънәдә төшенелергә тиеш. “Хакимият вертикале”н күпләрнең демократиядән һәм федерализмнан баш тарту дип аңлатулары - башка эш, үзәкләштерү ягына таба арттырып җибәрүләр башланды. Сер түгел, күп кенә федераль законнар РФ Конституциясенә һәм халыкара йөкләмәләргә каршы килә. Моның ачык мисалы - "РФ халыклары телләре турында"гы Закон. Ул безгә латин графикасыннан файдалануны тыя. РФ Төп Законының 68 статьясында әйтелгәнчә, Россия барлык халыкларга туган телне үстерү хокукын гарантияли, моннан тыш, бу - бары тик республика карамагындагы эш. Милли азчылыклар турында Россия дә кул куйган Европа кысалы конвенциясе бар. Ул исә милли телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүгә комачаулауны түгел, ә моңа булышлык күрсәтүне күздә тота. Шуңа күрә субъектлар белән беррәттән, федераль Үзәк тә законнарны Конституциягә һәм халыкара йөкләмәләргә туры китерергә тиеш.
Гомумән, нәтиҗәсез эшли, җирле функцияләрне кабатлый һәм ил бюджетына авыр йөк булып ята торган бик күп артык структуралар барлыкка килде. Миңа калса, без башта анархизм элементлары белән сугарылган демократиягә барып кердек, аннары "хакимият вертикале"н арттырып җибәрдек, ә хәзер инде нормаль федерализм турында һаман күбрәк уйлана башладык. Үзәкнең дә, субъектларның да вәкаләтләрен тәэмин итүнең финанс чыганакларын билгеләүче яңа законнар федератив мөнәсәбәтләрне тотрыкландырүчы нигез булып әверелер.
-
Сез Россиянең административ чикләрен яңадан бүлү идеясенә ничек карыйсыз? 25 губерна яки 12-15 төбәк булдыру, яисә 7 федераль округ санына туры китереп, 7 субъект калдыру проектлары бар.
- Мин карарларны, бигрәк тә илне административ бүлү кебек катлаулы өлкәдәге карарларны, ашыгып кабул итү тарафдары түгел. Әгәр халыкның, субъектларның үзләренең берләшергә теләге бар икән, бу - аклана. Әгәр мондый теләк булмаса, моны таләп итәргә кирәкми. Гомумән, мин, субъектлар инде нигездә төзелгән һәм аларга ныгу мөмкинлеге бирергә кирәк.дип саныйм. Көчле Россия бары тик көчле төбәкләрдән генә төзелә ала.
-
РФ Конституциясенә 10 ел тула. Күп кенә сәясәтчеләр, аның күчү чорында кабул ителгән булуына сылтап, аны яңадан карарга тәкъдим итә.
- Конституция катлаулы заманда кабул ителгән булса да, минем фикеремчә, шактый җентекле эшләнгән документ ул. Һәм ул тагын күп еллар дәвамында хезмәт итә ала. Мин Төп Законны яңадан карау тарафдары түгел, ул үзенең потенциалын файдаланып бетермәде әле.
Нина ФАДЕЕВА, "Российская газета", 21 ноябрь, 2003 ел.
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз