Православие дине Татарстан тарихында да бик мөһим мәдәни роль уйнады. Башка диннәр белән тыныч-тату яшәү һәм үзара түземле булу, башка халыкларның мәдәниятләрен ихтирам итү һәм бергәләп дус яшәү зарурлыгын тою - бу традицияләрнең барысының да республикабызда 1000 еллык тарихы бар. Соңгы унъеллыкның катлаулы шартларында милләтара һәм конфессия-ара тынычлыкны саклау - Татарстан иминлегенең һәм чәчәк атуының иң мөһим шарты, һәм аны тәэмин итүдә республиканың православие динен тотучылар аерым роль уйный.