Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Балтач районы эшчәннәре алдында чыгышы

2003 елның 10 феврале, дүшәмбе
Искечә яңа ел көнне иртүк Кремльгә, бу матур залга ничек шулай килеп утырдык дип гаҗәпләнмәгез, сезне бирегә фидакарь хезмәтегез, булганлыгыгыз китерде. Бүгенге тантана сезнең хөрмәткә, ул — үзегез яулап алган хокук дип әйтер идем. Бер ай чамасы элек, Марат Хәйевич Зарипов, миңа кереп:«Менә, Минтимер Шәрипович, бер сыердан 5 мең килограммнан артык сөт савып алдык. Моны ничектер билгеләп үтәсе иде, безгә килеп, терлекчеләребезне, авыл хуҗалыгы эшчәннәрен, игенчеләрне шәхсән тәбрикләсәгез яхшы булыр иде», — ди. Шунда мин уйлап-уйлап тордым да, инде безнең Кремлебез, Кремлебездә шушындый мәһабәт тантаналар залы бар икән, анда республика күләмендә иң әһәмиятле, тарихка язылып кала торган вакыйгалар гына уза икән, Балтач алдынгыларын нигә шушында тәбрикләмәскә? Уйлаштык та, шундый фикергә килдек. Чыннан да, бер сыердан район күләмендә 5 мең килограмм сөт савып алу, гомумән, республика тарихында булган хәл түгел. Без моңа гомер буе омтылдык. Республикада мондый нәтиҗәгә ирешкән аерым хуҗалыкларны, сыер савучыларны, хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрне, республиканың җыелышларында, тантаналарында һәр елны атый идек. Әмма бөтен бер районның әлеге күрсәткечкә ирешкәне булмады. Бу тарихи вакыйга республиканың барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, терлекчеләренә үрнәк булып тора.

Хөрмәтле балтачлылар! Бу — сезнең акыл-фикерегез, тырышлыгыгыз, алтын кулларыгыз белән ирешелгән уңыш. Сезне үз исемемнән, Татарстанның Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән чын күңелдән тәбрик итәм. Алдыгызда баш иеп, зур ихтирам һәм хөрмәт сүзләре юллыйм. Исән-имин яшәргә, киләчәктә дә шулай матур эшләргә язсын үзегезгә. Барлык эшләрегез өчен дә бик зур рәхмәт!

Гомумән, безнең төньяк районнар начар эшли алмыйлар. Чөнки аларның, гадәттә, җитәкчеләре көчле була. Әле Балтачта Марат Готович эшләгән чак хәтеремдә, күршеләрдә җитәкчеләр алышынганда ул:«Болай да тынычлык юк иде, күршеләргә яңа җитәкчеләр килгәч, тагын да ныграк эшлисе була инде», — дип куйган иде. Төньяк районнарда туфракның уңдырышлыгы кимрәк булуга карамастан, республика җитештергән барлык ашлыкның 18 проценттан артыграгы — алар өлеше. Ә терлекчелектә — 23 процент. Менә бит, тырышып эшләсәң, эшне оештыра, заманча фикер йөртә белсәң нинди нәтиҗәләргә ирешеп була. Минем уйлавымча, без әлеге тәҗрибәне, тиешле формасын табып, бөтен республикага, барлык хакимият башлыкларына җиткерергә тиешбез. Моңа хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы районнарының үсеш моделе, котылгысыз моделе дип карарга кирәк. Тагын бер ягына игътибар итегез: хәзер хезмәтне оештыру ысуллары төрле, кемгә ничек ошый, кемнең ничек яхшырак килеп чыга. Күмәк хуҗалык булдырамы яки шәхси хуҗалыкта эшләр алга барамы. Балтач районында болар барысы да бар. Кайсы яктан гына алсаң да— ит, сөт җитештерүме, икмәк үстерүме — нәтиҗәләр сизелерлек. Район буенча 100 гектар җиргә 500 цетнер сөт, 100 цетнер ит җитештерү — бу инде саный белгән кешегә күп нәрсә турында сөйли. Фикеребез шундый: сезнең тәҗрибәгезне, эш алымнарын, оештыру ысулларын бөтен республикага таратырга кирәк.

Тырыш хезмәтегез өчен барчагызга да рәхмәт!

13 гыйнвар, 2003 ел.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International