Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстан халык шагыйре Илдар Юзеев белән очрашудагы чыгышыннан өзекләр
2003 елның 12 феврале, чәршәмбе
… Беренчедән, мондый зур юбилейны исән-имин, иҗади хәрәкәттә каршы алу — үзе бер шатлык. Төрле язмышлар бар һәм һәр кешенең үз язмышы. Шуңа күрә Ходайның биргән көненә шатланып, аны матур иттереп уздырырга язу — барыбыз өчен дә куанычлы хәл. Илдар Гафурович, гомер буе эшли торган олы эшләрең өчен бөтен халкыбыз исеменнән, үз исемемнән, хөкүмәтебез, Дәүләт Советы исеменнән чын күңелебездән бик зур рәхмәт. Бу купшы сүзләр түгел, чын күңелдән әйтелгән, исеме җисеменә туры килә торган бәя дип әйтер идем. Чөнки халкыбыз сине ярата, синең иҗат халкыбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Бәлкем әле син үзеңнең табигатеңә хас сыйфатларың, сәләтең белән дөньяда, җәмгыятьтә бара торган хәлләрне, үзгәрешләрне безгә караганда нечкәрәк тә тоясыңдыр. Чынлап та, әгәр шагыйрьләр, язучылар, иҗат кешеләре тоемлавыннан чыгып бәһа бирсәң, бу дөньяның, яшәешнең йөген әле син безнең күбебезгә караганда күбрәк тә тартып барасыңдыр. Кешенең эчке дөньясы никадәр бай, никадәр тирән булса, аның җилкәсенә шулчаклы күләмдә йөк төшә. Һәрвакыт шулай булды, шулай булачак һәм моның аерым бер гүзәллеге бардыр дип саныйм мин. Без сине инде гомер буе беләбез. Әгәр дә мин сезнең иҗат турында үз фикеремне әйтәм икән, бу инде минем күптәннән күңелемдә йөрткән, үз-үземә ясаган нәтиҗәм. Безнең Илдар Юзеевтән дә лириграк шагыйрь бармы икән? Беренчедән, Илдар Юзеев нинди генә әсәр язмасын — шигырьләрме ул, драматургия әсәрләреме, зур сәнгатькә чыккан башка жанрлардагы әсәрләрме — ул аның табигатьтән, ата-анадан килгән лирик хисләре.
Дөресен генә әйткәндә, синең иҗатны ни беләндер чагыштыру авыр. Минем уйлавымча, Советлар Союзы булган заманнардан бирле, Рәсәй буенча элек яшәгән һәм хәзерге башка күренекле лирик шагыйрьләр белән чагыштырсак, синдә үзеңә генә хас ягымлы, җанга якын лирика. Ул — безнең халкыбыз лирикасы. Аңы-моңы — бөтенесе дә бергә. Син аны безнең йөрәкләргә сеңәрлек иттереп безгә җиткерә аласың. Бик зур рәхмәт сиңа шуның өчен. Синең иҗат юлың кабатланмас, син — үзенчәлекле иҗат иясе дип әйтер идем. Инде халкыбыз сиңа кулыннан килгәнчә хөрмәт күрсәтә, Рәсәй буенча да, Татарстан буенча да тиешле исемнәр бирелгән. Үзебезнең Муса Җәлил, Тукай премиясе иясе. Иң мөһиме — 1993 елда Халык шагыйре исеме бирелү. Барысы өчен дә рәхмәт, барысы да синең үз хезмәтең белән яулап алынган.
Мондый иҗат әһелләре алдында без дә, киләсе буыннар да бурычлы. Шул ук вакытта, бу — синең язмышың да. Тормыш шулай корылган ул. Кызганыч, мин үзем юбилей кичәгездә була алмыйм. Анда катнашып йөрәк хисләремне белдермәкче идем. Президент булган өчен түгел, Президент булмаган очракта да мин ул кичәдә сүз сорап, сәхнәгә чыгып әйтер идем, чөнки синең иҗатың күңелемә чын-чынлап якын…
….Минем авыл җиреннән беренче мәртәбә Казанга, институтка килүем турында бер сөйләгәнем бар инде. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганда минем әле, дөресен генә әйткәндә, Минзәләне дә күргәнем юк иде. Чаллыдан пароходның тимер палубасында, ачык һавада Казанга килеп төшкәч, беренче мәртәбә трамвайны күрдек. Укырга керергә җыенабыз бит инде. Трамвайның арткы вагонына утырдык, анда арткы вагоннан алгы вагонга сигнал бирү өчен бер бау бар икән. Кем белгән инде аны? Тотынырга кирәк булгач, трамвайны белеп йөргән кешеләр трамвайның таягына тотынды, ә мин теге бауга тотындым. Шунда мине бик каты ачуландылар. Казан белән беренче очрашу әнә шулай булды. Имтиханнар тапшырып, укый башладык. Һәрберебез яшь ул чакта, мәктәп елларында сөйгән кызлар да авылда калган. Шулвакыт синең «Таныш моңнар» әсәре килеп чыкты. Резидәкәй бит әле анда? Без, авыл егетләре, аны кат-кат тыңлыйбыз. Кайсының күзеннән яшь чыга, кайсы авыр сулап куя. Шул мизгелләр, шул халәт гомергә дә онытылмый бит менә. Синең поэма — яшьлегемнең гомерлек истәлекләренең берсе. Мин Илдар Юзеевның күп әсәрләрен, шигырьләрен беләм, әмма бусы минем күңелемә шул чаклы сеңеп калган, миңа гына түгел, шул буын егетләренең һәммәсенә диярлек. Ул чакта бит хәзерге вакыттагы кебек тиз генә авылга кайтып килә алмыйсың. Бигрәк тә безнең якларга. Без елга ике тапкыр гына кайта ала идек. Кышкы каникулда ат белән 100-110 километр, Камбаркага чаклы килеп алалар иде безне. Әле ярый әти колхоз рәисе. Институтта укый торган башка егетләр дә минем белән кайта иде. Шуңа күрә, үзеңнең «Резидәкәйне» елга ике генә күрә торган булсаң, чыннан да моңланырсың. Безнең баштан үткән хисләр инде алар. Үзеңнең дә тормыш шундыйдыр инде, тиктомалдан гына язылмагандыр. Бөтенесе дә йөрәктән чыккан моңнар, хисләр бит. Сиңа нинди генә лаеклы исем бирелмәсен, син — табигатьнең үзеннән шагыйрь. Лирик, моңая торган кеше. Заманында Сибгат Хәкимнең биргән бәһасе дә хәтердә. Туфан китә, ярый әле Илдар кала, дигән иде ул. Бик зур бәһа! Хәсән Туфанның үзенең дә сиңа карата бәһасе югары иде…
… Әле кичә генә «Ватаным Татарстан» да синең шигырьләр басылган иде. Анда синең бер кыска гына шигыреңә аеруча игътибар иттем: «Тукай Сәйдәшне тыңлый» дип атала. Сер тота алмый торган кешеләр була бит әле, шуның кебек, алдан ук әйтәм инде. Без бит хәзер Сәйдәш һәйкәлен кую мәсьәләсен хәл итүгә ныклап тотындык. Башта гуманитар университетны урнаштырып, лекция залларын төзеп, рәткә кертергә кирәк. Аннан шул фонга Сәйдәш һәйкәлен куярга кирәк. Бу көннәрдә шуларны уйлап йөрибез, очрашулар да уздырып алдык. Синең бу шигырьне укыганнан соң, минем күз алдыма килде. Шушы һәйкәлне ачканда аны түкми-чәчми, бөтен халык алдында кычкырып укысаң, башка бер нәрсә дә уйлап чыгарырга кирәкми. Әйтәсе сүзләр анда матур әйтелгән. Шул тантанада укырмын дип Илдар Юзеевнең шушы шигырен алып та куйдым әле. Чыннан да, хикмәтле урын булачак ул. Габдулла Тукай Болакның бер ягында, икенче якта — Салих Сәйдәш. Татар театры да, гуманитар университет та шунда. Татар университеты «Татэнерго» ның иске бинасында урнашачак, хәзер аны бик яхшылап төзекләндерәчәкбез. Бу инде хәл ителгән мәсьәлә. Бергәләп сөйләшкәнчә, безгә татар интеллигенциясен әзерләргә кирәк. Сәләтле балаларны җыеп, чын-чынлап тел-әдәбиятнең төбенә төшеп, бөтен рухи мирасны өйрәнеп, аңлап, халкыбыз иҗатын белә торга зыялылар тәрбияләргә кирәк. Аларга белемне тиешле дәрәҗәдә генә түгел, бәлкем әле югарырак та дәрәҗәдә бирү, башка телләрне өйрәтү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу хәзер инде хыял гына түгел, тагын бер–ике елдан чын-чынлап тормышка ашачак. Ә шигырь нәкъ менә ноктасына тидереп язылган: Тукай Сәйдәшне тыңлый. Чынлап та, бер уйлап карасаң, алар анда бер-берсе каршында, бер-берсен тыңлап торачаклар бит. Икесе дә иҗатчы, берсе каләм белән шигырь язса, икенчесе каләм белән ноталар ясап көй тудыра…
… Әле менә Кол Гали һәйкәле эскизларын караган идем, бик матурга охшаган. Тарихи мирас турында киләчәктә дә бик каты уйлыйсы бар әле. Андый нәрсәләрне үз вакытында, үзебез эшләмәсәк, безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Эшләнүгә-эшләнмәүгә шатланучылар табылырга мөмкин. Татар егетләре эшләмәсә, башкалар аның кирәген аңлаганчы күп нәрсә югалырга мөмкин. Шуңа күрә, мин моны дөрес юл дип уйлыйм. Без үз халкыбыз турында үзебез кайгыртырга тиеш. Шундый гамәлләр аркасында без әкренләп үз-үзебезне дә ныграк хөрмәт итә башлыйбыз. Әле менә халык саны алу алдыннан Өченче Бөтендөнья татар конгрессын җыю халыкны бик нык берләштерде дип саныйм. Татарстанда гына түгел, ил буенча да халыкның берләшүе сизелә. Конгресста сөйләнгән сүзләр милләт күңелендә яңгыраш тапты. Бөтен төбәкләр белән дә эшләргә кирәк. Дөрес, бер көндә эшли торган эш түгел ул. Күп нәрсәне югалттык та. Хәзерге заманда аларны яңадан торгызу бигрәк тә авыр. Хәзер телевидениедән, радиодан гел татарча гына сөйләп тормыйлар. Ләкин шул ук вакытта кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк һәм, дөресен әйтергә кирәк, эшләп була.
…Кичә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында мәдәният сарае, Чүпрәленең үзендә яңа мәктәп ачтык. Мин сайланган юлыбызның дөреслегенә тагын бер кат инанып, шатланып кайттым. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы утырышында информатика, элемтәне үстерүне дәүләт сәясәтенә әйләндерү мәсьәләсен караган идек. Бу эшнең мәгънәсе бик тирән дип саныйм. Балаларны гына карыйк. Без Чүпрәледә, авыл җирендә булдык бит, күзәтеп торам: яхшы, матур киенгәннәр, буй-сыннары, кыяфәтләре бар. Карап кына торырлык балалар. Бездә үзгәрешләр, кыенлыклар күп, әмма без барыбер шул балаларга хәзер тиешле белем биреп, кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Фикеребез шундый: авыл җирендә укый торган балалар шәһәр җирендәгеләрдән уку шартлары буенча да, «Интернет»ка тоташу мөмкинлекләре буенча да бер генә тамчы да ким булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта авыл җирендә хезмәт күреп үскән балага югары дәрәҗәдә белем дә бирә алсак, моның бәһасе бик зур булыр иде. Чагыштыра торган булмый бу! Иң күбе ун елдан безнең язмышны үз кулларына алачак балалар бит алар. Димәк, киләчәк язмышыбыз бүген үзебезнең кулда. Балалар саны барыбер авыл җирендә күбрәк артачак. Бу мөмкинлектән безгә бер көнгә дә соңга калмыйча файдаланырга кирәк. Мин хәзер шәхсән шундый фикергә килдем.. Ниндидер мәсьәләне хәл итүдә соңга калу — урында туктап калу гына түгел, замана алга барганда артка чигенү булып чыга. Андый соңга калып эшли торган эшләрнең кире йогынтысы да килеп чыгарга мөмкин…