Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасы

2003 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Республикадагы хәл һәм 2003 елда социаль-икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләре турында


Хөрмәтле халык депутатлары!

2002 ел зур һәм кискен үзгәрешләр елы булды. Татарстан законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү процессы тәмамланып килә, Татарстан Республикасы белән Федераль үзәк арасында Шартнамәнең яңа редакциясен әзерләү буенча катлаулы процесс бара, Дәүләт Советы структурасында кайбер үзгәрешләр көтелә, җирле үзидарә даирәсе киңәячәк. Татарстан Республикасы Аппаратын да кертеп, болар барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарыннан яңача эшләүне таләп итәләр.

2002 елда республикада икътисадның алга таба үсеше дәвам итте. Әлләни күп булмаса да, промышленностьта җитештерү күләме артты. Бөртекле культуралардан мул уңыш үстерелде һәм җыеп алынды. Халыкның реаль керемнәре үсте. 2006 елга кадәр Татарстанның Социаль—икътисадый үсешенең Федераль максатчан программасын һәм күп кенә башка республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итте.

Шул ук вакытта узган ел йомгаклары Министрлар Кабинетына, барлык дәрәҗәдәге депутатларга, администрация башлыкларына, агымдагы проблемаларны хәл итү белән беррәттән, республика икътисадының озак срокка исәпләнгән базасын үстерү мәсьәләләренә дә җитди игътибар бирергә кирәклеген күрсәтә. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә җыенуы сәбәпле бу проблемалар бигрәк тә актуальләшә.

2003 елда Казан шәһәрен үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләү буенча бик күп эшләр эшлисе бар. Киләсе елда Казан дәүләт университеты да 200 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге даталар уңаеннан бик кыска вакыт эчендә зур күләмдә эшләр башкарырга кирәк.


I. Сәясәт өлкәсендәге көнүзәк бурычлар


Федератив мөнәсәбәтләрне ныгыту

Узган ел без Төп законыбызга — республика Конституциясенә төзәтмәләр кабул иттек. Без анда, аеруча бәхәсле статьяларны федераль үзәк белән килештереп, революцион характердагы ун еллык дәвердә булган барлык реаль үзгәрешләрне исәпкә алдык. Хәзер безнең алда Татарстан һәм Үзәк арасындагы Шартнамәнең яңа редакциясенә кул кую кебек гаять мөһим бурыч тора, шуннан соң без республика законнарын федераль законнарга туры китерү процессы тәмамланыр дип ышанабыз. Бу эш кирәк иде, ләкин законнарны тәртипкә китерү процессы берьяклы компаниягә әверелде — федераль законнарның үзләрендә булган күп кенә кимчелекләрне күздән ычкындырып, субъектларның законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерделәр.

Шул ук вакытта кайбер сәясәтчеләрдә унитар дәүләткә әйләнеп кайту теләге әле дә саклана, алар Россиянең Федератив төзелеше хакында оныта башладылар. Моңа бәйле рәвештә без бөтен катгыйлыгы белән үз сүзебезне әйтергә тиеш: без һәрвакыт федерализмны якладык һәм аңардан баш тарта алмыйбыз. Бу — принципиаль позиция һәм без федератив мөнәсәбәтләр төрле мәнфәгатьләрне гармоник рәвештә берләштергән күпмилләтле, күп динле дөнья илләре тәҗрибәсенә таянабыз. АКШ яки Германия кебек бер милләтле дәүләтләр дә гасырлар дәвамында яшәү дәверендә үзенең камиллеген күрсәткән федерализмны үстерәләр. Россиядә федерализмнан баш тарту өчен дәлилләр юк, шул ук вакытта аны ныгыту өчен сәбәпләр җитәрлек.

Россия унбер сәгать поясы кысаларында урнашкан гаять зур ил, ул үзенең бик кискен климат шартлары, географик, икътисадый хәле, этник һәм дини төрлелеге белән үзенчәлекле. Мондый илдә һәр субъектка җирле законнарда үзенең үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Бу илне көчсезләндерми, ә ныгыта гына.

Россиядә федерализм — ул демократиянең территориаль каркасы. Федератив принципларны яклап , без бер үк вакытта демократияне саклап калу өчен тырышабыз, ә ул бүген моңа мохтаҗ. Федерализмның иң эзлекле тарафдары буларак, Татарстан Россия җәмгыятендә демократик принципларның саклануы өчен зур җаваплылык тоя. Бик кызганыч, ләкин безгә еш кына бу позиция өчен ялгыз диярлек көрәшергә туры килә. Бу күзлектән караганда, Татарстанның статусын саклау күп очракта, Россиядә федерализмның кирәклеген һәм шулай ук аның котылгысызлыгын аңлау белән бәйләнгән. Мәсьәләнең кыйммәте шундый.

Быел Дәүләт Думасына сайлаулар булачак һәм бу кампаниягә без бик җитди карарга тиеш. Безнең депутатлар һәрвакытта да Татарстан мәнфәгатьләрен яклап тавыш бирмиләр. Бу хәл безне һич тә канәгатьләндерми. Безнең "Бердәм Россия" партиясендә актив катнашуыбыз Дәүләт Думасында карарлар кабул итү стадиясендә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклау һәм анда республикадан көчле һәм абруйлы депутатлар төркеме формалаштыру белән бәйле.


Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр

Милләтара мөнәсәбәтләр даирәсендә узган ел җитди вакыйгалар булды. Иң элек күпләрдә чын мәгънәсендә зур ыгы—зыгы китереп чыгарган халык санын алу хакында әйтеп китәргә кирәк. Федераль структуралар, республиканың ризалыгыннан башка һәм Бөтендөнья татар конгрессының фикерен исәпкә алмыйча бернинди нигезсез татар халкын күп кенә төркемнәргә бүлгәләделәр һәм хәтта татарлар составыннан мөстәкыйль халыклар аерып чыгардылар.

Халык санын алу татар халкының бердәм һәм бер халык булуы мәсьәләсен куйды. Мәгълүм булганча, мәдәни байлыклар тудырырга сәләтле тиешле институтларга ия милләт буларак, татарлар ХIХ гасыр ахырына — ХХ гасыр башына формалашып беттеләр. Татарларны кисәк—косакларга бүлгәләп яңа халыклар ясарга ярый торган көпшәк масса рәвешендә күзалларга ярамый. Әлбәттә, себер, әстерхан һәм башка этнографик төркемнәр арасында төбәккә хас үзенчәлекләр яшәп килә, керәшеннәрдә дә дин үзенчәлеге бар, ләкин араларында поморлар, казаклар һәм башка төркемнәр булган русларны да кертеп, мондый күренеш теләсә кайсы милләттә күзәтелә.

Дини фактор милләтне барлыкка китерүче сыйфат дигән фикер белән дә килешеп булмый. Безнең зыялыларыбыз мондый бүлү—яру гамәлләреннән өстен калды һәм күп дин тарафдарларына нигезләнгән татар мәдәниятен тудырды. Бу, һичшиксез, аларның олы казанышы. Кайчакта кайбер идеологларның:керәшеннәрнең үз телләре һәм үзенчәлекле мәдәниятләре бар дип расларга маташулары белән дә берничек тә килешеп булмый. Әдәби татар теле — татар халкына караган барлык төркемнең уртак казанышы, байлыгы. Керәшен җырлары, биюләре, йолалары да күптөрле һәм бай татар мәдәниятенең аерылмас бер өлеше. Керәшеннәрнең яисә татар милләтенә караган бүтән төркемнәрнең үзенчәлекләреннән йөз чөерергә ярамый, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, ләкин теләсә нинди аерымлыкны һәм бигрәк тә дини аерымлыкны, милләтне тарката торган принцип дәрәҗәсенә күтәрү хата булыр иде.

Бу уңайдан икеләнүгә юл калдырмаслык итеп татарларны бер халык дип белдергән Бөтендөнья татар конгрессының өченче корылтае әйтеп бетергесез зур роль уйнады. Галимнәргә, җәмәгать эшлеклеләренә, журналистларга, татар телендә нәшер ителә торган массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә милләтне берләштерү хакында ныклап уйларга кирәк. Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә татарлар проблемасы актив тикшерелә. Безгә бу теманы бик нык уйлап һәм шау—шу куптармыйча күтәрергә һәм үткәннән сабак алырга кирәк. Киләчәктә беркемдә дә халыкларның бердәмлеген сынап карау теләге туарлык булмасын.

Республикада халык санын алуда халык зур җаваплылык тоеп актив катнашты . Бүген Татарстан халкының саны 1989 ел белән чагыштырганда 4 процентка якын үсте. Халык санын алуның уңышлы узуында барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының Дәүләт статистика комитеты белән берлектә оештыру чараларын җиренә җиткереп башкаруы ярдәм итте. Хәзер аңа берничә ай дәвамында җыелган материалларны эшкәртеп чыгарга кирәк. Алынган нәтиҗәләр ХХI гасыр башына республиканың объектив портретын язарга ярдәм итәр дип ышанам. Шушы нигездә региональ һәм милли сәясәт уздырылачак. Статистика органнары хезмәткәрләренең һәм хакимият вәкилләренең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибә киләчәктә уздырылачак Бөтенроссия икътисадый сан алу һәм Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу кампанияләре вакытында файдаланылачак.

Татар телен латин графикасына күчерү мәсьәләсен читләтеп узып булмый. Бу карар Бөтендөнья татар конгрессының өченче корылтае резолюциясенә, шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре фикерләренә нигезләнде, ул Россия Федерациясе Конституциясенең 68 статьясына туры килә. Ә бит әлеге Төп Законда дәүләт "үзенең барлык халыкларына туган телләрне саклауны, аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли", ә республикаларга "үз дәүләт телләрен урнаштыру хокукын бирә" дип акка кара белән язылган. "Россия Федерациясе халыклары телләре турында" РФ законына өстәмәләр кабул итеп, Үзәк чынлыкта үз Конституциясен, шулай ук кайбер халыкара нормаларны, аерым алганда азчылык милләтләр хакындагы Европа кысаларындагы конвенцияне, бозды. Мондый адымны телләрнең ирекле үсешенә бәйле рәвештә халыкларның хокукларына һөҗүм дип карарга мөмкин. Ул гына да түгел, бу төзәтүләрне кабул итеп, Федераль Собрание федераль субъектларның фәкать үзләренә генә караган вәкаләтләренә тыкшынды. Бу гамәлләрнең һәммәсе дә анык булмаган милли сәясәт җирлегендә эшләнә, кайбер намуссыз сәясәтчеләр һәм чиновниклар аларны үзләренең мәкерле максатларында файдаланалар.

Матбугатта кызып-кызып мәктәп сыйныфларында православие динен укыту темасы тикшерелде. Дөньяви, күпдинле дәүләттә мөстәкыйль фән буларак динне кертү мөмкин нәрсәме соң!

Дөньяда төрле диннәр арасында аннан башка да киеренкелек көчәя барган чорда өстәмә киеренкелек китереп чыгару кемгә кирәк икән? Ахыр чиктә мондый карар кабул ителгән очракта, без ислам, яһүд һәм башка дин дәресләре кертергә мәҗбүр булачакбыз. Ә бит дин мәсьәләләрен руханилар карамагына калдырып, мәктәптә дөнья диннәре нигезләрен укыту акланган мантыйк булыр иде.

Без бу даирәдә бик игътибарлы булырга тиеш. Яр Чаллыда җибәрелгән административ хата аркасында бер чиркәү тирәсендә әнә нинди зур гауга чыкты, аңа хәтта Патриарх үзе дә кушылырга мәҗбүр булды. Динара мөнәсәбәтләрдә саксызлык күрсәтергә ярамый, анда вак нәрсәләр юк.

Соңгы елларда яшәп килгән шактый катлаулы шартларда бер—береңә ышану һәм үзара ихтирам итешү рухын саклап калу — Татарстанның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен төп шарт. Аны тәэмин итүдә мөселманнар һәм православие динен тотучылар аерым роль уйнарга тиеш. Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык безнең иң зур байлыгыбыз, моның хакында онытырга ярамый. Бу мөнәсәбәтләр тарих сынавын узган дуслыкка нигезләнә һәм җәмгыятьтә толерантлык саклауны күздә тоткан максатчан сәяси эшчәнлек белән ныгытыла. Шуңа күрә хәзерге шартларда бу өлкәгә бәйле рәвештә һәр әйтелгән сүз, һәр кылынган гамәл өчен сәясәтчеләрнең, дин эшлеклеләренең, журналистларның җаваплылыгы бермәбер арта.


Демократик институтларның һәм сүз ирегенең үсүе

Узган елда Дәүләт Советы Татарстан Конституциясенә принципиаль төзәтмәләр кабул итте, аңа төрле дәрәҗәдәге федераль һәм суд органнарында Татарстан мәнфәгатьләрен яклауга күп вакыт бирергә туры килде. Шул ук вакытта аны да реформалар көтә. Яңа законнар нигезендә безнең парламентка сайлауларның принциплары үзләре үзгәрә, анда партия исемлекләре буенча сайланган депутатлар пәйда булачак. Безгә якын араларда республиканың Дәүләт Советына сайлаулар уздыру тәртибен һәм срокларын тәмам аныклап бетерергә кирәк.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында карала торган РФ Президенты каршындагы вәкаләтләр бүлешү комиссиясе эшләгән закон проектлары алга таба да субъектлар вәкаләтләренә тыкшынуны күздә тоталар. Әгәр әлеге закон проектлары кабул ителсә, субъектлар карамагындагы вәкаләтләрнең тагын бер өлеше болай да вәкаләтләр зурлыгыннан интеккән үзәккә, ә икенче өлеше җирле үзидарә органнарына күчәчәк. Федераль Собраниедә законнарның ничек кабул ителүен белгәнгә, без нәкъ менә шушы вариантка әзер булырга тиеш.

Шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә үзидарәгә күчү барлык дәүләт хакимияте органнары алдына җитди бурычлар куя. Җирле үзидарә органнарын сайлау аерым сәяси төркемнәр яисә тәкәббер сәясәтчеләр мәнфәгатен түгел, ә халык мәнфәгатен күздә тотып уздырылырга, мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә урыннарда икътисадка зыян килмәскә, ә тормыш дәрәҗәсе түбәнгә таба тәгәрәмәскә тиеш.

Шул ук вакытта күп кенә республика хакимият органнарының вазыйфалары үзгәрәчәк. Дәүләт милке минималь булуын, ә урыннарда үзләренең үзидарә органнары төзеләчәген исәпкә алып, безгә ел ахырына таба Президент Аппаратында, Министрлар Кабинетында һәм башка башкарма хакимият органнарында идарә итү структураларын камилләштерү чаралары хакында уйларга кирәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары сәяси тормыштагы үзгәрешләргә әзер булырга тиеш. "Татарстан — яңа гасыр" радиотелекомпаниясе тулы кыйммәтле канал буларак аякка баса һәм безгә аны төрлечә ныгытырга кирәк. Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе яңа шартларда эшләүгә яхшы гына җайлашып килә. Республикада яңа газеталар һәм журналлар пәйда була, бу безне шатландыра, әлбәттә. Ләкин "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" кебек безнең дистәләгән еллар чыгып килгән газеталарга үзгәрешләр җиле кагылмады, аларның эш стиле үзгәрмәде, алар узган гасырда калдылар дигән уй туа. Ә бит нәкъ менә алар республиканың мәгълүмат мәйданында әйдәп барырга тиешләр. Аларның рәсми булулары мондый эшне һич тә аклый алмый. Рәсми — кызыксыз, эчпошыргыч дигән сүз түгел. Мисалга "Российская газета"ны алыйк. Ул шактый үткен яза, аналитик материалларга бай, тиражы да кискен үсте һәм аның инде табыш китерүен дә әйтеп китәргә кирәк. Үзәк газеталар үрнәгендә безнең рәсми органнарга да регионнарда үзләренең кушымталарын булдырырга вакыт җитмәдеме икән? Бу темалар даирәсен киңәйтер һәм абунәчеләр санын арттырыр, димәк, әлеге газеталарның йогынтысын көчәйтер иде. "Мәдәни җомга" газетасы, үзен ниндидер мәгънәсез бәхәсләргә тартып кертүгә юл куеп, еш кына төп бурычын — мәдәниятне үстерү эшенә хезмәт итәргә тиешлеге хакында оныта. Мәгълүм булганча, ул иҗат зыялыларының үтенече буенча оештырылган иде. Әгәр кем дә булса бу басманы башка максатларда файдаланырга маташа икән, дәүләт органнары якын арада газетаны гамәлгә куючы булудан баш тартырлар дип уйлыйм. Соңгы сүзне иҗат берлекләре, беренче чиратта Язучылар берлеге әйтергә тиеш.

Сүз иреге — безнең өчен какшамас принцип, безнең бәхәссез казанышыбыз. Ләкин ул яшь буынны формалаштыруда үзенең йогынтысын һәм җаваплылыгын аңлауны күздә тота. Безгә күп кенә ата-аналардан нәфрәтле хатлар килә, алар балаларының нинди тәрбия алуы хакында бик нык борчылалар һәм урынлы борчылалар. Күпчелек үзәк теле каналларны җенси тотнаксызлыкны һәм көч культын формалаштыручы үтерүгә, куркытуга корылган затсыз фильмнар басып китте. Кызганычка каршы, моның белән бигрәк тә "Эфир"дан башлап безнең коммерция нигезендә эшләүче аерым каналлар мавыга. Реклама артыннан куу бу даирәдә төп критерий түгел һәм без моны истә тотарга тиеш. Аннан башка да тормыш безнең алга кыен проблемаларны күпләп куеп тора, шуңа күрә авыртмаган башка тимер тарак кирәкме икән? Дәүләт мондый телепродукцияне күрсәтүне тыя алмый, ләкин җәмгыять үзе һәм журналистлар корпусы, халыкларыбызның традицияләрен һәм диннәрен хөрмәт итүне алга сөреп, җәмгыятьтә уңай нормалар формалаштыру өчен омтылырга тиешләр.


II. Тормышның яңа стандартларына бару юлында

Татарстан Республикасының дәүләт сәясәте кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә йөз тота, халыкка лаеклы тормыш тәэмин итү, тормышның сыйфатын күтәрү, әүвәлгечә, 2003 елда да аның төп максаты булып кала. Шул ук вакытта хезмәт эшчәнлегеннән алынган керемнәрнең ролен күтәрү — социаль сәясәтнең үзәк буынын тәшкил итә. Табышларының нинди булуына карамыйча республиканың барлык гражданнары белем алуда, сәламәтлекләрен саклауда, социаль тәэмин итүдә тигез мөмкинлекләрдән файдаланырга тиешләр.


Хезмәт хакы, хезмәт шартлары һәм нәтиҗәле мәшгульлек

2002 елның гыйнвар—декабрь айларында Татарстан Республикасы халкының чынбарлыктагы акча керемнәре 2001 елга карата нисбәттә 111 процент тәшкил итте. 2002 елның гыйнвар—ноябрь айлары өчен уртача хезмәт хакы 3855 сум булды һәм узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 27,5 процентка үсте.

Бюджет даирәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү дәрәҗәсен күтәрү максатында 2003 елда "бюджетчыларга" хезмәт хакы түләүнең Бердәм тариф челтәреннән тармак системаларына күчүне гамәлгә ашыру күздә тотыла. Болай иткәндә бюджет даирәсенең төрле тармакларындагы эш үзенчәлекләрен максималь күләмдә исәпкә алырга мөмкинлек туа. Шул ук вакытта белгечләрнең төп категорияләре буенча хезмәт хакы 1,5—2 тапкыр артачак, ә бюджет даирәсендә хезмәткә түләүнең уртача күләме 33 процентка күтәреләчәк.

Хезмәт хакы күләмен күтәрү мәсьәләләре аны түләүдәге бурычларны бетерү мәсьәләсе белән тыгыз бәйләнгән. Бик кызганыч, ләкин күрелгән чараларга да карамастан, хезмәткә түләү буенча бурычлар 2002 елда кимемәде. Хезмәткә түләү буенча бурычларның төп өлеше җитештерү өлкәсенә караган предприятиеләрдә җыелды.

Хәлне җайга салу өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2002 елның 9 августында "Татарстан Республикасының икътисад тармакларында хезмәт хакы түләүдәге бурычларны бетерү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында" 469 нчы номерлы карар кабул итте.

Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча координация советының нәтиҗәлерәк эшләвен тәэмин итәргә кирәк.

Яңа Хезмәт кодексы нормаларын файдаланып, республиканың һөнәри берлекләре аның хезмәт хакын үз вакытында түләүне тәэмин итүгә кагылышлы өлешен гамәлгә ашыруда зур активлык һәм таләпчәнлек күрсәтергә тиешләр.

2003 елда халыкның керемнәре өлкәсендә төп бурыч булып түбәндәгеләр тора:

  • республикада уртача хезмәт хакын 4650 сумга җиткерү;
  • хезмәткә түләү буенча бурычларны тулысынча бетерү, реаль хезмәт хакының һәм пенсияләрнең тотрыклы үсүен тәэмин итү;
  • бюджет даирәсендә эшләүчеләр хезмәтенә түләү системасын реформалаштыру һәм аның күләмен уртача республика күрсәткечләренә нисбәттә кимендә 80 процент дәрәҗәсенә җиткерү.
Хезмәтне саклау проблемаларын хәл иткәндә хезмәткәрләрнең 15 проценттан артыгының санитария-гигиена кагыйдәләренә җавап бирмәүче шартларда эшләвенә аерым игътибар бирергә кирәк.

2002-2004 елларда дәүләт органнарының бөтен тырышлыгын, хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча республика, территория һәм тармак программаларын гамәлгә ашыру юлы белән, хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларны программалар нигезендә хәл итү практикасын дәвам иттерүгә юнәлдерү зарур.

Икътисадта җитештерүнең үсү темплары, республикадагы аерым тармакларны һәм эре предприятиеләрне реформалау процессының активлашуы эшләүчеләрнең саны кыскаруга, аларны эштән азат итүгә китерде һәм нәтиҗәдә мәгълүм күләмдә теркәлә торган эшсезләр санын арттырды.

2002 елда эшсезләр саны 5 мең кешегә артты һәм 2003 елның башына республика буенча 23,1 мең кешегә җитте, ә эшсезлек икътисадый актив халыкка нисбәттә 1,28 процент тәшкил итте.

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүче шактый кешене эштән азат итү нәтиҗәсендә республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан шәһәрләрнең һәм районнарның хезмәт базарында проблема аеруча кискен тора.

Хәзерге вакытта республикада эшсезлек структур характерда, ягъни эшче көчләргә сорау һәм тәкъдим арасында (җенесе, хезмәткә түләү шартлары, һөнәре, квалификациясе белән бәйле) шактый аерма бар. Мондый шартларда кадрларны һөнәри әзерләү һәм кабат әзерләү, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү гаять мөһим бурычка әверелә. Министрлар Кабинетының игътибарын мәшгульлек өлкәсендә актив сәясәт уздыру мәсьәләләренә юнәлтергә кирәк.


Социаль тәэмин итү

Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү максатында республикада Халыкны адреслы социаль яклау программасы актив төстә гамәлгә ашырыла. Ул социаль-икътисадый сәясәтнең бик мөһим өлешен тәшкил итә.

2002 елда социаль яклау белән бәйле өстенлекләрдән файдаланучы республика халкының саны 554,9 мең кешегә җитте яки уртача айга 14,7 процент тәшкил итте, ә бирелгән компенсацияләр суммасы 730 миллион сум булды.

Халыкның керемнәрен киметмичә саклауда ташламалар бирү системасы мөһим ресурс булып тора. Республикада 30 меңнән артык Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучы, Бөек Ватан сугышы елларындагы намуслы хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән 278,7 мең граждан, 266,5 мең хезмәт ветераны, 5 мең репрессия корбаны, 197 мең инвалид, 3,6 меңгә якын Чернобыль афәтен бетерүдә катнашкан кеше яши. 800 меңнән артык кеше федераль законнар нигезендә өстенлекләрдән файдалана, 400 меңнән артык кешегә республиканың норматив актлары нигезендә өстәмә ташламалар билгеләнгән, 1 миллионнан артык кешегә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәт күрсәтә.

Компенсацияләр түләү, өстенлекләр бирү исәбенә аз тәэмин ителгән кайбер категория халыкның керемнәре яшәү минимумына җитте, ә ветераннарныкы күпчелек очракта аны 50—100 процентка узып китте.

Социаль ярдәм күрсәтү буенча район һәм шәһәр программаларын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарның аз тәэмин ителгән өлешенә шактый зур булышлык күрсәтелде. 2002 елда районнар һәм шәһәрләр исәбенә 735 мең кешегә 99 миллион сумнан артык күләмдә матди ярдәм күрсәтелде.

Республикада инвалидларга һәм ветераннарга кагылышлы законнар тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, "Ветераннар турында" законны гамәлгә ашыру өчен 2002 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 1877 миллион сум, "Инвалидларны социаль яклау турында"гы законны гамәлгә ашыруга 1186 миллион сум акча бүленде.

Тернәкләндерү учреждениеләре челтәрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында социаль яклау өлкәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 13 тернәкләндерү учреждениесе һәм инвалидлар өчен 5 тернәкләндерү үзәге эшли.

2002 елда аларда 12,2 мең инвалид тернәкләндерү курсы узды.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. 2002 елда 1520 инвалидка "Ока" автомобиле, 784 инвалидка — инвалид коляскалары бирелде. 16300 инвалидка 46 миллион сумлык протез-ортопедия ярдәме күрсәтелде. 7011 сугыш инвалиды һәм ветеранының сәламәтлеген ныгытуга 53 миллион сум акча тотылды.

Республикада инвалидларга тоткарлыксыз мәгълүмат алу һәм социаль инфраструктура объектларыннан файдалану өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә дә эш дәвам итәчәк. Дәүләт-медицина экспертизасы хезмәтен камилләштерү, протез-ортопедия әйберләре, инвалидларның хезмәтен һәм көнкүрешен җиңеләйтә торган башка техник ярдәмче чаралар җитештерүне стимуллаштыру, әлеге әйберләренең ассортиментын киңәйтү һәм сыйфатын яхшырту — болар бар да югарыда санап кителгән максатларга хезмәт итәргә тиеш.

Инвалидларны тернәкләндерү даирәсендә якын араларда 2003-2005 елларга инвалидларны тернәкләндерүнең комплекслы республика программасын эшләү һәм кабул итү өстенлекле юнәлеш булып тора.

2002 елның 1 гыйнварыннан башлап инвалидлар хезмәтеннән файдаланучы предприятиеләр өчен каралган ташламаларны бетерү мәҗбүри тик торуларга, эшләүче инвалидларның саны кимүенә һәм шуларның нәтиҗәсе буларак социаль программалар уздыру өчен кирәкле акча кертемнәренең кимүенә китерде.

Программа инвалидларга булышлык күрсәтүне, аларның шактыен эш урыннары белән тәэмин итүне күздә тота. Аның максаты — инвалидлыкны кисәтү һәм инвалидлыкка китерүче сәбәпләрне булдырмау, инвалидларга тормышта үз урыннарын табу өчен кулдан килгән барлык шартларны тудыру. Әлеге Программаны кабул итү, һичшиксез, Татарстан Республикасында инвалидларны социаль, медицина, һөнәри яктан тернәкләндерү системасын төзүдә сизелерлек адым булды.

Республикада 2002 елда башланып киткән пенсия реформасын уңышлы уздыру — Татарстан Республикасы социаль сәясәтенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. 2003 елның 1 гыйнварына республикада 965,8 мең пенсионер яши. 2002 елның декабрендә пенсияләрнең уртача күләме республика буенча 1404 сум тәшкил итте. 2002 елда пенсияләрнең уртача күләменең үсү темпы 131,8 процент булды. Товарларга һәм күрсәтелгән хезмәтләргә куллану бәяләре индексын исәпкә алып хисапланган пенсияләрнең реаль күләме 2001 елның декабренә нисбәттә 11,8 процентка үсте.

"1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен медале" яисә "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән Татарстан Республикасы гражданнарына республиканың норматив актлары нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясенең нигез өлешенең 20 проценты күләмендә пенсияләренә өстәмә түләү каралган.

2003 елда дәүләтнеке булмаган фондлар аша эшли торган халык өчен (беренче чиратта бюджет даирәсе хезмәткәрләре өчен) пенсияләрне тупланган акчалар исәбенә финанслауның өстәмә механизмнарын кертү бик мөһим бурыч булып кала.

Татарстан Республикасы халкына теләсә нинди кыен шартларда кешегә ярдәмгә килергә әзер торган 143 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе (интернат йортларны да кертеп), 25 төрдәге 428 социаль хезмәт күрсәтә. 2002 елда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре 1,1 миллион кешегә хезмәт күрсәтте.

2002 елда Алексеевск, Балтач, Буа, Мөслим, Тукай, Чирмешән районнарында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре ачылды. Чистай районында Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшли башлады. Нурлат, Арча, Алексеевск районнарында картлар өчен 3 интернат—йорт, Зеленодольск районында ялгыз карт-карчыклар өчен махсус йорт ачылды. Моннан тыш, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә балигъ булмаган балалар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге һәм Яр Чаллы шәһәрендә инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге ачылды.

Республикада халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтүче дәүләт хакимияте органнарының, учреждениеләрнең, оешмаларның, иҗтимагый берләшмәләрнең вәкаләтләрен билгеләүгә һәм аларның үзара мөнәсәбәтләрен ачыклауга хезмәт итәргә тиешле халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү концепциясе эшләнә.

Соңгы вакытларда социаль хезмәт күрсәтүче дәүләтнеке булмаган секторны үстерү, җәмәгать оешмаларына дәүләт финанслары алуда тигез мөмкинлекләр тәэмин итү мәсьәләләре социаль хезмәт күрсәтү даирәсендә аерым кызыксыну тудыра.

Сәламәтлек саклауга һәм мәгарифкә кагылышы булмаган социаль хезмәт күрсәтү даирәсендә түбәндәге бурычлар 2003—2004 елларда өстенлекле бурычлар булып тора:

  • халыкка күрсәтелә торган социаль хезмәтнең һәм ярдәмнең сыйфатын һәм күләмен билгеләү җәһәтеннән игътибарны территорияләргә юнәлтеп, халыкны социаль яклауда һәр төбәкнең үзенчәлеген исәпкә алган сәясәт уздыру;
  • социаль яклау учреждениеләре челтәрен камилләштерү;
  • дәүләт финанславының максатчан программалары һәм конкурс механизмнары нигезендә, аларның күләменнән һәм сыйфатыннан чыгып, социаль хезмәт күрсәтүне финанслауга күчү;
  • республика күләмендә минималь дәүләт социаль стандартларын эшләү, гарантияләр һәм өстенлекләр бирү, социаль программалар үтәлешен бәяләү системасын билгеләү нигезендә дәүләт гарантияләре һәм ташламалары системасын камилләштерү;
  • тиешле алшартлар булган даирәләрдә үзен-үзе аклый торган социаль хезмәтләр күрсәтүне үстерү һәм шәхси хәйрия средстволарын файдалану.

Сәламәтлек

Республиканың сәламәтлек саклау тармагы халыкка җитәрлек дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү, халыкны дарулар белән тәэмин итү, яңа технологияләр кертү юнәлешендә үз позицияләрен саклап калуга иреште һәм йогышлы авыруларның үсүенә юл куймады.

Дарулар белән өстенлекле шартларда тәэмин итүдә дә хәлләр тотрыклыланды. НДС ставкаларының үсүенә, даруларга сертификатлар кертелүгә карамастан тормыш өчен гаять мөһим булган төп медикаментлар төркемнәре буенча халыкның ихтыяҗлары тәэмин ителде. Ләкин ташламалар нигезендә бирелә торган медикаментларны финанслау нормативына киләчәктә арттыру юнәлешендә төзәтмә кертергә кирәк булачак.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү яхшырды. Моңа үзәк район хастаханәләрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәләренең 12 яңа филиалларын оештыру һәм максатчан средстволар бүлеп бирү ярдәм итте.

2002 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә инвестиция сәясәте авыл җирләрендә сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын үстерүгә юнәлдерелде. Арча, Биектау, Минзәлә үзәк район хастаханәләре реконструкция ясалганнан соң югары таләпләргә җавап бирәләр. Буа, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Саба, Питрәч һәм Урыссу район хастаханәләрендә төзелеш һәм реконструкция эшләре тәмамланып килә.

Сәламәтлек саклауда эшчәнлеккә бәя бирүнең яңа индикаторларына күчү тәмамлана. 2003 елга медицина ярдәме күрсәтү күләмнәренә дәүләт заказы беренче мәртәбә койка-көннәр санына карап түгел, ә терелеп чыккан авырулар күләмен исәпкә алып формалаштырылды. Хезмәткә түләүдәге бу яңалык сәламәтлек саклау өлкәсен реформалаштыру процессын тирәнәйтүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

Сәламәтлек саклауның нәтиҗәсез эшләүче һәм бер—берсен кабатлаучы буыннарын үзгәртеп кору эше дәвам итә. Участок хастаханәләрен дәвалау амбулаторияләренә әйләндерү мөһим чара булды. Бу эш тәмамланып килә.

Киләчәктә дәвалану амбулаторияләрен гомумдәвалау үзәкләренә әверелдерү юнәлешендә кискен чаралар күрәсе бар. Медицина хезмәте күрсәтү белән беррәттән, бу үзәкләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны, авыруларны кисәтүне һәм авыруга үзенең тормыш стилен үзгәртүдә актив ярдәм итүне дә үз өсләренә алырга тиешләр. Хезмәткә сәләтле балигъ булган гражданнарда үз сәламәтлекләрен саклауда индивидуаль җаваплылык принцибын куллану зарур.

Республикада кан әйләнеше системасы белән бәйле авырулардан, имгәнүләрдән, агуланудан һәм яман шештән үлүчеләрнең күп булуын игътибарга алсак, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең югары технологияләргә нигезләнгән төрләрен кертү зур әһәмияткә ия. Кыйммәтле җиһазлар сатып алу һәм медицина персоналын укыту зур чыгымнар таләп итсә дә, нәтиҗәдә дәвалау йомгаклары буенча шактый средстволарны экономияли. Өстәвенә әлеге технологияләрнең авыруларны авыртудан саклавын да онытмаска кирәк. Моңа бәйле рәвештә бөтен игътибарны регионара клиника-диагностика үзәген төзеп бетерүгә юнәлдерү мөһим.

Финанс ресурсларының чикләнгән булуын исәпкә алып, 2003 елда дәүләт инвестицияләрен төзелеп бетә язган объектларга тупларга һәм, беренче чиратта, регионара клиник-диагностик үзәкне төзеп бетерүне тәэмин итәргә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина җиһазлары, эш кораллары, дару препаратлары җитештерүче республика предприятиеләренең мөмкинлекләрен дәвалау учреждениеләрен тәэмин итү өчен киңрәк файдаланырга тиеш. Моны республика дәүләт заказын урнаштырганда, шулай ук фәнни тикшеренүләрне һәм читтән кертелә торган яңа әйберләрне алыштыручы тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләрен планлаштырганда исәпкә алу мөһим.

Демографик хәл — халыкның сәламәтлеге ни дәрәҗәдә булуы хакында сөйли торган төп һәм объектив күрсәткечләрнең берсе, шуңа күрә бу мәсьәлә республикада аерым игътибар үзәгендә торырга тиеш. Әлеге максатны күздә тотып 2005 елга кадәр Татарстан Республикасының демографик сәясәт программасын кабул итәргә кирәк.


Әйләнә-тирә мохитне саклау

Татарстан Республикасының тотрыклы үсүен, анда яшәүче халыкларның имин һәм мул тормышын, сәламәтлеген табигать системаларын саклаганда һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын тиешле дәрәҗәдә тотканда гына тәэмин итеп була. Моның өчен экология өлкәсендә табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалануга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән бердәм республика сәясәте формалаштырырга һәм аны эзлекле төстә гамәлгә ашырырга кирәк.

Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек тәэмин итү максатында промышленность һәм авыл хуҗалыгы объектлары газлаштырылды, беренче чиратта "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте предприятиеләрендә һәм машина төзелеше комплексында, заманча газ чистарту корылмалары һәм аз калдыклы технологияләре файдалануга кертелде. Нәтиҗәдә, промышленность җитештерүенең үсүенә карамастан, 2002 елда атмосфераны пычраткын матдәләр белән пычрату, алдагы ел белән чагыштырганда 10 мең тоннага кимеде. Атмосфера һавасы республика шәһәрләрендә тотрыклы саклана.

Ләкин республиканың автомобиль транспортын мотор ягулыгының зарарсызрак төрләренә күчерү эше әүвәлгечә бик акрын бара. Автомобильләргә газ ягулыгы салу станцияләрен төзү дәвам итсә дә газ балоннары куелган автомобильләр саны барлык автомобильләрнең фәкать 1 процентын гына тәшкил итә.

Су ресурсларын саклау һәм нәтиҗәле файлңдалану белән идарә итү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләр булып канализация челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү; республика предприятиеләренең чистарту корылмаларында, заманча техник чишелешләр кертү юлы белән, капиталь һәм эксплуатация чыгымнарын мөмкин кадәр кыскартып торгын суларны чистартуның нәтиҗәлелеген күтәрү кебек гаять мөһим проблемалар хәл ителде.

Төзелә һәм реконструкцияләнә торган чистарту корылмаларының гомуми куәте тәүлеккә 240 мең м3, яисә елга 87,6 миллион м3 тәшкил итә.

Җир өстенә чыгып торган су объектларына җибәрелә торган шакшы сулар күләме 1,5 процентка артты, ләкин шакшы суларның гомуми күләмендә агызып җибәрелүче пычраткыч матдәләр күләме 30 мең тоннага кыскарды.

Урман хуҗалыгында 7340 гектар мәйданда урман торгызу һәм саклагыч урман полосалары утырту эшләре башкарылды, бу 2001 ел белән чагыштырганда 1045 гектарга күбрәк.

2003-2004 елларда урман хуҗалыгы белән нәтиҗәле идарә итү эшчәнлеге урман каплаган мәйданнарны, иң элек эррозиягә дучар җирләр исәбенә арттырудан, кимендә 5 мең гектар мәйданда урман саклау полосалары утыртудан гыйбарәт булачак.

Урманнан нәтиҗәле файдалануны оештыру, ярдәмче промышленность җитештерүен үстерү, урман чималы ресурсларын комплекслы файдалану һәм агач чималыннан товар чыгаруны арттыру — мөһим бурыч. Шулай ук Дәүләт урман фонды участокларының шәһәр тирәсендәге зоналарында урнашкан корылмаларны һәм биналарны реконструкцияләүне тәртипкә салу таләп ителә.

Яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру нәтиҗәсендә ау җанварлары төрләренең саны үсүе дәвам итә (4 процент чамасы). Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган һәм бетү дәрәҗәсенә калган үсемлекләрне һәм җанварларны саклау һәм аларның санын ишәйтү эше дәвам итә.

Торак пунктларда яшеллек үскән мәйданнарның күләме дә тотрыклы төстә арта. Шәһәрләрдә һәм авылларда һәр урында картайган агачларны һәм куакларны экологик нык һәм күрер күзгә ямьле яшь үсентеләр белән алмаштыру дәвам итә.

2002 ел йомгаклары буенча республика күләмендә әһәмияткә ия аеруча нык саклана торган табигый территорияләрнең өлеше 136 мең гектар яисә республиканың гомуми мәйданына нисбәттә 2 процент тәшкил итте.

Калдыкларны җыю һәм утильләштерү системаның нәтиҗәлелеген күтәрү әйләнә-тирә мохитне саклау эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора һәм ул мөмкин булган һәр җирдә икенчел матди ресурсларны җыю һәм эшкәртү системасын кертүдә зур стимул булып хезмәт итәргә тиеш. Ә ул, мәгълүм булганча, ресурсларны сакларга ярдәм итә һәм әйләнә-тирә табигый мохитне антропоген пычратуны киметә.

2002 ел дәвамында махсус предприятиеләр тарафыннан кабат файдалану һәм утильләштерү өчен Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 90 мең тоннадан артык калдык җыелды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында каты көнкүреш калдыкларын саклый торган 40 полигон эшли. Тагын шундый 15 полигон төзелеп килә.

2003-2004 елларда табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән нәтиҗәле идарә итү эшчәнлеге түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк :

  • экологик мониторингның бердәм дәүләт системасын үстерү;
  • хуҗалык эшчәнлегенең барлык даирәләрендә ресурсларны саклаучы һәм калдыксыз эшләүче технологияләр кертү;
  • икенчел ресурслардан файдалану, шул исәптән калдыкларны эшкәртү системаларын үстерү;
  • транспортның экологик хәвефсез төрләрен, транспорт коммуникацияләрен һәм ягулыкны камилләштерү һәм үстерү;
  • аеруча саклана торган табигый территорияләр челтәрен үстерүне, җәнлекләр һәм үсемлекләрнең сирәк очрый торган һәм кыйммәтле төрләрен, шулай ук табигый бердәмлекләрне һәм экосистемаларны саклауны һәм торгызуны да кертеп, биологик күптөрлелек саклауның нәтиҗәле ысулларын эшләү.

Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру

Гражданнарыбызга сыйфатлы яшәү шартлары стандартлары тәэмин итү өчен 2003 елда республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында үзгәртеп корулар башланырга тиеш.

Халыкка торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтү даирәсендәге әлеге башлангычлар һәм үзгәрешләр уңышлы барып чыксын өчен, беренче чиратта, җәмгыятьнең аларны аңлавына ирешергә кирәк. Халык тәкъдим ителә торган чараларны аңлап һәм кабул итеп кенә калмыйча, барлык үзгәртеп коруларда турыдан-туры катнашырга тиеш. Монда торак-коммуналь хезмәтләрдән турыдан-туры файдаланучылар төп партнерлар, хәлгә йогынты ясаучы төп хуҗалар булсын иде. Ә дәүләт органнары йөзендә исә җәмгыять эш өчен янып йөрүче актив партнерны күрергә тиеш.

Моңа бәйле рәвештә торакка хезмәт күрсәтү процессында килеп чыккан үзара мөнәсәбәтләрдә катнашучы һәр затның ролен төгәл билгеләү аеруча мөһим. Бу торак-коммуналь комплексын реформалаштыруның аеруча мөһим өлеше. Сүз торак йорт белән идарә итү хакында бара. Монда йортның хуҗасы булырга тиеш дигән тезис хәлиткеч роль уйный. Һәм бу хуҗа — йортта яшәүчеләр үзләре. Дәүләтне фәкать хосусыйлаштырылган яисә хак барәбәренә яшәү өчен вакытлыча биреп торылган йортларның хуҗасы дип аңлау ялгыш фикер. Моның өчен өлеш милкен беркетү эшләрен тәмамларга кирәк.

Гамәлдәге законнар нигезендә торакта яшәүчеләрнең төрле рәвештәге берләшмәләре подъездлар, йортлар, йортлар төркеме дәрәҗәсендә төзелергә мөмкин. Хәтта социаль торакта да (тулай торак һ.б.лар) торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар кооперативы оештырырга мөмкин. Торакта яшәүчеләрнең барлык берләшмәләре юридик затлар булачак. Компанияләр белән дә алар идарә итәчәк. Компаниянең идарәчесе сыйфатында шәхси йорт хуҗасы да булырга мөмкин. Шуңа күрә торакта яшәүчеләрнең төрле рәвештәге берләшмәләрен төзүне һәм аларның эшләвен тәэмин итүне стимуллаштыра торган чаралар эшләргә, аларны тиешле чыгымнардан азат итеп, теркәү процедурасын гадиләштерергә кирәк.

Йорт тирәсендәге территорияне дә кертеп, йорт тулаем бер комплекс булырга тиеш. Дәүләт исә, гражданнарның түләргә сәләтлеме-юкмы икәнлекләреннән чыгып, йортта лифтны алмаштыру, йортны реконструкцияләү һәм аңа капиталь ремонт ясау һ.б.лар кебек яшәүчеләр күтәрә алмаслык эшләрне башкаруны үз өстенә алырга бурычлы.

Өлешчә түләнә торган күпсанлы хезмәтләр урынына хезмәтләрнең бер өлеше өчен тулысынча түләү тәртибен кертергә, ә калганнарын дотацияләргә кирәк. Бу, беренчедән, шартнамә мөнәсәбәтләре кертү мөмкинлеге бирәчәк, яклар "бәя - сыйфат" формуласы буенча үз йөкләмәләренең тулысынча үтәлүен яисә үтәлмәвен бәяли алачак. Икенчедән, кулланучы тарафыннан тулысынча түләгәндә күрсәтелгән хезмәт эшмәкәр өчен бик файдалы, ул үз средстволарын үзенә аңлаешлы бизнеска инвестицияләргә бик теләп барачак. Ниһаять, өченчедән, дотацияле хезмәтләр саны кимү нәтиҗәсендә торак—коммуналь хезмәтләр буенча халыкка дотация бирү механизмы гадиләшә. Шул ук вакытта дотацияләрнең гомуми суммасы сакланырга тиеш.

Халыкны үз йортына хезмәт күрсәтү эше белән идарә итәргә өйрәтү бурычын инде хәзер үк хәл итәргә кирәк. Моның өчен гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен торакта яшәүчеләрдән һәм дотацияләр һәм бирелгән ташламалар өчен төшеп калган керемне каплау рәвешендә бюджеттан кергән акча средстволарының әйләнешен тулысынча контрольдә тотарга тиеш. Бу гади бурыч түгел. Ләкин нәкъ менә шушы бурыч өстенлекле юнәлешкә әверелә. Шунсыз без беркайчан да торак—коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә ирешә алмаячакбыз.

Шушы максатта 2003 елда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын финанслау схемасын үзгәртергә, бюджеттан дотацияләр рәвешендә тармакның үзенә турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтүдән баш тартырга һәм, гражданнарның шәхси счетларын файдаланып, адреслы торак-коммуналь субсидияләре кертергә кирәк.

Субсидия бирү объекты йорт хуҗалыгы (ягъни бер торак мәйданнарында яшәгән, туганлык мөнәсәбәтләрендә торган, бер шәхси счет буенча түләүче гражданнар) булырга тиеш.

Торак—коммуналь хезмәтләргә тарифлар формалаштыру өлкәсендә дә яңа мөнәсәбәтләр булдырырга, "бу тарифларның күбесе бик нык бүселмәгәнме икән?" дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Аларны башта хезмәт күрсәтүчедә, ә аннары әлеге хезмәтләрдән файдаланучыда оптимальләштереп булмыймы икән? Бу, иң элек, су белән тәэмин итү, су кертү, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү кебек монополь, ягъни аларны куллану күләмен исәпләү приборлары ярдәмендә үлчәп була торган хезмәтләргә кагыла. Әлеге хезмәтләрнең хакы, якларның килешүе нигезендә, икътисадый яктан нигезләнгән һәм җайга салына торган булырга тиеш.

Тармак тарафыннан күрсәтелә торган барлык төр хезмәтләр буенча икътисадый нигезләнгән чыгымнар билгеләү — тариф сәясәтенең максаты булырга тиеш. Чыгымнарны билгеләгәндә аларның максатчан булу—булмавын ачыкларга, тариф структурасын төгәл эшләргә, башкарылган эшләр өчен акча түләүдә җаваплылык кертелергә тиеш. Моңа бәйле рәвештә бу процессны хокукый һәм методик яктан тәэмин итү, шулай ук тармакның техник һәм технологик нигезен үзгәртү (автоном җылыту системаларына күчү, технологик чылбырның башында суны чистартудан баш тарту җәһәтеннән су һәм җылылык белән тәэмин итү схемаларының үзгәрүе) юнәлешендә зур эшләр башкарырга кирәк.

Тариф структурасы проблемасын да хәл итү мөһим. Ул һәр торак-коммуналь хезмәт кысаларында эшләрне технологик бүлешү нәтиҗәсендә ачыкланырга тиеш. Бу эшләрнең монополия астыннан чыгарып була торган өлешен билгеләү һәм эшләрнең аерым төрләрен инвесторларны кызыктырырлык итеп оештыру мөмкинлеге бирә.

Идарә итүгә кагылышлы хезмәтләрне дә кертеп, барлык хезмәт күрсәтүчеләр өчен аларның эшчәнлеген бәяләү индикаторлары куярга кирәк. Алар монополия диктатыннан азат ителгән хезмәтләр базарында көндәшлек рухы урнаштырырга һәм монополь хезмәтләрне сыйфатсыз башкарган очракта, җаваплы затны вазыйфаларыннан азат итүне дә кертеп, административ чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук дәгъва белдерү мөнәсәбәтләре системасын үстерү зарур. Күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты тиешле стандартларга җавап бирмәгән очракта, кулланучы бернинди мәшәкатьсез начар башкарылган теге яки бу хезмәт өчен хак түләүдән баш тартырлык шартлар булдырырга кирәк.

Торак-коммуналь комплексын реформалаштыру өлкәсенә бәйле карарлар республика халкының түләү сәләтен исәпкә алып кабул ителергә тиеш һәм моңа аерым басым ясарга кирәк. Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы гражданнарның керемнәре һәм пенсияләре тиешле дәрәҗәдә югары булмавы торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы барлык үзгәртеп коруларны шактый нык чикли.


Торак төзелеше, газлаштыру, коммуникация чараларын үстерү, юл төзелеше һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтү

2002 елда республикада 1 миллион 527,5 мең кв.м. торак (бурыч 101 процентка үтәлде), шул исәптән 580 мең кв.м. чамасы шәхси торак тапшырылды. Тузган торакны бетерү программасы буенча республикада 339 мең кв.м., шул исәптән Казанда — 210 мең кв.м. торак мәйданы тапшырылды. Тузган торакны бетерү программасы нигезендә 1996-2002 елларда барлыгы 37,1 мең гаилә, шул исәптән 2002 елда — 6052 гаилә уңайлыклары булган торакларга күчерелде.

13 елда республика халкының торак белән тәэмин ителеше бер кешегә 16,1дән 19,4 кв.м. артты.

2003 елда Тузган торакны бетерү программасы буенча 4917 гаиләне, шул исәптән Казан шәһәрендә 3547 гаиләне, уңайлы торак белән тәэмин итәргә кирәк.

Торак төзү өчен кредит бирү системасын үстерү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2002 елның 23 декабрендә торак ипотекасы системасын камилләштерү хакында карар кабул итте. Шушы максатта берләштерелгән бюджеттан эшне башлап җибәрү өчен 60 миллион сум күләмендә акча бүленде.

Президентның "Тузган торакны бетерү программасы" тәмамланып килү уңаеннан 2003 елда "Татарстан Республикасының торак фондын реконструкцияләү һәм яңартып камилләштерү" дигән республика программасын эшли башларга кирәк.

Моннан тыш,2003 елда Шәһәр төзү кадастрын булдыру һәм гомумиләштерелгән геомәгълүмат системасын төзү өстендә эшли башлау бик мөһим.

2003 елның 1 гыйнварына Газлаштыру программасы нигезендә 19 000,0 километрдан артык озынлыктагы газүткәргеч төзелеп файдалануга тапшырылды (шул исәптән 755 км 2002 елда), 356 000 нән артык квартирага (шул исәптән 2002 елда 25 500 квартирага) газ кертелде.

Программа гамәлдә булган чорда авыл җирендә йортларга һәм фатирларга газ кертү дәрәҗәсе (1995 елдан) 35,5 проценттан 95,1 процентка (шул исәптән 2002 елда 5,5 процентка) үсте. Шәһәрләрне газлаштыру дәрәҗәсе 99,4 процент тәшкил итте.

1995 елда кабул ителгән программа башлыча үтәлгәнгә, киләчәктә файдалануга тапшырыла торган йортларны һәм квартираларны газлаштыру һәм Татарстан Республикасында газ белән гарантияле тәэмин итүнең тотрыклылыгын арттыру буенча зур эшләр эшлисе бар. 250 миллион сум күләмендә билгеләнгән финанслау лимиты нигезендә 2003 елда 338 километр озынлыкта газүткәргечне файдалануга тапшыру һәм 4400 квартирага газ кертү планлаштырыла.

2002 елда республикада элемтә чараларының актив үсүе дәвам итте. 286,5 мең номерга исәпләнгән чыбыклы һәм радиотелефон файдалануга тапшырылды, нәтиҗәдә республика телекоммуникацияләре челтәренең монтажланган гомуми сыешлыгы 1 миллион 432 мең номерга кадәр үсте.

Шәһәрдә яшәүче 100 гаиләнең телефон белән тәэмин ителеше 70 тән 74 телефонга, авылда — 23,2 дән 27,8 телефонга җитте. Шул ук вакытта республика буенча телефон белән тәэмин ителешнең гомуми күрсәткече 100 гаиләгә 64,2 дән 68,5 телефонга үсте.

2002 елда кәрәзле радиотелефон элемтәсе абонентларының саны 191,1 дән 460,1 мең кешегә җитте яисә 2,4 мәртәбәгә артты .

Чирмешән — Лениногорск, Минзәлә — Актаныш, Алексеевск — Базарлы Матак — Болгар, Чистай — Яңа Чишмә — Чирмешән участокларында 357,2 километр озынлыкта зона элемтә тапшыруларының җепселле—оптик линияләре төзелде һәм 117 километр озынлыкта реконструкцияләнде.

Мәгълүматлар тапшыруның куәтле мультсервис челтәре төзелде. Ул республиканың 23 районын телематик хезмәтләргә һәм мәгълүматлар тапшыру хезмәтләренә юл ачучы узеллар белән колачлый. Ә барысын бергә кушып исәпләгәндә мәгълүмат тапшыру һәм телематик хезмәтләргә чыгу мөмкинлеге бирә торган гомуми сыйдырышлылыгы 2 меңнән артык каналны тәшкил иткән 110 узел санала. 2003 елда бу челтәргә республиканың барлык 43 районы да тоташтырылачак.

"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең аерым республика телевидение һәм радио каналларын оештыру эше дәвам итте. "2002—2006 елларга Татарстан Республикасында телевизион кабул итү челтәрләрен үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 48,7 мең абонент нокталары күләмендә телевизион кабул итү челтәрләрен яңартып камилләштерү һәм реконструкцияләү тәэмин ителде.

2002 елда почта элемтәсен яңартып камилләштерү эше дәвам итте. Республиканың почта тармагын заманча технологик җиһазлар белән тулыландыру аңа "Электрон Россия" Федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру процессына актив кушылу мөмкинлеге бирде. Рентабельлекне күтәрү чаралары комплексын гамәлгә ашыру почта тармакчасына 2002 елда зыянсыз эшләү дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итте.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә дә кайбер уңышларга ирешелде. 2002 елда Интернет челтәрендә рус, инглиз һәм татар телләрендә чыга торган Intertat.ru.электрон газетасы эшли башлады. Көн саен www.Intertat.ru сайтына 400 дән артык файдаланучы мөрәҗәгать итә, алар өлешенә айга 25 мең мөрәҗәгать итү туры килә. ай саен Intertat.ru ны дөньяның 50 дән артык илендә укыйлар.

Татарстан Республикасының элемтә тармагы алдында 2003—2004 елларда түбәндәге төп бурычлар билгеләнде:

  • республиканың җирле челтәрләрендә гомуми телефон тәэмин ителешен 100 гаиләгә 72,5 телефонга җиткерергә;
  • кимендә 250 километр озынлыкта зона элемтәсенең җепселле—оптик линиясен төзергә һәм республиканың мәгълүмат-транспорт челтәренең зур һәм ике кече синхрон боҗрасын төзүне тәмамларга;
  • Россия Федерациясенең Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы белән берлектә республика территориясендә "Электрон Россия" Федераль максатчан программасында (2002—2010 еллар) билгеләнгән чараларны үтәү эшен дәвам итәргә.
Татарстан Республикасының юл челтәрен үстерү "2006 елга кадәр Татарстан Республикасында юл челтәрен үстерү һәм камилләштерү программасы" нигезендә алып барылды. Саескан Таулары авылы янында Кама елгасы аша күпернең беренче чираты файдалануга тапшырылды. Күпер кичүе Самара, Оренбург, Чиләбе, Екатеринбург һәм Төмән өлкәләренә, Башкортостан, Марий Эл, Чуваш һәм Мордовия республикаларына, Түбән Новгород өлкәсенең һәм, илнең Европа өлешендәге үзәк районнарының һәм Казагыстан белән Урта Азияне дә кертеп, транспорт элемтәләренә ерак транзит йөкләр ташуда хезмәт күрсәтә. Күпернең беренче чиратын төзеп бетерү, беренче чиратта, Кама аръягы районнарының икътисадый үсешенә уңай йогынты ясый. Ә бит анда шактый зур күләмдә промышленность һәм авыл хуҗалыгы куәтләре тупланган. Күпернең гомуми озынлыгы 14 километр чамасы. 2003 елда Кама аша салына торган күпернең икенче чиратын төзү эшен дәвам итәргә һәм Саескан Таулары — Шәле автотрассасын төзүне тизләтергә кирәк.

Татарстан Республикасы бюджеты средстволары исәбенә 1,56 миллиард сумлык 191 километрлы автомобиль юллары төзелде һәм реконструкцияләнде; 990 миллион сумга 214 километр озынлыкта асфальт—бетон җәелде.

2003 елда кимендә 150 километр озынлыкта автомобиль юллары файдалануга тапшыралачак, 400 километр озынлыктагы автомобиль юллары ремонтланачак.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзәк усадьбаларын һәм республиканың торак пунктларын район үзәкләре белән асфальт—бетон җәелгән юллар аша тоташтыруны тәэмин итү юл хуҗалыгында өстенлекле юнәлеш булып кала. 2003 елда 42 торак пунктын, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 25 үзәк усадьбасын асфальт-бетон түшәлгән автомобиль юллары белән тоташтыру планлаштырыла.

2003 елда Әгерҗе станциясендә тимер юл вокзалын реконструкцияләп бетерергә һәм Нурлат шәһәрендә тимер юл вокзалын файдалануга тапшыруны тәэмин итәргә, Казан шәһәре станциясендә пассажирлар вокзалын реконструкцияләүне дәвам итәргә кирәк. Агымдагы елда Кукмара станциясендә дә вокзал төзелә башлаячак.

Халыкара "Казан" аэропортының аэровокзал комплексын һәм "Бигеш" аэропортында очу полосаларын реконструкцияләү эшләре дәвам итәчәк.

32 торак пунктына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзәк усадьбаларына өстәмә рәвештә даими автобус маршрутлары ачылачак.


Куркынычсызлык тәэмин итү

Гражданнарыбызның иминлеге — тормыш дәрәҗәсе хакында фикер йөртергә мөмкинлек бирүче мөһим фактор булып тора. Дәүләт хакимиятенең барлык тармаклары республикада җәмәгать тәртибен һәм тынычлыкны тәэмин итүдә килешенгән гамәлләр кылырга бурычлы. Монда хокук саклау органнарының булсын, җирле хакимият органнары һәм тулаем халыкның булсын, көчләрен бергә туплау төп шарт булып тора.

Эчке эшләр органнары, тулаем алганда, оператив хәлне контрольдә тоталар, ләкин кайбер мәсьәләләрнең кискенләшүе көчләрне һәм средстволарны тагын да нәтиҗәлерәк итеп эшкә җигүне таләп итә.

2002 елда теркәлгән җинаятьләр саны 19 процентка (РФ буенча — 14,9 процентка), шул исәптән аның авыр һәм аеруча куркынычлы төрләре 27 процентка (РФ буенча — 23,9 процентка) кыскарды.

100 мең кешегә нисбәттә җинаятьчелек дәрәҗәсе 1529 җинаять тәшкил итте (РФ буенча — 1754).

Шул ук вакытта явыз ният белән һәм көч кулланып кылынган мөлкәти җинаятьләр саны үсү дәвам итә. Мәсәлән, талаулар 15 проценттан артыкка, ә юлбасарларча һөҗүм итүләр — 8 процентка күтәрелде.

Гражданнарны хокук бозулардан ышанычлы саклау буенча конституциядә каралган хокукларны һәм ирекләрне тәэмин итү эчке эшләр органнарының төп бурычы булырга тиеш. Шушы максатларда террорга һәм экстремизмга каршы тору, корал һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшү, оешкан җинаятьчелек белән көрәшүдә һөҗүмчәнлек, аның икътисадый нигезен җимерү аерым әһәмияткә ия.

Караучысыз калып сукбайлыкта йөргән балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелеккә каршы көрәшү, моңа китергән сәбәпләрне ачыклап, тиешле чаралар күрү — хокук саклау органнары эшчәнлегендә икенче мөһим юнәлеш. Монда Мәгариф министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шәһәр һәм район администрацияләре кебек кызыксынган дәүләт институтлары белән тыгыз бәйләнештә эшләү зарур.

Паспорт реформасын тәмамлау, гражданлык даирәсендә, чит ил гражданнарының республика территориясенә килү, яшәү һәм китү тәртибен саклауда закон таләпләренең төгәл үтәлүен тәэмин итү буенча барлык чаралар күрелергә тиеш. Бу эшләр законнар нигезендә алып барылырга һәм исәпкә алу — теркәү дисциплинасын ныгытуга хезмәт итәргә тиеш.

Әлеге бурычларны уңышлы хәл итү халыкның эчке эшләр органнарына ышанычын арттыруда, аларның эшчәнлеген бәяләүдә төп факторга әверелергә тиеш.

Хәвефсезлек хакында сөйләгәндә аның гаять мөһим өлешен тәшкил итүче мәсьәләгә — юлларыбызда иминлек саклау мәсьәләсенә тукталмыйча китә алмыйм. Республика юлларындагы хәлләр бик тә катлаулы. Ел саен юл—транспорт фаҗигаләре саны арта бара һәм нәтиҗәдә һәлак булучылар һәм яраланучылар саны да үсә.

Юл—транспорт фаҗигаләренә сәбәпче булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас рәвештә бозу күренешләрен кисәтү эшен активлаштыру юнәлешендә шактый чаралар күрелсә дә, республикада аварияләр саны үсү темпын әлегә киметеп булмый. Юл-транспорт фаҗигаләренең артуы республиканың 44 районында күзәтелә. Юл-транспорт фаҗигаләренә китерүче төп сәбәпләр арасында урамнарны һәм юлларны тиешенчә карап—төзәтеп тормауны күрсәтергә кирәк. Министрлар Кабинетына агымдагы елда Хөкүмәтнең махсус утырышында милекчеләрнең хокукларын яклау эшенең торышы һәм республика юлларында хәвефсезлек саклауның торышы хакында мәсьәләне карап, хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар билгеләүне сорар идем.

2002 елда Россиянең суд-хокук системасын яңартып камилләштерү буенча элек башланган сәясәткә бәйле рәвештә сизелерлек зур эшләр башкарылды. Үзгәрешләр судларны оештыруга һәм аларның эшләү шартларына гына кагылып калмады, ә иң элек суд системасын демократияләштерүгә, аның ачык һәм һәр кеше өчен аңлаешлы булуына турыдан-туры йогынты ясаучы, шәхеснең хокукларын яклауны һәм гадел хөкем итүне тәэмин итүче барлык процедураларга кагылды.

2002 елның 1 июленнән Россия Федерациясенең яңа Җинаять — процессуаль кодексы һәм Административ-хокук бозулар хакында яңа кодекс көченә керде. Җәмәгать судьялары һәм антлы утырышчылар судының эшләве өчен республикада барлык шартлар тудырылган. Судлар кулга алулар буенча тиешле вәкаләтләр алдылар. Әлеге һәм башка үзгәрешләр гаепләнүчеләрнең һәм гаеп эш кылуда шикле кешеләрнең хокукларын тәэмин итү гарантияләрен көчәйттеләр, дәлилләргә карата таләпләрне кырысландырдылар, гаепләүче һәм яклаучы яклар арасында ярышучанлык принцибын чынбарлыкта гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирделәр.

Татарстан Республикасының Арбитраж суды киеренке режимда эшләде.

Суд, хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшләве гражданнарның кәефенә турыдан-туры йогынты ясый, аларның хакимияткә ышанычын арттыра. Без криминаль вәзгыятьне сизелерлек савыктырырга телибез һәм моны эшләргә дә тиешбез.

2002 елның 15 декабрендә Министрлар Кабинеты карары белән "2003-205 елларга җинаятьчелек белән көрәшү буенча яңа республика комплекслы программасы" расланды. Программаны гамәлгә ашыруга кызыксынган барлык хакимият органнары җәлеп ителде, аны 791 миллион 970 мең сум күләмендә республика бюджетыннан финанслау каралган.


Мәгариф системасы

Мәгариф — шәхесне һәм җәмгыятьне формалаштыруда мөһим элементларның берсе. Гомуми белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, аның сыйфатын күтәрү, эчтәлеген яңарту һәм алга таба да үстерү максатында төп игътибар кабул ителгән федераль һәм республика концептуаль документларны һәм программаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелде.

Татарстан Республикасының мәгариф системасын мәгълүматлаштыру буенча зур эш алып барылды. 2015 гомуми белем бирү мәктәбендә информатика кабинетлары төзелде. Интернетка чыга ала торган мәктәпләр саны артты. 2002 елның гыйнварында "Авыл мәктәпләрен компьютерлаштыру" Федераль программасы буенча әлеге программага кертелгән барлык мәктәпләр өчен программ продуктлар җыелмалары алынды. Мәгълүматлаштыру проблемаларын нәтиҗәле хәл итүдә кадрлар хәлиткеч роль уйный. Кадрлар белән тәэмин итү укучыларны укытуда, аларга тәрбия бирүдә, мәгариф процессы белән идарә итүдә мәгълүмат технологияләрен кулланырга сәләтле югары квалификацияле белгечләр әзерләүне күздә тота. 2003 елда мәгариф учреждениеләрендә локаль челтәрләр белән җитәкчелек итәчәк белгечләр әзерләү планлаштырыла. Мәктәпләргә компьютер техникасы куелу нәтиҗәсендә укыту процессына актив рәвештә компьютер программалары кертү гамәлгә ашырыла. Өйрәтә һәм контрольлек итә торган мультимедиа програмаларын файдалану буенча методик күрсәтмәләр эшләнгән.

Россия һәм Татарстан Республикасының мәгариф системасында тәрбия бирүне яхшырту, Россия Федерациясе балаларына өстәмә белем бирүне үстерү программасын, "2001—2005 елларга Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү" дәүләт программасын, "2001—2005 елларга Россия яшьләре" федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итте.

Ләкин балаларны тәрбияләү, аларга өстәмә белем бирү даирәсендә эшнең нәтиҗәлелеген киметә торган кайбер хәл ителмәгән проблемалар калды:

  • сыйныф тәрбиячеләре институтын тиешенчә үстереп булмады, бу эш барып чыккан очракта массакүләм эштән һәр бала белән аерым-аерым эшләүгә күчәргә һәм укучыларга тәрбия бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкин булыр иде;
  • "начар юлга басу куркынычы булган", караучысыз һәм кыен тормыш шартларында калган балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү проблемаларын хәл итәргә кирәк.
Республикада өстәмә һөнәри белем бирү системасын аякка бастыру буенча шактый эш эшләнде. 2002 елда 2002—2005 елларга Татарстан Республикасында өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү программасы расланды. Ул олыларга өстәмә белем бирүнең нәтиҗәле системасын төзү өчен конкрет юллар һәм чаралар билгели.

Ел дәвамында өстәмә белем бирү учреждениеләренең мәгълүматлар базасын формалаштыру эше алып барылды. Персоналның һөнәри үсеше һәм белем дәрәҗәсе, шулай ук персоналны укытуны финанслауның минималь нормасы өчен эш бирүчеләрнең җаваплылыгы хакындагы мәсьәләне законнар нигезендә хәл итү муафыйкъ. Өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләренең һәм аларның эшчәнлеген координацияләүче структураларның статусын билгеләү мөһим.

Мәгарифне яңартып камилләштерүнең мөһим юнәлешләре арасында һөнәри белем бирү системасын структур үзгәртеп коруга, башлангыч һәм урта һөнәри, югары белем бирүнең төрле интеграцияләү модельләрен тормышка ашыруга, югары мәктәпнең фән, җитештерү белән үзара багланышларына, университет комплексларын, укыту — фәнни — җитештерү берләшмәләре һәм асоциацияләрен формалаштыру һәм үстерүнең төрле аспектларына хаклы рәвештә зур игътибар бирелә. Узган ел Татарстан Республикасында университет комплексларын үстерүдә билгеләнгән идеяләрне һәм юнәлешләрне гамәлгә ашыруда аерым бер этап булды. Бүген югары уку йортлары белән идарә итү системасы, югары мәктәпнең җәмгыятьнең икътисадый һәм социаль даирәсе белән үзара багланышлары, финанслау механизмнары элгәреге еллардагыдан кискен аерылып тора. Татарстан Республикасының әйдәп баручы университетлары тарафыннан "Татарстан Республикасында университет комплекслары системасы" дигән федераль эксперименталь программаны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе — базар икътисады шартларында заманча производстволарда эшләргә сәләтле югары квалификацияле белгечләрнең һәм кадрларның яңа буынын әзерләү системасын үстерүдә перспективалы адым. Университет комплекслары белән республиканың реаль икътисадый секторы һәм социаль даирәсе арасында үзара хезмәттәшлек көчәя.

Татарстан Республикасының мәгариф системасы алдында торган төп бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • ачык информация җәмгыятенә керү өчен шартлар тудыру, киң күләмдә мәгълүмат технологияләрен файдалануда ярдәм күрсәтү, мәктәпләрне компьютерлаштыру һәм мәгарифтә бердәм мәгълүмат мохите булдыру;
  • яшьләр арасында эчкечелек, наркомания кебек тискәре социаль процессларга каршы тору, балигъ булмаганнар арасында караучысыз калган һәм сукбайлыкта йөргән балалар проблемасын хәл итү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бару;
  • мәгариф учреждениеләрендә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар тудыру максатында Татарстан Республикасы укучыларының туклануын камилләштерү буенча тармакара программа эшләп кабул итү.

Мәдәният

Узган ел без татар әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле эшлеклеләре Абдрахман Әпсәләмов, Әхмәт Ерикәй, Галимҗан Ибраһимов, Әхсән Баян, Мансур Мозаффаров, Сибгать Хәкимнең юбилейларын, шулай ук бөек рус рәссамы Иван Шишкинның тууына 170 һәм атаклы җырчы Федор Шаляпинның тууына 130 ел тулу көнен билгеләп үттек. Музей эше өлкәсендә дә уңай тенденцияләр күзәтелә. 2002 ел "Казанда Эрмитаж үзәге" дигән фәнни,мәдәни—агарту һәм белем бирү программасын әзерләүдә һәм гамәлгә ашыруда мөһим этап булды. Алабуга шәһәрендә М.Цветаеваның мемориаль музей комплексы төзелә башлады. Шагыйрәнең 110 еллыгына һәйкәл-бюст куелды һәм аның исеме белән бәйле урыннар төзекләндерелде. Республикада музейлар эшендә ирешелгән уңышлар җирлегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы алдына яңа максатлар һәм бурычлар куела. Ниһаять, Татарстан Республикасының Милли музеенда тулы күләмле экспозиция төзергә вакыт. Музейны реконструкцияләүнең сәбәпсезгә бик озакка сузылуы хакында да искәртеп узарга кирәк.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына әзерлек башланды. Бу җәһәттән Казанда Сугышчан дан музее төзү мәсьәләсе өлгереп җитте.

Бүген мәдәният халыкара аралашуда, халыкларны берләштерүдә мөһим факторган әверелә. 2002 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә Татарстан Республикасы көннәрен уздыруда катнашты. Татарның традицион һәм хәзерге заман сәнгате шулай ук Россиянең күп кенә регионнарында узган "Сабан туе — 2002" бәйрәмнәрендә артистларның һәм иҗат коллективларының чыгышларында чагылыш тапты. 2003 елда гомумроссия бәйрәме буларак беренче мәртәбә "Карован" рус фольклоры фестивале узачак.

Узган ел III Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия халык санын алу компанияләре кысаларында зур-зур мәдәни акцияләр узды.Республиканың иң талантлы иҗат коллективлары һәм солистлары Пермь, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә чыгышлар ясадылар.

Республика театрлары Россия һәм халыкара театр җәмәгатьчелеге арасында елдан-ел киңрәк таныла бара. Финляндиядә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының М.Сәлимҗанов истәлегенә багышланган гастрольләре уңыш белән узды. В.Качалов исемендәге театр Франциядә һәм Санкт—Петербургта гастрольләрдә булды.К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Төркиядә үзенең "Хуҗа Насретдин" исемле премьера спектаклен күрсәтте. "Әкият" татар курчак театрының Германиядә халыкара "Тылсымлы әкиятләр" фестивалендә, Бөгелмә рус драма театрының Россиянең кече шәһәрләре театрларының IV фестивалендә катнашулары истәлекле вакыйга булды.

2002 елны тулы ышаныч белән үзәк шәһәр һәм район китапханәләрен компьютерлаштыру елы дип атап була.

Киләчәктә Казан каласының, республикадагы башка шәһәрләрнең һәм торак пунктларның тарихи-архитектура һәм мәдәни мирас объектларын саклау һәм торгызу, аларның борынгы йөзен кайтару, социаль-мәдәни, тарихи, архитектур һәм шәһәр төзелеше ягыннан кыйммәткә ия булган мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең) югалуына юл куймау мәсьәләләре беренче планда торырга тиеш.


Яшьләр сәясәте

2002 елда дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә шәһәр һәм район администрацияләре, җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту һәм килешеп эшләү нигезендә Яшьләр елы бурычларын гамәлгә ашыру дәвам итте.Дәүләт яшьләр сәясәтенең мөһимлеген һәм мәҗбүри характерда булырга тиешлеген, ә яшьләрнең иҗтимагый үсеш процессында актив катнашучылар, алгарыш потенциалы, республиканың милли ресурсы икәнлеген аңлау артты.

2003 елга өстенлекле юнәлешләрдән яшьләр инфраструктурасын тагын да ныгыту һәм үстерү, яшьләрнең ялын оештыру, аларга физик һәм рухи тәрбия бирү максатында аны нәтиҗәле файдалану кебек көнүзәк бурычларны атап китәргә кирәк.

Комплекслы һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыру яшьләр проблемаларын хәл итүдә мөһим механизм.

2002—2010 елларга "Торак" Федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында финанслау чыганаклары схемасын төзү, федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү эшенә максатчан характер бирү — быелгы елга билгеләнгән мөһим бурыч. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, шәһәр һәм район администрацияләренә Республика программасы аша үз предприятиеләрендә эшләүче яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен акча бүлеп бирергә әзер торучы предприятие җитәкчеләре белән активрак эшләргә кирәк.

2003 елда яшьләр арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыруга аерым игътибар бирү, эш урыннарына квота билгеләү, яшьләрне эш белән тәэмин итүдә социаль гарантияләр булдыру гаять мөһим бурыч.

2002 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә "Ватан" иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм ветераннар оешмалары белән берлектә эшләнгән "2002—2006 елларга Татарстан Республикасы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика программасы расланды. Хәзерге вакытта яшьләргә патриотик һәм рухи тәрбия бирү җәмгыятьтә иң мөһим проблемага әверелгәндә аны актив төстә гамәлгә ашыру бөтен кискенлеге белән килеп баса.

Яшьләрнең сәламәтлеге, наркомания, эчүчелек кебек социаль чирләрнең киң таралуы, физик әзерлек дәрәҗәсенең нык кимүе кебек проблемалар да зур борчылу тудыра. Шуңа бәйле рәвештә 2002 елда сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга аерым игътибар бирелде. Ул яшь буынның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән, мөстәкыйль рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү ихтыяҗы тәрбияләүне күздә тота.

Тулаем алганда, хәзерге чорда дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясе яшьләргә тормышта үз урыннарын табу, яшьләрне җәмгыятькә каршы гамәлләрдән һәм экстремизм күренешләреннән саклауга юнәлдерелгән. Республикада бара торган иҗади хезмәт процессларында яшьләрнең ролен күтәрү максатында аларга үз иҗади потенциалларын эшкә җигәргә ярдәм итә торган программаларны һәм проектларны активрак гамәлгә ашырырга кирәк.


Физик культура һәм спорт

Республикада физик культура, спорт һәм туризмны үстерү өлкәсендә физкультура хәрәкәтенең норматив-хокукый нигезләрен төзү, аның матди базасын саклау һәм ныгыту, тармакта эшләүче кадрларны беркетү, спортны үстерү өчен резервлар булдыру, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашу өчен республиканың җыелма командаларын һәм аерым спортчыларын әзерләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Спортның матди базасын ныгыту, физик культура хезмәткәрләренең ролен күтәрү белән беррәттән төрле тармакларда алып барыла торган спорт эшен координацияләү кебек көнүзәк бурычларны да кертеп, республикада балалар, үсмерләр һәм яшьләр арасында спорт—сәламәтләндерү эшләрен яхшырту буенча бик мөһим карарлар кабул ителде. Россия бәйгеләрендә һәм халыкара ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешкән әйдәп баручы спортчыларны социаль яклауга юнәлдерелгән җитди чаралар күрелде.

Физик культура һәм спорт өлкәсендә 2002 ел йомгаклары кайбер күрсәткечләрнең яхшыра баруы хакында сөйли.

Физик культура һәм спортның матди-техник базасы үсә һәм ныгый. Бүген республикада төрле типтагы 7 меңнән артык спорт корылмасы бар.

2002 елда Татарстанның 21 торак пунктында 24 спорт залы, шулардан 22 се — гомуми белем бирү учреждениеләрендә, файдалануга тапшырылды. Актаныш авылында, Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә, Мамадыш шәһәрендә ябык йөзү бассейннары, Саба, Мамадыш, Алексеевск районнарында яңа спорт комплекслары һәм Казан каласында "Баскет-холл" күнегүләр залы ачылды.

133 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар һәм үсмерләр өчен 20 физик-тәрбия клубы эшли. Булган балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре һәм балалар һәм үсмерләр өчен физик әзерлек клубларына 117 меңләп бала йөри, ягъни алар гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның 20 проценттан артыгын кабул итәләр.

Республика спортчыларының дөнья, Европа һәм Россия ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары нәтиҗәсендә Татарстанның Россиядә әйдәп баручы спорт регионына әверелүе хакында әйтеп китәргә кирәк. Узган ел Татарстан Республикасы спортчылары Россия, Европа һәм Дөнья чемпионатларында, беренчелекләрендә лаеклы чыгыш ясадылар. Монда бүген Россиянең иң көчле лигаларында республиканың егерме командасының уңышлы көрәшүен әйтү дә җитә.

2003 елда физик культура, спорт һәм туризмны үстерү беренче чиратта, җәмгыятьнең сәламәт, физик яктан таза яшь буынга мохтаҗ булуы белән бәйле. Ул сәламәт тормыш белән яшәү, халыкның барлык катламнары өчен файдалы ял оештыру юнәлешендә тиешле шартлар тудыруны күздә тотарга тиеш.

Әлеге максатларга ирешү өчен физик культура чаралары белән сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү үзәкләре һәм пунктлары челтәрен төзергә кирәк. Шәһәр һәм район администрацияләре, физик культура һәм спортның булган базасыннан нәтиҗәле файдаланып, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларның җитәкчеләре белән берлектә бу мәсьәләләр белән актив шөгыльләнергә тиеш.

Күпчелек стадионнар, йөзү бассейннары, спорт заллары әлегә кадәр массачыл физкультура-сәламәтләндерү чаралары уздыру өчен җайлаштырылмаган. Болар бар да сәламәтләндерү-физкультура хезмәтенең күләмен киңәйтү мөмкинлеген чикли.

Шулай ук халык арасында спорт-масса эшләре оештыруда барлык уку йортларының булган спорт залларын, спорт корылмаларын нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

Эшләүче кешеләр арасында спорт-масса чаралары уздыруда "Динамо", "Уңыш", "Спартак", "Труд" физкультура-спорт җәмгыятьләре актив эшләргә бурычлы. Халыкны сәламәтләндерүдә профсоюзлар да сизелерлек роль уйнарга тиеш.

Тулаем алганда, республикада халыкның физик һәм рухи сәламәтлеген ныгыту, Татарстан спортчыларының осталыгын күтәрү максатында, физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләтнең комплекслы сәясәтен гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк.


III. Икътисадый үсешнең өстенлекле юнәлешләре

2002 елда тулаем региональ продукт 2001 ел белән чагыштырганда 1 процентка үсте. Промышленностьта җитештерү 0,8 процентка артты. Ягулык, химия һәм нефть химиясе, урман һәм агач эшкәртү, азык-төлек промышленностенда җитештерүнең артуына ирешелде. Шул ук вакытта узган еллар белән чагыштырганда промышленностьта җитештерүнең үсү темплары кимеде. Җитештерү күләме кимү энергетика, җиңел промышленность предприятиеләрендә, төзелеш материаллары тармагында булды. Очын-очка ялгап бара алмаучы зыянга эшләгән предприятиеләр саны артты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2002 елда Татарстан промышленностеның эш йомгакларына җитди анализ ясарга һәм республика икътисадының үсешен тизләтү өчен шартлар тудыру юнәлешендә тиешле чаралар күрергә кирәк.

Дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү, дәүләт йогынтысындагы даирәләрне кыскарту юлы белән икътисадның базарга юнәлеш тоткан өлкәләрен арттыру, якын киләчәктә иң мөһим бурычларның берсе булып кала.

Татарстан Республикасында дәүләт предприятиеләрен хосусыйлаштыру һәм реформалаштыру дәвам итә. Узган ел 128, шул исәптән промышленностьта, транспортта һәм элемтәдә — 17; агропромышленность комплексында – 33; төзелеш тармагында — 28; җитештерү белән бәйле булмаган даирәдә — 46; башка тармакларда – 4 предприятие хосусыйлаштырылды. Уздырылган хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә үзгәртеп корылган дәүләт предприятиеләренең гомуми күләме 1944 кә җитте, ягъни хосусыйлаштырылырга тиешле предприятиеләрнең гомуми санына нисбәттә 75 проценттан артык булды.

Узган ел 204 миллион сумнан артык суммага 109 дәүләт акцияләре пакеты, 665 миллион сумлык 950 күчемсез милек объектлары, 1 миллиард сумнан артыграк суммада 22 мең гектар җир участоклары сатылды.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы эре милекче һәм акционер булып кала, предприятиеләр акцияләренең контроль пакетларын саклый һәм ягулык-энергетика, нефть химиясе, транспорт кебек иң мөһим тармакларда әйдәп баручы ролен уйнавын дәвам итә.

Дәүләт милкен хосусыйлаштыру чоры тәмамланып килә. Нәтиҗәле эшли белә торган милек хуҗаларын формалаштыруны тизләтергә кирәк. Икътисадны реформалаштыруның яңа этабында күчемсез милек (шул исәптән торак), җир, интеллектуаль милек базарында мөлкәт мөнәсәбәтләрен дәүләти җайга салу системасын тагын да үстерү, аудиторлык, бәяләү һәм риэлтор эшчәнлеген үстерүне тәэмин итү, күчемсез милек объектларын, акцияләр пакетларын, җир участокларын һәм милек комплексларын ышаныч нигезендәге яисә башка рәвештәге идарә итүгә тапшыру механизмнарын киң кертү таләп ителә.

Республикада предприятиеләр өчен артык мәшәкать тудыра торган файдаланылмаучы мәйданнарны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү системасын төзү — өстенлекле бурычларның берсе. Бу очракта аларны предприятиеләрне финанс ягыннан савыктыру эшмәкәрлекне, шул исәптән җитештерүгә юнәлеш тоткан эшмәкәрлекне үстерүдә тиешле шартлар тудыру өчен эчке резерв итеп файдаланырга мөмкин. Әлеге гамәлләр нәтиҗәсендә республика бюджетына кертемнәрне шактый арттырып булачак.

Республикада күчемсез милек белән профессиональ идарә итү принцибының эшлекле әйләнешен (сервейинг) практикага кертү белән бәйле мәгълүм тәҗрибә тупланды, аны камилләштерергә кирәк.

2001 елның августында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган "2006 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше" федераль максатчан программасы республиканың икътисадый һәм социаль үсешен дәүләт тарафыннан максатчан төстә җайга салуда һәм Татарстан Республикасының бердәм бюджет пространствосына планлы керүен тәэмин итүдә мөһим чараларның берсе булып тора.

Аны үтәү нәтиҗәсендә республика икътисады һәм социаль даирәсе республиканың тотрыклы үсүен тәэмин итә торган сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк. Тулаем региональ продукт 2001 елдагы дәрәҗәгә нисбәттә 20 проценттан артыгракка үсәргә тиеш. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга өстәмә түләүләр кертү тәэмин ителәчәк. Программада каралган проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыру 5 ел эчендә 180 меңләп кешене эш белән тәэмин итәргә һәм 14,3 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Федераль программа нигезендә 2002 елда федераль бюджеттан 12264,8 миллион сум, шул исәптән "Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү" программасына 1120,0 миллион сум акча бүлү каралган. Чынлыкта 12098,4 миллион сум, шул исәптән Казан программасына 1106,5 миллион сум финансланган. Шулай итеп, Федераль үзәк узган ел Программаны тулысынча финанслады.

"2006 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше" федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыруга 2003 елда Россия Федерациясенең федераль бюджетыннан 11 264,8 миллион сум, шул исәптән "Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү" программасын гамәлгә ашыруга 1 120,0 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирү каралган.

Республиканың коммерция проектларын гамәлгә ашыру — федераль максатчан программаның мөһим өлеше булып тора. Әлеге проектларны үтәүдә республиканың үз средстволары һәм коммерция банкларының кредит ресурслары төп акча чыганагы булып хезмәт итә. Бик кызганыч, ләкин республика предприятиеләренең коммерция проектларын гамәлгә ашыру программасы 2002 елда фәкать өлешчә генә үтәлде. Әле фонд базары средстволары җитәрлек дәрәҗәдә файдаланмый, программада катнашучы предприятиеләрнең гарантия, иминият һәм залог мөмкинлекләрен тәэмин итү өчен кредит-акча механизмы тиешенчә эшләнмәгән. 2003 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Казан шәһәре администрациясенә Программага кертелгән барлык бүлекләрнең һичшиксез үтәлүенә ирешергә кирәк.

Җәлеп ителә торган инвестицияләрнең күләмен дөрес билгеләү һәм арттыру, территорияләрдәге социаль-үсеш программаларын үтәүдә үзара килешеп эшләү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты алдына республикада программалаштыру процессларын җайга салу өлешендә дәүләт сәясәте юнәлешләрен билгеләү бурычы куелды.

Сыйфат — даими рәвештә күп тырышлык таләп итә торган проблема. Сыйфатка юнәлеш тоту — көчле конкуренция дөньясында уңышка ирешүдә бердәнбер мөмкинлек. Бүген республикада фәкать 58 предприятие генә үзләренең сыйфат системаларын халыкара ИСО 9 000 стандартлары буенча сертификатлаштырган. Татарстан Республикасы кебек нык үскән республика өчен бу бик аз. Хәзерге вакытта предприятиеләр эшчәнлегенең халыкара стандартларга җавап бирүен раслаучы сертификат кына продукция җибәрү буенча контракт төзү өчен хәлиткеч фактор булып хезмәт итә һәм сыйфатка карата таләпләрне раслауда мөһим роль уйный.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиянең Дәүләт стандарты арасында хезмәттәшлек итү турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында "Халыкара сыйфат стандартлары кертү нигезендә Татарстан Республикасы промышленносте продукциясенең сыйфатын күтәрү һәм конкуренция сәләтен арттыру" дигән пилотлы региональ проект эшләнгән. Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгына һәм Россия Дәүләт стандартының "Татарстан стандартлаштыру һәм метрология" Федераль дәүләт идарәсенә предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә проектны гамәлгә ашыру өчен кичектергесез чаралар күрергә кирәк.

Агымдагы елның май аенда 2004 елга Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразы проектын формалаштыру башланачак. Республиканы үстерүнең уртача тизләнеш стратегиясеннән чыгып, тулаем региональ продукт үсешен кимендә 3,3 процент, промышленность җитештерүе күләмен — 3,1 процент күләмендә үстерүне, фаразланган инфляциянең күләмен 2003 елдагы 12 проценттан 2004 елда 10 процентка кадәр киметүне карарга кирәк.

2003—2004 еллар Татарстан икътисадын, предприятиеләрне һәм оешмаларны үстерүнең инновация юлына күчерүдә хәлиткеч чор булырга тиеш. Булган ресурсларны файдаланып, без республика икътисадының иң мөһим өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруда фән казанышларын һәм алдынгы технологияләрне мөмкин кадәр тизрәк кертү өчен көчләрне бергә туплауны тәэмин итә торган региональ инновация системасын формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра башларга тиеш.


Нефть һәм нефтехимия комплексы

2002 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында 28,7 миллион тонна нефть чыгарылды, бу 2001 елдагы күрсәткечтән 454,9 мең тоннага артык. Узган елда нефть чыгаруны бәйсез нефть компанияләре дә тәэмин итте. Тулаем алганда, республиканың бәйсез нефть компанияләре тарафыннан 4,15 миллион тонна нефть чыгарылды, яисә 2001 елдагы 13 процент белән чагыштырганда нефть чыгаруның гомуми күләменә карата ул 14,4 процент тәшкил итте.

2002 елда мәгълүм булган чыганаклар урынында өч яңа нефть чыганагы һәм егерме нефть ятмасы ачылды. 2002 елда нефть запасларының суммар үсеш күләме 25,5 миллион тонна тәшкил итте.

2003—2004 елларда нефть компанияләренә эшкәртелә торган чыганакларның объектив искерүе шартларында нефть чыгару күләмен саклау һәм үстерү юнәлешендә гаять катлаулы бурычларны хәл итәргә кирәк булачак, Татарстан Республикасында нефть чыгаруның тотрыклылыгы нефть бирүчәнлекне арттыруга ярдәм итүче ысулларны кертү, нефть эзләү, разведкалау буенча алдынгы фәнни технологияләр куллану нигезендә тәэмин ителергә тиеш. Татарстан Республикасы буенча нефть чыгару күләмен саклауга бәйсез нефть компанияләре ярдәм итәргә тиеш, 2004 елга алар чыгарачак нефтьнең күләмен 16,9 процентка җиткерү бурычы куела.

Нефть запасларын еллык табыла торган күләмдә (дәрәҗәдә) тәэмин итү Татарстан Республикасы нефтенең минерал-чимал базасын торгызу өлкәсендә беренче чираттагы бурыч булып тора. 2003 елда 29 миллион тонна һәм 12 миллион тонна күләмендә нефть запасларын торгызу һәм перспективалы ресурслар әзерләү бурычы тора.

Нефть чыгаручы компанияләргә җитештерүнең үзкыйммәтен төшерү, чыгымнарны азрак тоту буенча резервлар эзләргә кирәк.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге үз вакытында Түбән Кама нефть эшкәртү заводы төзү инициативасы белән чыкты һәм әлеге төзелешне контрольдә тота. Хәзерге вакытта нефть эшкәртү заводының беренче чиратын төзү тәмамланды — заводның нигез комплексын тәшкил итүче объектлар сафка бастырылды.

Әлеге комплекс составына 5 объект — битум җайланмасы, сыекча сала торган эстакада белән вакуумлы газойл паркы, ЭЛОУ—АВТ—7 җайланмасының вакуумлы блогы, висбрекинг җайланмасы һәм уртача дистиллятларны су белән чистарту комплексы керә. Эшкәртү нәтиҗәсендә алына торган барлык нефть продуктлары—окисьлашмаган юл битумнары, авиакеросин, судан чистартылган дизель ягулыгы, турыдан-туры куу юлы белән ясалган бензин, вакуумлы газойль, казан ягулыгы һәм промышленность күкерте — Европа стандартларына җавап бирә.

Түбән Кама Нефть эшкәртү заводында елга 5995 мең тонна нефть эшкәртелгәндә Татарстан Республикасы бюджетына һәм Татарстан Республикасының бюджеттан тыш фондларына өстәмә рәвештә 360 миллион сум акча керәчәк.

Нефть эшкәртү заводының төп комплексы файдалануга тапшырылганнан соң Татарстан Республикасында яңа тармак — нефть эшкәртү тармагы барлыкка килде.

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама "Нефтехим" акционерлык җәмгыяте һәм "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте инициативасы белән нефтьне беренчел эшкәртүгә өстәмә итеп Түбән Кама Нефть эшкәртү заводында нефтьне тирән эшкәртү комплексы төзеләчәк.

Түбән Кама Нефть эшкәртү заводының нефтьне тирән эшкәртү комплексын төзү — елга бик нык күкертле 7 миллион тонна нефть эшкәртү бурычын хәл итүдә стратегик адым булачак. Хәзерге вакытта Нефтьне тирән эшкәртү комплексының структуралары, гамәлгә ашыру этаплары һәм кирәк булган инвестицияләр күләме билгеләнде. Түбән Кама Нефть эшкәртү заводының нефтьне тирән эшкәртү комплексын төзү проектын төзеп тапшыруда төп инвестор "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте булачак. Түбән Кама Нефть эшкәртү заводының нефтьне тирән эшкәртү комплексы салынып беткәч ул күкерт катнашкан авыр нефтьләрдән Европа таләпләренә җавап бирә торган яхшы сыйфатлы нефть продуктлары алырга сәләтле технологиягә ия бердәнбер завод булачак. Аларга этиллаштырылмаган югары октанлы бензиннар, авиакеросин, турыдан-туры куу юлы белән табылган бензин, сыеклатылган газлар (нефтехимия өчен чимал), юл битумы, составында күкерт 0,05 проценттан артмаган дизель ягулыгы керә. Шул ук вакытта авыр калдыкларны газлаштыру буенча өр-яңа технологияләрне файдалану мазут эшләп чыгаруны бик нык киметергә һәм урында куллану өчен электр, җылылык энергиясе һәм водород җитештереп, нефть эшкәртү тирәнлеген 95 процентка кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш комплекста барлык технологик процесслар калдыкларсыз булачак.

Якын елларда нефть сыйфаты банкын кертү котылгысыз гамәл булуын исәпкә алганда, нефть эшкәртүне оештыру мәсьәләләре аеруча актуальләшә. Күкертле нефть проблемасын хәл итү республика галимнәренең һәм җитештерүчеләрнең иң мөһим бурычы булырга тиеш. Нефть чыганакларын эшкәртүнең тау-геология һәм башка шартларына бәйле рәвештә нефть чыгаруга бер үк вакытта дифференциацияләнгән салым салу мәсьәләсен күтәреп, республикада һәм шулай ук федераль дәүләт идарәсе органнарында әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләүне дәвам итәргә кирәк.

Нефтьне чыгаруда һәм эшкәртүдә килеп чыккан проблемаларны хәл итү белән беррәттән нефть продуктларына акцизлар хисаплауның яңа тәртибенә игътибар итәргә кирәк.

2003 елның 1 гыйнварыннан, автомобиль юлларыннан файдаланучылардан алына торган салымның бетерелүе нәтиҗәсендә Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары керемнәрендәге югалтуларны өлешчә каплау максатында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә салым түләүчеләр тарафыннан түләнгән нефть продуктларына акцизларның 60 проценты Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына китә.

Шулай итеп, салымнардан кергән төп акча кертемнәре Россия Федерациясе бюджетына күчерелгәнгә, Татарстан Республикасы территориясендә нефть продуктлары сатканда нефть продуктларына акцизларны тулысынча җыю төп бурыч булып тора. Республика Хөкүмәте, аерым алганда, ягулык—майлау материаллары җибәрүгә Татарстан Республикасы заказын урнаштыру механизмын файдаланып, әлеге средстволарны административ тәртиптә җыюны тәэмин итәргә бурычлы.

2002 елда промышленностьның химия һәм нефтехимия тармаклары предприятиеләре республика промышленностенда төп әйдәп баручылар буларак үз позицияләрен сакладылар. Моңа, беренче чиратта, предприятиеләрнең җитештерү куәтен мөмкин кадәр күбрәк эшкә җигү максатында аларга кирәкле чимал ресурслары җибәрүне җайга салуда нефтехимия комплексына ярдәм итү буенча республика җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган чаралар булышты. Бу күркәм эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.

Республиканың нефть—газ—химия комплексын үстерү программасы кысаларында югары өстәлгән бәяле һәм яңа куллану сыйфатларына ия булган камилрәк сыйфатлы товар продукциясе алу һәм шулай ук комплекс предприятиеләренең чималга булган ихтыяҗларын тәэмин итү белән бәйле киң колачлы инвестиция һәм инновация проектларын гамәлгә ашыру дәвам итте.

Түбән Кама "Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыятендә этилен заводы реконструкцияләнә һәм яңартыла. Бу предприятиенең үзен һәм арадашчыларны этилен белән тәэмин итү өчен мөһим. Полистирол җитештерүне оештыру буенча төзү-монтаж эшләре башкарыла. Ул 2003 елда эшли башлачак. Галобутилкаучук җитештерү җайга салынган. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә синтетик майлар җитештерү заводы төзелә.

Түбән Кама "Шин" ачык акционерлык җәмгыятендә булган куәтләр нигезендә КАМА-217, КАМА-204 яңа төр шиннар чыгару үзләштерелде, "Пирелли" фирмасы технологиясе буенча елга 2 миллион данә "Р" маркалы югары сыйфатлы җиңел радиаль шиннар җитештерү буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.

"Нәфис Косметикс" ачык акционерлык җәмгыятендә төрле юу чаралары җитештерү өчен нигез булып хезмәт итә торган альфаолеоринсульфанатлар алып, альфа – олефиннарны сульфатлаштыру проекты гамәлгә ашырылган, заманча сыек юу чаралары җитештерү заводы төзелде.

Казан "Органик синтез" ачык акционерлык җәмгыятендә елга 10 мең тонна куәтле полимер корым концентратлары җитештерелә башлады. 2003 елда күп кенә яңа проектлар кертү нәтиҗәсендә продукция эшләп чыгару күләме 1,5 миллиард сумга кадәр үсәчәк. 2004—2005 елларда эшләп чыгару күләмен елга 80 мең тоннага арттырып, полиэтилен җитештерүнең газ фазалы процессын реконструкцияләү карала. Шулай ук линияле һәм бимодаль полиэтилен да алыначак һәм ул продукция чыгаруны тагын 2,8 миллиард сумга арттырачак.

Химия һәм нефтехимия предприятиеләренең инвестиция проектларын гамәлгә ашыру республикага кыйммәтле продукция җитештерүне 10 миллиард сумга арттырырга, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 430 миллион сум чамасы акча кертергә, меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республика нефть—газ—химия комплексының икътисадый, финанс һәм техник куәтен үзенә туплаган көчле структура буларак "Татнефтехиминвест-холдинг" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең инновация базасын тизләтелгән адымнар белән үстерергә тиеш. Холдингка, үз эшчәнлеген диверсификацияләү, шул исәптән перспективалы проектлар сайлау һәм аларны венчурлы финанслау аша, фундаменталь, гамәли тармак фәннәренең производство белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итәргә кирәк.

2003-2004 елларга республика химия һәм нефтехимия предприятиеләренең төп бурычлары булып товарлыклы продукция җитештерү һәм сату күләмен тагын да арттыру, аларның табыш белән эшләвен тәэмин итү һәм җитештерелә торган продукциягә чыгымнар структурасында өстәлгән бәя дәрәҗәсен саклау тора.


Автомобиль төзелеше

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең эш күрсәткечләрен яхшыртуга булган зур ышанычны без узган елның маенда кадрлар алышыну белән бәйлибез.

2002 елда бу предприятие еллык үсеш Бизнес-планына салынган күрсәткечләргә ирешә алмады. Бу, беренче чиратта, беренче айларда җибәрелгән план күрсәткечләреннән сизелерлек артта калу белән бәйле.

Күп кенә оештыру-техник чаралар күрү һәм кайбер кадрларны алыштыру нәтиҗәсендә җитештерүне һәм шуңа бәйле рәвештә товарлыклы продукция сатуны бер ярым тапкырга арттыру мөмкин булды. Әгәр 2002 елның беренче алты аенда 7,9 миллиард сумлык товарлыклы продукция чыгарылса, июль-декабрь айларында ул 11,6 миллиард сум тәшкил итте. Тулаем алганда ел буена 20 мең йөк һәм 38,7 мең җиңел автомобиль чыгарылды, җитештерү күләме 19,5 миллиард сум тәшкил итте. Төп эшчәнлек буенча рентабельлелек 9 процент тәшкил итте, 1 сумлык товарлыклы продукциягә чагыштырмача чыгымнар 9 процентка, энергиягә – 15 процентка киметелде. Хезмәт хакы түләү буенча бурыч шактый кимеде.

Быел 24 мең йөк һәм 39 мең җиңел автомобиль эшләү һәм сату, төрле продукция җибәрүне 35 процентка, йөк автомобильләре өчен запас частьлар җитештерүне 9 процентка арттыру күздә тотыла.

Товарлыклы продукция бәясенең 1 сумына чыгым 88,5 тиен, саф табыш — 112 миллион сум чамасы тәшкил итәргә тиеш.

Шул ук вакытта бүгенге көннең тактик бурычларын хәл иткәндә якын киләчәк хакында да онытырга ярамый. "Япон" товар кредиты буенча җиһазлар җибәрүнең тәмамлануы, автомобильләрнең куллану сыйфатларын камилләштерү, ресурсларны яхшырту, ягулык чыгымнарын, техник хезмәт күрсәткән, ремонт өчен чыгымнарны һәм башкаларны киметү исәбенә заказчыларның таләпләрен тулырак канәгатьләндерергә исәп тоту мөмкинлеге бирә.

Узган елда "Алабуга җиңел автомобильләр заводы" ның эше кулланучылар базарындагы конъюнктураны өйрәнү нигезендә традицион булмаган чишелешләр эзләүгә корылды һәм ул предприятиенең финанс һәм икътисадый хәлен яхшырту мөмкинлеге бирде. Алдагы ел белән чагыштырганда продукция сату күләме 15 процентка артты. Берләшмә тарафыннан алып барылган актив маркетинг сәясәте предприятиегә үзенең традицион партнеры "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте белән беррәттән Төмән нефть компаниясе, ЛУКойл, Роснефть, ЮКОС кебек Россиянең эре компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирде. Йөк автомобильләре шассиена нигезләнгән нефть чыгару җиһазларын һәм аларның запас частьлары номенклатурасын даими яңартып тору, шулай ук продукциянең сыйфатына зур игътибар бирү үзләштерелгән базарларга товар чыгару күләмен 30 процентка арттыру мөмкинлеге бирде.

Бер үк вакытта Россия Федерациясендә үрнәкләре булмаган 32 тонна йөк күтәрүче автомобиль краннары җитештерү базасы төзелә.

Россиянең автомобиль заводлары белән хезмәттәшлек елдан-ел үсә бара. 2002 елда товар җибәрү күләме 24 процентка артты. Автомобиль компонентларын җитештерүнең үсүе башлыча КамАЗ һәм ВАЗ автомобильләренә детальләр һәм узелларның катлаулы яңа төрләрен үзләштерү исәбенә алып барыла. Моңа АлАЗ сыйфат системасының ИСО-9000 сериядәге халыкара стандартлар таләпләренә җавап бирүе ярдәм итә.

Халыкара багланышлар өлкәсендә даими эзләнү АлАЗ мәйданнарында Минск трактор заводы белән берлектә 130 ат көчле куәтле двигательле "Беларус" тракторларын җыю буенча яңа производство төзү мөмкинлеге бирде. Россия Федерациясендә мондый класслы җир сөрү тракторларының әле булганы юк иде. Үз средстволары исәбенә анда елга 5 мең трактор һәм алар нигезендә махсус җиһазлар чыгаруга исәпләнгән куәтләр төзелде. Әлеге куәтләрне үзләштерү — 2003 елга АлАЗның бурычы.

"Алабуга" ирекле икътисадый зонасында соңгы елларда чит ил капиталы катнашуында күп кенә производстволар төзелде. 2002 елда монда Россиядә беренче мәртәбә "Скания" фирмасы шассиенда турист автобуслары чыгару үзләштерелде.

Автомобиль промышленносте өчен герметиклар чыгару буенча "Д-Пласт" уртак Россия—Чехия предприятиесе эшли. Базарда ихтыяҗ зур булуны исәпкә алып, компания җитәкчелеге 2003 елда шактый күләмдә өстәмә инвестицияләр җибәрү һәм производствоны киңәйтү хакында карар кабул итте.

Ирекле икътисадый зона территориясендә иң катлаулы объектларны торгызырга, заказчыларны проектны эшләүдән һәм үзе җитештергән төзү материаллары белән тәэмин итүдән алып, объектларны тулысынча тапшырырлык дәрәҗәгә җиткерергә сәләтле тулы цикллы көчле төзелеш комплексы формалашты.

"Алабуга" ирекле икътисадый зонасы эшчәнлеге тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә дә кирәк һәм файдалы булып чыкты.

"Алабуга" ирекле икътисадый зонасы администрациясе Россия Федерациясе Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан кертелгән махсус икътисадый зоналар турында федераль закон проектын эшләп бетерүдә актив катнашты.


Авиация төзелеше

Дәүләт ярдәме күрсәтү белән бәйле чаралар күрелү нәтиҗәсендә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе дәүләт унитар предприятиесендә уңай үзгәрешләр дәвам итә. Хезмәт хакы вакытында бирелә, кредиторлык бурычын реструктуралаштыру юллары билгеләнде, эшләүчеләр саны арта. Предприятие җитештерүдә табыш белән эшләүчеләр рәтенә басты, финанс савыктыру планы эшләнгән, финанс һәм икътисадый хәлне тотрыклыландыру буенча беренче чираттагы чаралар планы расланган. Предприятие әлеге чараларда билгеләнгән тактик бурычларны гамәлгә ашырырга кереште. Стратегик максатлар 2003 ел дәвамында ачыкланачак. 2003 елның беренче яртысында очыш ераклыгын 9200 километрга арттырып, ТУ-214 самолетын сертификатлаштыруны тәмамларга кирәк.

Предприятиедә ТУ-214 самолетларын серияләп чыгару дәвам итә. Мәсәлән, 2002 елда 2 ТУ-214 самолеты эшләнеп заказчыга — "Россия" Дәүләт техник комиссиясенә тапшырылды. "Россия Дәүләт техник комиссиясе өчен тагын 2 ТУ-214 һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы өчен 2 ТУ-214 самолеты җибәрү хакында килешү төзелде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы нигезендә ТУ—214 самолетларының лезинг программасын гамәлгә ашыру максатында, "ФЛК" ачык акционерлык җәмгыятенең устав капиталын арттыру өчен федераль бюджет средстволары исәбенә 1575 миллион сум акча бүленде. Хәзер заказлар проектын тупларга кирәк.

Предприятиедә халыкара кооперациядә катнашуның максатка яраклы булу-булмавы хакында мәсьәлә өйрәнелә.

"Казан вертолет заводы" акционерлык җәмгыяте җитештерү күләмнәрен экспортка билгеләнгән продукция чыгару исәбенә арттыра. Предприятие Ми-38, "Ансат", "Актай" вертолетларының яңа типларын үзләштерүне дәвам итә. 2003 елда "Ансат" вертолетын сертификатлаштыру белән бәйле сынау очышларын тәмамларга һәм Ми-38 вертолетының тәҗрибә үрнәген ясап бетерергә кирәк.

"Газчыларның" ихтыяҗлары өчен җиһазлар җитештерүче Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе тотрыклы эшләвен дәвам итә. Җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгару өчен югары нәтиҗәле, конкуренциягә сәләтле энергетик җайланмалар ясау һәм куллану буенча "Татэнерго" җитештерү энергетика берләшмәсе, "Казан моторлар төзү берләшмәсе" ачык акционерлык җәмгыяте һәм "Авиамотор" ачык акционерлык җәмгыяте арасында уртак эшчәнлек турында генераль килешү төзү дәвам итә.

ТУ-214 һәм Ил-96 тибындагы самолетлар өчен НК-93 двигателе, ТУ-324 тибындагы самолетлар өчен газ турбиналы АИ-22 двигателе үзләштерелә. "КВЗ" ачык акционерлык җәмгыяте һәм Канаданың "Пратт энд Уитни" фирмасы белән берлектә "Ансат" вертолетлары өчен ПК-207 двигателе буенча эш алып барыла.

2003 елда газ турбиналы НК-38СТ двигателен һәм "Волга" газ кудыру агрегатын, газ турбиналы ГТ-009 энергия җайланмасы компонентларын үзләштерергә һәм серияләп җитештерә башларга керешергә кирәк булачак.


Оборона-промышленность комплексы

2002 елның эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасында урнашкан оборона предприятиеләре 2001 ел белән чагыштырганда продукция җитештерүнең физик күләмнәре үсешен 11 процентка арттыруга ирештеләр.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, республикага Россия Федерациясе һәм Россиянең көч министрлыклары җитәкчеләре визиты барышында ирешелгән килешүләргә нигезләнеп, федераль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлекне дәвам итә. Әлеге килешүләр нәтиҗәсендә 2002-2003 елларга, ә аерым предприятиеләр буенча — тагын да озаграк чорларга дәүләт оборона заказын арттыру мәсьәләсен хәл итәргә мөмкин булды.

Оборона промышленносте комплексы предприятиеләренең җитештерү күләмнәрен арттыруда һәм аларны финанс-икътисад ягыннан савыктыруда гражданлык продукциясе җитештерүне үстерү, Россия эчендә һәм чит илләрдә яңа сәүдә базарлары эзләү әүвәлгечә төп резерв булып кала.

Бу юнәлештә "Серго исемендәге завод" Федераль дәүләт унитар предприятиесе җитәкчелеге актив эшли. Бу предприятиедә гражданлык продукциясе өлеше барлык җитештерү күләменең 80 процент чамасын тәшкил итә. Завод эшләп торган производстволарны туктакмыйча камилләштереп яңарта һәм реконструкцияли, яңа продукция чыгаруны үзләштерә, эш урыннары санын арттыра. 2002 елда предприятие, физик җитештерү күләмен 2001 ел белән чагыштырганда 60 проценттан күбрәккә арттырып, 1,6 миллиард сумлык продукция җитештерде.

Казан һәм Әлмәт "Радиоприбор" заводлары да гражданлык продукциясе өлешен арттыралар. "Радиоприбор" һәм Әлмәт "Радиоприбор" заводы" ачык акционерлык җәмгыятьләренең финанс-икътисадый хәлен тотрыклыландыруга һәм продукция җитештерү күләмен арттыруга күпмедер дәрәҗәдә бу предприятиеләрнең "Аэрокосмик җиһазлар" Россия корпорациясе белән тыгыз хезмәттәшлеге ярдәм итте. 2002 ел ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән карар интеграцияне тагын да үстерү юлында чираттагы адым булды. Әлеге карар нигезендә югарыда атап кителгән акционерлык җәмгыятьләренең устав капиталыннан 50 процент плюс бер акция дәүләт кертеме сыйфатында "Аэрокосмик җиһазлар" корпорациясе" ачык акционерлык җәмгыятенең устав капиталындагы Россия Федерациясе өлешен түләү буенча акцияләрнең федераль пакетына керә. Нәтиҗәдә Татарстан ягы корпорациянең директорлар советы составына үз кандидатураларын һәм акционерларның гомуми җыелышларының көн тәртибенә үз мәсьәләләрен кертү хокукын ала.

Федераль органнар белән эшләү нәтиҗәсендә "Ленин исемендәге фәнни-җитештерү предприятиесе" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең мөлкәти комплексының бер өлешендә "Казан дары заводы" федераль казна предприятиесе төзү хакында карар кабул итүгә ирешелде. Анда хәлләр шактый катлаулы әле. 2003 елда казна предприятиесен төзү эшләрен тәмамларга кирәк.

Казан "Төгәл машиналар заводы" комплексы нигезендә казна предприятиесе оештыру юнәлешендә дә актив эш алып барыла. Әлеге мәсьәлә буенча РФ Промышленность һәм фән министрлыгының, РФ Оборона министрлыгының, Сугыш кораллары буенча Россия агентлыгының, Россия Федераль иминлеге хезмәтенең уңай җаваплары алынды. Хәзерге вакытта аны "Оборона промышленносте комплексын реформалаштыру һәм үстерү (2002—2006 еллар)" федераль максатчан программа нигезендә "казна предприятиесе" статусы бирү каралган предприятиеләр исемлегенә кертү буенча эш алып барыла.

Предприятиене финанс яктан савыктыру һәм республикада дәүләт таныту билгеләре аппаратлары җитештерүне саклап калу мәсьәләләре буенча тиешле федераль ведомстволар белән киңәш-табыш иткәннән соң, "Свияга" җитештерү берләшмәсен үзгәртеп кору һәм аның нигезендә, махсус техника җитештерү производствосын аерып һәм мобилизация куәтләрен камилләштереп, яңа предприятие төзү хакында карар кабул ителде.

Горький исемендәге заводның хәле киеренке кала. Россия Хәрби-диңгез флотын үстерү программасы булуга карамастан, ул бик начар финанслана, гражданлык продукциясе чыгара торган куәтләр заказ белән тәэмин ителмәгән. Стратетик инвестор табу әлеге предприятие өчен гаять мөһим бурыч булып тора.


Компрессорлар төзү

"Казан компрессор машиналары төзү" ачык акционерлык җәмгыяте җитештерү күләмнәрен арттыра. Продукция җитештерүнең үсеш темплары 2001 елдагыга карата 105,1 процент тәшкил итте.

Яңа продукция — промышленностьның энергетика тармагы өчен компрессорлар үзләштерү дәвам итә. Уфа моторлар төзү берләшмәсенең газ турбиналы двигателенә ягулык газ бирү өчен блоклы компрессор җайланмасы төзелде. Берләшмә әлеге җайланма нигезендә электр станцияләре чыгарачак. Газ турбиналы двигательдән чыккан газларның җылысын утильләштерү исәбенә электр станцияләре эшләп чыгара торган электр энергиясенең бәясе җылылык электр станцияләре эшләп чыгара торган энергиядән ике мәртәбә арзанрак.

Узган еллардагы кебек үк, "Казан компрессор машиналары төзү" ачык акционерлык җәмгыяте "Газпром" ачык акционерлык җәмгыяте белән актив хезмәттәшлек итә. Соңгы 3 елда аның газ-транспорт предприятиеләре өчен төрле типтагы газ кудыру агрегатларында кулланыла торган 65 югары нәтиҗәле алмаш частьлар җибәрелде. 2003 елда бу эш дәвам итәчәк.

Полтава турбомеханика заводы белән берлектә (Украина) винтлы компрессорлар нигезендә күчмә компрессор станцияләре җитештерелә башлады. 2003 елда мондый компрессор станцияләрен җитештерүне ике тапкыр арттыру планлаштырыла. 2002 елда завод чыгарган продукциянең 50 проценты яңа техника өлешенә туры килә. "Аэровик" тибындагы аз җитештерүчән винтлы компрессорларның яңа төрдәге һәм үлчәмдәге унификацияләштерелгән рәте үзләштерелә башлады. Гомум куллану өчен билгеләнгән әлеге һава компрессорлары беренче чиратта Татарстан предприятиеләренә җибәреләчәк.

"НИИ турбокомпрессор" ябык акционерлык җәмгыятендә принципиаль яңа компрессор җайланмалары төзелә. 2002 елда "Рубин" яңа техника үзәк конструкторлык бюросы заказы буенча яңа буын махсус техника өчен компрессорлар эшләнде һәм заказчыга җибәрелде. Аралашу юллары министрлыгы заказы буенча тиз йөрешле поездларның пассажир вагоннары өчен спираль компрессор төзелде.

2003 елда "Казан компрессор машиналары төзү" ачык акционерлык җәмгыяте җитештерү һәм сату күләмен кимендә 105 процентка арттыруны тәэмин итә торган үсеш темпларына чыгуны күздә тота.


Медицина промышленносте

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгы, шулай ук медицина техникасы һәм җиһазлары җитештерүне әйдәп баручы республика предприятиеләре белән берлектә "2003-2006 елларга Татарстан Республикасында медицина промышленностен үстерүнең республика программасы" проектын эшләде.

Татарстан Республикасының медицина промышленносте предприятиеләре, республика дәүләт заказын урнаштыруны камилләштерү исәбенә товарлыклы продукция җитештерү күләмен шактый арттыра алалар.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең ихтыяҗларын медицина җиһазлары, дарулар һәм башкалар белән үзәкләштерелгән тәртиптә тәэмин итү бюджет ресурсларын нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирә.

2003 елда республика предприятиеләре аша Татарстан Республикасының дәвалау учреждениеләре ихтыяҗлары өчен медицина техникасы һәм шулай ук дару препаратлары сатып алу юнәлешендә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

Бу, предприятиеләрнең Россия һәм ерак чит илләрдә медицина техникасы һәм фармацевтика препаратлары җитештерүчеләр белән күп еллар дәвамында урнашкан элемтәләреннән файдаланып, аларның продукциясен үзебезнең предприятиеләрдә чыгарыла торган продукциягә алмаштыру юлы белән республиканы кыйммәт булмаган бәяләрдә теләсә нинди медицина әйберләре һәм дару препаратлары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.


Җиңел һәм агач эшкәртү промышленносте

2002 ел йомгаклары буенча җиңел промышленностьта җитештерү күләме 9,2 процентка кимеде.

Предприятиеләр эшендә милекче буларак дәүләт катнашмаган җиңел промышленность предприятиеләрен савыктыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан "Татарстан Республикасының җиңел промышленность предприятиеләрен финанс савыктыру концепциясе" кабул ителде.

2003--2004 елларда тармакның эшен тотрыклыландыру һәм конкуренциягә сәләтле товарлар җитештерүне арттыру өчен акцияләр сату юлы белән аларның устав капиталында катнашу, лизинг системасы аша әлеге промышленностьта урта һәм кече бизнесны яңа техника белән коралландыру, җиңел промышленность предприятиесенең даими эшләүче вәкиллеге рәвешендә күпләп сату үзәге төзү юлы белән продукция сату, матди тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү аша инвесторларны тарту кебек гаять җитди проблемаларны хәл итәргә кирәк.

Барлык планлаштырылган чаралар 2003 елда тармакта товарлыклы продукция чыгару күләмен 2002 елдагы белән чагыштырганда 2,0 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Урман, агач эшкәртү һәм целлюлоза—кәгазь тармагы 2002 елда 2738 миллион сумлык, яисә 2001 елдагы белән чагыштырганда 104,0 процент күләмендә продукция эшләп чыгарды. Җитештерү күләме ябыштырылган фанера, катыргы, кәгазь чыгару исәбенә артты. Әлеге чорда тармакта зыянга эшләмәүче предприятиеләр саны артты һәм 40 процент тәшкил итте.

2002 елдан 2010 елга кадәр Татарстан Республикасының урман промышленносте комплексын үстерүнең дәүләт программасы эшләнә башлады. Ул Татарстан Республикасында тармакны үстерү буенча чаралар комплексын үз эченә алырга, агач эшкәртү, фанера ясау, мебель промышленносте предприятиеләренең агач чималына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча урман промышленносте производстволары потенциалын һәм республиканың урман ресурсларын үзләштерү, җирле предприятиеләрне һәм халыкны урман продукциясе белән тәэмин итү мөмкинлекләрен ачыкларга һәм шул рәвешле республика базарын югары сыйфатлы продукция белән баетуда мөһим роль уйнарга тиеш.


Агропромышленность комплексы

Элеккеге еллардагы кебек үк, агропромышленность комплексының үсеше Татарстан алып барган икътисадый сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булды һәм без шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы производствосында тотрыклы нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин иттек.

Ашлык, ит, сөт һәм башка продукция җитештерү буенча Татарстан Россия Федерациясе регионнары арасында беренче өчлеккә керә.

Икенче ел рәттән һәр гектардан 35,4 центнер уңыш алып, ашлыкның тулай җыемы 6 миллион тонна чамасы булды. Россия Федерациясендәге гомуми чәчү мәйданнарының фәкать 2 проценттан артыгына гына ия булган хәлдә ашлыкның тулаем җыемы буенча Татарстан өлеше 6 процент тәшкил итә.

2002 елда 165 мең тонна бәрәңге, 79 мең тонна яшелчә үстерелде, 618 мең тонна шикәр чөгендере җыйды. 1 сыердан 3 меңнән артык килограмм сөт савып алынды. 2001 ел белән чагыштырганда ит җитештерү 3,5 процентка, сөт – 9 процентка, күкәй – 5,1 процентка үсте.

Азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте предприятиеләре дә уңышлы эшләделәр. Бер елда "Татарстан сөте" ачык акционерлык җәмгыятенең товарлыклы продукциясе күләме 8 процентка үсте, майлы сырлар җитештерү — 46,4 процентка, терлек мае — 8 процентка артты. Ит промышленносте предприятиеләре казылык әйберләре җитештерүне 30 процентка, ярымфабрикатлар җитештерүне 3 процентка арттырдылар, узган ел белән чагыштырганда итне 19 процентка күбрәк эшкәрттеләр.

Татарстан Республикасы "Татспиртпром" җитештерү берләшмәсе" дәүләт унитар предприятиесе заводлары тарафыннан 2001 ел белән чагыштырганда спирт 34,9 процентка, ә алкогольле продукция 13,9 процентка күбрәк эшләп чыгарылды. Төп салым — акцизлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына түләүләрнең үсеше 1,74 мәртәбә артты.

Предприятиеләрне берләштерү нәтиҗәсендә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруда сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелергә һәм аларны максатчан файдалану өчен акчаларны бергә тупларга мөмкин булды. 2003 елның февралендә Буа ашлык эшкәртү комплексын ачу һәм аның тәүлеккә 6 мең декалитр спирт һәм 80 тонна коры барда бирә торган беренче чиратын сафка бастыру берләшмә өчен сизелерлек зур вакыйга булачак.

2002 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җир мөнәсәбәтләрен реформалаштыру, җирне эшли белә торган чын хуҗаларга һәм җирдән файдаланучыларга бирү белән бәйле рәвештә хуҗалык алып бару формасында һәм аның структурасында үзгәртүләр дәвам итте.

Агропромышленность комплексын үстерүгә 2002 елда 4,9 миллиард сум акча бүленде.

Базар мөнәсәбәтләрен аңлап эш итәргә сәләтле, хуҗалык эчендәге мөнәсәбәтләрне үзгәртеп кору, финанс анализы, маркетинг серләренә ия булган белгечләр белән тәэмин иткәндә генә авыл хуҗалыгын нәтиҗәле алып барырга була. Бу мөһим эштә "Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында" Татарстан Республикасы Президентының махсус Указы зур булышлык күрсәтә. Указ 2 ел гамәлдә инде һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче кадрларның социаль якланганлыгын арттыруга ярдәм итә. Ул ел саен 10 һәм аннан да артыграк ел эшләгән һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләрне бүләкләргә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта АПК эшчәнлегендә күп кенә хәл ителмәгән проблемалар бар. Алар арасында : цивилизацияле ашлык базарының һәм аны сату механизмының булмавы; ашлыкны төп кулланучы терлек һәм кош-кортлар санының азлыгы; шәһәрләргә һәм промышленность үзәкләренә импорт продукциясенең күпләп кертелүе һәм шундый башка факторлар бар.

Кертелә торган продукцияне квоталауны, тиешле таможня пошлиналары аша демпинг бәяләрен бетерүне дә кертеп, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты.

Ашлык интервенциясе кертелгәннән соң 2002 елда республика биржада 250 мең тоннадан артык ашлык сатты, ашлыкның бер өлеше читкә чыгару өчен җибәрелде.

Бүген беренче планга җитештерү күләмнәрен үстерү бурычыннан бигрәк аның икътисадый җәһәттән файдалы булу-булмавын аңлау чыга. Конкуренциягә сәләтле продукция җитештерү нигезендә авыл хуҗалыгы бизнесын оештыру мәсьәләләре аеруча мөһим бурычка әверелә.

Ресурсларны саклау һәм шушы нигездә продукциянең бәясен төшерү — иң мөһим юнәлешләрнең берсе.

2003-2004 елларга югары сыйфатлы, сорау зур булган, базар таләпләренә җавап биргән продукция — кыйммәтле ашамлык бодай, сыра кайнатырга ярый торган арпа, борчак, рапс, бәрәңге, шикәр чөгендерен җитәрлек күләмдә җитештерү бурычы куела.

Нәтиҗәле һәм файдалы итеп эшләү катгый бюджет сәясәте уздыруны, хуҗалык итүче һәр субъектның эшчәнлеген даими анализлауны, җибәрелгән кимчелекләрне ачыклауны һәм эчке резервлар табуны таләп итә.

Хуҗалык итүнең һәм милекнең формалары тамырдан үзгәрергә тиеш. Өстенлек шәхси милеккә бирелә, фәкать шуннан соң гына җирнең һәм башка җитештерү чараларының чын хуҗалары барлыкка киләчәк. Техник һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдаланырга сәләтле авыл хуҗалыгы производствосы лидерлары нәкъ менә шундый чын хуҗалар булырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы бизнесының абруен күтәрү, крестьян хезмәтенә ихтирам тәрбияләү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә зур эшләр башкарырга кирәк. Шулай ук агропромышленность комплексына акча сала алырга сәләтле булдыклы инвесторларны активрак эзләү зарур.

Тотрыклы рәвештә 5 һәм аннан да артыграк миллион тонна ашлык җитештерү стратегик бурыч булып кала. Җитештерелгән ашлыктан 450—500 мең тонна ашамлык бодай төрле каналлар буенча сатылырга тиеш. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бәрәңгенең тулаем җыемы елга 200—300 мең тонна, яшелчәләрнең — 300 мең тонна, шикәр чөгендеренең — 1 миллион тоннадан артыграк тәшкил итәргә тиеш.

Терлекчелектә агымдагы һәм 2004 елда терлекләрнең һәм кош-кортларның санын тагын да арттыру, аның структурасын камилләштерү, көтүне яңарту, уңайлы санитария—ветеринария шартлары тудыру һәм, иң мөһиме, терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү бурычы тора. Шушы нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә елга 1 миллион тонна сөт, 190 мең тонна ит һәм кош ите җитештерүне тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе күпкырлы хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче күптармаклы система булып кала.

Бүген анда 17 меңнән артык кеше эшли. 2003 елның 1 гыйнварына Татарстан республика кулланучылар берлеге системасында 2860 кибет бар иде. Бу Татарстан Республикасындагы барлык сәүдә предприятиеләренең 24 процентын тәшкил итә. Кулланучылар кооперациясенең икътисадына тискәре йогынты ясый торган объектив кыенлыкларга карамастан 70 миллион сум табыш алу көтелә.

2003 елга Татарстан республика кулланучылар берлеге системасының әзерләүче оешмалары алдына продукция һәм чимал әзерләү күләмнәрен, шул исәптән ит һәм ит продуктларын 10730 тоннага, бәрәңгене — 18500 тоннага, тире чималын — 307 мең данәгә, дару — техник чималны — 1050 тоннага кадәр җиткерү, шулай ук йомырка, сөт яшелчә, йон җыюны арттыру бурычы куела.

Әзерләүләр эшчәнлеген киңәйтү программасын гамәлгә ашыру өчен 2003—2004 елларда авыл җирендә әзерләү пунктлары челтәрен торгызырга, "кибет—әзерләүләр пункты" схемасы буенча кулланучылар кооперациясенең авыл кибетләрендә чимал сатып алуны киңәйтергә кирәк. Һәр авыл кибете кабул итү—әзерләүләр пунктына әверелергә тиеш. Бу халыкта җитештерелгән һәм халык тәкъдим итә торган бөтен продукцияне, шул исәптән дару-техник чималын, кыргый җиләк-җимешләрне, икенчел һәм тире чималын гарантияле кабул итәргә, ул гына да түгел, башлыча товар алмашу тәртибендә кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.


Кече эшмәкәрлек

Кече эшмәкәрлек республика икътисадында торган саен мөһимрәк урын ала бара. Экспертларның бәяләүләренә караганда кече бизнес субъектлары 600 меңнән артык татарстанлыны эш белән тәэмин итәләр, бу республикадагы икътисадый актив халыкның 30 процентка якынын тәшкил итә. Салымнан кергән акчаларның гомуми күләмендә аларның өлеше 2002 елның 6 аенда салым органнары мәгълүматлары буенча узган ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә үсте һәм 10 процент тәшкил итте.

Моннан тыш, икътисадчы экспертлар бәяләмәсе буенча, кече һәм урта бизнесны да кертеп, икътисадый үсеш активларының һәм ресурсларының 25 проценттан 40 процентка якыны легаль булмаган әйләнештә. Аларны базар әйләнешенә кертү республиканың бөтен икътисады өчен сизелерлек уңай нәтиҗә бирәчәк.

Шуңа күрә "яңа икътисад" нигезләрен формалаштыруда аеруча актуаль проблемаларны этаплап хәл итү аша кече эшмәкәрлекне үстерү дәүләт сәясәтенең иң мөһим бурычы булды һәм шулай булып кала.

Эшмәкәрләрдә әлегә җавап алынмаган сораулар бихисап әле. Шулардан административ киртәләрне, җир һәм күчемсез милекне сатып алу, биналарны торак фондыннан торак булмаган фондка күчерү, дәүләт һәм эре предприятиеләр заказларын алудагы кыенлыклар кебек проблемаларны атап китәргә кирәк. Күпсанлы тикшерүләр дә эшкә комачаулык кына итә.

Эшмәкәрләр өчен финанс ресурслары алу әүвәлгечә бик кыен. 2002 елда Татарстан банклары тарафыннан кече бизнеска барлыгы 9000 гә якын кредит бирелде. Шул ук вакытта кредитларның гомуми саныннан 60 проценты Автоградбанк, Ак Барс банкы, Саклык банкы, Татагропромбанк өлешенә туры килә. Узган ел республикада Европа реконструкция һәм үсеш банкының иң эре акционеры КМБ-банк эшли башлады. КМБ-банкның өстенлеге — кече бизнес проектларын финанслау технологиясенең гади булуында: кредит заявкаларын карау 7 көннән артмый, кредитлар безнең акчада 3 елга, валютада — 5 елга кадәр срокка 10 меңнән 5 миллион сумга кадәр бирелә. Шул ук вакытта кредит нигезләмәсе кирәкми һәм банкта исәп-хисап счеты ачу таләп ителми. Бер елдан кимрәк эшләсә дә, банк 65 миллион сумнан артыграк күләмдә 550 дән күбрәк кредитлар бирде инде.

Ләкин, шул ук вакытта, 11 эшмәкәрдән фәкать берсенең генә кредит алуын әйтеп китәргә кирәк. Калганнарын зур процентлар исәбенә, ләкин тиз һәм бюрократик мәшәкатьләрдән башка күләгәдәге капитал финанслый. Монда безнең банклар өчен җитди эш мәйданы ачыла.

Банктан кредит алу өчен залогы җитмәгән эшмәкәрләргә булышу максатында хөкүмәт кредит суммасының 75 процентына кадәр дәүләт гарантияләре бирү хакында карар кабул итте. Бүген дәүләт гарантияләре нигезендә кредит алырга мөмкин булган банкларны аккредитацияләү тәмамланып килә.

"Татнефтехиминвест-холдинг" ачык акционерлык җәмгыяте каршында төзелгән нефтехимия тармагындагы кече бизнесның венчурлы проектларын финанслау фонды эшли башлый. Бу фондның күләме 100 миллион сум тәшкил итә.

Мин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә шундый ук фонд төзүдә, фермер һәм эшмәкәрләрнең кредит союзларын үстерү һәм стимуллаштыру чаралары программасын кабул итүдә катнашу хакында хөкүмәткә күрсәтмә бирдем.

Бу этапта Татарстан Республикасында Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы төп игътибарын шәхси бизнеска финанс-кредит ярдәме күрсәтү механизмын тагын да камилләштерүгә һәм эшмәкәрләргә, шул исәптән дәүләт гарантияләре ярдәмендә финанс ресурслары алу мөмкинлекләрен киңәйтүгә, юнәлдерергә тиеш. Мондый мөмкинлекне банкларга, венчурлы фондларга һәм кредит союзларына биреп, бүген эшмәкәрләрне бюджет ресурслары белән турыдан-туры финанслау практикасыннан баш тарту зарур.

Югарыда билгеләп үтелгәнчә, Хөкүмәтнең алдагы елларга билгеләнгән төп максатларыннан берсе — торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын күтәрү. Моңа халыкны торак фонды белән идарә итүгә җәлеп итеп бу даирәдә конкуренцияне үстерү, актив төстә шәхси бизнеска тарту юлы белән ирешеп була. Нәтиҗәсез арадашчы буларак дәүләтне читләштерерлек итеп эшмәкәрләр, халык һәм бюджет арасында турыдан-туры финанс мөнәсәбәтләре урнаштыру — бу юнәлештә төп стимул булачак. Шулай ук күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында һәм тулысынча түләүгә ирешергә кирәк.

Республикада күчемсез милек белән алыш-биреш итү срогын 2 атнага кыскарта торган схема кабул ителде, документларны теркәргә әзерләү , "бер тәрәзә" принцибы буенча төзелеш өчен җир участоклары алу һәм бирү процедуралары гадиләштерелде. Шул ук вакытта бюрократик киртәләр һәм каршылыклар да бик күп әле. Безгә күчемсез милек белән алыш-биреш итүнең халык өчен гади һәм уңайлы схемасын төзисе бар. Мәсәлән, ипотека кредитлаштыру системасын үстерү һәм кече бизнеска бирелә торган кредитлар күләмен арттыру өчен күчемсез милек залогын рәсмиләштерүне гадиләштерү таләп ителә.

Торак йортларның яшәү өчен җайсыз цоколь һәм беренче катларында урнашкан квартираларын коммерция максатларында файдалану бизнесны үстерү өчен өстәмә ресурслар тудыру белән беррәттән хезмәтләр даирәсен халыкка максималь якынайту мөмкинлеге бирәчәк. Моңа бәйле рәвештә хөкүмәткә биналарны торак фондыннан торак булмаган фондка күчерү процедурасын гадиләштерергә кирәк.

"Спонсор ярдәме" рәвешендә эшмәкәрләрдән акча таләп итүгә, дәүләт органнары каршында аффилирлашкан структуралар төзү практикасына чик куярга, продукцияне сертификатлаштыруны бюрократик мәшәкатьләрдән азат итәргә, кече бизнес даирәсеннән булган республика товар җитештерүчеләре арасында дәүләт һәм эре предприятиеләр заказларын урнаштыруны тәэмин итәргә кирәк.

Икътисад тармакларын демонополияләштерү, эшмәкәрләргә авыл хуҗалыгы, мәгълүмати, телекоммуникация һәм башка тармакларның базарларына үтеп керү юлларын киңәйтү мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмаска тиеш.

Бизнесменнарны һәм милекне чиновниклар, табигый һәм локаль монополияләр башбаштаклыгыннан яклау проблемасы кискенләшә бара. Уңышлы төстә эшләп килгән бизнесны җәза алудан куркып тормыйча җимерүгә мисал рәвешендә эшмәкәр И.И.Вәлиевкә ("Агроком" чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыяте) китерелгән зур зыянны күрсәтеп китәргә мөмкин. Җәмгыятьтә зур борчу тудырган әлеге мәсьәлә менә икенче ел инде прокуратураның аерым контролендә тора. Прокуратура иң якын араларда әлеге һәм башка шундый мәсьәләләр буенча ахыр чиктә үзенең позициясен белдерер дип уйлыйбыз.

Татарстанда инновацияләр кертү һәм яңа технологияләрне коммерция максатларында файдалану өчен гаять зур потенциал бар. Шул ук вакытта перспективалы эшләнмәләре булган күп кенә кече инновация фирмалары, галимнәр һәм студентлар, тиешенчә җиһазландырылган биналар табудан һәм финанслардан мәхрүм булганга, үзләренең идеяләрен гамәлгә ашыра алмыйлар. Аларның эшчәнлеге өчен кулай инфраструктура оештыру максатында республика акчалары исәбенә "Свияга" җитештерү берләшмәсе нигезендә "Идея" инновация-җитештерү техника паркы төзергә карар кылынды. Ә аның нигезендә, үз чиратында, фәнни хезмәтләрнең электрон версияләреннән торган, һәркем файдалана алырлык китапханәле интернет-үзәк, студентларны һәм яшь галимнәрне әзерләү һәм аларның производство стажировкасын оештыру системасы төзеләчәк.

Фәнни потенциалны актив төстә хуҗалык әйләнешенә тарту һәм иннновацион эшмәкәрлекне үстерү юлы белән "яңа икътисад" формалаштыру өчен алшартлар тудыру — алдагы елларда республикада кече бизнесны үстерүдә нигез булып хезмәт итәргә тиеш.

Кече эшмәкәрлекнең үзоешу системасында төп элемент буларак Сәүдә-промышленность палатасының ролен көчәйтү кирәклеген әйтеп китәргә тиешмен. Бизнес һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәтләр, кагыйдә буларак, Сәүдә-промышленность палатасы аша гамәлгә ашырылырга тиеш.


Энергетика

2002 ел дәвамында республика кулланучыларының барлык категорияләре электр һәм җылылык энергиясе белән ышанычлы һәм өзлексез тәэмин ителде.

2002 елда электр энергиясен файдалы җибәрү 0,2 процентка, җылылык энергиясен — 5 процентка үсте, продукция күләме 14,8 миллиард сум тәшкил итте.

Моңа республика энергетикасын реформалау шартларында ирешелде. Узган елда Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм республика Хөкүмәте тарафыннан расланган Россия Федерациясенең электр энергетикасын реформалаштыруның төп юнәлешләре нигезендә "Татэнерго" акционерлаштырылды.

Республиканың энергетика системасына электр энергиясен һәм куәтләрне күпләп сату буенча гомумроссия базарында көчле конкуренция шартларында эшләргә туры киләчәк. Республикадагы генерацияләүче предприятиеләрнең — электр энергиясе җибәрүчеләрнең эшендә нәтиҗәлелекне, иң элек электр энергиясе җитештерүгә тотылган барлык төр чыгымнарны киметү исәбенә күтәрергә кирәк.

Бу шартларда генерацияләүче предприятиеләр белән эре кулланучылар арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салу мөһим. Күптәннән урнашкан тәртип буенча күп электр станцияләре алар өчен бердәнбер булган эре кулланучы белән бәйләнгәннәр. Мәсәлән, Түбән Каманың 1 нче җылылык-электр үзәге башлыча Түбән Кама "Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыятен тәэмин итә. Җитештерү чыгымнарын киметү һәм электр станцияләрен яңа техника белән коралландыру мәсьәләләрен хәл итү өчен мондый кулланучылар белән үзара багланышларның кулай юлларын табарга кирәк.

Генерацияләүче куәтләрнең кирәгеннән артык запасы, үз ресурсларын эшләп бетергән җиһазларның зур күләмдә туплануы, чыгымнар структурасында минерал чимал өлеше югары булу энергетика системасы икътисадына тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә чыгымнар һәм инвестицияләргә ихтыяҗ арта.

Хәзерге вакытта республикада җылылык энергиясе базарын оештыру эшләре башланды. Файдаланудагы энергетика җайланмалары, челтәрләре, корылмалары һәм башка энергетика объектлары хакында мәгълүмат бирү систеимасын төзү мөһим этап булып тора. Бу җылылык белән тәэмин итү даирәсендәге хәлләргә объектив бәя бирергә мөмкинлек тудырачак, җылылык энергиясе базарында баланс саклау белән бәйле тискәре тенденцияләрне җиңәргә һәм республиканың энергетика системасын тагын да үстерү юнәлешендә кулай стратегия эшләргә ярдәм итәчәк.

Энергия чыганакларына һәм башка матди ресурсларга бәяләрнең үсә баруы шартларында товарлыклы продукциянең үзкыйммәте структурасында һәм хезмәт күрсәтүдә аларның өлеше арту сәбәпле энергияне һәм башка матди ресурсларны нәтиҗәле файдалану тулаем региональ продуктны һәм республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә торган мөһим эчке резерв булып тора.

"2000—2005 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау" программасының үтәлешен анализлау нәтиҗәләренә нигезләнеп, 2001—2002 елларга программада билгеләнгән өстенлекле юнәлешләр буенча план күрсәткечләре башлыча үтәлде дип әйтергә мөмкин. Энергия сыешлыгын киметү белән беррәттән, тулаем региональ продуктның үсүе тәэмин ителде.

Республикада үзенең нәтиҗәле булуын раслаган энергия саклау процесслары белән административ, методологик һәм финанс җәһәтеннән идарә итүнең тулы кыйммәтле системасы формалашты.

Республика икътисадының энергияне нәтиҗәле җитештерү һәм куллану белән бәйле ресурслары әле шактый зур. Бу резервлар бюджет даирәсе, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларында , автомобиль транспортында, төзелеш индустриясендә бар. Эшләп чыгарыла торган продукциянең энергия сыешлыгын сизелерлек киметү — республика энергия саклау программасын гамәлгә ашыруның бу этабында промышленность предприятиеләренең төп бурычы.


Ресурслар саклау

Җитештерүнең конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүнең төп юнәлеше буларак ресурслардан нәтиҗәле файдалану, асылда, җәмгыятьнең икътисадый, социаль, сәяси, рухи тормышын алып бару процессында катнашучы барлык традицион чараларны экономияле файдалануны аңлата.

Республика дәрәҗәсендә ресурсларны саклау процесслары белән системалы идарәне оештыру өчен "Ресурслар саклау белән идарә итү системалары" дигән Татарстан Республикасының республика стандарты әзерләнде һәм расланды. Ресурслар белән идарә итү кебек мөһим бурычларны үз эченә алган республика стандарты оешмаларны ресурслар белән нәтиҗәле идарә итү элементлары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм аларны административ идарә итүнең башка элементлары белән берләштерергә мөмкин. Ул, шартларның төрле булуын исәпкә алып, барлык типтагы оешмаларга бәйле рәвештә кулланырлык итеп эшләнгән.

2003 елда мондый стандартлар барлык тармак министрлыкларында һәм ведомстволарында, шулай ук республиканың административ-территориаль төзелмәләрендә дә расланырга тиеш.

Ресурсларның барлык төрләреннән нәтиҗәле файдалануны камилләштерү өчен Татарстан Республикасында ресурслардан нәтиҗәле файдалану Концепциясе проекты эшләнде. Әлеге документ ресурслар саклау өлкәсендә бердәм сәясәт алып баруның максатларын, юнәлешләрен, бурычларын һәм принципларын билгели.

2003—2004 еллар дәвамында, җитештерү процессларында ресурс сыешлыгының абсолют һәм чагыштырма күрсәткечләрен фаразлау нигезендә республиканың административ-территориаль төзелмәләре һәм икътисад тармаклары тарафыннан ресурслардан нәтиҗәле файдалану, шулай ук яшәү белән бәйле цикллары һәркайсы өчен ресурслардан нәтиҗәле файдалану программалары эшләү һәм башкару — Концепцияне гамәлгә ашыруда беренче адым булырга тиеш.


Йөк транспорты

Соңгы дистә елда гомуми файдаланудагы йөк ташучы автомобиль транспорты Татарстан Республикасында үз позицияләрен сизелерлек дәрәҗәдә югалтты, конкурентлык көрәшендә предприятиеләрнең һәм оешмаларның, шулай ук эшмәкәрләрнең шәхси транспортына оттырды. Республика шәһәрләре һәм районнарында йөк ташу белән шөгыльләнүче автотранспорт предприятиеләренең киң челтәре чынлыкта яшәүдән туктады. Хәзерге вакытта автотранспорт предприятиеләренең гомуми файдаланудагы йөк автомобильләре саны 800 дән артмый.

Шул ук вакытта булган йөк автомобильләре паркының бик нык тузган һәм искергән булуы әлеге предприятиеләрнең конкуренциягә сәләтенә тискәре йогынты ясый.

Гомуми файдаланудагы автомобиль транспорты предприятиеләренең Татарстан Республикасы өчен нинди социаль бурычларны хәл итүдә файдаланылуын исәпкә алып, хәрәкәт составын яңартуның заманча формаларын куллану, аны автомобильләрдә йөк ташу базарында хакимлек иткән таләпләр нигезендә тәртипкә китерү көнүзәк мөһим мәсьәләгә әйләнә.

Лизинг — бу юнәлештә эшләүнең иң перспектив схемасы. Йөк автотранспорты сатып алуның республика социаль программаларын үтәүдә катнашучы автотранспорт предприятиеләре өчен кулай булган лизинг формаларын эшләргә кирәк.

2003 елда автомобиль транспорты белән социаль әһәмиятле йөкләр ташуны оештыруның заманча яңа схемаларын билгеләү буенча тиешле чаралар күрү зарур.

Магистраль тимер юл транспорты регионнар арасында һәм җирле йөкләр ташуны гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасында гомуми йөк әйләнешенең 25 процентка якыны нәкъ менә тимер юллар тарафыннан башкарыла. Хәрәкәт составы, бигрәк тә нефть продуктлары ташу өчен цистерналар җитмәү сәбәпле вагоннарны үз вакытында төяү мәсьәләсе хәл ителмәгән килеш кала. Йөк җибәрүчеләр һәм йөкләрне кабул итеп алучылар тарафыннан вагоннарны нәтиҗәле файдаланмау фактлары бар.

Тимер юл транспортында уздырыла торган реформалар кысаларында йөк ташу буенча оператор—компанияләрнең санын арттырырга кирәк.

Су транспорты традицион рәвештә күп төрле йөкләр, шулай ук нефть химиясе һәм азык-төлек промышленносте өчен эре габаритлы агрегатлар һәм җайланмалар, җиһазлар ташу белән шөгыльләнә.

Зур табыш бирә торган мондый йөкләрне башка регионнарның суднолар йөртү компаниясе түгел, ә үзебезнең транспорт ташырга, елгачылар тиз арада икътисадый концепция белән коралланырга тиеш. Аның асылы күптәннән мәгълүм — өстәмә чыгымнарны кыскарту исәбенә мөмкин булган һәр җирдә акча эшләү.

Торба үткәргеч транспорты белән барлык йөкләрнең 58,8 проценты җибәрелде. Йөк ташуны арттыру, нефть продуктлары үткәргечләрне файдалануда хәвефсезлек тәэмин итү максатында Түбән Кама — Әлмәт — Түбән Новгород продукт үткәргечләрен реконструкцияләргә һәм Андреевка — Әлмәт нефть продуктлары үткәргечен төзи башларга кирәк.

Һава транспортының потенциалы тиешле дәрәҗәдә файдаланылмый, транспортның бу төре белән ташылган йөкләрнең күләме бик аз.

Татарстанның икътисадый һәм геополитик хәленә объектив бәя биреп, хәзерге товар агымнарын ныклап өйрәнеп, республикада халыкара йөкләрне күчереп төяү һәм технологияләр пункты — "Мультимодаль йөк терминалы" логистика үзәге төзү буенча техник-икътисадый нигезләмәләр эшләргә керешергә кирәк.


Мәгълүмат системалары

Мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре гражданнарның цивилизация казанышларыннан, дөньяның мәгълүмат ресурсларыннан, читтән торып белем алу, телемедицина, электрон коммерция кебек хезмәтләрдән файдалану хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итәләр. Теркәү, лицензияләштерү, социаль түләүләр, салымнар һәм пошлиналар алу, статистик мәгълүмат җыю, керемнәрне бәян итү, законнарны бастырып чыгару, консультацияләр, җәмәгать фикерен сорашып белешү, тавыш бирү кебек дәүләт белән гражданнар һәм бизнес арасындагы үзара багланышлар хәзерге мәгълүмат технологияләре ярдәмендә гамәлгә дә ашырыла инде.

Мәгълүмат-коммуникация инфраструктурасы аша тапшырыла торган мәгълүмат күләме һәр ике ел саен ике мәртәбә артып тора. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге глобаль мәгълүмати җәмгыять чорына аяк басу алдында тора дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Җәмгыятьне мәгълүматлаштыру мәгълүмат ресурсларын кулланучыларның эшен камилләштерә (мәгълүматны бик тиз эзләү, электрон документ әйләнеше һ.б.лар). Мәгълүмат ресурсларын кулланучыларга ирештерү чараларын үстерү һәм саклау урыннары оештыру (мәгълүматлар тапшыру челтәре), беренче чиратта, элемтә өлкәсендә һәм мәгълүмат технологияләре даирәсендә хезмәт базарын шактый киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Менә дүртенче ел инде мәгълүмати статистика ресурсына дәүләт заказы формалаштырыла һәм башкарыла. Аны кертү предприятиеләрне төрле кулланучылар өчен берсен-берсе кабатлый торган мәгълүматлар әзерләүдән коткарачак. Өченче ел Татарстан Республикасы Дәүләт статистика комитеты дәрәҗәсендә районнарның, предприятиеләрнең паспортлары алып барыла. Региональ статистика системасы төзелә.

Россия Федерациясендә беренче мәртәбә "бер тәрәзә" принцибы буенча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче субъектларны һәм күчемсез милек объектларын теркәүнең мәгълүмати технологиясе системасы оештырылды.

2002 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру үзәге эшли башлады.

"Стратегик карарлар кабул итү үзәге" дигән өр-яңа мәгълүмат технологиясен кертү эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасының Дәүләт компьютер телекоммуникацияләр системасын үстерү дәвам итә.

Халыкның, хуҗалык итүче субъектларның, иҗтимагый һәм сәяси оешмаларның, дәүләт һәм ачык хакимиятнең мәгълүматка булган ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм бу ихтыяҗны формалаштыру өчен республикада балансланган мәгълүмат ресурслары, мәгълүмати хезмәт күрсәтү челтәре, мәгълүмат системалары, мәгълүмат технологияләре базары төзергә кирәк. Бу "2003-2007 елларга мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәте нигезләрендә" дә каралган. Әлеге документ күптән түгел генә Татарстан Республикасының Иминлек Советында тикшерелде.


Инвестиция климаты

Җитештерүне яңартуга һәм камилләштерүгә, аны структур яктан үзгәртеп коруга, продукциянең конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүгә, икътисадның иң мөһим бүлекчәләрен инвестицияләүне үстерүгә, беренче чиратта инновациягә нигезләнгән производстволарны аякка бастыруга ярдәм итү — якын киләчәк өчен дәүләт инвестиция сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре булачак.

Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда Татарстан Республикасының инвестицияләр җәһәтеннән үзенә җәлеп итүчәнлеге "Эксперт" журналының "Эксперт РА" рейтинг агентлыгы тарафыннан ел саен төзелә торган инвестиция рейтингларыннан чыгып бәяләнә. Республиканың икътисадый һәм сәяси даирәләрендә уңай процессларның тотрыклылануы географик хәле, шактый зур күләмдәге чимал базасы, куәтле промышленносте, фәнни—техник һәм кадрлар потенциалы, нык үскән транспорт челтәре һәм инвестиция климатына йогынты ясый торган башка уңай факторларның булу нәтиҗәсендә әлеге агентлык уздырган тикшерүләрнең мәгълүматларына караганда, соңгы алты ел дәвамында Татарстан Республикасы инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча Россия Федерациясенең ун регион—лидерлар рәтенә керә.

2002 елда икътисадый һәм социаль өлкәләрне үстерү өчен Татарстан Республикасында төп капиталга инвестиция рәвешендә 56,9 миллиард сум акча файдаланылган. Промышленностька җибәрелгән инвестицияләрнең шактый өлешен ягулык, химия һәм нефтехимия, машина төзелеше һәм азык—төлек промышленностена салынган инвестицияләр тәшкил итә. Инвестиция ресурсларын тулыландыруда төп чыганак булып предприятиеләрнең үз средстволары (табыш һәм амортизация өчен күчерелгән акчалар) хезмәт итә. Инвестицияләр җәлеп итү структурасында аларның өлеше хәзер 60 процентка якынлаша. 2002 елда табышның инвестиция максатларына җибәрелә торган өлеше кимүе күзәтелде, бу хәл төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү темпларының шактый кимүенә китерде. Шул ук вакытта җитештерүне үстерү өчен амортизация чыгымнарын файдалануның өлеше артты.

Предприятиеләрнең инвестиция активлыгын үз средстволарыннан интенсив файдалану, шул исәптән керемне җитештерүгә реинвестицияләү, амортизация чыгымнарын билгеләнгән максатларда тулысынча файдалану хисабына көчәйтергә кирәк.

2002 елда республика икътисадына АКШ акчасында 642,5 миллион доллар күләмендә чит ил инвестицияләре җәлеп ителде. Чит ил инвесторлары белән "Татнефть", "КамАЗ", Түбән Кама "Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыятьләре һәм күп кенә уртак предприятиеләр актив эшли. Татарстанда чит ил капиталы катнашында "Татойлпетро" (Франция белән берлектә), "Татойлгаз" (Германия белән), "Татех" (АКШ белән), "Иделойл" (Бөекбритания белән) кебек уртак предприятиеләр нефть чыгару буенча эш алып баралар. Швейцария капиталын файдалану нигезендә "Кызыл Шәрык" ачык акционерлык җәмгыятендә сыра кайнату производствосы уңышлы үсә. Бу әлеге предприятиегә продукция җитештерү күләмен күп тапкыр арттырырга һәм аңа Европада иң эре сыра кайнату производствосына әверелергә мөмкинлек бирде.

Республикага стратегик чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен, туры инвестицияләрдән файдалануны, чит ил инвестицияләрен гарантияләү, яклау һәм иминләштерү системасы оештыруны, залог операцияләре системасын үстерүне күздә тоткан экспорт өчен билгеләнгән һәм импортны алмаштыра торган производстволар төзү буенча югары нәтиҗәле инвестиция проектлары кирәк. Үзләре урнашкан участокларны милек хокукында беркетү дә ярдәм итәчәк.

Инвестиция эшчәнлеген стимуллаштыручы аеруча көчле факторларга икътисадның өстенлекле юнәлешләрендә республика максатчан программаларын һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы республика предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтүне кертергә мөмкин.

Дәүләт инвестицияләрен нәтиҗәле файдалану алга таба да Республика инвестиция программасын гамәлгә ашыру юлы белән бәйләнештә алып барылырга тиеш. Шул ук вакытта Татарстан Республикасының социаль—икътисадый үсеше стратегиясендә билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрне исәпкә алып аны формалаштыру концепциясенең дә үзгәрүе зарур.

Үзәкләшкән инвестицияләр бирүдә дәүләтнең мөмкинлекләре чикләнгән булуы белән бәйле рәвештә промышленность предприятиеләрен бюджет ресурслары белән турыдан—туры финанслау практикасыннан баш тартырга һәм бу хокукны коммерция банкларына бирергә кирәк. Реаль секторның инвестиция проектларына кредит бирүне бүген күп кенә предприятиеләрнең финанс хәле тотрыксыз булуы, аларның финанс эшчәнлегендә ачыклык җитмәү, залог белән тәэмин итү өчен кыйммәтле активларның күләме аз булу белән бәйле хәвеф—хәтәрләрнең күплеге тоткарлый.

Хупланган инвестиция проектларына коммерция банклары кредитлары буенча процент ставкасы өлешен компенсацияләүгә субсидияләр рәвешендә Татарстан Республикасы бюджеты средстволары катнашында икътисадның реаль секторына банк капиталын җәлеп итү буенча республикада җайга салынган механизм белән беррәттән предприятиеләргә кредит бирүнең башка кулай формаларын да үстерергә кирәк. Шул исәптән:

  • булырга мөмкин хәвеф—хәтәрне үзара бүлешергә юл калдырган күләмле инвестиция проектлары өчен синдирцирлаштырылган (берничә банк катнашындагы) кредитлар системасын кертү, шулай ук инвестиция—кредитларны югалтулардан иминләштерү;
  • банк кредитларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте гарантиясе нигезендә үтә мөһим инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен җәлеп итү;
  • банк кредитлары хисабына предприятиеләрнең акцияләрен ышанычка нигезләнгән идарә итүгә яисә залог рәвешендә тапшыру һ.б.лар.
Республикада конкрет инвестиция проектларын күздә тотып чыгарылган корпоратив облигацияләрне эмиссияләү механизмын үстерү предприятиеләрнең инвестиция активлыгын һәм капиталлашуын стимуллаштыру юлларының берсе булырга тиеш. Өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләргә дәүләт ярдәме облигация займының купон кереме буенча түләүләрнең бер өлешен түләү өчен максатчан компенсацияләр (субсидияләр) рәвешендә бирелергә мөмкин. Бу купонның күләмен шактый югары билгеләргә һәм аны чыгаруны инвестор өчен файдалы ясарга юл ачачак.

Россия Федерациясе регионнарыннан һәм якындагы чит илләрдән капитал җәлеп итү инвестицияләр өлкәсендә уртак программалар эшләү һәм гамәлгә ашыру, инвестиция проектларын дәүләт-коммерция тәртибендә бергәләп финанслау, икътисадның төрле өлкәләрендә инвестиция эшчәнлеге алып бару өчен консорциумнар рәвешендәге уртак оешмалар төзү, халыкара лизинг механизмнарын формалаштыру юлы белән гамәлгә ашырылырга тиеш.

Бюджет средстволарының чикләнгән булуы сәбәпле үзләрен—үзләре аклый торган проектларны инвестицияләү өчен шәхси инвесторларның акчаларын җәлеп итү капитал салуда потенциал яктан иң таралган чыганак булырга тиеш. Күмәк инвестицияләр, пайлы инвестиция фондлары, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары, иминләштерү компанияләренең төрле институтлары аша шәхси инвесторлар җәлеп итү процессын активлаштырырга кирәк.


Инновация сәясәте һәм фәнни тикшеренүләр

Дөньядагы алдынгы илләрнең икътисадый үсешен анализлагач дөнья илләре бергәлегендә дәүләтләрнең икътисадый үсеш динамикасы, конкуренциягә сәләтлелеге, милли иминлеге һәм дөнья икътисадында тигез катнашулары дәрәҗәсе беренче чиратта фән һәм технологияләр үсеше белән билгеләнүе ачыклана. Бу илләрдә тулаем эчке продукт үсешенең төп өлеше технологияләрдә, хезмәтләрдә, җиһазларда һәм системаларда, кадрларның квалификациясендә, җитештерүне оештыруда чагылыш тапкан яңа фәнни белемнәр исәбенә алынган.

Икътисад үсешенең инновация юлы — соңгы елларда киң таралган модалы фраза гына түгел. Тулаем эчке продуктның гомуми күләмендә конкуренциягә сәләтле, фән казанышларына нигезләнгән инновацион продукцияне арттырмыйча хәзерге икътисадны уңышлы төстә үстереп булмый. Ә тулаем эчке продукт — ул фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне коммерция нигезенә куюдан алынган соңгы нәтиҗә.

Татарстан Республикасы күләме һәм сыйфаты ягыннан уникаль интеллектуаль потенциалга ия, югары уку йортларында сакланган гамәли юнәлештәге фән дә сокланырлык югары үскән. Ләкин соңгы елларда, Татарстан Республикасы Дәүләт статистика комитеты мәгълүматлары буенча, кабат җитештерүнең фәнни-техник потенциалы элеккеге белән чагыштырганда түбәнрәк дәрәҗәдә тора. Мәсәлән, Дәүләт статистика комитеты мәгълүматлары буенча, яңа технологияләрдән файдаланып җитештерелгән продукция өлеше 1999 елда — 2,9 процент, 2000 елда — 2,6 процент, ә 2001 елда — 2,3 процент тәшкил итте. Инновация эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләр саны шушы вакыт эчендә 143 тән 85 кә калды. Безнең академик һәм тармак институтлары, киң танылган Казан фәнни мәктәпләре рәвешендәге фәнни-техник потенциалыбыз, күпсанлы югары квалификацияле галимнәребез һәм белгечләребез, ниһаять гаять зур күләмдә булган фәнни проектларыбыз һәм эшләнмәләребез җитәрлек файдаланылмый әле.

Фундаменталь тикшеренүләрнең темпларын һәм күләмнәрен арттыра бару белән беррәттән, Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгы һәм республиканың башка министрлыклары белән берлектә конкуренциягә сәләтле, фән казанышларына нигезләнгән продукция җитештерү, икътисадның өстенлекле тармакларында принципиаль яңа югары технологияләр тудыру максатында гамәлгә кертү өчен тәмам әзер булган инновация эшчәнлеге программасын эшләү 2003 елда Фәннәр академиясенең төп бурычы булырга тиеш.

Дәүләт инновация сәясәте инновация процессларын гамәлгә ашыру өчен уңай икътисадый климат тудыруга юнәлдерелергә, фундаменталь фән һәм гамәли производство бурычларын хәл итү арасында бәйләп торучы буын булырга тиеш.


Финанслар һәм банк системасы

Республиканы социаль-икътисадый үстерү бурычларын хәл итүдә дәүләт бюджеты аеруча мөһим роль уйный.

Узган 2002 елда, иң зур федераль салымнар буенча республика бюджетына керә торган түләүләр өлеше кимүгә карамастан, Татарстанның берләштерелгән бюджетына фактик керемнәр фаразланган күләмдә булды. 2002 елда республиканың берләштерелгән бюджетының еллык билгеләнешенә карата 103,5 процентка, республика бюджеты — 102 процентка үтәлде.

Бу бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында биреп барырга, социаль чараларның күпчелеген финансларга, матди даирәгә караган аерым тармакларга финанс ярдәме күрсәтергә һәм дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү өчен средстволар җибәрергә мөмкинлек бирде. Бюджет кытлыгы булу сәбәпле аерым чаралар "2006 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше" Федераль максатчан программасы средстволары исәбенә финансланды.

2003 елда республиканың берләштерелгән бюджетына кертелүче республика территориясендә җыела торган салым керемнәре өлеше тагын да кимиячәк. Республиканың салым һәм финанс органнары хисапларына караганда, бу өлеш агымдагы елга фәкать 46 процент күләмендә генә фаразлана, ә 2000 елда ул 88 процент, 2001 елда — 55 процент һәм 2002 елда — 49 процент булды.

Республиканың берләштерелгән бюджетына хисапланган салымнар өлешенең кимүе салым турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертүнең күздә тотылуы сәбәпле булачак.

Моңа бәйле рәвештә республика өчен бердәнбер дөрес юл кала: салым салына торган базаны киңәйтү исәбенә үз керемнәребездән кертемнәрне арттыруны тәэмин итү, һәм республика бюджетының һәм шулай ук җирле бюджетларның чыгымнарын оптимальләштерү хисабына аларны нәтиҗәле файдалану.

Салым алына торган базаны киңәйтүгә һәм бюджетка түләү кертемнәрен арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру белән беррәттән, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның һәм максатчан бюджет фондларының чыгымнарын оптимальләштерүне тәэмин итәргә кирәк.

Бюджет чыгымнарын камилләштерү процессы комплекслы булырга һәм бюджет чыгымнарын кыскартуга түгел, ә чыгымнарның артуына, аларның аз нәтиҗә бирүенә китерүче сәбәпләрне бетерүгә юнәлдерелергә тиеш.

Моның өчен түбәндәге чараларны кертүне карарга кирәк:

  • һәр министрлык һәм ведомство тарафыннан 2003 елга һәм алдагы чорларга үзенең кул астындагы тармакларны реформалаштыру буенча үз программасын эшләргә. Беренче чиратта мәгариф, сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалыгы кебек бюджет средстволарына аеруча мохтаҗ тармаклар реформалаштырылырга тиеш;
  • бюджет учреждениеләренең чыгымнарын формалаштырганда кулланыла торган социаль стандартларны һәм нормативларны камилләштерү.
Салым законнарындагы үзгәрешләр салым органнарыннан салымнарны бюджетка җибәрүне тәэмин итүдә, аерым алганда салым түләүчеләр арасында, шулай ук салым органнарының контрольлек эше хакында аңлату эшләре алып баруда яңача эшләүне таләп итәләр.

Недоимкаларны киметүгә юнәлдерелгән эшне көчәйтү барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландыруда мөһим резервларның берсе булып тора. Моның өчен салым органнарына республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә һәр түләүче белән индивидуаль эшләүне дәвам итәргә кирәк. Бурычлы предприятиеләргә карата мәҗбүри түләттерүнең барлык чаралары кулланылырга тиеш.

2004 елга бюджет сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре арасында 2003 елда башланган салым алу базасын киңәйтү һәм бюджет чыгымнарын оптимальләштерү чараларын дәвам итүне атарга кирәк. Бюджет чыгымнарын оптимальләштерүне күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуда һәм бюджет акчаларын экономияләүдә бюджет оешмаларының һәм учреждениеләренең кызыксынганлыгын тәэмин итүче чаралар аша гамәлгә ашырырга кирәк. 2004 елга бюджетны караганчы республиканың максатчан программаларын инвентарьлаштырырга кирәк.

Бюджет өстендә эшләгәндә Хөкүмәткә капиталь төзелеш программасын һәм башка максатчан республика программаларын формалаштыру принципларын төгәл билгеләү зарур.

Бюджет проектын Дәүләт Советына керткәнче Хөкүмәт киләсе елда монополия секторына караган предприятиеләр продукциясенә һәм хезмәтләренә тарифларны үзгәртү буенча тиешле карарлар кабул итәргә бурычлы.

Бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү максатында Хөкүмәт салым вәкаләтләрен һәм табыш чыганакларын закон нигезендә озаграк вакытка җирле бюджетларга беркетү хакында тәкъдим кертергә тиеш. Бу гамәл җирле органнарның икътисадый үсеш өчен уңай шартлар тудыруда, теге яки бу территориядәге салым потенциалын үстерүдә һәм аны нәтиҗәле файдалануда кызыксынуын көчәйтүдә мөһим шартларның берсе булачак.

Бүген банк секторы җитди үзгәрешләр чоры кичерә һәм безнең икътисадыбызның үсеше халыкның һәм инвесторларның илебездәге банкларга ышанычын арттыруга бәйле. Бу шартларда Татарстан Республикасы Милли банкының беренче чиратта банк системасын үстерүгә, икътисадның югары сыйфатлы һәм күпкырлы хезмәтләренә мөнәсәбәттә елдан—ел үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен аның капитал базасын ныгытуга юнәлдерелгән тырышлыгы уңай бәягә лаек.

Эре банклар саны буенча республика Россиядә, фәкать Мәскәүдән генә калышып, 2 нче урында тора.

Предприятиеләрнең, оешмаларның финанс хәле яхшыру, халкының керемнәре үсү белән бәйле рәвештә предприятиеләр, оешмалар һәм халык акчалары исәбенә банкларның ресурс базасы киңәю процессы дәвам итә. 2002 елда җәлеп ителгән капитал күләме 1,4 тапкыр үсте. Халыкның кертемнәре күләме 1,5 мәртәбә артты һәм 2003 елның 1 гыйнварына 21,1 миллиард сумга җитте.

Кредитларның гомуми суммасы (алар 1,4 тапкырга артты) һәм шулай ук икътисадка бирелгән кредитлар суммасы буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидер булып тора.

Гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә бирелгән куллану кредитлары күләме 2002 елда 2 мәртәбә артты.

Алдагы чорда республиканың банк даирәсенә кертемнәрне иминләштерү системасын төзү, банк күзәтчелеге системасын камилләштерү, ипотека кредитлау базарын үстерү кебек күп кенә мөһим стратегик бурычларны хәл итәргә кирәк. Куллану кредитлары бирү һәм кече бизнесны кредитлау буенча гадиләштерелгән схемалар төзелергә тиеш. Банкларның финанс исәп—хисабында халыкара стандартларга күчүенә аерым игътибар бирү зарур.

Икътисадның реаль секторын кредитлауны камилләштерү әүвәлгечә республика банкларының иң мөһим бурычы булып кала.


Сәүдә базарлары һәм Татарстанның тышкы эшчәнлеге белән бәйле бурычлар

Республиканың милли мәнфәгатьләрен саклауга өстенлек бирү, үз икътисадыбызның конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү шартларында республиканы дөнья икътисадына интеграцияләү эшен эзлекле дәвам итү Татарстанның тышкы икътисадый стратегиясендә төп максат булып тора.

Дөньяның аеруча нык үскән илләрендә үсеш темпларының акрынаюы һәм икътисадый хәлнең начараюы шартларында сәүдә базарларын саклап калу һәм үзенең тышкы сәүдә әйләнеше структурасында уңай тенденцияләрне дәвам иттерү Татарстан Республикасы өчен аеруча мөһим иде. Бу бурыч, башлыча, уңышлы үтәлде һәм 2002 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше күләме АКШ долларларында 3,5 миллиард доллар тәшкил итте, бу 2001 елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 процентка югарырак. Шул ук вакытта экспорт күләме 3,2 миллиард доллар, импорт — 300 миллион доллар тәшкил итте.

Импортны экспорт белән каплау коэффициенты 8 дән 10,7 гә кадәр артты. Республика әүвәлгечә читкә нефть һәм нефть химиясе, ягъни чимал һәм ярымчимал чыгарса да, бу тышкы сәүдә әйләнеше структурасының мәгълүм күләмдә яхшыруы хакында сөйли. Ләкин уңай тенденцияне дә күрми калу мөмкин түгел: экспорт структурасында тирәнрәк эшкәртелгән продукция өлеше елдан—ел үсә. Мәсәлән, машиналарның һәм техник продукциянең күләме тотрыклы рәвештә артуы күзәтелә: 1999 ел йомгаклары буенча ул — 9,6 процент, 2001 елда — 11 процент һәм 2002 елда 13,3 процент тәшкил итте.

Соңгы елларда импорт структурасында да шактый үзгәрешләр булуын уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Кертелә торган азык-төлек күләмен кискен кыскарту (3 тапкыр чамасы) белән беррәттән читтән кертелүче технологик җиһазлар күләме 15 процентка үсте.

Эскпортны үстерү "резервын", конкрет алганда машина төзелеше белән бәйле югары технологияләргә нигезләнгән продукция — самолетлар, вертолетлар, йөк һәм җиңел автомобильләрне читкә чыгаруны активрак файдаланырга кирәк. Халыкара хезмәтләр күрсәтү базарына кыюрак чыгу зарур. Дөньяның кайбер илләрендә разведка һәм бораулау эшләре белән актив шөгыльләнүче "Татнефть" фирмасының тышкы икътисадый эшчәнлеге гыйбрәтле мисал булып тора.

2002 елда Татарстанның Россия Федерациясе субъектлары белән сәүдә—икътисадый элемтәләре яңа үсеш алды. Мәсәлән, Сахалин өлкәсе , Ханты-Манси автономияле округы белән килешүгә, Дагыстан Республикасы белән шартнамәгә кул куелды, Липецк өлкәсе белән килешүнең яңа редакциясе эшләнде. Татарстан Республикасы бүгенге көнгә барлыгы Россия Федерациясенең 64 регионы белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешүләр төзеде.

Швейцария Конфедерациясендә, Беларусь Республикасында, Гыйракта, Саратов өлкәсендә һәм Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллекләре ачылды. Италиядә, Германиядә, Новосибирск өлкәсендә Тышкы элемтәләр һәм сәүдә министрлыгы мәнфәгатьләрен яклауга ышанычнамәләр бирелде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 23 вәкиллеге эшли.

2002 елда Адыгей—Татарстан , Алтай — Татарстан Сәүдә йортлары, Красноярск шәһәрендә Татарстан Сәүдә йорты, Латвия Республикасында Татарстан — Балтия Сәүдә йорты, Кыргызстанда Сәүдә йорты, Татарстан — Канстанцада (Румыния) Сәүдә йорты ачылды.

Үз продукцияләрен Иордания, Согуд Гарәбстаны, Кувейт, Оман, Катар, Төркия, Заир, Сүрия, Гыйрак, Иран, Вьетнам, Мьянма базарларына чыгаруда республика предприятиеләренә зур булышлык күрсәтелде.

Киләчәктә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе конкуренциягә сәләтле булган Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре базарларында эшчәнлекне активлаштырырга кирәк.

Татарстан товарларын Россия Федерациясенең сәүдә вәкиллекләре урнашкан чит илләргә тартуда һәм әлеге илләрдә базар конъюнктурасын өйрәнүдә Россия Федерациясенең чит илләрдәге вәкиллекләренең мөмкинлекләреннән киңрәк файдалану зарур. "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте продукциясен Вьетнамга һәм Гыйракка чыгару эше бу өлкәдә үрнәк булып тора.

Татарстан Республикасында тышкы сәүдә эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, тышкы базарда республика товар җитештерүчесе — экспортерның абруен күтәрү, экспорт өчен продукция җитештерүчеләрне бүләкләү максатында 2002 елда беренче мәртәбә "Татарстан Республикасы ның иң яхшы экспортеры" дигән бәйге әзерләнде һәм уздырылды.

2003 елда экспортка юнәлеш тоткан һәм импортны алыштыра торган производстволар төзү һәм үстерүне стимуллаштыру программасының яңа редакциясен эшләргә һәм кабул итәргә кирәк.


Идарә итү структураларын камилләштерү һәм кадрлар

Алга куелган олы максатларны гамәлгә ашыру өчен безгә дәүләт аппаратының нәтиҗәле эшләвенә ирешергә, аны камилләштерергә кирәк.

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Президентының 2002 елның 19 ноябрендәге Указы нигезендә "Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтен реформалаштыру (2003-05 еллар)" Федераль Программасы расланды.

Мин моңа бәйле рәвештә тиешле боерыкка кул куйдым. Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтен реформалаштыру мәсьәләләре буенча республиканың Премьер-министры җитәкчелегендә комиссия һәм ведомствоара эшче төркем төзелде, аңа Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе җитәкчелек итә. 2003—2005 елларга Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтен реформалаштыру буенча республика программасын эшләү һәм аны гамәлгә ашыра башлау — агымдагы елның мөһим бурычы.

Күптән түгел кабул ителгән һәм 2003 елның 1 февраленнән көченә кергән "Дәүләт хезмәте турында"гы Татарстан Республикасының яңа Законы дәүләт хезмәтен реформалаштыруда җитди роль уйнарга тиеш.

Моннан тыш, дәүләт хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләрне җайга сала торган күп кенә законнар һәм норматив актлар эшләргә һәм кабул итәргә кирәк.

Барлык дәрәҗәдәге идарә итү структураларын реформалау шулай ук көнүзәк мәсьәлә. Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратларының структурасын камилләштерүне дә кертеп, дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнарының структурасын камилләштерү буенча башланган эшне дәвам итү зарур. Эштә параллелизмнан, бер үк эшне берничә мәртәбә эшләүдән һәм бөтенләй үзгә бурычларны башкарудан котылырга кирәк.

Республикада дәүләт хезмәтен реформалаштыру буенча программаны эшләгәндә реформалаштыруның төп юнәлешләрен билгеләү, республикада дәүләт хезмәтен оештыруның үзенчәлекләрен исәпкә алу һәм тупланган тәҗрибәне файдалану мөһим.

Дәүләт хезмәтен җайга салуның комплекслы норматив-хокукый базасын төзү, кадрлар сәясәте уздыруның нәтиҗәле механизмнарын эшләү шундый юнәлешләрнең берсе.

Соңгы биш ел эчендә параллель рәвештә төзелә торган яңа, федераль һәм булганнары исәбенә чиновниклар аппараты тулаем республика буенча 15 процентка үсте.

Министрлыкларның аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләре арасында югары һөнәри белемгә ия булучылар өлеше, мисал өчен 73 процент, аларның территориаль органнарында — 56 процент тәшкил итә. Шәһәр һәм район администрацияләре башлыклары урынбасарларының фәкать 40 проценты гына таләп ителә торган һәм алар шөгыльләнгән мәсьәләләр даирәсенә туры килгән махсус һөнәри белемгә ия. Дәүләт хезмәткәрләре арасында юристлар һәм шулай ук менеджер, идарәче белеме алган белгечләр аз. Ә бит ел саен штатлы вазыйфаларның 15—20 проценты вакантлы кала. Бу тенденцияләр кадрлар сәясәтенә җитди төзәтмәләр кертүне таләп итә.

Дәүләт хезмәтен реформалаштыру буенча республика программасы кысаларында дәүләт хезмәткәрләре кадрларын әзерләү һәм кабат әзерләү юнәлешендә махсус бүлек булдырырга кирәк. Кадрлар әзерләү һәм кабат әзерләү буенча төп республика үзәге итеп Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институты булырга тиеш. Әлегә институтның мөмкинлекләре бу юнәлештә җитәрлек файдаланмый. 2002 елда квалификация күтәрү факультетында дәүләт органнарында эшләүче җитәкчеләрдән һәм белгечләрдән 500 ләп кенә кеше укыды.

Дәүләт хезмәткәрләренә карата таләпчәнлекне арттыру белән беррәттән кадрлар үзләренә сак мөнәсәбәт таләп итә. Аерым районнарда (Нурлат, Кукмара, Питрәч) башлык урынбасарлары, аппарат җитәкчеләре һәм башка җитәкчеләр еш алышына, бу администрациянең кадрлар сайлауда һәм тәрбияләүдә көчсезлек күрсәтүләре хакында сөйли.

Кадрлар белән тәэмин итү проблемасы, кызганычка каршы, икътисад тармакларында да үзен нык сиздерә. Югары һәм махсус уку йортларында белгечләр укытып чыгаруның артуына карамастан, соңгы елларда производствога яшьләр аз килә, инженерлык белгечлеге буенча кадрлар җитми. Моңа бәйле рәвештә предприятиеләрдә әйдәп баручы югары уку йортларының кафедраларын төзү буенча Түбән Кама "Нефтехим", "Оргсинтез", "КОМЗ", "Шәрык" Чистай сәгать заводы ачык акционерлык җәмгыятьләренең һәм вертолет—мотор төзүчеләрнең тәҗрибәсе игътибарга лаек. Хезмәттәшлекнең бу формасы укыту программаларын предприятиеләрнең реаль ихтыяҗларына яраклаштырырга, җайлашу процессын тизләтергә, яшь белгечләрнең килүен тәэмин итәргә, предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача яшен төшерергә мөмкинлек бирә.

Уңыш, башлыча, идарәчеләрнең, башкаручыларның һөнәри осталык дәрәҗәсенә бәйле. Бүген белгечләрнең барлык категорияләрен һәм беренче чиратта югарыгы буынны менеджментка өйрәтергә кирәк.

2002 елда Татарстан Республикасы Президенты адресына мөрәҗәгать итүчеләр саны сизелерлек кимүгә карамастан (30 процентка), мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең күпчелеге башкарма хакимиятнең җирле органнары компетенциясенә керүе борчый. Мәсәлән, гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләрнең 50 проценты Казан халкыннан. Күп проблемалар финанс кыенлыклары аркасында гына түгел, ә кешеләрнең иң мөһим ихтыяҗларына битараф калу, инициативасызлык, башкарылырга тиешле эшне контрольдә тотмау, аның үтәлешен тикшермәү нәтиҗәсендә дә килеп чыга.

Тулаем алганда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшендә мәсьәләләрне хәл итүдә активлык һәм оперативлык хас. Шул ук вакытта кабул ителә торган карарларны җентекләп әзерләү һәм хокукый нигезләү җитми. Бу Хөкүмәт исеменнән республика Дәүләт Советы каравына чыгарыла торган закон проектларына да кагыла.

Министрлар Кабинетына шәһәрләр һәм районнардагы республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль органнары эшчәнлеген түземлек белән камилләштерергә кирәк. Монда әлеге органнарның эшчәнлеген координацияләүгә, аларның администрация башлыклары белән үзара хезмәттәшлегенә күбрәк игътибар итү бик мөһим. Чөнки алар территорияләр дәрәҗәсендә тармакларда эшнең торышы өчен урындагы хакимият белән бертигез күләмдә җавап бирергә тиешләр.

2003—2004 елларда Дәүләт Думасына, республика Дәүләт Советына һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар булачагын күздә тотып, барлык дәрәҗәдәге депутатлардан һәм Дәүләт Советыннан, башка еллардан аермалы буларак, иҗтимагый тормышның барлык даирәләрендә, ә иң мөһиме — халык, ягъни үзләренең сайлаучылары арасында актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бару таләп ителә. Бу очракта: үз язмышыгыз үз кулыгызда, дип кенә әйтәсе кала.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Тормыш безнең алга елдан-ел катлаулырак һәм җаваплырак бурычлар куя. Татарстанның хезмәт сөюче тырыш халкы аларны уңышлы рәвештә хәл итәргә сәләтле дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International