М.Ш.Шәймиевның Халыкара хатын-кызлар көне - 8 марттагы чыгышы

2003 елның 24 марты, дүшәмбе
Хөрмәтле хатын-кызлар!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр, балаларыбыз - сез бүген минем кадерле кунакларым, һәм сез бүген бу мәһабәт Пирамида залына яз сулышы алып килдегез.Чөнки 8 март - бәйрәмнәрнең иң назлысы, иң ягымлысы, иң нурлысы.

Сезне һәм, шушы очрашу форсатыннан файдаланып, Татарстан Республикасының барлык хатын-кызларын шәхсән үз исемемнән, Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез исеменнән 8 март бәйрәме белән котлыйм! Һәрбарчагызга исәнлек-саулык, иминлек, бәхет телим.

Бүген бу залга, бу сәхнәгә республикабызның иң гүзәл, иң булган хатын-кызлары җыелган. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан, хатын-кыз буларак табигать йөкләгән бурычларны да үтәгән. Монда кемнәр генә юк, әмма бу гүзәлләрнең берсен дә айдан төшермәгәннәр, алар барысы да үзебезнеке, үзебезнең байлыгыбыз.

Сезгә, хатын-кызларга тормыш итәр өчен шартлар тудыру хөкүмәт җитәкчеләренең төп бурычы. Без алга таба да республика алдындагы олы бурычларны хәл иткәндә, иң элек хатын-кызлар, аналар, балалар мәнфәгатеннән чыгып эш йөртәчәкбез Әгәр дә без хатын-кыз, ата-ана , балалар бәхете өчен тырышабыз икән, безнең бүгенге көнебез дә, киләчәгебез дә матур булачак. Барысы өчен дә чын күңелдән халкыбыз исеменнән рәхмәт үзегезгә.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сез бу дөньяны ямьлерәк, шәфкатьлерәк, җылырак итәр өчен яратылгансыз. Һәм, бернигә дә карамастан, үз миссиягезне лаеклы үтисез. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Һәркайсыгыз гомер буена мәхәббәт, бәхет-шатлык кичерсен, кадер-хөрмәт күрсен, һәрберегезгә балаларыгызның рәхәтен күререгә язсын. Рәхмәт сезгә, бәйрәмегез котлы булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International