Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бергә булганда, көчле без!
2007 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиевнең "Ел хәйриячесе - 2007" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ясаган чыгышы.
Кадерле дуслар!
Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителгән ел ахырына якынлашып килә. Шунысы куанычлы: Хәйрия елы дип игълан ителгән 2007 ел без көткәннән уңышлырак, нәтиҗәлерәк булып чыкты. Хәйрия елының йомгаклары шул турыда сөйли. Ә иң мөһиме - анда бөтен республика халкы катнашты.
Мәгълүм булганча, Татарстан җирендә элек-электән киң күңелле, шәфкатьле халык яши. Хәйрия елы исә шул асыл сыйфатларның калкып чыгуына зур этәргеч бирде. Быелгы хәйриячелек хәрәкәтенә кушылып игелек кылган һәр кешегә олы рәхмәтемне белдерәсе килә. Тамчыдан күл җыелган кебек, һәрбер изге эш үз тирәсендә яхшылыкны ишәйтте. Бик күпләргә шатлык, бәхет мизгелләре бүләк итте. Игелек кылуның бездә көндәлек эшкә, матур гадәткә әйләнә баруы барыбыз өчен дә бик күркәм, уңай күренеш.
Уртак тырышлыкларыбыз белән байтак кына изге эшләр кылуга ирештек. Алар гражданнарыбызның күңелләре һәм эш гамәлләрендә чагылыш тапты. Инвалидларны сыйфатлы утыргыч-коляскалар белән тәэмин итү акциясе аеруча зур резонанс тудырды. Аларның күбесе үзләре өчен бик тә кирәкле шушы тергезү чарасын алу өчен ничәмә-ничә еллар буе чиратта торган бит! Депутатлар, министрлар, район, предприятие җитәкчеләре, беренчеләрдән буларак, коляскаларны үз акчасына алып, инвалидларга шәхсән тапшырды. Бу изге башлангычны халык шундук күтәреп алды - тулы бер хезмәт коллективлары үзләренең бер көнлек эш хакларын акциянең махсус хисапларына күчерде.
Авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылган "Балага ярдәм ит!" хәйрия акциясе республикабызда яшәүче беркемне дә битараф калдырмады диярлек. Ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен 8 миллион сум акча җыелды. Исәпкә алынганы гына әле бу. Кешеләр, матди хәлләренә бәйсез рәвештә, үз мөмкинлекләренә карап ярдәм итәргә тырышты һәм акциянең махсус хисабына кемдер ун мең, кемдер 10, 20, 50 сум күчерде.
Бронхиаль астмадан һәм шикәр авыруыннан җәфаланучы, чукрак һәм начар ишетүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да җитди ярдәм күрсәтелде. Хәзер аларньң күбесе, сезнең ярдәмегез һәм республика халкы ярдәме белән, үзләренең сәламәтлекләре өчен аеруча кирәкле препаратлар һәм медицина җиһазлары алу мөмкинлегенә ия булды. Ә бит аларны сатып алу күп кенә балаларның әти-әниләре өчен - кулдан килмәстәй эш. Бу ярдәм балаларга якыннары, дус-ишләре, яшьтәшләре белән беррәттән аралашу, тормышларын матур вакыйгалар белән баету, күпләренә - бу дөньяда яшәү мөмкинлеге бирде. Ашыгыч төстә кыйммәтле операцияләргә һәм дәвалануга мохтаҗ булган яман шеш авыруларыннан интегүче балаларга да зур ярдәм күрсәтелде.
Республикада "Таттрансгаз" ААҖ сред-стволарына оештырылган беренче Хәйрия балы сокландыргыч төстә узды. Хәйрия кертемнәре - 8 миллион сумнан артыграк акча иң элек балалар проблемаларын хәл кылуга җибәрелде. Искиткеч гүзәл традиция - баллар үткәрү традициясен торгызуга Рәфкат Абделхәй улы Кантюков шәхсән зур өлеш кертте. Бу традиция, һичшиксез, дәвам иттереләчәк. 2008 елда хәйрия балын оештыру бурычы Республика хәйриячелек мәсьәләләре советы әгъзасы Илшат Шәех улы Фәрдиевкә тапшырылыр дип уйлыйм.
Быел без "Мәктәпкә җыенырга булыш!" дигән акциянең ничек узуын канәгатьлек хисе белән билгеләп үтә алабыз. Әлеге акция барышыңда җыелган хәйрия акчасы 7,5 миллион сумнан артып китте. Бу аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы 7,5 мең сабыйга тормышларында иң мөһим вакыйгаларның берсе - Белем көненә тиешенчә әзерләнү мөмкинлеге бирде.
Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган акцияләр нәтиҗәсендә җыелган акчаларга (1,7 миллион сум) 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк аз керемле 2863 ялгыз пенсионерга тонометрлар сатып алынды һәм тапшырылды. Акциянең исемнәре генә дә - "Изге күңел", "Иң якыннарыбызны һәм кадерлеләребезне котлыйк!", "Экспресс "Шәфкатьлелек" халыкта ярату, ихтирам-рәхмәт хисләре белән кабул ителде. Аларны үткәрү халыкның киң катлауларын җәлеп итүгә ярдәм итте һәм һәркайсыбызны янәшәбездәге кешеләрнең ничек яшәве, аларның проблемалары, ихтыяҗлары, ярдәмгә мохтаҗмы-түгелме икәнлекләре турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте.
Изгелек һәм шәфкатьлелек акцияләрен үткәрү барышында хәйрия эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе тупланды, яңа хәйрия технологияләре сынап каралды, һәм аларны камилләштерү дәвам иттерелде.
Муниципаль берәмлекләрнең мәсьәләләрне хәл кылуга иҗади төстә, чын күңелдән якын килүләрен билгеләп үтү кирәк. Республика башкаласында "Казан - изге эшләр шәһәре" программасы уңышлы төстә тормышка ашырыла, һәр район һәм шәһәр округларында хәйрия марафоннары, төрле хәйрия мәҗлесләре, концертлар, изге эшләр эстафеталары уздырылды. Аларның хәзер республиканың муниципаль берәмлекләрендә изге традициягә әйләнәсенә иманым камил.
Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу эшендә кайбер оешмалар һәм кешеләрнең тырышлыгына, рәхим-шәфкатенә, тапкырлыгына еш кына гаҗәпләнеп тә куясың. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә хосусый фирмада эшләүче таксистлар инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм реабилитация үзәкләрендә дәваланучыларга түләүсез хезмәт күрсәтүне оештырган. Моны башка шәһәрләрдәге таксистлар да эшли ала бит! Ә Лениногорскида аз керемле гаиләләрдән спорт белән шөгыльләнүче балаларга Хәйрия парады оештырылды. Аларга спорт кирәк-ярагы, спорт киеме һәм исемле стипендияләр тапшырылды. Алабугада, Зәйдә сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре үз көчләре белән хәйрия концертлары оештырды. Ә җыелган средстволар начар күрүче балаларга китаплар сатып алуга, мохтаҗ гаиләләргә һәм аз керемле өлкәннәргә медицина аппаратлары сатып алуга җибәрелде. Барлык муниципаль берәмлекләр, һәр министрлык һәм ведомство, коммерциясез нигездә эшләүче һәр оешма, һәр хәйрия фонды буенча мондый мисалларны бик күп китерергә була.
Бу җәһәттән безнең үз ихтыяры белән ярдәмгә килүче изге күңелле кешеләрнең, волонтерларның яисә, элеккечә әйтсәк, Тимур отрядларының изге эшләре аеруча игътибарга лаек. Аларньң хезмәтләре республика күләмендә, шулай ук урыннарда уздырылган барлык хәйрия акцияләрендә бәяләп бетергесез. Өлкәннәр декадасында үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын бигрәк тә ачык күрсәтте. Изге җанлы бу кешеләр өлкән яшьтәге бер генә кешене дә игътибарсыз калдырмады. Уңыш җыеп алуда, йортларны һәм фатирларны кышкы чорга әзерләүдә, ишегал-ларын җыештыруда һ.б. булышты.
Республикабызның дини конфессияләре тарафыннан бик мөһим эшләр башкарылып килә. Социаль программалар дин әһелләре эшчәнлегендә аерылгысыз өлешкә әйләнде. Моның өчен зур рәхмәт сезгә! Мисалга, Чирмешән районында Чиркәү төзелешен төгәлләү граҗданнарыбызның толерантлыгы һәм конфессияара татулыкның тагын бер матур чагылышына әйләнде. Яшенә, милләтенә, нинди диндә булуына бәйсез рәвештә, барысы да кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Мине тагын шул шатландырды: бу акциядә катнашкан гражданнар һәм төрле компания җитәкчеләре арасыннан күпчелеге мөселманнар булып чыкты.
Тагын шунысы мөһим: Хәйрия елы кысаларында без кемгәдер ярдәм итү өчен күп акчага ия булуның мәҗбүри түгеллеген аңладык. Җылы сүз, киңәш-табыш, изге эшләр белән дә ярдәм итәргә була бит! Авыру күршеңнең, өлкән яшьтәге әбинең хәлен белешү, парк җыештыру, чишмә чистарту кебек эшләр - безнең һәркайсыбызның да кулыннан килерлек!
Үз "канатлары" астына ятим балаларны сыендырган гаиләләребез, һичшиксез, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелекнең иң ачык һәм инандыргач үрнәкләреннән берсе булып тора. Нәкъ менә биредә, гади кешеләр мөнәсәбәтләре, гаилә кыйммәтләре шәкелендә, чын хәйриячелекнең нинди булырга тиешлелеге күренә. Ятим балалар - җәмгыятебезнең кайгыртуга, игътибарга һәм изге күңеллелеккә мохтаҗ, иң нәзберек катлавы ул. Ата-ана назыннан һәм җылысыннан мәхрүм калган бу балалар безнең җан җәрәхәтенә әйләнде. Приютлардан һәм балалар йортларыннан сабыйларны үз гаиләләренә тәрбиягә алып, аларның әниләре һәм әтиләренә әйләнгән аналар һәм аталарның батырлыгы - бәяләп бетергесез зур. Республикабызда быел гына да 1654 гаилә ятим баланы гаиләсенә алу теләге белдерде. Биш ел элек мондыйлар саны нибары 17 генә иде әле. Шушы чорда, беренче тапкыр буларак, быел гаиләләргә тәрбия кылуга тапшырылган балалар саны приютлардагы ятимнәр са-ныннан артып китте. Лениногорск шәһәреңдә яшәүче Светлана Михайловна Рыбакова алдында баш иям. Ул 21 ятим баланы тәрбияләп үстергән! Аларның күбесе инде хәзер үзләре үк әти-әниләргә әйләнсә дә, Светлана Михайловнаны әлегәчә җылы итеп "әни" дип йөртә икән. Мондый гаиләләр бик зур хөрмәт хисе уята һәм башкаларга үрнәк булып тора. Тикмәгә генә без соңгы ике елда дүрт балалар йортын ябуга ирешмәдек! Моның белән генә дә тукталып калырга җыенмыйбыз әле. Безнең бурычыбыз - балигъ булганнан соң бу балаларның язмышын алга таба кайгырту турында уйлану. Минем тарафтан тиешле ведомстволарга мондый балаларны республиканың теләсә кайсы уку йортында бюджет бүлегеңдә укыту мәсьәләсен хәл кылу турында уйлану бурычы йөкләнде.
Шул ук вакытта бу җәһәттән республика туплаган тәҗрибәдән дә файдалану мөһим. Әйтик, Әлмәт дәүләт нефть институтында балачактан ук ятимлек ачысын татыганнар арасыннан 21 студент белем ала. Институт ректораты һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенең кайгыртуы, ярдәме белән алар үзләрен кимсетелгән кебек хис итми. Укуның беренче көннәреннән үк мондый студентларга төрле яклап мораль һәм матди ярдәм күрсәтелә: ел дәвамында институт һәркайсына туклану, кием-салым һәм уку кирәк-ярагы сатып алуга 90 мең сумга кадәр акча бүлеп бирә. Чит шәһәрләрдән килгән ятимнәр - студентларга тулай торактан түләүсез урыннар бирелә. "Татнефть" компаниясе генераль директоры Шәфәгат Фәхраз улы Тәхаутдинов инициативасы белән быел бу балаларның һәркайсына 40ар мең сум акча бүлеп бирелде. Балаларга ел саен Кара диңгез буенда ял итү мөмкинлеге бирелә. Алар үзләренең хатында быел "Татнефть" ААҖ предприятиеләрендә эшләү бәхетенә ирешүләре турында язды. Быелдан башлап, Әлмәт дәүләт нефть институтының һәр ятим студенты компаниянең билгеле бер бүлекчәсенә беркетелә. Бүлекчә бу бала турында вуз тәмамлаганчы кайгыртачак, алга таба эшкә урнашуга ярдәм итәчәк. Менә шундый ярдәм нәтиҗәсендә ятим студентлар киләчәккә өмет белән карый алачак.
Бүген бу залга мохтаҗларга ярдәм итмичә генә яшәп булуны күз алдына да китерә алмаган кешеләр җыелды. "Күңелдән һәм күңел өчен" - Татарстанда Хәйрия елы әнә шундый девиз астыңда үтә. 2007 елда "Ел хәйриячесе" исеменә Республика конкурсы номинантлары тарафыннан гына да социаль, дини, иҗтимагый учреждениеләргә һәм физик затларга, гомумән алганда, 3 миллиард сумнан артыграк күләмдә ярдәм күрсәтелде. Түбән Кама кебек зур гына шәһәрнең еллык бюджет чыгымы кадәр бу! Мондый кешеләр, предприятие, коллективлар ярдәмендә социаль өлкә учреждениеләре (хастаханәләр, балалар йортлары, интернат-йортлар, мәктәпләр, реабилитация үзәкләре һ.б. тормышта авыр хәлләрдә калган физик затлар, инвалидлар, авырулар, өлкәннәр, балалар, аз керемлеләр), талантлы иҗат коллективлары, спорт командалары, дини учреждениеләр бик зур ярдәм алды. Сезгә - бөтен халык рәхмәте!
Бүген бу залда күп кенә җитәкчеләр, эшкуарлар, хәйрия фондлары вәкилләре, пенсионерлар, журналистлар, мәктәп укучылары, гап-гади эшче-хезмәткәрләр җыелды. Безнең уртаклыгыбыз шунда ки: барыбызны да изге эшләр берләштерә. Игелек кылу сезнең өчен тормыш мәгънәсенә, яшәү рәвешенә әйләнгән. Мондый олы йөрәкле кешеләребез булу белән бәхетле без. Сезнең өчен махсус истәлек - "Ел хәйриячесе" дигән билге һәм диплом булдырдык. Сезнең яхшылык - тиңдәшсез, чиксез гамәл, аны берни белән дә үлчәп булмый. Бөтен халкыбыз исеменнән дә зур рәхмәт сезгә!
Сезнең изге эшләрегезне акча үлчәме белән генә һич бәяләп булмый. Лениногор-скида яшәп, өч мең сумнан аз гына артыграк пенсия алучы Николай Иванович Ев-графовның хәйриячелеккә керткән өлешен ничек бәяләп була соң?! Дәвалау учреждениеләренә 7344 сумлык памперслар тапшырган бит ул! Аз гына пенсия алуларына, картлык көннәрендәге бетмәс-төкәнмәс чир-чорларына карамастан, приютлар һәм балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларга оекбашлар бәйләүче әбиләргә рәхмәт сүзләрен ничек әйтеп бетерергә?! Көндәлек, бәйрәм яки спорт киемен күреп, түләүсез фильмнар һәм спектакльләр карап, сәфәрләргә һәм экскурсияләргә йөреп, тәмле ашлар ашап, уенчыклар, велосипедлар, роликлы тимераяклар күреп куанган балаларның шатлыгын ничек бәяләргә? Хастаханәләрдә һәм интернатларда пәйда булган медицина җиһазлары, мунчаларда юыну һәм парикмахерскийларда чәч алдыру өчен түләүсез көннәр, картлар йортларында пәйда булган газ плитәләре, телевизорлар һәм тузан суырткычлар, бәйрәм көннәренә азык-төлек җыелмалары, даруларга һәм башка ихтыяҗларга бирелгән акча средстволары турында искә төшерик!
Сезнең һәркайсыгызга зур рәхмәт! Сезнең үрнәгегез кешеләрдә уңай энергия тудыра һәм изге эшләрдә катнашудан сөенергә өйрәтә. Сезнең үрнәк - хәйриячелекнең бер көнлек акция генә түгел, бәлки җәмгыятебезнең аерылгысыз халәтенә әйләнә баруына дәлил ул.
Республика халкы шулай итеп мас-сакүләм хәйриячелектә беренче адымнарын ясады. Иң мөһиме - тукталып калмаска, алга барырга. Ә бу исә 31 декабрьдә сәгать уклары 12дән узганнан соң хәйриячелек турында онытырга түгел, бәлки аңа яңа этәргеч бирергә кирәклекне аңлата.
Безгә быел туплаган тәҗрибәбезне, гомумиләштереп, аңа анализ ясарга, хәйриячелекне алга таба үстерү юнәлешен билгеләргә туры киләчәк әле.
Киләсе ел - Гаилә елына изгелек һәм шәфкатьлелек эшендә байтак кына тәҗрибә, белем туплап керүебез күңелдә шатлык хисләре уята.
Без барыбыз да бергә булганда, күпне эшли алабыз! Без булдырабыз!
Хәйрия елы безнең күңелләрдә мәрхәмәт хисләрен яңартты, яхшылык эшләү теләге уятты, яңа идеяләр барлыкка китерде. Болар барысы да безгә киләсе елда - Гаилә елында кирәк булачак. Гаилә елын да шулай бергәләп, матур итеп уздыра алуыбызга шигем юк.
Барыгызга да зур рәхмәт!
(Чыгыш берникадәр кыскартылып тәкъдим ителде)
2007 елның 29 ноябре
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз