Федерация Советының җәнҗаллы карары

2003 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев фикеремчә, чәршәмбе көнне үзенең утырышында югары палатада Татарстан вәкиле буенча Дәүләт Советы карарын раслаудан баш тартып, Федерация Советы федераль законнарны тупас бозды. Бу турыда М.Шаймиев чәршәмбе көнне "Интерфакс"ка белдерде.

Ул шуны искә төшереп узды: 11 апрельдә Татарстан ДәүләтСоветы үзенең сессиясендә югары палатада республика башкарма хакимият органнары исеменнән эш итүче Р.Алтынбаевны вакытыннан элек чакыртып алу турында республика Президенты Указын раслаган иде.

Аныңаңлатуынча, "Россия Федерациясе Феде-ральҖыелышы Федерация Советын төзүтәртибе турында" Федераль законда Федерация Советы вәкилен сайлау яки билгеләү буенча Федерация субъектының закон чыгару органы карарын Федерация Советының расларга тиешлеге турындагы норма күздә тотылмый.

"Федераль закон буенча, әгәр ул хәтта бик теләсә дә, Р.Алтынбаев 11 апрельдән югары палата әгъзасы була алмый. Шушы ук көнне Дәүләт Советы минем вәкилем Филзә Хәмидуллинның сенаторбулу вәкаләтләрен раслады, шушы көннән башлап ул Федерация Советында республика исеменнән эш итә",- дип ассызыклады Татарстан лидеры, Федерация Советынтөзүтәртибе турында Федераль законга таянып.

М.Шәймиевфикеренчә, Федерация Советында шушы мәсьәлә буенча тавыш бирү бары тик хисси-сәяси максатлардан гына килеп чыккан. "Кызганыч, югары палатаның һаман сәясиләшә баруы ачыккүренәбара, ягъни безнеңҗәмгыятьне куркыткан нәрсә чынга аша", - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Ул чираттагы утырышында югары палатаның республика Дәүләт Советы карарын раслаячагына һәм Федераль закон нормасын үтәячәгенә шикләнми. Аерым алганда, бу законны Дәүләт Думасы белән беррәттән Федерация Советы да кабул итте.

Ул гына да түгел, республика Дәүләт Советы карарын законга каршы килеп раслаудан баш тартып, М.Шәймиевфикеренчә, югары палата төбәкләр палатасы булып торучы югары палатада республиканы үзенең мәнфәгатьләрен алга сөрү мөмкинлегеннән мәхрүм итә һәм ул аны РФ составыннан этеп чыгара сыман.



"ИНТЕРФАКС".

Соңгы сәгатьтә. "Новости" РИА хәбәр итүенчә, Федерация Советы югары палатада Татарстан Президенты вәкиле Рәфкат Алтынбаевның сенаторлык вәкаләтләрен туктатуга иреште. Федерация Советының пленар утырышы ахырында Татарстанның икенче бер вәкиле Ирина Ларочкина үзенең коллегаларын Алтынбаевның вәкаләтләрен туктату мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтырга чакырды. Аныңсүзләренә караганда, Алтынбаевның вәкаләтләрен туктатудан баш тарту безне хокукый бушлыкка алып керә. Бер яктан, Федерация Советын төзү тәртибе турындагы Закон нигезендә Алтынбаев 11 апрельдән инде сенатор түгел. Бу көнне Казанда тиешле карар кабул ителде. Икенче яктан, югары палата регламенты нигезендә шушы мәсьәлә буенча тавыш бирергә һәм Татарстан Президенты тәкъдим иткән яңа сенаторның вәкаләтләрен расларга кирәк. Нәтиҗәдә сенаторлар Алтынбаевның вәкаләтләрен туктату турында бердәм карарга килде. Федерация Советының 122 әгъзасы аның вәкаләтләрен туктатуны яклап тавыш бирде. Бер кеше каршы тавыш бирде. Иртән 61 кеше каршы тавыш биргән иде.

Сенаторлар Татарстан Президентыннан вәкил итеп җибәрелгән яңа сенаторның вәкаләтләрен раслады. Ул - Филзә Хәмидуллин. Соңгы вакытка хәтле Татарстан Президенты администрациясендә эшләде.



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International