- Бөтен нәрсә чагыштыруда күренә. Кызганычка каршы, без, республика журналистлары, үз казаныбызда гына кайнап (туры һәм күчмә мәгънәдә), якын һәм ерак күршеләребезнең нинди хәлдә яшәп ятуларын күрмибез, бу хакта язмыйбыз, юкса чәчләр үрә торырлык гыйбрәтләр бар. Былтыр Чехиягә баргач, бирегә Германиядән килгән урысча яхшы белүче яһүд кешесе белән сөйләшеп киткәч, ул кинәт кенә сорау бирде: «Ничек анда сезнең Минтимер Шәймиев?» «Каян беләсез?» — дидем, шаккатып. «Шуны да белмәгәч, мин нинди яһүд инде? — диде ул. — Зирәк шәхес ул». Сезне һәм, билгеле, Татарстанны хәзер чит илләрдә дә беләләр. Татарстан Русиянең башка төбәкләре, БДБ илләре белән чагыштырганда нинди хәлдә?
- Балаларын укыта алмый торган җирләр де бар. Моны бик күрсәтәселәре килми, әмма — килеп чыга, ишетелә. Узган якшәмбе телепрограммасында журналист Андрей Караулов, узган ел Рәсәйдә бер мең мәктәп ябылуы турында сөйләде.
Без катлаулы елларда үзебезне саклап кала һәм татарларның нинди халык икәнен күрсәтә алдык. Безне 90 нчы елларда зур дикъкать белән күзәттеләр, болар нишләп бетәр, кан коеш килеп чыкмасмы? Бөтен Русия буенча шундый шөбһә һәм татарларга кырын карау бар иде. Хәзер андый караш юк. Без үзебезгә карата уңай мөнәсәбәт тудырдык. Бу безнең 10-15 ел алып барган сәясәтебезнең матур нәтиҗәсе.
Проблемалар юк дип әйтмим, алар бар, аларның гомер буе хәл ителми торганнары да бар. Ләкин кайсы гына өлкәне алып карасак та — икътисадмы ул, социаль мәсьәләләрме, торак төзелеше яки юлларны яхшырту, газлаштыру, компьютерлаштырумы — һәркайда уңай үзгәрешләр күп. 2007 нче елда бөтен республика белән Интернетка тоташырбыз дип торабыз. Аларын да ишетәләр, аларын да беләләр, Татарстанга барып керсәң, кешеләр аерылып тора диләр. Бөтенебез дә бай яшибез дип әйтмим, ләкин йорт-җире, өс-башы белән безнең халык, чыннан да, аерылып тора. Килеп керәсең — басулар ялт иткән. Табышлымы, түгелме — без җир эшкәртүдән туктамадык, бер генә гектар җирне дә югалтмадык. Моннан ике ел элек, бер ел гына эшләп өлгергән Нижний Новгород губернаторы Геннадий Ходырев килгән иде. Сөйләшеп киттек тә, бу әйтә: «Бездә 600.000 гектар сөрү җире файдаланылмый ята», — ди. «Алайса, сезнең эшләр шәп икән, бу җирләр ял итте инде, бернинди ашлама кертмичә зур уңыш җыеп аласыз икән», — дим. «Мин дә шулай дип уйлаган идем, ләкин анда хәзер соңгы ун елда кеше биеклеге урман калыкты, төпләргә кирәк», — ди.
Русиядә тормыш бик нык яхшырды дип, шәһәрләрдән чыгып кына фикер йөртергә ярамый. Авылга да карарга кирәк. Дәүләтнең бөтен территориясендә тәртип хөкем сөрсә генә дәүләт дөрес сәясәт алып бара дигән сүз. Авыл халкы үлми ул, 2-3 булса да тавык асрап, бәрәңгесен утыртып та яши ул барыбер. Андый еллар авыл тарихында булды инде. Ләкин андый яшәүгә калсак, тормыш чыганагын күмәчәкбез. Иң авыр вакытларда да, зур чыгымнар тотып, авылны саклап калдык, утырган ботагыбызга балта чапмадык.
Менә күрерсез, әле авыл мәсьәләсенә Русия тагын бер тапкыр әйләнеп кайтып, «чирәм җирләр күтәрү» оештырачак. Шунсыз булмаячак.
- Күптән түгел генә Мәскәүнең ОРТ каналыннан күрсәтелгән «Большая стирка» тапшыруында бер ханым Русия таҗын сатып алган бер миллионерга: «Акчагыз алай бик күп булгач, нигә сез аны халык белән бүлешмисез? — дигән сорау биргән иде. Тартып алу һәм бүлешү Русиядә элек-электән яшәп килүче гадәт. Татарстан белән вәкаләтләр бүлешү дә озын гомерле булып чыкты кебек...
- Тартып алу һәм бүлешү дигәннән, 17 нче елда бер тапкыр тәҗрибә үткәреп карадык бит инде: хәлле крестьяннарны Себергә сөрдек, завод-фабрикаларны хуҗаларыннан тартып алдык. Без катлаулы тарихи юл уздык, ләкин баемадык, тагын да бөлгенлеккә төштек. Шуңа күрә бу сабак булырга тиеш иде, ләкин сабак алмадык.
Нинди фильм икәнен хәтерләмим, бер эпизод бик нык истә калган: кулакларны пыран-заран китереп талаган ярлы крестьяннар, шаулап, әләмнәр болгап, лозунглар кычкырып, чәчү өстендә 1 Май демонстрациясе үткәреп йөриләр. Ә бу вакытта алар тарафыннан таланган ике кулак чәчү орлыгы каян табарга икән дип баш ватып утыра. Ярлы—ябагай яхшы тормыш төзибез дип урамда урра кычкырып кала, ә теге кулаклар чәчүгә чыгып китә. Бу эпизод гел күңелдә тора. Бар бит кулыннан бернинди эш килми торган адәмнәр. Хәтта бөтен нәселе белән батрак булырга яратылган кешеләр дә бар. Хәерчеләрдән бай Татарстан ясап булмый. Күпчелек бай кешеләрдән торган дәүләт кенә муллыкта, лаеклы тормышта яши ала. Кулыннан эш килә торган бай кешеләр күбрәк булып, аларга мөмкинлекләр тудырасы иде. Әйтәсем килә: үзгәртеп кору еллары, хәзерге сәясәт, икътисад мондый мөмкинлекләрне ача. Кулыннан бернинди эш килмәсә дә, бүтәннәр кесәсендәге акчаны санап йөрүчеләр күп. Мин бу сүзләрне кеше буларак әйтәм, шул вакытта мин бу сүзләрне президент буларак әйтүдән дә курыкмыйм. Дөрес, бар бездә чыннан да ярдәмгә, хөкүмәт пособиеләренә мохтаҗ кешеләр. Аларга ярдәм итәргә кирәк һәм бу безнең изге бурычыбыз. Ләкин моны эшләр өчен дә зур салымнар түләп торучы бай кешеләрнең булуы зарур. Халыкта тормышка карашны үзгәртергә кирәк. Барыбер шулай була, барыбер шуңа киләбез. Кемнәндер нәрсәнедер тартып алып һәм аны үзара бүлешү хисабына гына яшәп булмый.
Кайчагында әйтәләр: нигә сез футбол, хоккей, баскетбол һәм башка командаларга шулкадәр акча сарыф итәсез, диләр. Беренчедән, аларның спонсорлары бик күп, икенчедән, кайбер очракларда хөкүмәт ярдәме дә бар. Менә шул акчаларны бүлеп бирергә иде диләр. Кайчагында мин санап күрсәтәм: шул акчаны бүлсәк, бер кешегә аена 100 сум чыгар иде. Шуннан нәрсә? Кая барасың ул акча белән? Ә спорт сарае, менә ул — тора, анда күпме масса-күләм чаралар үткәрелә. Безнең яшьләребез дә бар бит әле. Алар телевизор экраннарыннан күреп торалар — башка илләрдә, җирләрдә мондый әйберләр эшләнә, мөмкинлекләр тудырыла. Әгәр без үзебезне алга баручы, сәясәттә алга омтылучы халык дип саныйбыз икән, мондый эшләрдән куркып торасы түгел. Мөмкин булса, әле күбрәк тә эшләр идек. Күз алдыгызга китерегез — ул командалар уйнаудан туктады, без аларны югалттык ди. Шунда күпме сүз яшьләрдән дә, өлкәннәрдән дә чыгачак, урынлы тәнкыйтьләү башланачак. Бу безнең заманча яшәү рәвеше.
Ә инде вәкаләтләр бүлешү мәсьәләсенә килсәк, федераль органнар бюджет чыганакларын тигезләү сәясәте алып бара. Бер яктан барысы да дөрес, тигезләшәбез кебек. Мин әле кичә генә бу хакта Мәскәүдә комиссия утырышында чыгыш ясадым һәм әйттем: «Тигезләргә кирәктер һәм монда хәтта гуманлык та бар. Ләкин саф чишмә сулары эчеп, болыннарда чәчәк иснәп йөрүче, ягъни экологик мәшәкате булмаган төбәкләр дә бик күп. Ә бездә ничә еллардан бирле нефть, газ чыгарып, табигатебезгә күпме зыян килде. Җиребезне дәвалау, һавабызны сафландыру өчен бик күп чыгымнар таләп ителә. Бу хакта нишләп беркем дә уйламаска тиеш?» Без бу мәсьәләне катгый рәвештә куябыз һәм сүзебездә торачакбыз.