"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең өлешен дә билгеләп үтәргә кирәк. Республика партияләре тыелган шартларда аңа "Бердәм Россия" партиясе белән блок төзергә туры килә һәм , әйтергә кирәк, мондый берләшү Дәүләт Думасына сайлауларда да, Дәүләт Советына сайлауларда да үзен аклады. Җирле үзидарә органнарын сайлауларда аның роле сизелерлек үсәчәк.
Узган елның 14 февралендә Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасында Шартнамәгә кул куюга 10 ел тулды. Бу вакыйга үзенең әһәмияте буенча халыклар язмышына тирән йогынты ясый торган тарихи вакыйга булды һәм шулай булып кала. Татарстанның үсешендә Шартнамәнең роленә лаеклы бәя бирү өчен ун ел җитәрлек вакыт.
Шартнамә республика эчендәге сәяси мөнәсәбәтләрне тотрыкландыруга китерде. Ул акыл белән уйлап эш итүче көчләрне туплады, үтә кискен позицияләрнең өстенлек итүләренә юл куймады һәм бу хәл республикада сәяси культура элементының мөһим өлешенә әверелде. Халык үзе милләтчеләрне дә, шовинистларны да, ваххабчыларны да, скинхедларны да яратмый, кире кага. Без элеккеге Советлар Союзы территорияләрендә кабынып-кабынып киткән төрле низаглардан котыла алдык һәм шул рәвешле күпмилләтле, төрле диндәге җәмгыятьнең нигезләрен салуга ирештек. Бу Татарстан өчен генә түгел, ә бәлки, зурдан кубып сөйләгәндә, бөтен Россия Федерациясе өчен дә үрнәк булып хезмәт итә ала.
Шартнамә төзү аркасында без үсеш чоры өчен иң кулай икътисадый сәясәт эшләүгә ирештек һәм социаль-икътисадый үсешнең иң мөһим күрсәткечләре буенча республика Россия Федерациясендә иң алдынгы сафларга чыкты. "Базарга йомшак керү" сәясәте, хосусыйлаштыруның акланганрак рәвеше, адреслы социаль яклау программасы, тузган торакны бетерү, газлаштыру һәм башка шуның ише чаралар безгә халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирде.
2004 ел - 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү елы. Без бу олы бәйрәмгә җаваплы әзерләнергә тиеш. Соңгы елларда бу юнәлештә шактый күркәм эшләр эшләнүгә карамастан, без теге яки бу чараны кичектереп торырга да ярый дигән принциптан чыгып эш итмәскә бурычлы. Очрагы ул түгел. Һәркемгә зур игътибар күрсәтергә кирәк һәм без сугыш ветераннары өчен гаять мөһим мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга тиеш. Бу, беренче чиратта, юбилейга кадәр аларның торак шартларын яхшырту, телефоннар кую, дарулар белән тәэмин итүне камилләштерү.
Узган ел элемтә операторларының "Ветераннар турында" һәм "Россия Федерациясендә инвалидларны яклау турында" федераль законнарда каралган телефон элемтәсе хезмәтләре өчен ташламалар бирү срогын бозу очраклары булды. Элемтә операторлары үз проблемаларын башкалар өстенә өймәскә тиеш. Тиешле федераль структуралар белән үзара багланышларны җайга салу – бу алар бурычы. Республика Хөкүмәте бу мәсьәләне каты контроль астында тотарга тиеш.