Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең 2003 елгы Сабан туе уңаеннан котлавы

2003 елның 6 июне, җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән сезне республика халкының яраткан милли бәйрәме — Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әлеге затлы милли бәйрәме, заманнар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Инде мең елдан артык ул безнең яшәешкә игелек, тынычлык һәм татулык алып килә. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын җитәрлек. Нәкъ менә шуңа күрә дә Сабантуй үткәрү Татарстанда гына түгел, Россия һәм дөнья күләмендә дә матур традициягә әйләнеп бара.

Сабан туе, борынгы гореф-гадәт буенча, язгы кыр эшләре тәмамлангач уза һәм җир кешесенә — игенчегә дан җырлый. Республиканың авыл хезмәтчәннәре быел да, һәрвакыттагыча, язгы чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып чыктылар. Димәк, быел да мул уңышка өметләнергә мөмкин.

Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш һәм спорт ярышлары уза торган киң мәйданнары татар халкының көч-егәрен, рух камиллеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыралар. Бу бик мөһим, чөнки республикабызда яшәүче барлык милләтләрнең, бөтен Татарстан халкының социаль һәм мәдәни үсеше, сөекле Ватаныбызның югары цивилизацияле илләр дәрәҗәсенә күтәрелә алуы кешеләрнең үзара аңлашып яшәүләренә бәйле.

Быелгы Сабан туе сезгә күп сөенечләр китерсен, күңелегезне ачсын, тормышыгызны ямьләндерсен иде. Барыгызга да чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!

Бәйрәмебез котлы булсын!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International