Ә хәзер бөтенләй башка чор. Кеше күңеле, әлбәттә инде, һәрвакытта нәрсәгә булса да ышана. Бу кайчак көчлерәк чагыла, кайчак бөтенләй чагылмый да. Тормыш фәлсәфәсе шундыйдыр, мөгаен: кеше өлкәнәя барган саен дингә ныграк тартыла башлый. Ә яшьрәк чагында, әгәр бу балачактан ук кереп калмаса, моның турында уйлап торылмыйдыр, күрәсең. Мин моны үземдә үк сизәм.
Ә инде мәдәнияткә, телгә бирелгәнлеккә килгәндә исә - бу безнең гаиләдә иң югары дәрәҗәдә сакланып калды. Мин татар авылында туып үстем. 10 сыйныфны да татар телендә укып, яхшы әзерлек алдым, хәзер үзара аралашканда кайчак хәтта зыялылар арасыннан да кайберләренең сүзләрен төзәтергә туры килгәли.
Без Башкортстан чигендә яшәдек, анда вакыт аермасы-ике сәгать. Иртән башкорт радиосын, аннан соң Казанныкын тыңлый идек. Ә башкортлар һәм татарларның теле бер үк төрле диярлек, җыр-көйләре дә охшаш. Шуңа күрә безнең тугандаш халкыбыз традицияләрен белеп үсү мөмкинлекләребез күбрәк иде. Ә менә дини яктан, чыннан да, четереклерәк булды.
- 1994 елда Россия белән сезнең республика арасында кул куелган Шартнамә Татарстанга Россия Федерациясендә берникадәр дәрәҗәдә аерым статус бирде. Сезнеңчә, ни өчен нәкъ менә Татарстан РФнең башка республикалары арасыннан шундый аерым статус хокукын алды?
- Владимир Владимирович Путин президент сайлаулары алдыннан безгә килгәч, аның белән бик җитди әңгәмә булган иде. Мин бу очрашуны тарихи очрашу дип бәяли алыр идем хәтта. Без, кешеләр янына чыгып, нинди дә булса белдерүләр ясаганчы, бик күп мәсьәләләрне тикшердек. Татарстан федератив дәүләтнең бердәм хокукый һәм финанс кырына ничек керәчәк? В.В.Путин әнә шундый сорау куйды. Бу - хокукка каршы килми торган, чыннан да, цивилизацияле федератив дәүләт төзү рухындагы сорау иде. Мин, шулай эшләргә кирәк ки: бердәм кырга да керик, республикада яшәүчеләрнең тормышы да начараймасын, дидем. В.В.Путин үзе дә ил Президенты итеп сайланган очракта татарстанлыларның начаррак яши башлавын теләмәгәнлеген раслады. Без үзара килештек һәм бер ел эчендә 2001-2006 елларга Татарстанның социаль-икътисадый үсеш программасын - Татарстанның Россия Федерациясенең бердәм икътисадый кырына акрынлап керү программасын эшләдек. Шуннан соң өч ел үтте инде. Программа үтәлә, һәм без салым базасын акрынлап үстерә барабыз. Шул рәвешчә без бу мәсьәләгә дә лаеклы чишелеш таптык, дип уйлыйм.
Хәзер сәяси өлешкә күчик. Республикабыз Конституциясендә без "мөстәкыйльлек" төшенчәсен саклап калуга ирештек. РФнең башка бер генә республикасында да юк бу. Моңа бәйле бәхәсләшүләр бик озакка сузылып, узган елның май аенда гына төгәлләнде. Безнең белән дә исәпләшми булмый бит: 1992 елның 21 мартында Татарстан Республикасының дәүләт статусы турындагы референдумында катнашучыларның яртысыннан артыграгы Татарстанның дәүләт суверенитетын яклап тавыш бирде. Референдумның карарын үзгәртү өчен тагын бер референдум үткәрергә кирәк булган булыр иде, һәм мин шундый вариантны тәкъдим иттем. Шулай итеп, без республикабыз статусын саклап калдык. Сүз уңаеннан, Чечня Республикасының яңа Конституциясендә дә күп нәрсәләрнең нәкъ менә безнең Конституциядән алынганлыгын әйтеп үтик.
1994 елгы Шартнамә әлегәчә гамәлдә, гәрчә республика Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң анда билгеле бер туры килмәүләр пәйда булса да. Хәзер Шартнамәнең яңа редакциясе өстендә эшләү дәвам итә, федераль үзәк белән уртак эш төркеме төзелде. Бу мөһим документта җайга салынырга тиешле төп мәсьәлә - милек турындагы мәсьәлә. Асылда ул безнең республика өчен бигүк әһәмиятле дә түгел инде, чөнки республика Хөкүмәте карамагында предприятиеләрнең төп пакетлары аз калып бара, без аларны даими рәвештә урнаштырып киләбез.
Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән аермалы буларак, гомум хосусыйлаштыру игълан ителгәннән соң Татарстанда яшәүче һәркем республика чеклары сыйфатында өстәмә милек өлеше алды. Без аларны шундук "катырдык", чөнки ул чагында илдә инфляция 1000 процентка кадәр, аннан да күбрәк иде бит. Банкта һәр кешегә хосусыйлаштыру вкладлары ачып, өч елдан соң - инфляция азмы-күпме нормальләшкәч кенә, аларны урнаштыруга рөхсәт бирдек. Шулай итеп, без республикабыз өчен генә түгел, ил өчен дә бик мөһим булган нефть, нефть химиясе, машина төзелеше тармаклары предприятиеләрен юк-бар бәягә сату-алулардан котылып калдык. Россиядә олигархларның пәйда булуы очраклы түгел бит. Ә менә бездә хосусыйлаштыру тыныч барды һәм бара.
Әйе, олигархлар кулындагы төбәкләр бар. Дөрес, мин анда губернатор булып ничек эшләүне, өстәвенә нинди дә булса сәясәт үткәрүне күз алдына да китерә алмыйм. Менә "ЮКОС" турындагы мәсьәләне тикшергәндә, нигездә аның сәяси ягын гына күрәләр. Әмма башка ягы да бар бит аның. Әйдәгез, берничә моментны карап үтик. Без -нефть чыгаручы республика. 60 ел эчендә Татарстан территориясендә 2 миллиард 700 миллион тонна нефть чыгарылды. Шулкадәр нефть чыгарылгач, нефть чыганакларыбыз, әлбәттә, искерде инде. Әмма нефтьчеләр нефтьнең 1 тоннасына "ЮКОС"ныкы кебек үк күләмдәге салым түлиләр. Без тәүлегенә бер скважинадан уртача 4 тонна нефть чыгарабыз, чөнки чыганакларыбыз иске, ә аларныкы - яңа, һәм алар тәүлегенә җиңел генә 12 дән 20 тоннага кадәр нефть чыгара. Чыгымнар һәм тырышлыклар бөтенләй чагыштыргысыз бит. Нефть компанияләре илгә файда китерерлек итеп эшләсеннәр өчен мин һәрвакытта да бу мәсьәләгә ачыклык кертүгә чакырып килдем.
Яңа хосусый компанияләр Себернең нефть чыганакларыннан вәхшиләрчә файдалана. Алар, скважиналарны бораулап, "җиңел" нефть ала, шулай итеп, әйбәт дебет барлыкка килә. Әмма мондый якын килү шартларында бу нефть чыганаклары 20 елдан артыграк эшли алмаячак, нефтьнең төп өлеше җир астында калып, алга таба аны берничек тә чыгарып булмаячак, чөнки катламнардагы басым бозылачак.
Әле күптән түгел генә телевизор экраныннан бер "белгеч" нефтьнең Себер чыганакларында ничек чыгарылуы турында сөйләде. Алар лицензия буенча бер чыганакта, әйтик, 10 скважина борауларга тиеш булсалар, нибары бишне генә бораулыйлар. Әйе, бу нефть чыгаруның җиңел ысулы. Әмма катлам басымы бозылмасын өчен скважиналарны күбрәк борауларга кирәк ич аларга! Татарстанның нефть чыганакларында, басым тигезлеген бозмас өчен, бер нефть чыгару скважинасына берничә скважина басым балансы булдыру өчен эшли. Ә Себердә иң бай нефть чыганаклары сафтан чыгарыла. Ил моны 20 еллап вакыт үткәч аңлаячак. Ә илнең икътисадый үсеше өчен 20 ел нәрсә ул?! Кызганычка, табигый ресурслар ягыннан контрольлек җитмәү сәбәпле, яңа компанияләрнең эшкә якын килүе әнә шундый. Бу министрлык әле яңа гына оешты, менә шуңа бәйле буталчыклыктан, ыгы-зыгыдан файдаланалар да инде.
Нефть зур акчалар китерә, ә салымнары оффшорларда, тагын әллә кайларда буталып йөри. Дәүләт моңа ничек тыныч кына карый алсын ди инде? Бу эштә кайчан да булса тәртип урнаштыра башларга кирәк иде. Бәлки, ул бик уңайлы вакытка гына туры килеп бетмәгәндер. Әмма нефтьче Михаил Ходорковский күп кенә партияләрне финанслый башлагач, сәяси вәзгыятьтә билгеле бер аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Әгәр нефть мәнфәгатьләрен якласа, аның гамәлләре аңлашылыр да иде. Дөресен генә әйткәндә, без дә депутатларыбыз аша республика мәнфәгатьләрен яклап эш итәргә тырышабыз. Әмма партияләрне "сатып алу" башлануы - бөтенләй икенче мәсьәлә...
Ә яңа нефть чыганакларын - лицензияләрдән ничек файдалануны, таләпләрнең ничек үтәлүен Табигый ресурслар министрлыгы җитди контрольдә тотарга тиеш. Барлык нефть компанияләрен тикшерергә кирәк, кирәк дип тапсалар, Татарстанның нефть компанияләрен дә тикшерсеннәр. Әмма бу эштә тәртип урнаштырылырга тиеш, чөнки җир асты байлыклары - илнең кире кайтарып булмый торган ресурслары ул. Бүген, ил икътисады башлыча нефть һәм газ сатуга бәйле булган бер мәлдә, бу эш белән шөгыльләнми мөмкин түгел.
- Тагын бер мәсьәләгә тукталып үтик - Мәскәү Россия Федерациясендә барлык законнарның да федераль законнарга туры килүен тели. Сез ничек уйлыйсыз? Татарстанның үз законнарына ия булу хокукы бармы?
- Бик дөрес сорау бу. Законнар бездә күп, туры килмәүләр дә булды. Бу күчеш чоры кимчелекләренә бәйле. Әмма аларның күпчелеге Россия законнарына туры килә инде. Хәзер икенче бер проблема килеп туды: федераль законнарның күбесе Россия Конституциясенә туры килми. Хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү процессында без әлеге мәсьәләне бик җитди куябыз һәм анда аңлау да таптык кебек - Россия законнары да акрынлап үзгәртеләчәк. Әмма безнең закон Россиянекеннән яхшырак икән, без ни өчен аннан баш тартырга тиеш ди әле?..
- Сез, үзәкләштерүгә кире процесс башлануын көтәргә кирәк, дидегез. Кайсы өлкәләрдә бәйсезлекне күбрәк күрергә теләр идегез? Кайчан да булса, киләчәктә, тулы бәйсезлеккә дә ирешергә телисездер, бәлки?