Соңгы вакытта Әгерҗе районы өчен республика тарафыннан аз эшләнмәде дип саныйм. Әлбәттә, сез Казаннан барысыннан да ераграк урнашкансыз. Без кайчак ишеткәлибез, сез үзегезне башкала игътибарыннан бераз мәхрүм дип саныйсыз. Ләкин соңгы елларда, сизәсездер, районның социаль-икътисадый үсешенә игътибар артты. Республиканың Премьер- министры да күптән түгел сездә булды, проблемаларны тикшереп, аларның хәл ителешен үз күзәтчелегенә алды. Без шулай сөйләштек: район буенча Красный Бордан башлап һәр җирдә тәртип булырга тиеш.
Миннән башка да яхшы беләсез, элек сезнең районда юллар бөтенләй юк иде, Красный Бор белән Әгерҗе арасын өчәр көн уза торган идек. Мин килгәч, Әгерҗе урамнарын карап йөргәндә, шәһәргә газ кертү турында хыялланып кына була иде ул чакларда. Менә сезнең районны газлаштыру буенча соңгы мәгълүматлар белән таныштым, бу эшне төгәлләргә күп калмаган.
Бүген бәйрәм көн булса да, узган елгы фаҗига турында искә төшерми кала алмыйм: биредә хакимият башлыгы һәм хөрмәтле кешебез Рәфис Сәетовны үтерделәр. Моңа инде бер елдан артык вакыт узып та киткән. Хокук саклаучы органнар бу җинаятьне ачтылар, җинаятьчеләр тиешле җәзасын алачаклар. Дөньяда берәүнең дә кеше гомеренә кул сузарга хакы юк. Андый кансызлык Изге Китапта да, Коръәндә дә, гомумән нормаль кеше аңында юк һәм булуы да мөмкин түгел. Бер ел элек без Фәрит Гариф улы Габбасовның Яр Чаллыдан кайтып районны җитәкләвен сораган идек. Аның эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләре буенча алга китеш сизелә, районның үсеше җанланып китте. Әйе, бу җиңел бирелми, проблемалар да җитәрлек. Әмма без сезгә ярдәм итәчәкбез, республиканың моңа мөмкинлекләре бар.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, кадерле кунаклар! Мин сезнең барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Бүгенге бәйрәм хакына армый-талмый хезмәт куйган кешеләрнең барысына да зур рәхмәт! Тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!