Әгерҗе шәһәрендә Таҗи Гыйззәт һәйкәлен ачу тантанасы

2003 елның 11 ноябре, сишәмбе
Хөрмәтле әгерҗелеләр!

Бүген Әгерҗе җирендә зур бәйрәм һәм ул сезнең күренекле якташыгыз, режиссер, актер, драматург Таҗи Гыйззәткә һәйкәл ачу тантанасыннан башлана. Аның татар әдәбияты һәм милли театр сәнгате үсешенә керткән өлеше гаять зур. Әгерҗелеләр үзләренең атаклы якташы белән горурлана алалар. Тормышта бернәрсә дә болай гына барлыкка килми, һәр күренешнең үз нигезе, үз чыганагы бар. Элек биредә бөтен татар дөньясына мәгълүм атаклы Иж Бубый мәдрәсәсе булганлыктан, Әгерҗе һәм Красный Бор якларыннан талантлы, булдыклы зыялы шәхесләр күп чыккан. Таҗи Гыйззәт — шуларның берсе. Безнең буын Таҗи Гыйззәт әсәрләрен укып-өйрәнеп, имтиханнар тапшырып, шул әсәрләрдә тәрбияләнеп үсте. Шунысын да әйтергә кирәк, Таҗи Гыйззәт үз әсәрләре белән Әгерҗене генә түгел, бөтен Татарстанны данлады. Аның пьесалары буенча спектакльләр илебезнең күп театрларында куелды. Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәш белән бергәләп алар 40 ел буе Татар академия театрының нигездә бөтен репертуарын иҗат итәләр. Алар бер үк заманда яшәп, иҗат итеп, якты дөньядан да бер-бер артлы китеп бардылар. Бу искиткеч иҗади бергәлек иде! Алар югары музыкаль сәнгатьтә үлемсез әсәрләр тудырдылар, мәсәлән, «Наёмщик» операсы шулар исәбенә керә. Алар безнең халыкны югары музыкага, опера һәм балет сәнгатенә тарттылар. Ул заманнарда бу җиңел эш түгел иде. Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәш татар театр сәнгатен классик дәрәҗәгә күтәрделәр. Җәүдәт Фәйзинең Таҗи Гыйззәт либреттосына язылган беренче татар музыкаль комедиясе «Башмагым» ярты гасыр буе опера һәм балет театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды.

Таҗи Гыйззәтнең иҗаты үзенчәлекле. 1917 ел революциясен кичергән бу язучы үз әсәрләрендә әлеге вакыйгаларның кешеләр тарафыннан каршылыклы кабул ителүен чагылдырган. Аның пьесаларындагы геройлар — халык арасыннан чыккан, вакыйгалар асылына, авторның үзе шикелле, шул кырыс заманның сынауларын үтеп төшенгән гади кешеләр.

Аның «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк» һәм башка әсәрләре халкыбыз иҗатының бай мирасы булып торалар. Аларда — безнең тарихыбыз.

Мин әлеге зур эшкә өлеш керткән барлык кешеләргә, республиканың Язучылар берлегенә, Мәдәният министрлыгына, район хакимиятенә бу күркәм һәйкәл өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Таҗи Гыйззәт — үз халкына һәм аның хәтерендә мәңге саклануга лаеклы шәхес. Мәгълүм булганча, без 2005 елда Таҗи Гыйззәтнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бүген аңа һәйкәл ачу тантанасын шушы юбилейның матур башлангычы дип саныйк.

Сезне үз исемемнән, республиканың Дәүләт Советы һәм хөкүмәте исеменнән шушы казанышыгыз, мәдәни мирасыбызны һәм рухиятебезне торгызу хакына эшләнгән игелекле гамәлегез белән тәбрик итәм.

Без әле генә республиканың Премьер-министры, мәдәният министры, Язучылар берлеге рәисе һәм район хакимияте башлыгы белән киңәшеп алдык һәм бер карарга килдек: әйдәгез, вокзал каршындагы шушы матур мәйданга Таҗи Гыйззәт исемен бирәбез! Бу тәкъдимне барыгыз да хупларсыз дип уйлыйм.

Барыгызга да бик зур рәхмәт!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International