М.Шәймиев: ипотека халыкка кулай булырга тиеш

2004 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев ипотека торак кредитының халык өчен уңай системасын булдыру ягында.

Республика җитәкчесе Интерфакска биргән интервьюсында, бу - халыкның барлык катлауларының, шул исәптән кереме уртачадан кимрәк булганнарның да хәленнән килерлек, кредит шартлары кулай булган социаль юнәлешле торак ипотекасы булырга тиеш, дигән фикерен белдерде.

"Бүген дәүләтнең моның өчен җитәрлек финанс мөмкинлекләренә ия булуына иманым камил. Нәкъ менә хәзер икътисадтагы уңай вәзгыятьтән файдаланып калырга кирәк, әмма моның өчен сәяси ихтыяр көче күрсәтеп, торак төзелеше өлкәсендә киң колачлы ыргылыш ясарга кирәк", - диде М.Шәймиев.

Бүгенге көнгә формалашкан ипотека кредиты дәүләт ярдәменнән башка халык үрелерлек түгел. Шуңа күрә Хөкүмәтнең Дәүләт Думасына кертелә торган яңа закон проектлары тормышыбыз чынбарлыгын чагылдырырга һәм гражданнарыбызның торак шартларын яхшыртуга шартлар тудырырга тиеш, диде республика җитәкчесе.

"Ипотека кредиты, шул исәптән тузган торакны бетерү дә, ә болар бик күп кешенең мәнфәгатьләренә кагыла, байтаксредстволар, әмма федераль казнаның хәленнән килерлек средстволар таләп итә. Килеп туган базар шартларында халыкның бер өлеше үзен нормаль торак шартлары белән тәэмин итә алмый", - дип искәртте М.Шәймиев.

Республика җитәкчесе фикереңчә, торак төзү - "оттырышсыз вариант", чөнки гаять зур социаль проблема хәл ителә, шуңа параллель рәвештә торак-коммуналь хуҗалыгы үзгәртеп корыла, төзелеш индустриясендә бик күп яңа эш урыннары пәйда була бит.

"Мин бу хактд Татарстан үрнәгендә сөйли алам, чөнки бездә тузган торакны бетерү һәм яңасын төзү программасын тормышка ашыруда сигезьеллык тәҗрибәсе бар", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

Аның әйтүенчә, республикада "Тузган торак "программасы кысаларында 40 меңнән артыграк гаилә яңа фатир белән тәэмин ителде.

Республика җитәкчесе, илебез халкының тормыш дәрәҗәсе акрынлап яхшыра бара, һәм торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын хәл итү никадәр озакка сузылса, халыкның зур күпчелегенең канәгатьсезлеге шулкадәр көчлерәк булачак, дип искәртте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International