Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының 2003 елга йомгак ясау кичәсендәге чыгышы
2003 елның 1 декабре, дүшәмбе
Хөрмәтле милләттәшләр, мөхтәрәм кунакларыбыз!
Бүгенге очрашу, чыннан да, милләтебез өчен үзенчәлекле вакыйга. Минемчә, без бүген яңа традиция тудырабыз. Хәтерләсәгез, бу хакта бер ел элек III Бөтендөнья конгрессында фикерләшкән идек. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты еллык эшчәнлегенә йомгак ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү максатыннан шушындый эчтәлекле сөйләшү оештырып дөрес эшли дип уйлыйм. Башкарма комитет рәисе Ринат Закировның чыгышы миңа бик ошады. Анда эшләгән эшкә нәтиҗә дә ясалды, әле бергәләп башкарасы эшләр хакында да әйтелде. Мин нәкъ менә шулай кирәктер дә дип саныйм. Илдә дә, дөньяда да вәзгыять тиз үзгәреп тора, озакка сузмыйча гына хәл итәсе мөһим мәсьәләләрне бергәләп карау яхшырак. Һәм мин моны безнең барыбызны да бергә туплаучы уртак теләк дип шатланып әйтә алам. Җыелышып сөйләшеп алырга мөмкинлек булуы, чыннан да, куанычлы хәл. Шуңа күрә, безне хөрмәт итеп, зурлап килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.
Башкарма комитет рәисе чыгышын эшнең башы дип әйтсәк дөресрәк булыр, мөгаен. Дөрестән дә, эшлисе эшләребез бик күп әле. Берничә гасыр буе эшләнмәгәнне унбиш ел эчендә генә башкарып чыгу җиңел нәрсә түгел, ләкин, шуңа да карамастан, үзгәртеп кору елларында үткәргән төпле сәясәтебез нигезендә без зур җиңүгә ирештек. Бу - милләтебез өчен тарихи җиңү. Без татар халкына карата карашны, тарихи вәзгыятьне үзгәртә алдык. Дөресен генә әйткәндә, бездән алдагы буыннар да, без үзебез дә татарларга карашның бөтенләй башка икәнлеген тоеп яшәдек. Шушы авыр, борчулы, болганчык елларда Рәсәйнең бердәмлеген саклап калып, аны әле тагын да ныгытып, үз йөзебезне югалтмыйча, күпмилләтле Рәсәй халыкларының омтылышына тәңгәл сәясәт алып барырга акылыбыз җитте. Нәтиҗәдә без татар милләтенә гасырлардан килгән тискәре карашны үзгәрттек. Минемчә, бу - бик зур, бик мөһим гамәл. Әгәр дә башка юл сайласак, без хәзерге вакытта татар халкы турында авыз тутырып сөйли дә алмас идек. Һәрхәлдә, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү турында мәсьәләләрне бөтен Рәсәй һәм аның Президенты алдына куеп, кара-каршы фикерләшеп, үзара аңлашуга ирешә алмас идек. Инде шушындый дәрәҗәгә күтәрелгәнбез икән, безгә хәзер барыбызга да бергәләп, уйлашып эш итәргә кирәк. Хәзер безнең ялгыш адым ясарга хакыбыз юк. Бу нисбәттән сезнең бөтен татарларның кыйбласы булган Татарстанга, мәркәзебез Казанга ышаныч белән карап, безгә зур өметләр баглавыгыз шатландыра. Шул ук вакытта, минем әйтәсем килә: Аллага шөкер, без күп! Фәйрүзә Мостафина әйткәндәй, без күп икән, димәк күбрәк эшләргә дә тиешбез. Милләтебезне алга җибәрү эшенә Рәсәйнең барлык төбәкләре, бөтен дөнья буенча, киң колач белән, бер-беребез белән киңәш-табыш итеп күмәк рәвештә тотынырга кирәк. Тотынсак - эшли алабыз, без моны инде күп тапкырлар расладык. Бу безнең тагын бер зур җиңүебез дип әйтер идем. Безнең рухыбыз көчле. Әгәр инде милләтне үстерү юнәлешендә барабыз икән, димәк бу эшне буыннан буынга тапшырырга түземлегебез дә, акылыбыз да, зирәклегебез дә җитәргә тиеш.
Мин сезнең барыгызны да шушы зур эшкә ныклап тотынырга чакырам. Уңган егетләребез дә, кызларыбыз да күп. Алар белән горурланабыз, тагын да күбрәк булсыннар дип телибез. Туфан Миңнуллин әйтеп киткәнчә, безнең хәзер ак байларыбыз да бар, чөнки без — булдыклы халык. Сүз дә юк, Татарстан Президенты буларак мин үзем дә, шулай ук безнең дәүләт органнары да әлеге юнәлештә кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Чөнки бүгенге көндә ниләр эшләргә кирәклеге ачык. Чыннан да, бәлки мин, кайбер мәсьәләрне тизрәк хәл итәсе килеп, вакытны ашыктырамдыр. Ләкин, минем фикеремчә, соңга калу безнең өчен куркынычрак.
Россиянең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребез сизәләрдер: соңгы елларда Татарстан белән килешү төзегән төбәкләрдә милли ихтыяҗларга игътибар арта бара. Соңгы берничә елда андый килешүләр саны инде 60 тан артып китте. Әлбәттә, шартнамәләр төзегәндә без икътисад мәсьәләләрен алга куябыз. Әмма шул ук вакытта без һәрчак, форсаттан файдаланып, хезмәттәшлекне шул өлкәләрдә яши торган татар халкы мәнфәгатьләрендә кору турында килешәбез. Безнең әлеге юнәлештә фикеребез билгеле: татар кешесе үзе яшәгән, эшләгән һәм салымнар түләп барган җирдә үзен ирекле хис итәргә, телен, гореф-гадәтләрен, динен саклау өчен кирәкле мөмкинлекләргә ия булырга тиеш. Шартнамәләргә бу хакта махсус маддәләр кертәбез. Бәлкем барысы да эшләнеп тә бетмидер, тик шулай да эш урыныннан кузгалды дип саныйм. Әлбәттә, биредә күп нәрсә төбәк башлыгының кем һәм тәрбиясе нинди булуыннан, аның милли мәсьәләне ничек аңлавыннан тора. Шул ук вакытта урындагы татар иҗтимагый оешмаларының да милли проблемалар белән ныклап шөгыльләнүләре зарур. Без хәзер аларның эшчәнлеген күреп торабыз, уңай мисаллар шактый. Мәсәлән, Саратов, Самара өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында татар халкы үз төбәгендәге тормышның үзәгендә кайный, күтәренке рухын саклап килә. Әлбәттә, бу - андагы милләттәшләребезнең тырышлыгы, җирле хакимият белән уртак тел табып яшәве нәтиҗәсе. Татарлар актив эшләгән очракта, аларны хөкүмәт вәкилләре дә яхшы аңлыйлар. Һәм менә шундый алдынгы оешмалар көннән-көн күбәеп баралар. Киләсе очрашуыбызга шушы бурычларны аңлап, төбәкләрдәге идарә органнары белән мөнәсәбәтләрне җайлап, матур нәтиҗәләргә ирешеп килсәк иде. Аларны чагыштырып караганнан соң үзара тәнкыйтькә дә керешергә мөмкин булыр. Бу эштән куркырга ярамый, гәрчә җил гел уңай гына исеп тормаса да. Бу үзенә күрә бер көрәш - халкыбыз мәнфәгатьләре өчен сәгать саен, минут саен көрәш дип тә әйтер идем хәтта. Рәсәй - күпмилләтле федерация, шуңа күрә татарларның эшчәнлеге башка милләтләр өчен дә матур үрнәк булып торачак. Яшерен-батырын түгел, без күп мәсьәләрне беренче булып кузгатабыз. Гел шулай: без башлаган эшкә башка халыклар башта шикләнеп карыйлар, аннан соң безнең азмы-күпме уңышка ирешә башлаганны күрәләр дә: бу татарлар чыннан да дөрес эшлиләр икән дип, үзләре үк безгә кушылып китәләр.
Бүген сезнең барыгызга да зур рәхмәт белдерәм, чөнки сез - дөрес юлда. Милли үзаң үсә баруын без һәрдаим сизеп торабыз. Мәсәлән, узган елның бик мөһим сәяси вакыйгасында - халык санын алуда безнең милләт сатлык сәясәтчеләр коткысына бирелмәде. Татарлар мәсьәләсендә ниләр генә кыланып карамадылар, ләкин без сынмадык та, сынатмадык та! Бу, һичшиксез, бүген шушы залда утыручы милләтпәрвәрләр тырышлыгы аркасында мөмкин булды, рәхмәт сезгә! Без Рәсәйдә сан буенча элеккечә икенче милләт булып калдык, әле артып та барабыз икән. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр. Шунысын да әйтим, кайбер төбәкләрдә тузга язмаган эшләр эшләмәсәләр, татарлар саны тагын да күбрәк булыр иде. Шуңа да карамастан, күп кенә халыкларның саны кимегән вакытта без артуга таба барабыз. Татарлар санын арттыру турында тагын да яхшылабрак уйлагыз, бу без булдыра алмаслык эш түгел!
Соңгы елларда Сабан туйларын да әнә ничек матур иттереп уздыра башладык. Сабантуй бөтен халыкларны берләштерә торган бәйрәмгә әйләнеп бара. Быел Дмитровград шәһәрендә зур Сабантуй булган. Җирле халык та, кунаклар да бәйрәмнең матурлыгына таң калып, Рәсәй Сабан туе оештырган өчен шәһәр башлыгына рәхмәт укыганнар. Ә шәһәр башлыгы - Сергей Иванович Морозов – рус кешесе! Ул, әлбәттә, Сабан туен үзенә хас юмартлык белән, киң колачлы итеп оештырган. Халык күңелен аңлаганы өчен зур рәхмәт аңарга.
Быел Сабан туена кайсыдыр губернатор килмәгән икән, киләсе елга ул һичшиксез киләчәк. Борис Николаевич Ельцинның, Владимир Владимирович Путинның безнең Сабантуйга килеп чүлмәк ватулары, катыкка башларын тыгып тәңкә эзләүләре алар өчен батырлык кылуга тиң бит ул. Алар безнең милли бәйрәмебезнең дәрәҗәсен күтәрделәр, бөтен дөньяга таныттылар дип әйтер идем. Катыкка үзебез генә баш тыгып йөрсәк, Сабан туе ул дәрәҗәгә җитми иде. Дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, чыннан да шулай бит. Моңа да рәхмәтле булырга кирәк.
Менә Ильяс Мөслимов Юрий Михайлович Лужков турында “татар җанлы пәһлеван” дип әйтте. Сүз уңаеннан, Ильясның үзенә дә “пәһлеван җанлы егет” дип әйтсәң туры килә кебек. Шундый егет бит ул! Татар газетасы чыгара. Бик зур рәхмәт сиңа, газетаңа язылырбыз да, алырбыз да, аллабирса. Мондый егетләребез хөрмәткә лаек дип уйлыйм.
Ә Юрий Михайлович Лужков белән без быел Мәскәүдә Әсәдуллаев йортын татарларга кайтару тантанасында булдык, анда татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре, күп кенә милләттәшләребез белән очраштык. Шунда Юрий Михайлович: “Татарлар – Мәскәүне шәһәр итүче милләт”, - диде. Мин үзем дә нәкъ шулай дияр идем. Әмма моны Мәскәү башлыгының үзе әйтүе ни тора! Бу – безнең халыкка, аның хезмәтенә, мөмкинлекләренә, сәләтенә карата тирән ихтирам билгесе. Аның тиздән Мәскәү башлыгы итеп кабат сайланачагына шигем юк. Ул – чын дәүләт эшлеклесе. Сайлауларда аның кандидатурасын якларга кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең рәистәше булган өчен түгел, халык хуплавына лаек булганы өчен, әлбәттә. Шул очрашуда мин барлык кеше алдында: “Әгәр дә бөтен ил буенча да Мәскәүдәге кебек милли сәясәт үткәрелсә, хәзерге этапта безгә шул җитәр иде”, - дидем. Бу сүзләр тиешле кешеләр колагына барып җиткәндер дип уйлыйм. Соңгы вакытта отышлы милли сәясәт турында күбрәк сөйли башладылар шикелле.
Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның Бөтендөнья ислам конференциясенә катнашуы да күп нәрсә хакында сөйли. Үзгәртеп коруның беренче елларында, сәяси вәзгыятьнең кискен чорында Рәсәйдә Бөтендөнья ислам конференциясен телгә алырга да куркалар иде. Аның составына күзәтчеләр сыйфатында керү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел иде. Ә хәзер ул – ил башлыгының бик мөһим адымы. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин әйткәнчә, бу Рәсәй мөселманнарына карата ихтирамны аңлата. Ә татарларның нигездә мөселманнар икәнлеген исәпкә алсак, әлеге гамәл безнең өчен аерата әһәмияткә ия. Бу – борылыш моменты. Аның мәгънәсе тирән: димәк, конфессия факторының, бу очракта, ислам факторының бөтендөнья әһәмияткә ия булуы танылачак. Аллабирса, шулай булыр дип өметләнәм һәм шулай булырга тиеш тә.
Киләчәктә хөкүмәт тарафыннан эшлисе эшләр җитәрлек. Телевидение, радио өлкәсендә планнарны тормышка ашырып киләбез. Хәзерге вакытта республикада элемтә һәм мәгълүмат программасы эшлибез. Бүгенге чыгышларны тыңлаганнан соң, әлеге мәсьәләне, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, шул төбәктәге белгечләр белән бергәләп хәл итү мөмкинлекләрен табарга кирәк дигән фикергә килдем. Бу эшли алмаслык эш түгел. Хәзер кабель телевидениесе һәм башка төрле коммуникация чаралары бөтен җирдә бар. Без бу турыда яхшылап уйлашырга тиешбез. Әгәр шушы юнәлештә хезмәттәшлек оештырып җибәрә алсак, татар кешесе, кайда яшәвенә карамастан, теләгән телевидение каналын карый һәм теләгән радиосын тыңлый алыр иде. Төбәкләрдәге элемтә оешмаларына мөрәҗәгать итеп карау дөрес булыр иде, кирәк икән без дә ярдәмгә килербез. Мин, мәсәлән, быел Төркиядә рәхәтләнеп ял иттем, чөнки анда үзебезнең “Яңа гасыр” телевидениесен карап була иде. Безнең шушы телевидение һәм радио һәрбер төбәккә, һәр татар кешесенә барып җитсә, татар дөньясына кушылып китүегезне шунда ук тоячаксыз. Без бу эшне үзара хезмәттәшлекне камилләштерү йөзеннән, мәдәни элемтәләр җәһәттеннән уздыра алыр идек. Минемчә, эшне менә шул юнәлештә башларга кирәк. Демократия юлыннан күбрәк барган саен, һәрбер идарә органы һәрбер гражданның мәнфәгатьләре белән санлашырга тиеш.
Ләкин татар барда хәтәр бар, диләр. Тормышта ниндидер нәтиҗәгә ирешкәч, гадәттә, татар арасында ыгы-зыгы башлана. Башка халыкларга бу яктан начар үрнәк күрсәтмик инде без, җәмәгать. Дөньялар уңайга үзгәргән вакытта үзара талашып ят-сак яхшы булмас. Бер-беребез белән матбугат битләрендә ачыктан-ачык бәхәсләшү гадәтен ташларга кирәк. Ниндидер аерым проблемалар буенча да килешә алмавыбызны дөньяга күрсәтеп ни отабыз соң без? Бу хәл татар милләтенең абруена зыян сала, ләбаса. Гаиләдә төрле хәлләр була, юньле кеше аларның барысын да урамга чыгып сөйләп йөрми. Шуңа күрә, уйлап эш итәргә кирәк. Зур трибуналарга чыкканчы, иң элек үзара тыныч кына сөйләшеп, уртак карарга килергә кирәк. Бәхәсле мәсьәләләр буенча фикерләшер урыныбыз бар: ниндидер ризасызлыклар булган очракта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты аша хәл итәргә мөмкин. Кирәк чакта безнең белән дә киңәшә аласыз, чөнки барыбызның да максаты бер – милләтебезне саклау һәм үстерү. Шуңа күрә безнең моңа да их-тыяр көчебез җитәргә тиеш дип саныйм.
Татар эшмәкәрләре белән сөйләшү республиканың Премьер-министры Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка йөкләнде. Минем теләгем шул: без Татарстанда кулдан килгәнне эшләрбез, ә инде эшмәкәрләр үз табышларыннан чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез милли ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә өлеш чыгара алсалар бик яхшы булыр иде.
Хәзер инде тиздән булачак сайлаулар турында да берничә сүз әйтәсем килә. 7 декабрьгә кадәр өйләрегезгә кайтып җитә алырсыз дип уйлыйм. Барыгызга да мәгълүм, мин быелгы сайлауларга “Бердәм Россия” партиясе Югары Советының рәистәше буларак катнашам. Әлбәттә, мондый карарга килер алдыннан мин ныклап уйландым. Бүген сезнең чыгышларыгызны тыңлагач, әлеге карарымның дөреслегенә тагын бер кат инандым. Чынлап та, җәмгыятебездә күп партияле система төзелә торган бу чорда без сәяси хәрәкәтләр йогынтысыннан читтә кала алмаячакбыз. Партияләр бик күп, һәркем үз мәнфәгатьләренә туры килгәнен сайларга хокуклы. Кемдер ниндидер партиянең әгъзасы, ә кемдер аның тарафдары булырга мөмкин. Әгәр дә без үзебезне җәмгыятьнең актив кешеләре дип саныйбыз икән, без бу процесска катнашмый кала алмыйбыз. Минем белән санлашмыйлар, мине тыңламыйлар, минем турыда уйламыйлар дип, үпкәләп, бер читә басып калуның бернинди дә мәгънәсе юк. Үпкәләгән бала була бит әле, ашамый да, урамга да чыкмыйча кала, гел киреләнеп, елап тора. Мондый вакытларда безнең әни: “Андый булма, балам, бәхетсез булырсың” дип әйтә торган иде. Безнең беребезнең дә бәхетсез буласыбыз килми. Киресенчә, барыбызны да бәхетле итәсе килә, шуңа күрә, актив булсак, үзебезгә кирәк бәхетне үзебез төзи алыр идек.
Табигый ки, күп кешеләрдә сорау туа: ни өчен нәкъ менә “Бердәм Россия”? Ул безгә нәрсә бирәчәк? Бу турыда ныклап уйламыйча партиягә керү ахыр чиктәге күрә карау булыр иде, минем кебек, сәясәттә беренче елын гына кайнамаган кеше өчен бигрәк тә. Инде сәяси хәрәкәтләрдән читтә кала алмаячагыбызны аңлап, үзебез өчен “Бердәм Россия” партиясен сайлауның сәбәбе җитди. Аны еш кына хакимият партиясе дип атыйлар. Ләкин «Бердәм Россия» хәзергә хакимият партиясе түгел әле. Ул хакимиятне яклый, ләкин ул яңа партия. Дөрес, ул чыннан да хакимияткә омтыла. Дәүләт Думасына дүрт ел элек узган сайлауларда төрле сәяси фракцияләр сайлау алдыннан бергәләп эш итеп парламентта күпчелекне яулаган иде. Әмма моңа кадәр “Бн Россия”нең, үзен партия буларак белдергәннән соң, сайлауларда бары тик үз депутатлары белән генә җиңеп парламентта күпчелеккә ирешкәне булмады әле. Ә менә быелгы сайлауларда ул җиңеп чыгар һәм үз хөкүмәтен оештырыр дип өметләнәм. Хәтта өметләнеп кенә дә калмыйм, мин моның шулай буласына ышанам. Хәзерге вакытта моны бары тик “Бердәм Россия” партиясе генә эшли ала. Димәк шушы партиядә булсак, без Рәсәй сәясәтенә йогынты ясый алачакбыз. Һәм, безнең өчен иң мөһиме – без үз мәнфәгатьләребезне: илдә төпле милли сәясәт булдыруны, Рәсәйдә федератив дәүләтне саклап калуны, аны төзү принципларын ныгытуны алга сөрә алачакбыз. Мәсьәләнең бәһасе менә шундый. 7 декабрьдә узачак сайлаулар тамырдан үзгә булырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан моңарчы гел бер үк күренеш кабатланып килде. Партияләр халыкка әллә ниләр вәгъдә итәләр, сайлаулар узгач, хөкүмәтне тәгаен бер генә партия оештырмый, шул сәбәпле беркем дә бер ни өчен дә җавап бирми, вәгъдәләр онытыла. Һәм барысы да бер авыздан гамәлдәге хөкүмәтне тәнкыйтьли башлый. Әгәр дә быелгы сайлауларда моңа чик куелмый икән, без гражданлык җәмгыяте төзүгә таба бер генә адым да атлый алмаячакбыз, киресенчә, ерагая гына барачакбыз. Әйткәнемчә, быелгы сайлауларның бәһасе югары. Хакимияткә бер партия, бу очракта “Бердәм Россия” килергә тиеш, ул хөкүмәтне оештырачак, үзенең программаларын тормышка ашырачак һәм үз эшләре өчен халык алдында җавап тотачак. Әгәр дә булдыра алмый икән, ул вакытта хакимияткә килә алмаган башка сәяси көч аны аяусыз тәнкыйтьләп үзенең тарафдарларын арттырачак та киләсе сайлауларда күпчелек тавыш җыеп, хакимиятне үз кулына алачак. Бу очракта беркем дә беркемгә дә үпкәли алмый. Цивилизацияле илләрдәге күппартиялелек безнең илдә бары тик менә шушындый нигездә генә барлыкка килә ала. Шулай булмаса, без алга бара алмыйбыз. Һәм шуңа күрә дә без әлеге процесска кушылып үз сүзебезне әйтергә тиешбез.
Сизелә ки, хәзерге вакытта “Бердәм Россия” тарафдарлары артканнан арта бара. Әмма аңлату эшләре тиешенчә алып барылмый. Мин моны көнкүреш дәрәҗәсендә үзем тикшереп карадым. Әйе, “Бердәм Россия” өчен тавыш бирәчәкбез, диләр күпләр һәм шунда ук сораштыра башлыйлар: анда нинди кандидатлар бар, кемне сайларга? Бик табигый сорау, чөнки яхшылап аңлатып бирүче юк. “Бердәм Россия”нең бер мандатлы округларда да үз кандидатлары бар. Татарстанны алсак, Казан сайлау округыннан – Айрат Хәйруллин, Казанның бер өлеше һәм Буа районынан – Ринат Гобәйдуллин, Яр Чаллыдан – Олег Морозов, Әлмәттән - Марат Мәһдиев, Түбән Камадан – Альберт Салихов. Болар – безнең кандидатлар. “Бердәм Россия” партиясен сайлыйсыз икән, димәк алар өчен дә аерым тавыш бирергә кирәк. Әгәр дә хәзер аларның кайсысыдыр кемгәдер ошамый икән, димәк, сайлаулардан соң аларны барыбызга да ошый торган итәргә тырышачакбыз. Чөнки алар – Татарстан депутатлары. Ә менә башкаларга сүз әйтә алмаячакбыз. Хикмәт менә шунда. Әгәр дә мин бүген тугандаш Башкортостанда яшәүче милләттәшләребездән анда булачак сайлауларга кагылышлы күпсанлы хатлар алуым турында сөйләмәсәм, сезнең алда ахыргача ихлас булмас идем. Хат авторларының барысын да диярлек минем Башкортостанда президент сайлауларына карашым кызыксындыра, кайберләре андагы сайлау алды вәзгыятенә тәэсир итүемне үтенәләр. Туфан Миңнуллин әйткәнчә, без күрше республиканың эчке эшләренә кысыла алмыйбыз, ләкин битараф калу да дөрес булмас иде. Чөнки анда безнең миллионнан артык милләттәшебез яши. Алар рус һәм башкорт милләтләре вәкилләре белән бер рәттә тора. Безнең барыбызны да - конгресс әгъзаларын да, Татарстанда яки башка өлкәләрдә яшәүче, иң элек, әлбәттә, Башкоротостанда яшәүче татарларны да бер сорау кызыксындыра: Башкортостанда татар телен киләчәктә ни көтә? Әлеге республиканың президенты булырга теләгән кандидатлардан шушы сорауга җавап ишетәсебез килә. Бу – безнең өчен иң мөһим мәсьәлә. Һәм, чыннан да, республиканың иң югары постына дәгъва кылучы һәр сәясәтче әлеге сорауны җавапсыз калдыра алмый. Һәм аның җавабы анык булырга тиеш: татар теле дәүләт теле булачакмы яки аңа махсус статус биреләчәкме? Татар теленең Башкоротостандагы статусы моннан да түбән була алмый. Без моңа җавапны тиздән ишетеребез дип уйлыйм, чөнки бу - Башкортостанның миллионнан артык гражданының, ягъни сайлаучысының мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагылышлы мәсьәлә. Без күпмилләтле Башкортостан халкының сайлавына тиешле ихтирам белән караячакбыз. Халык тарафыннан сайланган һәм безнең өчен хәлиткеч шушы проблемага колак салган Президент белән эш итәчәкбез, республикаларыбызда яшәүче халыклар мәнфәгатендә хезмәттәшлек һәм дуслык элемтәләре урнаштырачакбыз. Минем бу мәсьәләгә карашым шундый.
Бер күрешү – үзе бер гомер ди безнең халык. Шулай очрашып сөйләшү, киңәшләшү, бер-беребезне көннән-көн тирәнрәк аңлау - гаять матур күренеш дип әйтер идем. Киләчәктә дә сезне гел якты йөз белән каршы алырбыз, сөйләгәннәрегезне игътибар белән тыңларбыз, бөтен проблемаларыбызны уртага салып сөйләшербез, кулдан килгәннең барысын да эшләрбез. Сезнең белән очрашуга без һәрвакыт шатбыз, кадерле милләттәшләр!
Барыбызга да исән-сау булып матур иттереп эшләргә, яшәргә язсын, ходаем. Һәммәгезгә дә уңышлар теләп калам!
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз