Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВНЕҢ ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ
2007 елның 31 декабре, дүшәмбе
Хәерле кич, хөрмәтле ватандашлар!
Яңа ел бәйрәменең иң күркәм мизгеле якынлаша - тагын берничә минуттан өйләребезгә Яңа - 2008 ел атлап керәчәк. Мондый чакта бер-береңә иң мөһим сүзләрне әйтәсе, ихлас тойгыларны белдерәсе һәм иң күркәм теләкләрне җиткерәсе килә.
2007 ел республикабыз өчен иң уңышлы елларның берсе булды.
Социаль-икътисад өлкәсендә күзгә-күренерлек эшләр башкарылды. Промышленность җитештерү күләме күпкә артты. Татарстанда биш миллион тонна ашлык җыеп алу гадәти хәлгә әверелде. Нефтьчеләребезнең өч миллиард тонна нефть чыгару тантанасы бөтен халык бәйрәменә әйләнде. Тарихыбызда беренче мәртәбә ике миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелде. Бу саннар артында йөз меңнәрчә татарстанлыларның гаять зур хезмәте тора. Туган җиребезнең алга барышына зур өлеш керткәнегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Республика икътисадында алдынгы фән казанышларына нигезләнгән заманча технологияләр ышанычлы урын ала. "Алабуга" ирекле зонасы шундый дәрәҗәдәге беренче проект булып тора. Түбән Камада хәзерге заман нефть химиясе комплексын үстерү дәвам итә. Нефть тармагының киләчәге битум нефте чыгару һәм эшкәртү мөмкинлекләре белән турыдан-туры бәйләнгән. Билгеле булганча, без автомобиль һәм авиация төзелешенә зур өметләр баглыйбыз.
Татарстанда барлык милли проектлар көчле социаль мәгънәгә ия. Алар халкыбызның төп мәнфәгатьләренә җавап бирә, дәүләт һәм гражданнар җәмгыяте үсешенә, шәхесара мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый.
2007 ел республиканың иҗтимагый-сәяси үсешендә аерым игътибарга лаеклы чор булды. Федераль үзәк һәм Татарстан арасында яңа Шартнамә гамәлгә керде.
Татарстанлыларның күпчелеге Дәүләт Думасына сайлаулар барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның стратегия юнәлешен хуплады. Киләсе елның март аенда булачак Президент сайлауларында да безнең сайлаучыларның Дмитрий Медведев кандидатурасын яклап тавыш бирүләренә ышаныч зур.
Узып баручы Хәйрия елы - җәмгыятебездә шәфкатьлелек һәм бер-береңә ярдәм итү традицияләрен үстерүгә зур этәргеч булды. Мәдәният һәм фән офыклары киңәя бара.
Татарстан халыклары съезды һәм Бөтендөнья татар конгрессы корылтае күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген исбат итте.
Без халыкны борчый торган проблемаларның барлыгын һәм чишү юлларын беләбез һәм үзебезнең көндәлек эшчәнлегебез аша бергәләп хәл итәчәкбез.
Кадерле дуслар!
Үзенең игелекле эшләре белән күңелләребезгә хуш килгән Хәйрия елы үз эстафетасын Гаилә елына тапшыра. Киләсе яңа ел безне яңадан-яңа иҗади казанышларга рухландырып, барлык буыннарны бер-берсенә якынайтып, гаиләләрне ныгытсын иде.
Барыгызга да гаилә бәхете, исәнлек-саулык, иминлек телим.
Яңа ел котлы булсын, кадерле ватандашлар!
31 декабрь, 2007 ел
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз