Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Татарстан яшьләре" газетасына интервью
2004 елның 1 июне, сишәмбе
Минем балачакның иң күңелле истәлекләре Сабан туйларына бәйледер, мөгаен. Чөнки авыл җирендә Сабан туеннан башка бәйрәмнәр юк иде ул чакларда. Аның шаукымы безнең гаиләдә күпкә алдан башлана иде. Ат “җене” кагылган нәсел буларак, без, Сабан туена берәр ай кала, ат чабышына әзерләнә башлый идек. Минем ата-бабалар, хәлле кешеләр буларак, чабыш атларын махсус асраганнар. Шуңа күрә нәселебезнең кушаматы да “Чаптын” иде.
Заманында “Чаптын”нарның атлары авылда һәм тирә-якта гына түгел, Минзәлә өязе буенча да беренчелекне бирмәгәннәр. Безнең әти, колхоз рәисе булса да, колхоз атын чабышка шәхсән үзе әзерли иде. Чабышкының янына атчы малайдан башка берәүне дә якын китерми, үзе ашата, үзе тәрбияли, чаптырып карый, көне-төне күзәтеп тора. Абый белән мин вак-төяк эшкә генә ярыйбыз. Безгә шул, атның янына килеп, ялыннан сыйпарга гына рөхсәт ителә. Әти атка печәнне дә сайлап кына бирә, безгә бик сирәк кенә эләгә торган әз-мәз йомырканы да туглап-туглап атка сала. Атны чабышка әзерләү – ул үзе бер осталык, аның әллә нинди серләре бар. Мәсәлән, чабыш алдыннан атка хәтта яшел үлән ашатырга да ярамый. Шулай итеп, Сабан туй көне дә җитә. Иртән иртүк барыбыз да ишегалдына сибеләбез. Атыбызны ярышка озату мизгелен күрми калып буламыни! Әти атны матурлап чистарта, ә мин ялларын тарыйм. Атны чабышка алып чыгучы яшүсмер малай да килеп җитә. Ул олыларча җитди, ашыкмый-кабаланмый гына, эшлекле кыяфәт белән атның тезгенен, иярен тарткалап карый, аннары вәкарь белән генә менеп атлана да “тояк кыздырырга” чыгып китә. Атта чаба торган оста малайлар безнең заманның геройлары иде. Алар шук, җитез, әрсез, үз дәрәҗәләрен беләләр, аларга тиктомалдан сүз дә куша алмыйсың. Шундый кызыгып карый идек үзләренә!
Атларны Сабан туе мәйданыннан дүрт-биш чакырымга алып китәләр, ә без, малайлар, атлар чабып киләсе җирдә тулганабыз. Кайсы колхозның аты беренче килер? Киеренкелек арта бара, түземсезләнеп, атлар киләсе якка йөгереп барып киләбез. Кайсы ат кайчан җиңгән, җиңелгән яки җиңәчәк, алдан килгән атның муенына авылның кайсы килене нинди бүләк сала – барысын да исәпләп торабыз. Ниһаять, атлар күренә. Шау-шулы, аллы-гөлле мәйдан аларны күз ачып йомганчы үз эченә йота. Китә ыгы-зыгы, кемдер сөенә, кемдер күңелсезләнә... Җиңүче ат мәйдан әйләнә. Гадәттәгечә, бер генә ат та бүләксез калмый. Атлар үзләре дә шушы ихтирамны аңлаган кебек. Арыган булсалар да, башларын горур тоталар. Сабан туеның шушы искиткеч күренеше әлегәчә күз алдымда тора. Атыбыз беренче килсә, әлбәттә, шатлыктан күккә кадәр сикерешәбез! Җиңү тәтемәгән очракта да озак кайгырмыйбыз. Атлар таралыша, ә без, тәмам күңелебез булып, Сабан туеның башка кызыкларын күрергә ашыгабыз...
Иң истә калганы тагын шунысы: Сабантуй алдыннан әти барыбызга да күпмедер акча бирә иде. Без шуңа, беренче чиратта, кваска охшаган эчемлек сатып ала идек һәм шуны эчләр күбенгәнче эчә идек. Ул безнең өчен көтеп алган, елга бер генә мәртәбә эләгә торган хыялый эчемлек иде. Сабан туе ахырында, без, малайлар, чаба-чаба, кем кем белән сугыша — шуларны карап, санап, Сабантуй «уңышы» җыя идек...
Минтимер Шәймиев,
Татарстан Республикасы Президенты
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз