Минтимер Шәймиев: “Дөньяны Россия һәм Төркиядән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел”

2004 елның 7 июле, чәршәмбе
4-6 июнь көннәрендә республикабызга Төркиянең “Саман Юлы” (STV) телекомпаниясе журналистлары Кемал Гүлән белән Бәйрәм Али килгән иде. Әүвәл алар ТР Президенты Минтимер Шәймиевтән интервью алды. 5 июньдә – Әлдермеш, 6 июньдә Чирмешән сабантуйларын төшерде. Шунысы кызык: әлеге популяр телекомпания тәүлек буе эшли; төрек һәм инглиз телләрендә тапшырулар әзерли. STV тапшыруларын дөньяның 120 илендә карыйлар. Аның Әзәрбәйҗанда һәм Германиядә филиал-студияләре бар. Әлеге хосусый телекомпаниядә нибары 350 кеше эшли. 9 июнь көнне Минтимер Шәймиев белән корылган әңгәмә Төркиядә күрсәтелде. Әлеге әңгәмәне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Кемал Гүлән:

- Татарстан – Россия Федерациясендә иң алга киткән республикаларның берсе. Бу дәрәҗәгә Татарстан ничек иреште икән?

Минтимер Шәймиев:

- Иң элек, форсаттан файдаланып, барча тугандаш төрек халкына татар халкы исеменнән сәламнәребезне җиткерәбез. Имин-тату яшәгез. Чыннан да, Сез әйтеп киткәнчә, Татарстан Россиядә үсеш дәрәҗәсе ягыннан башка төбәкләрдән аерылып тора. Чөнки Россиядәге татарлар – борын-борын заманнардан ук үз дәүләтчелеге булган халык. Ничектер, кайдандыр күчеп кенә килеп яшәүче килмешәк халык түгел без. Бу җирдә үз дәүләтчелегебез, территориябез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез – барысы да бар. Халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә - бу бик мөһим - бүгенге көндә республикабыз икътисады промышленность җитештерүе буенча Россиядә дүртенче-бишенче урында тора. Мин моны бик зур куәт дип әйтер идем. Шуңа күрә федераль үзәк безнең белән санлашмыйча, сүзебезгә, теләк-таләпләребезгә колак салмыйча булдыра алмый. Дөресен әйтергә кирәк, 90 нчы еллар башларында бездә сәяси вакыйгалар бик кискенләшкән иде. Чөнки үзгәртеп кору башлангач, безнең халык Россия хөкүмәте, яңа җәмгыять алдында үз таләпләрен куйды. Шуңа күрә без 90 нчы еллар башында үзебезнең суверенитет, дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иттек. Шул ук вакытта референдум да уздырылды. Кайчагында, Татарстан бик зур мөстәкыйльлек алырга тели дигәнне ишетергә туры килә. Ә мәсьәләнең шул ягына игътибар итәселәре килми: республикабызда татарлар белән бергә бик күп санлы руслар да яши. Хәзерге вакытта Татарстанда татарлар барлык халыкның 51 процентын, руслар – 42 процентын тәшкил итә, калганнары – башка милләт вәкилләре. Референдум уздырганда да, декларация кабул иткәндә дә, Татарстанда яшәүче рус халкы да актив катнашты, татар халкы кебек бергәләшеп безнең сәясәтне яклап тавыш бирде. Шуңа күрә бу фактор белән хисаплашмыйча булмый. Һәм моның белән хисаплашалар да. Инде яңа шартларда Россия Федерациясе төзелә башлагач, беренче Россия Президенты Борис Ельцинны сайлаганда безнең халык аңа тавыш бирмәде. Дәүләт Думасын сайлаганда да бездә халык ул сайлауларга килмәде. Сайлаулар оештырылган иде, әмма килгән кешеләр дә каршы тавыш бирделәр. Шул чакта Борис Ельцин белән киләчәктә ничек эш итәргә, халыкны ничек тынычландырырга кирәклеге хакында сөйләштек. Үзара килешү өстендә өч ел дәвамында эшләп, 1994 елда Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәгә кул куйдык. Анда инде без күп кенә хокукларыбызны саклап калдык. Ул милек, салым-бюджет өлкәләренә кагыла. Шуннан соң гына халык тынычланды һәм Татарстан Республикасында РФ Дәүләт Думасына һәм югары палатага сайлаулар узды.

Без Россия парламентына иң соңгылардан берсе булып кергән республика. Сүз дә юк, бу үзенчәлекләр барысы да Россиянең көндәлек сәясәтендә исәпкә алына, алынмыйча хәле юк. Хәзерге Президент Владимир Путин да беренче тапкыр сайланыр алдыннан сайлаучылар белән очрашу өчен Татарстанга килгән иде. “Татарстан Россиядә күп еллар буе үзенең үзенчәлекле сәясәтен алып бара. Ул Россиянең хокукый һәм икътисадый пространствосына кермәде, бюджет-финанс кагыйдәләрегез башка. Инде нишлибез?” – дип сорады ул миннән. “Без федератив дәүләт оештыруга каршы түгел, - дип, мин Путин алдында мәсьәләне бүтәнчә куйдым.- Сез Президент булып сайлангач, татар халкының начаррак яши башлавына юл куярсызмыни? Халыкның яшәү дәрәҗәсе төшә башласа, Президент буларак, Сезгә дә ошамаячак бит бу”.

- Әлбәттә, шулай, - дип килеште ул. Һәм сүзендә торды. «Татарстан Республикасының 2006 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше» дигән федераль программа кабул ителде. Әлеге программа инде берничә ел тормышка ашырылып килә. Аңа Россия бюджетыннан да, үзебезнең бюджеттан да каралган күләмдә акча бүленеп бирелә. Без үз йөзебезне югалтмадык, тоткан юнәлешне алып барабыз. Нәтиҗәсе шул: хәзерге вакытта Татарстан Россиядә алдынгы республикаларның берсе булып тора. Республикабыз күпмилләтле, дини яктан да төрле. Мөселманнар, христианнар, яһүдләр һәм башка дин вәкилләре үзара дус-тату яши.

Кемал Гүлән:

— Татарстан, Россия һәм Төркия гомуми бер мәйданда, бер киңлектә яши. Шушы киңлектә тыныч, тату яшәүне тәэмин итүдә дәүләт җитәкчеләренә нинди миссия йөкләнә һәм ул ничек башкарыла?

Минтимер Шәймиев:

- Россия һәм Төркия – бөек дәүләтләр. Төркияне алыйкмы, Россиянеме, тарихлары бай һәм данлы, халыклары борынгы. Икесенең дә дөньяда үз йөзләре, үз сәясәтләре бар. Хәзерге вакытта дөньяда алып барыла торган сәясәтне Россия һәм Төркиядән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Чөнки болар элек-электән үз дәүләтчелеге булып, үз сәясәтен алып барып танылган дәүләтләр, күп санлы, зур халыклар. Дөнья бу хәл белән хисаплашмыйча берничек тә булдыра алмый. Бу элек тә шулай иде, бүген дә шулай, киләчәктә дә шулай булачак. Моңа беркемнең дә шиге юк. Дөрес, үзара элемтәләр күге гел аяз гына булмады. Хәер, дәүләтләр арасында проблемалар булгалый инде ул. Чөнки һәр дәүләтнең үз сәясәте, үз мәнфәгате бар. Шул ук вакытта нинди генә катлаулы заманнар булмасын, тулаем алганда, Россия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр яхшы. Шушы ике зур дәүләт арасында яхшы мөгамәлә булу безнең өчен, әлбәттә, бик кулай. Чөнки без бары тик шундый шартларда гына тугандаш төрек халкы белән багланышларны ныгыта алабыз.

Тамырларыбыз никадәр генә уртак булмасын, үзгәртеп кору башланганчы мондый багланышлар урнаштыру мөмкинлеге юк иде. Ә хәзер, теләсә нинди тармакта үзара бәйләнешләр урнаштырырга, дуслыкны ныгытырга бөтен мөмкинлекләр бар. Татарстанда татар-төрек лицейлары эшли. Шул ук вакытта Татарстан студентлары Төркиягә барып укый. Мәдәният, фән өлкәсендә булган элемтәләр бик мөһим. Икътисад өлкәсендәге мөмкинлекләрдән дә киң файдаланырга тырышабыз. Форсаттан файдаланып, мин Төркия җитәкчеләренә рәхмәтемне җиткерәм. Чит илләргә Татарстан Президенты буларак беренче визитым Төркиягә, мәрхүм Тургут Әзәл президентлык иткәндә булды. Ул мине бик җылы, хәтта үз улы кебек кабул итте. Шулай ук без озак еллар Сөләйман Дәмирәл белән бәйләнештә булдык. Хәзерге вакытта да элемтәдә торабыз, хатлар алышабыз. Төркиянең хәзерге Президенты Әхмәт Нәҗдәт Сәзәр белән дә мөгамәләбез яхшы, аңа да рәхмәтләремне җиткерәм. Анталиягә ял итәргә барган саен күрешү мөмкинлеге тудыралар.

Шушы ике зур ил арасында ачылган мөмкинлекләрне халыкларыбыз дуслыгын ныгыту өчен файдаланасы килә. Бу бик мөһим. Минем Америкада, Италиядә, Франциядә, Германиядә, Канадада булганым бар. Алар Россия республикалары, төбәкләре белән турыдан-туры хезмәттәшлек итү ягында. Мондый хәл безгә киң мөмкинлекләр ача. Димәк, үзебезгә активрак эшләргә кирәк. Дөрес, проблемалар чыгып тора. Чөнки сәясәт буенча да, икътисад буенча да дөньяның корылышы бик гади түгел. Шуңа да карамастан, әйтик, хәзерге вакытта Кара диңгез астыннан Россия белән Төркия арасында газүткәргеч салынды. Үзебез дә икътисадый яктан Төркиядә зур гына эшләр башкарабыз. Мөмкинлекләр бар. Акыл белән, яхшы, матур итеп эшләргә кирәк. Россия һәм Төркия хөкүмәтләре үзара сөйләшеп, Казанда генераль консуллык ачтылар. Ул үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга зур ярдәм итә.

Кемал Гүлән:

— Күптән түгел Россия Президенты Путин Ислам конференциясе оешмасына керергә теләк белдергән иде. Сезнең моңа карашыгыз ничек һәм Татарстанның анда катнашу мөмкинлеге бармы?

Минтимер Шәймиев:

- Россия Президенты Путинның Малайзиядә булган Ислам конференциясе оешмасы утырышында күзәтүче сыйфатында катнашуы бөтен Россия мөселманнары тарафыннан бик уңай кабул ителде. Бик нык уйланылган, кирәкле сәяси адым бу. Ун ел чамасы элек үк Татарстанга әлеге оешма эшендә күзәтүче буларак катнашырга тәкъдим иткәннәр иде. Ул чагында бу тәкъдим, бәлкем иртәрәк булгангадыр, игътибарсыз калды. Хәзер Татарстан, Башкортстан һәм кайбер Кавказ республикаларына Ислам конференциясе оешмасы эшендә катнашырга юл ачыла. Бу турыда инде киңәшләшәбез. Моңа хәзер сәяси ризалык, теләктәшлек табылган икән, бу эш активлашырга тиеш. Без моны бик зур канәгатьләнү белән кабул иттек. Моңа барча мөселман уңай карашта. Мәскәүнең иң мәртәбәле урыннарының берсендә – Россия башкаласының зур тантаналар уздырыла торган Колонналы залында Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үткәрелде. Анда Владимир Путинның котлавы яңгырады. Ул юбилей алдыннан Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинне кабул итте. Без ул юбилейны бик матур итеп уздырдык. Анда мин үзем дә чыгыш ясадым. Мин әлеге юбилейны шушылай зурлап уздыруны Россия сәясәтендә исламга, мөселманнарга карата уңай борылыш нәтиҗәсе дип бәяләр идем. Мәскәү мэры Юрий Лужков үз чыгышында шушы тарихи мәчетне зурайту эшенә тотыначакларын әйтте. Чөнки соңгы вакытта мәчеткә килүчеләр саны артканнан-арта бара.

Хәзерге вакытта илебезнең башка өлкәләрендә дә мәчетләр салына. Монда Татарстанның да тәэсире зур. Дөньяның, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар халкына телебезне, культурабызны саклап калу җәһәтеннән ярдәм күрсәтү мәсьәләсен без үз Конституциябездә дә карадык. Инде берничә ел милли бәйрәмебез Сабантуйны Россиянең татар яшәгән барлык төбәкләрендә дә үткәрәбез. Анда Татарстаннан дәүләт эшлеклеләре, артистлар җибәрелә һәм башка төрле ярдәм күрсәтелә. Район, шәһәр хакимияте башлыклары үзләре барып катнаша. Безне анда шатланышып каршы алалар.

Әле шунысы да бар: Россиядә, Урта Азия илләрендә яшәүче төрки халыклар, үз милләттәшләребез тыңларлык кыска дулкынлы радио оештырдык хәзер үзебездә. Икенче ел инде “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе эшләп килә. Аның тапшырулары спутник аркылы дөньяның төрле кыйтгаларына тапшырыла. Ул тәүлеккә 18 сәгать эшли. Менә хәзер икенче ел инде, Төркиягә ял итәргә баргач, Татарстанны карап ләззәтләнәм. Хәзер мөмкинлекләр бар, эшләргә кирәк

Кемал Гүлән:

- Россия эчендә Татарстанның нинди мөһим урын тотканлыгын аңладык. Аның урынын тагын да югарырак күтәрүдә, хәер, Татарстанның гына түгел, Россиянең урынын дөнья күләмендә танытуда акыллы, белемле кешеләрнең әһәмияте зур икәнлеге бәхәссез. Менә шушы акыллы, белемле яшьләрне, ягъни киләчәкне тәрбияләүдә татар-төрек лицейларының да роле бардыр дип уйлыйм. Бу хакта хөрмәтле Президентның фикерен беләсе килә иде.

Минтимер Шәймиев:

- Мин Төркиягә визит белән баргач, бу мәсьәләдә сөйләшкән идек. Анда киңәшләшү, сөйләшүләрдән соң шундый килешүгә кул куелды. Бу килешү хәзер дә гамәлдә. Хәзерге вакытта бездәге татар-төрек лицейларында 2500 бала укый. Анда шартлар яхшы, укыту дәрәҗәсе югары. Балаларны конкурс аша кабул итәләр. Укырга керергә теләүчеләр бик күп. Иң күркәм күрсәткеч шул: лицейларны тәмамлаганнан соң, укучыларның күбесе, белүемчә 90 проценты, югары уку йортларына керә. Алар алган белем һәм тәрбиянең сыйфаты күпләргә үрнәк. Мин һәрвакыт, Татарстандагы балалар кимендә өч тел белергә тиеш, дип әйтәм. Татар теле һәм рус теле – республикабызның дәүләт телләре. Янә бер чит тел белү зарур. Ә инде безнең татар-төрек лицеенда укый торган балалар дүрт тел – татар, рус, инглиз, төрек теле өйрәнеп чыга. Бу балага зур мөмкинлекләр ача. Шуңа күрә киләчәктә дә бу эшне туктатмаска, алга алып барырга кирәк. Дөрес, кайчагында тискәре фикерләр ишетелгәли. Алар безнең республикадан чыгучы фикерләр түгел. Без үз сүзебезне әйттек. Безнең өчен татар-төрек лицейлары файдалы. Шуңа күрә киләчәктә дә бу эш дәвам итәр дип уйлыйбыз.

Кемал Гүлән:

- Россия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек буенча Төркия тарафыннан кайсы өлкәләргә капитал кертелүен көтәсез? Бу хезмәттәшлекнең Татарстан өлешенә туры килә торган күләме һәм дәрәҗәсе җитәрлек дип уйлыйсызмы? Минтимер Шәймиев:

- Татарстан белән Төркия арасында бәйләнешләр нык дип әйтер идем. Татарстанда бик күп төрек төзүчеләре эшли. Алар үз эшләрен яхшы белә. Менә бу сезнең белән әңгәмә кора торган Президент резиденциясендә реставрация эшләрен алар башкарды. Үзегез күреп торасыз, бик хозур, бик күркәм бина. Иң мөһим төзелешләрдә Төркия компанияләре эшли. Әле үземнең дә сезгә шундый тәкъдим ясыйсым килә: республикага килгәнсез икән, бездә эшләүче илдәшләрегезне телевидениегә төшереп алып, Төркиядә күрсәтсәгез яхшы булыр иде. Тарихи Кол Шәриф мәчетен дә “Одак” фирмасы сала. Янә бер зур театрыбызны да төрекләр реставрацияли. Күптән түгел генә 8500 урынлы баскет-холл төзедек. Ул Европада иң зур баскет-холларның берсе. Аны Төркия фирмасы корды. Алар әле халыкка бик күп торак төзи. Без ел саен миллион ярым квадрат метр торак төзибез. Бу бик зур сан. Төркиядән килүче зур тәҗрибәле, бик тырыш төзүчеләрне киләчәктә дә файдаланачакбыз. Алдагы елларда тагын да күбрәк төзергә исәбебез.

“Рамстор” сәүдә компаниясе Россиядә беренчеләрдән булып бездә үз кибетен салды. Хәзер инде икенче чиратына тотындылар. Бу җәһәттән аңлашылмаган нәрсәләр юк. Алар үзләрен күрсәтте. Без аларга ышанабыз.

Хәзерге вакытта “Татнефть” акционерлык җәмгыяте Төркиядәге “Тупраш” компаниясен сатып алу буенча җитди эш алып бара. Бу – зур проектларның берсе. Ул берничә нефть эшкәртә торган заводны сатып алуга бәйле. Анда Төркия ягыннан да зур компанияләр катнаша. Хәзер инде эш ахырына килеп җитте диярлек. Безнең яктан анда хәл ителмәгән мәсьәлә калмады. Анда Төркия профсоюзлары азрак борчыла, ахрысы. Тормыш булгач, ансыз да булмый торгандыр. Без моңа тыныч карыйбыз. Уйлавымча, бу да җайга салыныр. Чөнки Төркия Премьер-министры, гомумән Төркия хөкүмәте бу бизнесны кабул итә. Без үзебез сөйләшкән сумманы теләсә нинди көнне түләргә әзер. Безнең яктан анда бернинди дә тоткарлык булмаячак. Хәзерге вакытта без Төркиягә нефть җибәрүнең күләмен арттырдык. Киләчәктә дә андый мөмкинлегебез бар. Шул ук вакытта кече эшмәкәрләр дә зур эш башкара. Алар арасындагы үзара бәйләнешләр дә зур әһәмияткә ия. Әйтик, Алабугада бер төрек компаниясе эшли. Алар җылыту радиаторлары ясау белән мәшгуль. Аларның эшләрен үзем дә карадым: бик яхшы товар җитештерәләр. Кыскача әйткәндә, хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр киң — эшләргә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International